Тема: \"Бәхетле булу өчен күп кирәкме кешегә? \" icon

Тема: "Бәхетле булу өчен күп кирәкме кешегә? "



НазваниеТема: "Бәхетле булу өчен күп кирәкме кешегә? "
Дата конвертации20.09.2012
Размер58.69 Kb.
ТипДокументы
источник

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы

Тойгелде гомуми урта белем бирү мәктәбе.


Тема: “Бәхетле булу өчен күп кирәкме кешегә? “

(Илүсә Нәбиуллинаның “Миләш тәме” әсәре буенча дәрестән тыш уку дәресе).


Башкаручы: татар теле һәм

әдәбияты укытучысы Дәүләтова

Рушания Фатих кызы.


2009 нчы ел.


Тема: “Бәхетле булу өчен күп кирәкме кешегә? “

(Илүсә Нәбиуллинаның “Миләш тәме” әсәре буенча).

Максат:

1. Язучы иҗаты белән таныштыру , әсәргә бәя бирү.

2. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3.Әдипнең әсәренә нигезләнеп бәхет төшенчәсенә аңлатма бирү, өлкәннәргә ихтирам тәрбияләү, гаилә бәхете турында дөрес юнәлеш бирү.


Дәрес тибы: сыйныфтан тыш укыганны билгеле бер системага салу.

Метод: фикер алышу, әңгәмә, чыгышлар, сорау-җавап, традицион.

Җиһазлау: плакат , карточка, таблица

Техник чаралар: проектор, икран, наотбук.


Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше. Исәнмесез, хәерле көн укучылар. Кәефләрегез ничек? Изге сәгатьтә дәресебезне башлыйк.




  1. Актуальләштерү.

Укучылыр, мин сезгә узган дәрестә “Кешенең бәхете -үз кулында”-дигән темага чыгышлар әзерләп килергә кушкан идем. Ә хәзер шушы тема бунча әңгәмә үткәреп алыйк

-Нәрсә ул бәхет?

- Бәхеткә ничек ирешергә?

-Бәхетле булу өчен ничек яшәргә? Бергәләп шушы сорауларга җавап биреп карыйк.

Укучылар үзләренең чыгышын ясый. ( укучылар үзләренең чыгышларын ясаганда презинтация кулланалар)

- Әйе, укучылар сез бәхет турында бик матур чыгышлар әзерләп килгәнсез. БУ сүзнең мәгънәсен дөрес аңлагансыз. Ә “ Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә аңа нинди бәя бирелгән соң?

- Бер укучы аңлатмалы сүзлектән укый. ^ Бәхет- иң көчле һәм тулы канәгатьлек хисе (халәте); уңыш, уңышка очрау, уңай язмыш; көчле уңай хисләр барлыкка килү.

-Укучылар, бәхет төшенчәсе турында нинди китаплар, язмалар, әсәрләр укыганыгыз бар? (Ә. Еники “Әйтелмәгән васыять”, М. Җәлил “Ана бәйрәме”,

Т. Миңнуллин “Әниләр һәм бәбиләр”, И.С. Тургенев “Аталар һәм аналар” романы һәм башка )


^ III.Яңа материал өстендә эш. Төп өлеш.


1.Мөслим язучылары турында кыскача чыгыш ясау.

2.Дәреснең максатын аңлату .Темасын әйтү: ”Бәхетле булу өчен күп кирәкме кешегә?” сыйныфтан тыш уку дәресе булуын әйтү.

3.Илүсә Нәбиуллинаның биографиясен бер укучыдан сөйләтү.

-Ә хәзер ,укучылар, повестның эчтәлеген сөйләп китик. Эчтәлек сөйләгәндә түбәндәге сорауларга җавап бирергә әзерләнеп утырыгыз.

-Повестта бәхет нидән гыйбарәт?

-Әсәрнең исеме җисеменә туры киләме?

-Ни өчен әсәрнең исемен“Миләш тәме”?-дип куйган.

-Укучылар сөйли башлаганчы мин сезгә сорау куйган идем. Менә шул сорауга җавап бирү өчен безгә әсәргә бәя бирергә кирәк.

5. Әсәр өстендә эш.

-Укучылар , әсәрнең жанрын билгеләп үтик.

-Жанры повесть. Повесть-төп герой тормышындагы берничә охшаш яки каршылыклы хәл, вакыйгалар тезмәсе сурәтләнгән әсәр. Берничә сюжет сызыгы бер үзәк тирәсенә берләшә. Герой яки геройлар язмышы бер катлам кешеләр тормышына хас закончалыкларны күрсәтә.

-Ни өчен повесть-дибез?

-Әсәрдәге вакыйга кайсы чорда бара?

-Повестның формасына игътибар , итик әле. Кем исеменнән сөйләнә?

-Әсәрнең нәрсәгә багышлануыннан, нәрсә турында язылуыннан чыгып, темасын билгелик.

-Илүсә Нәбиуллина үзенең темасын ничек итеп ача соң? Язучының нинди мәсьәләләр аша күтәргәнен әйтеп китик.(Әсәр бәхет турында, кешенең бәхете турында, Әдибәнең бәхете, ата белән ана бәхете, гаилә бәхете.)

-Повестта нинди вакыйгалар сурәтләнә? (Укучылар үз фикерләрен әйтәләр.)

-Мин сезгә Риза Фәхреддиннең балаларга үгет-нәсыйхәтләрен әзерләдем, сез повестка таянып шушы үгетне аңлатып китәргә тиеш буласыз. Мин аны Р.Ф.”Әдәплелек дәресләре”дигән җыентыгыннан алдым.Укучыларның үзләреннән укыту. Риза Фәхреддин фикерләренә мисалларны повесттан китерәләр. (Слайттан укыла)

«Ир белән хатынның шәригать кушкан сурәттә бергә кушылуыннан, ягъни җан һәм тән бер булуыннан гаилә төзелә... Бер-берегездән көнләшмәгез, ачуланышмагыз, үпкә тотмагыз, ачу кумагыз, бер- берегезне хөрмәтләгез.”

( “Риза Фәхреддин”).


2 нчесе укыла.” Балалар белән ата-аналары арасындагы үзара мөнәсәбәтләр балаларга ата-аналарына карата зур җаваплылык өсти, үзләренә карата зур кайгырту-чанлыкка, түземлелеккә, яхшы мөгамәләгә һәм тәрбиягә ата-аналардан да лаек беркем юк.” (Риза Фәхреддин).

-Сез бу фикер белән килешәсезме? Әсәргә таянып үз фикерегезне әйтегез.

( Укучылыарның фикерләре тыңлана. Әйе. Без әти-әниебезгә гомер буе бурычлы. Әдибә әти-әнисенә , туганнарына карата ихтирамлы.)

-Әсәрдә туганлык мөнәсәбәтләре ничек бирелә? (^ Укучыларның фикерләре тыңлана)

-Әсәрдә күренеп торган каршылык бармы?

-Монысы нинди каршылык ? Төп.

-Ярдәмче конфликт бармы?

-Шулай итеп, вакыйгаларны җыеп торган үзәк образ, яки төп герой кем инде?

- Әдибәнең нинди сыйфатларын күрдек?

-Тыныч, сабыр, өлкәннәргә хөрмәт белән карый, үзсүзле, үз теләгенә ирешә торган кеше,үзенекен кешегә бирми, үз бәхете өчен көрәшә белә,музыканы җаны тәне белән ярата.

- ^ Слайттан С.Хәким шигыре укыла.

Бары да үтә,

Бары да онытыла

Байлык, зурлык, китә югала...

Тик җыр үлми

Күчеп буыннарга

Киләчәктә яшәп җыр кала.

-Бу шигырь юлларында нәрсә турында сүз бара?( Җыр турында, аның киләчәктә яшәп калуы турында.)

-Нәрсә ул җыр? (Җыр көйгә салынган шигьри әсәр.)

-Җыр кайчан туа? (^ Кеше шатлыктан да, кайгыдан да, бәхеттән дә җырлап җибәрә,ул күңелдә туа.)

-Әгәр дә әсәрдән җыр юлларын төшереп калдырсак әсәр үзенең бөтенлеген югалтамы?

-Укучылар, без төп геройны билгеләдек инде. Тагын әсәрдә нинди геройлар бар? (Ярдәмче , ясалма.)

-Ясалма образ дип нинди образлар атала? (Символлар)

-Фикер тактага эленгән таблицадан укыла. “Адәм адәмгә сыенмыйча агачка сыенмас, дисәләр дә, агачка сыенсаң , агач адәмне сатмас”. ( Миңлебануга бәяләмә бирелә.)

-Әсәрдә кайсы милләт кешеләре турында сүз бара?( Татар милләте вәкилләре турында.)

-Милләтебезнең яшәеше,телебезнең, гореф-гадәтләребезнең, йолаларыбызның сакланышы нинди сыйфатлы кешеләргә бәйле? (^ Намуслы, кешелекле, әхлаклы, ярдәмчел, эшчән, бердәм, сабыр кешеләргә бәйле.)

- Әсәрдә шушы сыйфатларны саклаган геройлар белән очраштыкмы? (Зәкиянең әтисенә бәя бирергә, упалнамоченныйның ярдәме).

- Нинди кешеләр тормышта үз урыннарын табалар?

- Сез әйткән фикерләргә туры килердәй образ бармы әсәрдә?

- Ана образы кайсы сыйфатлары белән хәтерегездә калды?

- Мәкаль укыла. “Ата-ана теләге утка-суга батырмас”. Укучы мәгьнәсен аңлата.

- Бу повестта кеше психологиясе шулкадәр тасвирланган, аны укып бетергәч,үзең дә сизмәстән:”И.Нәбиуллина нинди нечкә психолог, күңелләр табибы !-“дисең

- Геройлар бирелешендә психологизмның көчлелеге һәм эзлеклеге ничек тәэсир ясый?

- Әсәрнең сюжетын билгелик. (^ Экспозиция, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, кульминация, чишелеш.)

- Әсәрдә тел –сурәтләү чаралары бармы?

- Әсәрне йомгаклап, идеясен билгелик инде, язучы нәрсә әйтергә теләгән? (“Бәхет-ул үзеңне бәхетле итеп тоюда”.)

- Әсәр нинди тел белән язылган?


IV. Йомгаклау.

- Укучылар , әсәр сезгә ошадымы?

- Әсәрнең әһәмияте нәрсәдә?

- Әдибә бәхетлеме?

Әдәби әсәрнең тәрбияви асылы, көче дә шунда.


V. Өй эше.

1.Бәхет турында шигырь язып карарга.

2.Красворд ясарга.

3.Кино , спектакль карарга.




Похожие:

Тема: \"Бәхетле булу өчен күп кирәкме кешегә? \" iconТема: Тел ананың баласына иң кадерле бүләге
Кешеләр һәм буыннар аралашмаса, гомумән, кешелек җәмгыяте барлыкка килә һәм үсә алмаган булыр иде. Борынгыдан ук ул дипломатик мөнәсәбәтләр...
Тема: \"Бәхетле булу өчен күп кирәкме кешегә? \" iconТатарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Тойгелде урта гомуми белем бирү мәктәбе
Адәм баласының иң зур байлыгы-тәне вә җаны сәламәт булу. Әмма күп вакыт без бу байлыкның кадерен белмибез. Бөтен дөньяның хуҗасы...
Тема: \"Бәхетле булу өчен күп кирәкме кешегә? \" iconМәктәпнең материаль-укыту базасын яхшырту. Хуҗалык эшләре
Укыту-тәрбия процессын уңышлы тормышка ашыру өчен, хезмәткә өйрәтүне дөрес оештыру өчен, мәктәпнең санитар гигиеник режимын тиешле...
Тема: \"Бәхетле булу өчен күп кирәкме кешегә? \" iconРаслыйм: Гимназия директоры: /Р. Н. Хәбибуллин/ Саба гимназия педагогик коллективының декабрь ае өчен эш планы
Ата-аналар җыелышы. Тема: «Балаларда эчке рухи активлык халэте булдыру хэм жэмгыяттэге тискэре йогынтыларга каршы торучанлыкны тэрбиялэу».(1-11...
Тема: \"Бәхетле булу өчен күп кирәкме кешегә? \" iconТема: Нормалардан читкэ тайпылучы тэртип – холык: эчкечелек, наркоманлык. Эчучелек – афэт, наркоманлык-улем. Нэрсэ генэ күрми газиз халкым буген, Безгэ зэгыйфь тормыш, нурсыз кузлэр тугел Безгэ ихтыяр хэм акыл кирэк буген. Максат
Бугенге жэмгыять белеме дэресендэ кунаклар катнаша. Дэресебез темасы – нормалардан читкэ тайпылучы тэртип – холык : эчкечелек хэм...
Тема: \"Бәхетле булу өчен күп кирәкме кешегә? \" iconТема: (Татар теле дәресләре өчен тикшерү эшләре, тестлар)

Тема: \"Бәхетле булу өчен күп кирәкме кешегә? \" iconУкыту-тәрбия процессын оештыруның ТӨп санитар нормалары
Класс тактасының аскы өлеше идәннән 1-4 класслар өчен 85 см һәм 5-9 класслар өчен 95 см дан артырга тиеш түгел
Тема: \"Бәхетле булу өчен күп кирәкме кешегә? \" iconМәктәп туры өчен I вариант а кайсы сүзтезмә күчерелмә мәгънәдә бирелгән?
Рус гомуми белем бирү мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучы 8 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән олимпиада биремнәре
Тема: \"Бәхетле булу өчен күп кирәкме кешегә? \" iconТема: Хезмәте барның -хөрмәте бар. (Хуҗалык җитәкчесе вазыйфасын башкарган Габделнур ага Җәлиловка багышлана) максат
Максат: Хезмәт ияләренә хөрмәт тәрбияләү;өлкәннәргә карата кешелекле һәм шәфкатьле булу серләренә төшендерү; сөйләм телен үстерү
Тема: \"Бәхетле булу өчен күп кирәкме кешегә? \" icon7нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле һәм әдәбияты буенча мәктәп туры өчен олимпиада сораулары
Га лә, сәл мәтлек, д шәмбе, т бигать, д фтәр, т рбияле, к ндәлек, в кыт, хик я, тыр ша, м йдан, матурл к, төн як, ашх нә, китапх...
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©lib2.podelise.ru 2000-2013
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы