Тема: \"Кәрәз һәм иң җыйнак упаковкалар\" icon

Тема: "Кәрәз һәм иң җыйнак упаковкалар"



НазваниеТема: "Кәрәз һәм иң җыйнак упаковкалар"
Дата конвертации16.01.2013
Размер34.77 Kb.
ТипДокументы
источник

Яр Чаллы шәһәренең 2 нче “Алсу” балалар бакчасы проекты.


Тема: “Кәрәз һәм иң җыйнак упаковкалар”


Төркем җитәкчеләре: Ахсанова Наилә Фәһим кызы, Хафизова Людмила Михаил кызы, Хасанова Фирая Фоат кызы, Ситдикова Гөлнара Фәрит кызы.

Яшь үзенчәлеге: мәктәпкә әзерлек төркеме.

Проект төре: иҗади эзләнү.

Дәвамлылыгы: 1 ай.

Проектның максаты:

  • Балаларга бал кортларының үзенчәлекләре, яшәү рәвешләре турында белем бирү.

  • Проектның актив катнашучысы булу. Барлыкка килгән проблеманы чишү.Балаларны иҗади шәхес буларак тәрбияләү.

Бурычлары:

  1. Проблемалы ситуацияларда уйланырга, иҗади фикерләргә, үзара киңәшеп, аралашып эшләргә теләк тудыру.

  2. Бал кортлары төзегән кәрәзләрне карап, ни өчен алты почмаклы итеп төзүләрен өйрәнү.

  3. Кешеләр кәрәз кебек төзелгән алтыпочмаклыкларны нинди максатларда һәм ни өчен куллануын ачыклау.

  4. Танып белү, күзаллау сәләтен үстерү.

  5. Аралашу, коммуникатив осталыкларын арттыру.


^ Тормышка ашыру этаплары:


Эш этаплары

Тәрбияче эшчәнлеге

^ Балалар эшчәнлеге

I этап әзерлек

- максат кую

- тәрбиячеләр белән берлектә проект кабул итү, куелган максатлар белән танышу

- проектны тормышка ашыру өчен план төзү, җиһазларын әзерләү

- темага кагылышлы мәглүмәт җыеп чыганаклар туплау;

- алга куелган максатны аңлау

- әти-әниләр белән бергәләп китаплар уку, рәсемнәр карау

- бал кортлары турында сөйләшү.

II этап төп

- энциклопедик әдәбият карау

- рәсемнәр карау

- әдәби әсәрләр уку

- презентациягә программа төзү: “Бал кортлары – оста конструкторлар”, “Нәрсә ул кәрәз? Ул ни өчен кирәк?”

- рәсем ясауда булышу

- диафильм карау

-интернеттан туплаган мәгълүмәтне балаларга җиткерү.

Презентация әзерләү.

- шөгыльләрдә катнашу

- тирә-юнь белән таныштыру (су тоткычлар белән таныштыру)

- китапханәгә экскурсия

- әти-әниләр белән бергәләп интернеттан информаөия җыю

- проектны яклауга мәгълүмәт туплау

- газета ясау

-кисеп ябыштыру (кәгазь тасмалардан алтыпочмаклы кәрәзләр ябыштыру)

- балалар белән берлектә иң җыйнак упаковкалар ясау

Музыка залында проектларны яклау.

III этап соңгы

Эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясау

Сораулар аша балаларның белемнәрен тикшерү






Табигатьтә бөҗәкләр, җәнлекләр, кошлар кешеләр белән тыгыз бәйләнештә яшиләр. Кеше һәрвакыт табигать белән тыгыз элемтәдә тора. Ул табигатьтән күп нәрсәгә өйрәнә.

Менә безне дә бал кортларының тормышлары бик кызыксындырды. Алар үзләренең күчләре белән бер семья булып яшиләр. Аларның умарталарында һәрвакыт тәртип, чисталык. Чөнки һәр бал кортының үзенә йөкләнгән эше бар һәм алар аны җиренә җиткереп яхшы итеп эшлиләр.

Алар канатларын җилпеп торып умарта эчен җилләтәләр. Чүпләрне, үлгән кортларны чыгарып аталар. Алар кешеләр кебек мәктәпкә дә йөрмиләр, укый да белмиләр бит. Бу эшләрнең барысына да кайдан өйрәнделәр икән?

Димәк бал кортлары да кешеләр кебек үк җан ияләре.

Бал кортлары чәчәкләрдән нектар җыеп бал ясыйлар. Ә ул балларны салу өчен махсус кәрәзләр коралар. Берничә бал корты бер вакытта кәрәз ясый башлыйлар. Алар кәрәзне алтыпочмаклы итеп ясыйлар.

Ә бу кәрәзләрне шулай дөрес төзү өчен бал кортларына инженер төзүче белеме кирәк.

Димәк бал кортлары – инженер төзүчеләр.

Нигә алар кәрәзләрен бишпочмаклы, дүртпочмаклы яки өчпочмаклы итеп төземиләр?

Әгәр кәрәзне өч, дүрт яки биш почмаклы итеп төзесәләр балны әзрәк салалар, ә кырыйларында буш урыннар кала, кәрәз тотрыклы булмый, ул тиз җимерелә. Һәм кәрәз төзү өчен күп материал китә. Ә алты почмаклы фигура стена озынлыгы буенча иң кыска фигура. Алты почмаклы фигуралар нык, тотрыклы була, алар җимерелми. Кешеләр бал кортларының бу конструкцияләрен тормышта куллана башлыйлар. Алар кәнфитләр салу өчен аз материал тотып эшләнә торган кәрәз формасында иң җыйнак кәнфит тартмалары эшли башлыйлар.




Без төркемдә кәгазьдән төрле формада кәнфитләр өчен савыт макеты ясап карадык. Иң тотрыклы, җыйнак һәм аз материал кулланып ясаганы алты почмаклы кәрәз формасындагы савытлар булды.

Нәтиҗә: Димәк, табигать – зур иҗади чыганак. Ә бал кортлары инженер төзүчеләр. Ә кешеләргә күрә белергә, ала белергә, төзергә һәм куллана белергә генә кирәк.







Похожие:

Тема: \"Кәрәз һәм иң җыйнак упаковкалар\" iconМаксат: Укучыларның Габдулла Тукайның иҗаты һәм тормыш юлы буенча алдагы сыйныфларда алган белемнәрен барлау
Тема: Габдулла Тукайның тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган “Зирәкләр һәм Тапкырлар” кичәсе
Тема: \"Кәрәз һәм иң җыйнак упаковкалар\" iconТема: Торак һәм җәмәгать биналарында янгыннар, аларның сәбәпләре һәм нәтиҗәләре

Тема: \"Кәрәз һәм иң җыйнак упаковкалар\" iconТема: Башҡорт теле дәрестәрендә уҡыусыларзың һөйләү һәм яҙма телмәрен үҫтереу
Уҡытыу урыҫ телендә барган мәктәптә балаларзың һөйләү һәм яҙма телмәрен үҫтереү. Монологик һәм
Тема: \"Кәрәз һәм иң җыйнак упаковкалар\" iconГ. Г. Тимерханова Башҡорт теле һәм әҙәбиәте уҡытыусыларының методик берекмәһенең 2010-2011 уҡыу йылына эш планы
Мәктәп ҡуйған тема,маҡсат һәм мәсьәләләрҙән сығып, башҡорт теле һәм әҙәбиәте уҡытыусыларының методик берекмәһе “Башҡорт теле дәрестәрендә...
Тема: \"Кәрәз һәм иң җыйнак упаковкалар\" iconАҢлатма язуы
Гасырлар уза, буыннар алмашына, ә тел һаман мәгърифәткә һәм кешенең рухи үсешенә хезмәт итә. Тел милләтне уртак максатлы тормыш эшчәнлеге...
Тема: \"Кәрәз һәм иң җыйнак упаковкалар\" iconЮл фәне иленә сәяхәт
Юл билгеләре һәм транспорт төрләре турындагы белемнәрен ныгыту һәм системалаштыру. Уеннар аша балаларның фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкла-рын...
Тема: \"Кәрәз һәм иң җыйнак упаковкалар\" iconҮткәнгә сәяхәт. Туган ягыбызның беренче кешеләре
Максат: укучыларга тарих һәм археология турында аңлатма бирү, борынгы кешеләр тормышы һәм хезмәте белән таныштыру; укучыларда туган...
Тема: \"Кәрәз һәм иң җыйнак упаковкалар\" iconМарджани Шихабетдин россия тарихыннан сәхифәЛӘр казанның Россия составына кертелүе һәм татарларның яңа шартлардагы халәте
Галимнәрдән, хөрмәткә лаек габбасилардан һәм бөек сәедләрдән[2] күпмедер шәхесләр булып, аларның башында нәкыйбел-әшраф[3] дип танылган...
Тема: \"Кәрәз һәм иң җыйнак упаковкалар\" iconТема: Саннар тарихы һәм санау системалары
Дәрес максаты: 1 укучыларны саннар тарихы һәм санау системалары белән таныштыру
Тема: \"Кәрәз һәм иң җыйнак упаковкалар\" iconБашҡорт теле һәм әҙәбиәте, Башҡорт мәҙәниәтенән уҡытыу – тәрбиә эше буйынса сентябрь айына эш планы
...
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©lib2.podelise.ru 2000-2013
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы