Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Тойгелде гомуми урта белем бирү мәктәбе icon

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Тойгелде гомуми урта белем бирү мәктәбе



НазваниеТатарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Тойгелде гомуми урта белем бирү мәктәбе
Дата конвертации20.09.2012
Размер120.46 Kb.
ТипКонкурс
источник

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы

Тойгелде гомуми урта белем бирү мәктәбе.


Хәсән Туфанның 110 еллыгына багышланган район конкурсына дәрес эшкәртмәсе һәм электрон презентация.


Тема: Яз җитә...

(6 нчы сыйныфта Хәсән Туфанның “Гөлләр инде яфрак яралар шигырен өйрәнү”)


Башкаручы: татар теле һәм

әдәбияты укытучысы Дәүләтова

Рушания Фатих кызы


Тема: Яз җитә...

(Хәсән Туфанның “Гөлләр инде яфрак яралар” шигырен өйрәнү)

^ Дәрес тибы: Хәсән Туфанның иҗатын ныгыту. Әдәби әсәргә анализ дәресе.


Максат.

Укучыларның Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗат юлы турында белемнәрен ныгыту. “Гөлләр инде яфрак яралар” шигырен анализлау, балаларның сөйләм телләрен үстерү, шигырь хакында фикер йөртә белергә, аны аңларга өйрәтү, сәнгатьле сөйләү күнекмәләре бирү, әлеге шигырь аша яңа буынның килүен, сабыйлар күзен канлы дәһшәтләрдән аралап каласы килүен ачыклау.


Җиһазлау.

Хәсән Туфан портреты, “Гүзәл гамь”, “Лирика” шигырь җыентыклары, “Туфан” истәлекләре, шагыйрь турында язылган газета-журнал мәкаләләре, “Хәсән Туфан” CD диск, буклетлар, Хәсән Туфанга багышланган Power Point программасында компьютер презентациясе, компьютер, мультимедиа аппараты, http://www.kitap.net.ru/tyfan.php http://www.museum.ru/M2656 интернет-сайтлары.


Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

  2. Укытучының кереш сүзе.

  3. Хәсән Туфанның тормыш һәм иҗат юлын искә төшерү.

  4. Хәсән Туфанның иҗатташлары, дусларының фикерләрен тыңлау.
  5. http://www.kitap.net.ru/tyfan.php сайтыннан дәреслектә булмаган шигырьләре белән танышу.

  6. ^

    Аңлатмалы сүзлек белән эш.

  7. Гөлләр инде яфрак яралар” шигыренә кыскача аңлатма бирү. Сүзлек өстендә эш.


  8. “Гөлләр инде яфрак яралар” шигырен авторның үз башкаруында һәм артистлар башкаруында тыңлау.

  9. Йомгаклау.


^ I. Оештыру. >

Уңай психологик халәт тудыру.

Исәнмесез! Хәерле көннәр! Кәефләрегез ничек? Укучылар, сез дәрескә әзерме? Бик әйбәт! Изге, хәерле сәгатьләрдә дәресне башлап җибәрик.


^ II. Өй эшен тикшерү.

Укытучы. Алдагы дәрестә Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗат юлы турында хронологик таблица төзегән идек. Хәзер шул таблица язмасын файдаланып һәм тагы да тулырак итеп шагыйрь турында белгәннәребезне ныгытыйк. Мин сезгә шагыйрь турында анкета таратам. Сез шуны тутырырга тиеш буласыз. Шушы анкетаны тутырган вакытта без язучының биографиясен искә төшерербез. Яңадан бергәләп презентациядән тикшерербез.

^ Шагыйрь үзе турында (анкетага җаваплар)

Исемегез – Хәсән

Әдәби кушаматыгыз – Туфан

Туган вакытыгыз – 1900 елның 9 декабре (иске стиль белән 27 ноябрь)

Туган җирегез – элекке Казан губернасы, Аксубай волосте, Кармәт авылы

Белемегез – ^ Уфадагы “Галия” мәдрәсәсе, үзлегемнән уку

Эшләгән эшләрегез – бакырчы-шахтер, токарь, слесарь, укытучы, журналист

Матбугатта басыла башлавыгыз – ^ 1924 ел

Язучылар союзына алыну вакытыгыз – 1934 ел

Бүләкләрегез – Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе

Әдәби остазларыгыз – ^ Лермонтов, Хәйям, Тукай, Ибраһимов, Маяковский, Есенин, Багрицкий.

Яраткан шагыйрьләрегез – Такташ, Твардовский

Яраткан мавыгуыгыз – чәчәкләр үстерү, сәгать төзәтү

Кайсы вакытта иҗат итәргә яратасыз – төнлә белән

Нинди кара белән язарга яратасыз – яшел белән

Иң бәхетле чагыгыз – иҗади накалда яшәгән чак. Җанның, күңелнең, йөрәкнең, бәгырьнең дөрләгән, кайнаган чагы, уй һәм хиснең аера алмаслык булып кушылып ташып торган чагы

Укучыга әйтәсе сүзегез –

^ Ничек икән синең йөрәк? дисәң,

Ничек икән гомер көннәрең? –

Кулыңдагы китабымда, чордаш,

Шигырьләрдә – минем йөрәгем.

Укытучы. Шагыйрьнең тормыш юлы сездә нинди тәэсирләр калдырды?

Укучы. Хәсән Туфан татар әдәбиятында өлкән буын шагыйрьләренең берсе, хезмәткә гашыйк, ул, туган халкы белән бергәләп, яшьтән үк хезмәт юлыннан атлый. Хәсән Туфанның гомере – җырда!

Укчы. Язучының шигырь яраткан, әдәбиятны якын күргән һәр татар кешесенең йөрәгендә. Аның шигырьләре туган телебезне тагын да ныграк яратырга өйрәтә.


^ Укытучы. Хәсән Туфанның кайсы сыйфатлары сезнең күңелдә соклану хисе уята?


Укучы. Хәсән Туфан шигърият бакчасының иң гадел, таләпчән сакчысы. Ул һәркемгә гаҗәеп саф бер елмаю белән карый һәм якын итеп хәл - әхвәлен сораша. Ул олылыр белән дә, кечеләр белән дә бердәй үз итеп сөйләшә. Аның янында һәркем үзенә күңел тынычлыгы, рухи байлык ала.

^ Укучы. Шагыйрьнең гадәттән тыш гадилеге, хәзерге заманга артык хас булмаганча тыйнаклыгы, балаларча самимилеге үзенә тартып тора.


Укытучы. Күренекле шагыйребез турында ниди фикерләр әйттеләр микән. Мин хәзер сезгә аларның фикерләрен укып китәм. (Слайдтан фикерләр укыла)

^ Шагыйрь турында замандашлары

1927 ел. Шагыйрь Һади Такташ:

«Соңгы вакытта Туфан үзенең шигырьләре эчендәге сирәк, ләкин яшь, яңа хисләре, күп вакытта гакыллы тирән хисләре белән җанга җылылык кертә башлады. Анда зәңгәр яшьлек хисләре бөдрәләнә. Чәчәгеннән бигрәк җимешле агач булыр ул...»


^ 1966 ел. Шагыйрь Сибгат Хәким:

«Туфан – авыр, катлаулы юл үткән, татар поэзиясенең зурлыгын гел сиздереп торган, Такташлар чорын бүгенге белән нык тоташтырган бердәнбер олы фигура. Татар поэзиясендә Туфан бер генә, башка Туфан юк!»


^ 1964 ел. Болгария укучысының шагыйрьгә язган хатыннан:

«Бер китапханәдә рус телендәге китапларны актарганда, сезнең җыентыкка күзем төште. Нинди шигырьләр икән дип, берничәсен укып карамакчы булдым. Моңа кадәр сезнең шигырьләрне укыганым юк иде. Хәер, гафу итегез, татар халкының шундый яхшы язучылары барлыгын да белми идем. Нигә яшерергә, хәтта әдәбиятыгызның барлыгын да белми идем. Бәлки шуңа күрәдер дә, минем шатлыклы гаҗәпләнүем сезнең хөрмәтле халкыгызга – миңа таныш булмаган татар халкына – туганлык мәхәббәтенә әверелде. Янымда бер буш конверттан башка кәгазь юк иде. Шул конвертка “Сиңа” дигән шигырегезне күчереп алдым. Мәхәббәт турында шундый кыска һәм шундый үзенчәлекле итеп моңа кадәр әле берәүнең дә язганы юктыр дип уйлыйм.»

^ 1970 ел. Әдип Гомәр Бәширов:

«Шагыйрьләр хакында сүз чыкканда, гадәттә, поэзия өчен яши, диләр. Х.Туфанны исә мин ул үзе шигырь булып яши дияр идем. Чөнки Туфанны шигърияттән, шигырьне Туфаннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Ул шигъри образга, шигърият дөньясына гашыйк кеше. Шигырьнең теләсә нинди киртәләрне җимерерлек тылсымлы көче барлыгына Туфан кебек чын күңелдән инанган башка кешене мин белмим.»


^ 1978 ел. Рус совет шагыйре Михаил Дудин:

«Хәсән Туфан – поэзиядәге сирәк очрый торган, гаҗәеп, уникаль күренешләрнең берсе. Ул – татар халкының горурлыгы. Кадерен белегез аның, саклагыз аны!»


Укытучы. Булачак шагыйрьнең әти-әнисе кемнәр булган соң?


Укучы. Әнисе язу яза белмәсә дә, шигъри җанлы кеше була. Шагыйрь аның турында болай дип искә ала: «Дөньяның, табигатьнең матурлыкларын күрергә иң әүвәл әнием өйрәтте мине. Белеп, максат итеп түгелдер, әлбәтттә, ә үзе шундый үтә нечкә күңелле, үтә шигъри җанлы булгангадыр, тормышның безне чолгап алган ямьсез якларын минем күздән яшерергә, күңел күземне табигатьтәге ямьлелекләргә юнәлтергә тырышкан булган күрәсең ул. Мине йортка яки бәрәңге бакчасына алып чыга да дөнья күрсәтеп йөри, кайткан яки киткән кыр казлары, торналар белән генә түгел, куаклар, үсемлекләр, җилләр, йолдызлар белән дә сөйләшә башлый иде. Йолдызларны танырга, табарга өйрәтә, аларның исемнәрен әкиятләргә кушып сөйли иде. Әни миндә табигатьтәге бар нәрсәнең җаны бар икән, чишмәләр генә түгел, йодызлар да, җилләр дә сөйләшә икән дигән “иман” тудырды».


Укучы. Фәхрулла агай үзенең балаларын һөнәргә өйрәтүгә аеруча игътибар биргән. күрше авылларга мич чыгарып, тәрәзә куеп йөрергә киткәләгәндә, ул төпчек улы Хисбулланы да бик яшьли үзе белән бергә алып йөри – һөнәргә өйрәтә башлый. Авыл малае, билгеле, җир эшләренә дә иртә катнашып китә: печәнен чаба, урагын ура, терлекләрен карый. Шундый тулы тормыш белән яшәгән сабый чак, туган як табигате булачак шагыйрь күңелендә якты истәлек булып мәңгелеккә уелып кала.


^ Укытучы слайдтан фикер укый.“Авыл малае нәрсәләр белергә һәм эшләргә тиеш булса, мин дә шуларның барысын башкардым: иген урдым; печән чаптым, чабатаны үзем үреп кидем, сәгатьләр төзәтеп, тәрәзәләргә пыялалар куеп йөрдем, алачыкка йөреп тимерче булырга өйрәнә башладым”.

Укытучы. Мин сезгә http://www.kitap.net.ru/tyfan.php сайтыннан дәреслектә булмаган шигырьләре белән танышып килергә кушкан идем. Шигырьләрдә нәрсә турында сүз бара?


Укучы. Туфан шигырьләрендә олы талантны һәм киеренке иҗади хезмәтнең бер-берсенә тыгыз үрелүен сиземләргә мөмкин. Шигъри көче укучыны үзенә җәлеп итә, буйсындыра, гашыйк итә. Алар – фәлсәфи эчтәлекле, бай хисле, кеше җанына сизгер шигырьләр. Туфан хис һәм акыл көче бергә кушылган шигырь үрнәкләре бирде. Олы җанлы шагыйрь үзеннән соң зур шигъри мирас калдырды. Аның шигырьләренә җылылык, ихласлык хас. Алардагы самими юлларны укыгач, күңелгә яктылык, нур үтеп кергәндәй була. Җырдай агышлы шигырьләр ләззәт белән укыла.

Укучы. Туфан чәчәк үстерү һәм сәгать төзәтү белән мавыккан. Ә бу ике шөгыльдә дә зур сабырлык, түземлек кирәк. Тагын шуны да әйтеп үтик: Туфан шигырьне һәрвакыт яшел кара белән энҗедәй вак хәрефләрне тезеп-тезеп язган.

Укучы. Туфан шигырьләре автобиографик характерда. Шигырьләре никадәр генә ачы хакыйкатьне, кешене сынауда аеруча кырыс тормыш кануннарын чагылдырсалар да, аларда балавыз сыгу, аһ ору кебек пессимизм элементлары юк. Туфан шигырьдә дә, тормыштагы кебек, сабыр холыклы булып кала алган.


^ III. Яңа тема һәм аны ныгыту өстендә эш.


Укытучы. Укучылар, мин бүгенге теманы“Яз җитә” дип алдым. Яз сүзенең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? (Укучылыр фикере тыңлана)


Укытучы яз сүзенә аңлатмалы сүзлектә нинди мәгънә бирелгәнен укый слайдтан.


Укытучы. Әйе, укчылыр, язның сез ел фасылына керүен дөрес әйттегез. Бүген без өйрәнәчәк шигырьдә дә табигать фасылы турында сүз бара. Күңелгә бер уй килә: сугыш нәкъ яз көнендә тәмамланган лабаса!

Укучылар, Х Туфанның Бөек Ватан сугышы темасына язылган икенче шигыре – “Гөлләр инде яфрак яралар”. Бу шигырьдә шагыйрьнең башка поэтик дөньясы ачыла. Туфан балаларны язга, тормышның яшәрү, матурлану күренешенә алып килә. Аларда яз хисләрен, яктылык тойгыларын уятып, шатлык булачагын белдерә. Бу инде фашизмны җиңү шатлыгы. Гөлләр яфрак ярган кебек, сабыйларның да куанычы кайта, аларның бәхетле көннәре якын. Әмма балалар фашизмны хөкем итүчеләр. Бу әсәр “Сугыш килеп китте бу җиргә” шигырендәге идеяне үстерә бара. Ләкин бу шигырьдә фаҗига ышанычлы җиңү көннәренең килүе белән, шатлык хисләре белән алмашына.

Укчылар, шыгырьне өйрәнә башлаганчы сүзлек өстендә эшләп алыйк.


Сугыш алласы –катюша.

Аждаһа - әкият образы, кеше ашаучы, монда фашисть мәгънәсендә.

Дар элмәге – асу мәгънәсендә.

Җәллад – үтерүче, палач.


“Гөлләр инде яфрак яралар” шигырен авторның үз башкаруында һәм артистлар башкаруында тыңлау. “Хәсән Туфан” СD диск.


Шигырь куплетлап укып барыла, аңа укытучы сораулар куеп, җаваплар ала. Бер үк вакытта сәнгатьле уку өстендә эшләнә: интонация, пауза, тавыш бүленешләренә игътибар ителә.


Шигырьгә анализ ясау өчен укучыларга түбәндәге сорауларны куярга мөмкин.

  1. ^ Ни өчен балалар зарыгып язны кәтәләр? Яз образы нәрсәне аңлата?

Укучы. Шагыйрь үзе үк әйтеп бирә: “Язлар җиткәч сугыш бетәсен”. Шунлыктан балалар түземсезләнеп язны көтәләр. Ә яз башланган инде, безнең армиябез фашистларны куып бара. Язучы шуңа ишарә ясап, “Гөлләр инде яфрак яралар” дип эчке куаныч белән белдерә һәм фикерне тәэсирлек итү өчен, бу фразаны строфаның башында да, ахырында да кабатлап килә.


  1. ^ Шушы урында укучылар строфа турында белемнәрне ныгытып узып китик.


Укучы. Шигырьләр өлешләргә, кисәкләргә бүленгән. Бу өлешләрне без халык җырларында куплет дип атадык. Икенче төрле әйткәндә дүртьюллыклар дип тә әйтергә була. Әдәбият фәнен укый башлагач, без аны строфа дип йөртә башладык. Ул дүртьюллык, куплет дигән мәгънәләргә генә туры килеп бетми, чөнки поэзия – шигърият – гаять бай күренеш. Строфа – шул ук вакытта мәгънә һәм яңгырашы буенча бербөтен, төгәлләнгән өлеш ул.

Укучы. Х.Туфанның бу шигыре үзенә бертөрле, чөнки шагыйрь әйтергә теләгән фикерен, җыйнап, беренче строфада әйтеп бирә. Аннан соң һәр юлына өстәмә аңлатма биреп бара.



  1. Сугыш газабы балаларга ничек тәэсир иткән? “Сугыш килеп китте бу җиргә..”шигыре белән уртак яклар бармы?


Укучы. “Гөлләр инде яфрак яралар” шигырендә ятим өйләрдә калган солдат баласының авыр хәле, ягылмаган, салкын. Шыксыз өйдә яшь түккән сабый образы бирелгән. Шагыйрь сак кына иркәләп, солдат баласын юатып эндәшә, җиңү көне якынаюын куанычлы итеп җиткерә:

Чү, елама, солдат баласы:

Туплар әйтә әнә, иштәмсең,

Язлар җиткәч сугыш бетәсен.

Укучы. “Сугыш килеп китте бу җиргә” шигырендә дә үлем мәйданында калган сабыйның әрнеп елавы күрсәтелгән иде:

“Чү, елама, бәгърем”, - дияргә

Беркем дә юк якын – тирәдә.

Укучы. Ул шигырьдә автор үч алырга чакырса, “Гөлләр инде яфрак яралар” шигырендә сабыйлар канын түккән фашистлар хөкем ителә:

Ә ул инде, җиңелеп, тезләнде,

Дар элмәге лаек та аңар,

Карап тора сабый балалар...


  1. ^ Шагыйрь ни өчен көрәшче солдатка инәлеп эндәшә? Нигә “балалар”га басым ясап әйтелә?


Укучы. Чөнки сугыш трагедиясен кичергән кешеләр – балалар, алар шигырьдә – лирик геройлар. Сабыйлар яше өчен шагыйрь фашистлардан үч алырга чакыра, аның солдатка инәлеп эндәшүе дә шуннан килә.


  1. ”Гөлләр” , “яз”, “кояш”, “хәбәр” төшенчәләре нинди хис тудыра? Кайсы яз турында сүз бара?


Укучы. Шагыйрь яз шатлыгын – җиңү шатлыгы дип белдерә. Ул – сабыйлар куанычы, барлык совет халкының немец фашизмны өстеннән җиңү билгесе. Шигырьдә гөлләр, яз, кояш образлары җиңүне, ирекле, матур тормышның килүен чагылдырган поэтик образлар. Шушындый образлы сурәтләр ярдәмендә шагыйрь тирән идеяне – каты сугышта җиңүнең авыр юлын реалистик күрсәтүгә ирешкән. Аның хәзерге балаларны сугыш дәһшәтеннән аралап, коткарып каласы килә.


Укучы. Җиңү барысыннан да өстен. “Язы җитте, язы дөньяның!” – дип кычкырып, урамга йөгереп чыгасы, “Солдат туганым”ны кысып кочаклыйсы, рәхмәт әйтәсе килә. Шигырьне укып чыккач, минем күз алдыма менә шундый вакыйгалар килде.


Укытучы. Гөлләр, яз, кояш, җил, образлары Туфан иҗатында тормыш ямен, яшәү матурлыгын, кешенең олылыгын, талант иясе булуын белдерү өчен кулланалар. (“Гүзәл”, “Гөлләр исе калды кулымда”, “Ромашкалар”, “Җирдә яз” һәм башка) Хәтта шагыйрьнең сагынуы да чәчәкләр образы аша тасвирлана:


Син йөргән юлларга быел да

Май ае чәчәкләр китерде:

Сине бит кайтыр дип уйлый ул,

Миңа да

Кайтырсың шикелле.


Укытучы. Шигырьдә эндәш, кабатлаулар ни өчен кирәк? Шуларны табыгыз.


Укучы. “Ас җәлладны, солдат туганым”, “Чү, елама, солдат баласы”. “Гөлләр инде яфрак яралар” фразысы кабатланып килә. Мондый чаралар шигырьне эмоциональ итәләр, хискә баеталар, фикерне кичерешләр белән тирәнәйтәләр, матурлыйлар.


Укытучы. Сугыш турында тагын нинди шигырьләр беләсез?


Укучы. М. Җәлилнең “Вәхшәт”, “Серле йомгак” шигырьләре, Ф.Кәримнең “Үлем уены”, “Партизан хатыны”, “Гөлсем” поэмалары һәм шигырьләре.


Укытучы. Хәзер укучылар, Сугыш чорын чагылдырган картина буенча кыскача әңгәмә уздырырбыз. Слайдтан А.Лактионовның “ Письмо сфронта” картинасы күрсәтелә.

Укытучы. Магнитафон язмасында җыр тыңлана Р. Әхмәтҗановның “Солдатлар” шигыренә Ф.Әхмәдиев музыка язган. Җырны тыңлагач, укучылар, миңа үз фикерләрегезне әйтерсез.


Укучы. Бу җыр илгә яз, җиңү алып кайткан Ватан сакчыларының истәлегенә багышланган. Шуңа күрә без өйрәнгән “Гөлләр инде яфрак яралар” шигыренә мәгънәви яктан якын тора.


^ Укытучы. Корбаннар халык йөрәгендә, алар мәңге тере (слайдтан шигырь юллары укыла).


IV. Йомгаклау.

Укытучы. Бүгенге дәрестә без, укучылар, нинди яз турында сөйләштек инде?


Укучы. Күренекле татар шагыйре Хәсән Туфан сугыш бетүне дөньяның язы җитү белән бер күрә. Чөнки яфрак ярган гөлләр дә шигырьдә ике төрле яздан хәбәр бирә. Бу ел фасылын ятим балалар бигрәк тә тилмереп көтә, чөнки алар кышкы салкыннардан күшеккән. Аның ризыксыз көннәреннән көчкә исән калган. Яз бит аларга бәхет алып киләчәк .


V . Өй эше.

1. “Илдә ниләр бар икән “ шигырен сәнгатьле итеп укып килергә.

2. ” Минем хыялым” темасына кечкенә хикәя язарга.




Похожие:

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Тойгелде гомуми урта белем бирү мәктәбе iconТема: Бала чагым ямьле Тойгелдедән
Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Тойгелде гомуми урта белем бирү мәктәбе
Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Тойгелде гомуми урта белем бирү мәктәбе iconТема: Кошның матурлыгы төсенә карап, кешенең матурлыгы эшенә карап
Тарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Тойгелде гомуми урта белем бирү мәктәбе
Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Тойгелде гомуми урта белем бирү мәктәбе iconТатарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Тойгелде урта гомуми белем бирү мәктәбе
Адәм баласының иң зур байлыгы-тәне вә җаны сәламәт булу. Әмма күп вакыт без бу байлыкның кадерен белмибез. Бөтен дөньяның хуҗасы...
Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Тойгелде гомуми урта белем бирү мәктәбе iconТатарстан республикасы мәгариф һӘм фән министрлыгы азнакай муниципаль башкарма комитеты
Азнакай шәҺӘре муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе 2нче гомуми урта белем бирү МӘКТӘБЕ
Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Тойгелде гомуми урта белем бирү мәктәбе iconЯкупова Йолдыз Гамир кызының шәһәр укытучылары өчен үткәрелгән семинар
Татарстан республикасы Лениногорск муниципаль районы Лениногорск шәһәре 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе
Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Тойгелде гомуми урта белем бирү мәктәбе iconТатарстан республикасы Лениногорск муниципаль районы Лениногорск шәһәре 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе
Максат: Әниләргә, өлкәннәргә игътибар, ихтирам хисе тәрбияләү; гаиләдә әбиләр тәрбиясенең әһәмия­тен ачу
Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Тойгелде гомуми урта белем бирү мәктәбе iconТатарстан республикасы мәгариф һӘм фән министрлыгы лаеш муниципаль районы мәгариф бүЛЕГЕ АЕРЫм фәННӘрне тирәнтен өЙРӘНҮче имәнкискә урта гомуми белем бирү МӘКТӘБЕ
Язучы, шагыйрь, дәүләт эшлеклесе Г. Р. Державинның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган I республикакүләм фәнни- тикшеренү укулары
Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Тойгелде гомуми урта белем бирү мәктәбе iconЛаеш районы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе Урта Девятово гомуми белем бирү мәктәбенең
Хафизова Р. Х/ /Шәймөхәмәтова А. М./ /Хафизов Р. С
Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Тойгелде гомуми урта белем бирү мәктәбе iconСаба муниципаль районы Олы Кибәче гомуми урта белем бирү мәктәбе каршында оештырылган "Дуслык" лагереның эш планы
Саба муниципаль районы Олы Кибәче гомуми урта белем бирү мәктәбе каршында оештырылган “Дуслык” лагереның эш планы
Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Тойгелде гомуми урта белем бирү мәктәбе icon“Державин- дәүләт эшлеклесе”
Лаеш муниципаль районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче Имәнкисә урта гомуми белем бирү мәктәбе
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©lib2.podelise.ru 2000-2013
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы