1 нче сыйныф өчен татар теле дәресе icon

1 нче сыйныф өчен татар теле дәресе



Название1 нче сыйныф өчен татар теле дәресе
Дата конвертации09.12.2012
Размер59.99 Kb.
ТипДокументы
источник

1 нче сыйныф өчен татар теле дәресе.

Төзеде: Саба районы Кызыл Мишә төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гатиятуллина Чулпан Фаиз кызы.

Дәрес төре: Яңа теманы аңлату.

Тема: Билге һәм сүз.

Максат:

  1. Укучыларның сөйләм, җөмлә, җөмлә ахырында тыныш билгеләре, предмет һәм предметның хәрәкәте турында алган белемнәрен ныгыту;

  2. Билге һәм сүз арасындагы бәйлелекне аңлату, предметларның охшаш һәм аермалы якларын аерырга өйрәтү,матур язу өстендә эш;

  3. Укучыларның алган белемнәрен мөстәкыйль кулланырга өйрәтү һәм мөстәкыйльлек, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү;

Материал: Татар теле – 1 нче сыйныф,17- 18 нче битләр.

Җиһазлау: Мәкаль язылган плакат(“ Теле барның, иле бар”), кош рәсемнәре, карточка, терәк таблицалар, кроссворд.

^ Дәрес барышы.

Оештыру өлеше.

Укучылар:- Исәнмесез, хәерле көн!

Укытучы:- Исәнмесез, дусларым! Рәхмәт балалар! Утырыгыз. Халкыбыз мәкалендә әйтелгән:”Теле барның, иле бар”. Дөрестән дә, бу мәкаль безгә телеңне өйрәнсәң, яратсаң һәм хөрмәт итсәң, синең үз туган илең булыр дип аңлата. Әйе, безнең татар халкының теле бик матур. Нинди матур мәкальләргә, әйтемнәргә,табышмакларга бай безнең татар халкы. Табышмак әйтәм тыңлагыз,җавабын уйлагыз.

Актуальләштерү

Укытучы:- Табышмакның җавапларын кроссвордтан табарбыз һәм безнең яраткан кошыбызның исемен укырбыз.

^ Табышмакларны уку.

Укытучы:-Яланда энәле йомгак ятар.

Укучы:-Керпе.

Укытучы:-Су коена инештә,ите яхшы бәлешкә.

Укучы:-Үрдәк.

Укытучы:-Утырабыз урманда ап- ак эшләпә киеп.

Укучы:-Гөмбә.

Укытучы:-Сакалы бар – акылы юк.

Укучы:-Кәҗә.

Укытучы:- Җәй шакылдый бу чүкеч

Кыш шакылдый бу чүкеч

Ничек чыдый бу чүкеч.

Укучы:-Тукран.

Укытучы:- Төсем наратныкы кебек, тик кыска шул энәләр.

Яңа елны каршыларга, мине сорап киләләр.

Укучы:- Чыршы.

Укытучы:- Үзе ялагай, үзе хәйләкәр.

Ул нәрсә булыр, я әйтеп җибәр.

Укучы:- Төлке.

Укытучы:- Җәен соры, кышын ак

Аңа шулай яхшырак.

Укучы:- Куян.






к

е

р

п

е







ү

р

д

ә

к







г

ө

м

б

ә







к

ә

җ

ә







т

у

к

р

а

Н







ч

ы

р

ш

ы

т

ө

л

к

е







к

у

я

н





Төп өлеш.

Укытучы: - Әйе укучылар, безгә бүген кунакка күгәрчен килгән. Без беләбез инде бу кош почта күгәрчене. Телефон, радио, самолетлар да булмаган заманнарда, почтаны хат ташучы күгәрченнәр йөрткәннәр. Бу хезмәтләре өчен күгәрченнәргә Франция белән Англия дигән илдә, хәтта һәйкәлләр куйганнар. Балалар, әйтегез әле, һәйкәлне нәрсә өчен куялар соң?

Укучы: - Бик зур батырлык эшләгән кыю, туган телен, илен саклап калган кешеләргә һәм хайваннарга куялар.

Укытучы: - Балалар, күгәрчен бүген сезнең белемнәрегезне тикшерергә дип килгән. Ул үзе белән хат та алып килгән. Бу гади хат түгел, ә тылсымлы хат. (1 укучы хатны укый.)

Укучы: - Исәнмесез, кадерле балалар! Мин тынычлык теләүче кош. Шуңа күрә сезгә дә тыныч тормыш телим. Үзем белән күчтәнәчләр дә алып килдем. Берничә биремем дә бар. Шуларны төгәл үтәсәгез, үземнең күчтәнәчләремне бирермен. С/б Күгәрчен.

Укытучы: - Рәхмәт, ә хәзер бу күгәрчен җибәргән биремне алып карыйк.

1 нче бирем. Сүзләрдән җөмләләр төзергә.

1) оекбаш, Әни, бәйли. 2) очып, Болында, күбәләкләр, төрле, йөри.

3)бии, бик, Ул, матур. 4) бар, матур, Минем, курчагым.

Укытучы: - Ә хәзер тактадагы таблицаларга карыйбыз.


Кичен кар… Кичен кар яуды.

Җир өсте… Җир өсте агарды.

Кояшта кар… Кояшта кар ялтырады.


Укытучы: - Укучылар ике таблицаны чагыштырып карагыз әле, нинди аерма бар?

Укучы: - Уң як таблицада җөмлә тәмамланган, ә сул як таблицада җөмлә тәмамланмаган.


^ Яңа теманы аңлату (сорауларга җавап алу).

Укытучы: - Предмет дип нәрсәне атыйбыз?

Укучы: - Кешеләрне, әйбер, үсемлек һәм хайваннарны без предметлар дип атыйбыз.

Укытучы: - Хәрәкәт нәрсә ул?

Укучы: - Эшләү, йөрү, очу, йөзү, үсү – барысы да хәрәкәт итү була.

Укытучы: - Предметка нинди сорау куябыз?

Укучы: - Кем? Нәрсә?

^ Рус теле белән чагыштыру.

Укытучы: - Без татар телендә кешеләргә генә кем? соравы куябыз, ә хайваннарны нәрсә? дип сорыйбыз. Рус телендә кешеләргә дә һәм хайваннарга да кто? соравын куябыз.

Укытучы: - Хәрәкәткә нинди сорау куябыз?

Укучы: - Нишли? Нишлиләр?

Укытучы: - Күп эшләдек, бераз ял итеп алыйк.

Укучылар: - Тәрәзә каршына килгән бер чыпчык

Чакыра ул мине – “Чык әйдә, чык!”

Алдый ул, беләм, гел шулай итә

Йөгереп чыксам, оча да китә.

Укытучы: - Безгә күгәрчен күп итеп яшелчәләр алып килгән. Хәзер кыш бетә, яз җитә. Яшелчәләрнең организмга бик кирәк чагы. (чын алма һәм кишер күрсәтелә). Бу яшелчәләрнең нинди аермалы яклары бар?

Укучылар: - Алма түгәрәк, кишер озынчы, алма яшел, кишер кызгылт.

Укытучы: -Әйе, укучылар, бу предметның билгеләрен белдерә.

Дәфтәрләрне ачып число языла. Матур язу күнегүе.

Ныгыту. Дәреслек белән эшләү

Кагыйдәне бер укучы укый.

Укытучы: - 17 нче бит, 26 нчы күнегүне карыйбыз. (Биремне аңлату.)

Сүзләрне укыйсыз һәм аермалы билгеләрен әйтәсез.

Укучы: - Озын карандаш – кыска карандаш, юан карандаш – нечкә карандаш, кызыл карандаш – кара карандаш.

Укытучы: - Бу сүзләр предметның нәрсәсен белдерә?

Укучылар: - Озын, кыска – формасын, кызыл – төсен белдерә.

Укытучы: - Ә хәзер рәсем тәртибендә предметларның исемнәрен дәфтәргә язып куясыз. 18 нче бит, 27 нче күнегүне карыйбыз.

Бирем: Төсле карандашларның, чәчәкләрнең, алмаларның билгеләрен әйтергә.

Укучылар: - Төсле карандаш – кызыл, сары, яшел, зәңгәр, ал, ак була. Чәчәкләр – кызыл, ак, сары, ал булалар.

Укытучы: - Алар кайсы сорауга җавап булалар?

Укучы: - Нинди? Соравына җавап була.

Укытучы: - Күгәрченнең тагын бер биреме бар. Бу бирем “Тартып алышлы” уены дип атала (Уенның тәртибе аңлатыла). Биремнәр конвертларда була. Укучыларның һәрберсенә таратыла.

Укучылар: - Миңа йорт хайваннары кирәк – сыер, кәҗә, сарык, тавык, бозау.

- Миңа кыргый хайваннар кирәк – төлке, аю, бүре, куян һ/б.

Укытучы: - Ярар, булдырдыгыз! 18 нче биттәге 28 нче күнегү өй эше була. Предметны, хәрәкәтне, билгене белдергән сүзләрне табып язарга.


Гомумиләштерү.

- Дәрес ошадымы сезгә, балалар? Кайсы урыннары бигрәк тә күңелле булды? Ә нәрсә ошамады? Барыгызга да рәхмәт! Бүген сезгә күгәрчен үзеннең күчтәнәче итеп “5” ле төшерелгән конфетын калдыра.




Похожие:

1 нче сыйныф өчен татар теле дәресе icon7 нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбияты буенча белем бирү программасы
Эш программасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган татар теле һәм әдәбият программаларына нигезләнеп төзелде. Ф. С....
1 нче сыйныф өчен татар теле дәресе iconСочинение яздыру методикасы татар мәктәпләренең X xi сыйныф­лары өчен татар теле дәреслекләрендә һәм татар мәктәпләренең V xi сыйныфлары өчен татар теле программаларында бирелгән
Имтихан материалы татар теле һәм әдәбиятыннан гомуми белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумына туры китереп эшләнде. Укучыларның...
1 нче сыйныф өчен татар теле дәресе iconМәктәп туры өчен I вариант а кайсы сүзтезмә күчерелмә мәгънәдә бирелгән?
Рус гомуми белем бирү мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучы 8 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән олимпиада биремнәре
1 нче сыйныф өчен татар теле дәресе iconТема: 6 нчы сыйныф өчен иҗади үсеш технологиясе кулланылган татар теле дәресе үрнәге
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Чүпрәле муниципаль гомумбелем бирү 1нче урта мәктәбе
1 нче сыйныф өчен татар теле дәресе icon2 нче сыйныфта татар теленнән “Сыйфат” темасына дәрес эшкәртмәләре системасы
Дәрес эшкәртмәләре Ә. З. Рәхимовның психодидиактика принципларына нигезләнеп төзелде, ләкин традицион методика белән А. Х. Нуриева,...
1 нче сыйныф өчен татар теле дәресе iconТатар сыйныфлары өчен татар теленнән бердәм республика имтиханы Вариант № (сынау)
А1 А32 утәгәндә, 1 нче номерлы җавап бланкында эшләнә торган биремнән аста урнашкан, дөрес дип табылган җавап шакмагына «х» билгесен...
1 нче сыйныф өчен татар теле дәресе iconТатар сыйныфлары өчен татар теленнән бердәм республика имтиханы Вариант № (сынау)
А1 А32 утәгәндә, 1 нче номерлы җавап бланкында эшләнә торган биремнән аста урнашкан, дөрес дип табылган җавап шакмагына «х» билгесен...
1 нче сыйныф өчен татар теле дәресе icon5 нче сыйныфта контроль эш нәтиҗәләре
Адпиның филология факультетын тәмамлаган. 2нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы-16 ел. 2006-2007нче...
1 нче сыйныф өчен татар теле дәресе iconПриложение №1 к приказу №78 от 16 августа 2010 года Мәктәп администрациясе членнары арасында эш бүленеше
Тарих, рус теле, инглиз теле, рәсем, обж, физкультура, технология укытуга контроль ясый. 9, 11 чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестат...
1 нче сыйныф өчен татар теле дәресе iconТема: (Татар теле дәресләре өчен тикшерү эшләре, тестлар)

Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©lib2.podelise.ru 2000-2013
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы