Тема: Язмышларга буйсынмас җаннар. Г. Сәгыйров, Ф. Яруллин иҗаты буенча icon

Тема: Язмышларга буйсынмас җаннар. Г. Сәгыйров, Ф. Яруллин иҗаты буенча



НазваниеТема: Язмышларга буйсынмас җаннар. Г. Сәгыйров, Ф. Яруллин иҗаты буенча
Дата конвертации20.09.2012
Размер41.73 Kb.
ТипДокументы
источник


Тема: Язмышларга буйсынмас җаннар.

(Г.Сәгыйров, Ф. Яруллин иҗаты буенча)

Максат.

1.Укучыларны язмыш сынавына дучар булган бу шәхесләр белән таныштыру.

2. Китап укуга мәхәббәт тәрбияләү.

3.Фәнни эш белән шөгыльләнү.

4.Уку, сөйләү, уйлау күнекмәләре булдыру, иҗади эшләргә өйрәтү. Үзеңә бирелгән гомернең кадерен белеп, көчле рухлы булып яшәргә кирәклегенә төшендерү. Әдәбиятка, шагыйрьләргә җылы хисләр тәрбияләү.


Дәрес тибы: дәрес-конференция.


Җиһазлау: язучыларның портретлары, китаплар күргәзмәсе, Николай Островский портреты һәм китабы. Төрле-газета журналлардан материаллар. Презентация.

Техник чара: компьютер, магнитафон, проигровитель.

Дәрес барышы.


I.Уңай психологик халәт тудыру.

II.Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

  • Әкрен генә “Уел” көе уйнала. Шул көй астында укытучының кереш сүзе башлана.

  • Әйе, язмыштан узмыш юк, диләр. Безнең ислам дине дә, кешене нинди язмышта да сабыр, түземле булырга, үзенә бирелгән талантны югалтмыйча, армый-талмый иҗат итәргә өйрәтә. Дөньяның һәр почмагында сугыш-кырылыш, эчү һәм наркотиклар таза тәнле кешеләрне дә юкка чыгарганда, халыкка көч бирергә тырышучы, гүзәл иҗат җимешләре белән начарлыкка, явызлыкка каршы шигьри сүз белән армый-талмый көрәшүче Корчагин токымыннан булган шәхесләребез бар.

  • Алардан кемнәрне беләсез? (укучылар санап чыгалар)

  • Укучылар сез бу исемнәрне атаганнан соң Н. Островскийның ныклы сүзләре искә төшә:

“Кешенең иң кадерле нәрсәсе-тормыш. Тормыш аңа бер тапкыр гына бирелә һәм аны шундый итеп үткәрергә кирәк, үлгән вакытта гомерен, бөтен көчем дөньядагы иң матур нәрсәгә-көрәшкә бирелде”,-дип әйтерлек булсын.(слайдтан укыла)

  • Әйе,тромыш безне төрлечә сыный. Тик шушы сынауларны үтәр өчен никадәр көч, сабырлык, түземлек кирәген һәр кеше үз башыннан үткәч кенә аңлый. Бу дәрестә без авыр язмышларга юлыккан көчле рухлыларның җан авазын тыңларбыз. Шигырьләрен үз йөрәгебез аша үткәрербез.

  • Бу гадәти дәрес кенә түгел, ә дәрес-конференция. Сез аңа алдан хәзерләндегез, укыдыгыз, чыгышлар әзерләдегез. Сезнең эзләнү-табышларыгыз бу олы шәхесләрнең тормыш юлын, эшчәнлеген тулырак күз алдына китерергә, белемегезне баетырга ярдәм итәр. Үзеңнең табышларың белән башкаларны да таныштыру кызыксындырган сорауларга җавап табарга тырышу-конференциянең төп эчтәлеген тәшкил итә. Сез күп кенә әдәбият белән дә танышып чыктыгыз. Бу дәрес-конференция сезгә киләчәктә фәнни эшләр белән шөгыльләнүнең кечкенә генә үрнәген дә бирер дип уйлыйм.

  • Укучылар, мин дәресемне Ф.Яруллинның сүзләре белән дәвам итәм.

Бик батыр кеше түгел мин.

Тик батырлык кирәксә-

Барлык куркуны җиңәрлек

Көч табармын йөрәктә.

  • Шигырьдә нәрсә турында сүз бара?

  • Нәрсә соң ул батырлык?

  • Нәрсә соң ул дуслык?

  • Батырлыкны тыныч тормышта эшләп буламы?

  • Ә дус булырга мөмкинме?

  • Укчылар, фикерләрегез белән килешәм. Татар таленең аңлатмалы сүзлегендә бу сүзләргә ничек аңлатма бирелгән икән? (Аңлатмалы сүзлектән укыла).

  • Чыннан да, батырлык төшенчәсе бик тирән мәгънәгә ия. Әйдәгез батыр шәхесләребез иҗаты белән таныша башлыйк.

Җырлар язам, хатлар язам, китап язам,

Ак кәгазьне сүзләр белән сырлап салам,

Күпме көрәш китте аның һәр юлына.

Шатланам мин җырлар булып калуына. Гакыйль Сәгыйров. (слайд)

  • Беренче сүз беренче төркемгә бирелә. (укучылар үзләренең чыгышларын ясаганда презентация кулланалар. Нинди максат куеп эшләгәннәрен, эшнең эчтәлеген әйтәләр).

  • Әйе, укчылар сез, Г. Сәгыйров кебек нык ихтыяр көченә ия булырга, яхшы укырга, куелган максатка ирешергә тырышыгыз. Гакыйль абыйның шигырьләрен укыганда мине дә соклану, гаҗәпләнү хисләре биләп ала.

  • Ял итеп алабыз җыр тыңлап.

  • Хәзер мин сезне тагын бер әсәр белән таныштырам.

Һич калмыйча язмыш колы булып,

Баш имичә әрнү, сагышка,

Язмышның ул үзен буйсындырды

Гашыйк булып, янып тормышка.


Тоелсам да мин мәңге үлмәм күк,

Бер өзелер минем гомердә,

Язмышларга буйсынмас җанны

Калдырасы иде шигырьдә. “Язмышның ул үзен буйсындыра”. (слайд)

  • 2 нче төркем укучылары сүз ала.

  • Укчылар үзләренең нинди өлкәләрдә эш алып барулары турында план тәкъдим итәләр.Үзләренең чыгышларын тәкъдим итәләр. Презентация кулланалар.

  • Фәнис Ярулинның иҗатында дуслык, батырлык темасыннан соң видеоязма карала.

III. Йомгаклау.

  • Укучылар, дәресне йомгаклап нәрсә әйтә алабыз?

  • Көчле рухлы, нык ихтыярлы булырга, үзебездә кешеләргә карата кешелеклелек, шәфкатьлелек, киң күңеллелек сыйфатлары тәрбияләргә дигән нәтиҗәгә килдек.

  • Әйе, укучылар бу шәхесләрнең иҗатына күзәтү ясагач, дөнья тагын да да киңрәк булып күренә башлады. Чыннан да тормыш матур икән, аның кадерен белергә генә икән!


IV. Нәтиҗә.

  • Укучылар нәтиҗәне Ф.Яруллин сүзләре белән җиткерәләр.

  • “...Язмыш синең тез астыңа китереп сукса- егылмас өчен, якасына ябыш. Утларга салса үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа-күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә-яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Караурманнарда адаштырса-кояшка карап юл сайла.Ташлар белән бастырса-чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә-орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса- йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземлеләр генә бәхеткә лаек”. Ф. Яруллин. (слайд)

  1. Билгеләр кую.

- Укучылар, минемчә, без алга куелган максатыбызга ирештек. Куелган сорауларга тулы җавап бирә алдык, тема тулысынча ачылды, һәр укучы дәрес-конференциядә актив катнашты, яхшы эшләде. Көчен кызганмады, белемнәрегезне дәлилләп күрсәтә белдегез. Барыгызга да зур рәхмәт. Әдәпле булыгыз. Исән-сау булыгыз.

VI. Өй эше.

  1. Яучылар иҗаты буенча диалог төзергә.

  2. Батырлык һәм дуслык турында шигырь язарга.




Похожие:

Тема: Язмышларга буйсынмас җаннар. Г. Сәгыйров, Ф. Яруллин иҗаты буенча iconСабирова Алсу Госман кызының темасына 11нче класста бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе Арча, 2009 Тема. Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Х. Туфан иҗаты буенча сочинение
Максатлар: Укучыларның Х. Туфанның тормыш юлы, иҗаты турындагы белемнәрен системага салу, сочинение язуга әзерлек алып бару
Тема: Язмышларга буйсынмас җаннар. Г. Сәгыйров, Ф. Яруллин иҗаты буенча iconМаксат: Укучыларның Габдулла Тукайның иҗаты һәм тормыш юлы буенча алдагы сыйныфларда алган белемнәрен барлау
Тема: Габдулла Тукайның тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган “Зирәкләр һәм Тапкырлар” кичәсе
Тема: Язмышларга буйсынмас җаннар. Г. Сәгыйров, Ф. Яруллин иҗаты буенча iconТема: Җәннәт әниләрнең аяк астында. (Ә. Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча)
Максат Әдәби әсәр буенча алган белемнәрне бер системага салу, алдагы дәресләрдә өйрәнелгәннәрне ныгыту, сөйләм телен үстерү
Тема: Язмышларга буйсынмас җаннар. Г. Сәгыйров, Ф. Яруллин иҗаты буенча icon"Матур итеп яшик әле Гомер тик бер килә ул"
Максат: балаларны якташ шагыйребезнең тормыш юлы, иҗаты белән якыннанрак таныштыру, аның иҗаты белән кызыксыну уяту; шигырьләр укуга...
Тема: Язмышларга буйсынмас җаннар. Г. Сәгыйров, Ф. Яруллин иҗаты буенча iconТема: Икмәк – ил байлыгы. Класстан тыш уку. Максат: Укучыларны Саба шагыйрьләре белән таныштыруны дәвам итү;Газиз Нәбиуллинның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру;
Газиз Нәбиуллинның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру; ипинең кеше тормышында тоткан урыны хакында әңгәмә оештыру, сәнгатьле уку,...
Тема: Язмышларга буйсынмас җаннар. Г. Сәгыйров, Ф. Яруллин иҗаты буенча iconЯңа информацион технологияләрне практикага кертү буенча эш планы
Укытучы эшчәнлегенә кагылган документацияләрне электрон вариантка күчерү өстендә эшләү, мәктәп буенча документлар банкы булдыру (эш...
Тема: Язмышларга буйсынмас җаннар. Г. Сәгыйров, Ф. Яруллин иҗаты буенча iconТема. Халкымның күңел байлыгы /Г. Бәшировның "Туган ягым-яшел бишек" повесте буенча
Тема. Халкымның күңел байлыгы /Г. Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” повесте буенча
Тема: Язмышларга буйсынмас җаннар. Г. Сәгыйров, Ф. Яруллин иҗаты буенча iconТема: Р. Миңнуллин иҗаты. ("Энекәш кирәк миңа", "Әни мин көчек күрдем!")
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Чүпрәле муниципаль гомумбелем бирү 1нче урта мәктәбе
Тема: Язмышларга буйсынмас җаннар. Г. Сәгыйров, Ф. Яруллин иҗаты буенча iconТема Җаваплы
Дәүләт программасын, “Безнең яңа мәктәп” милли укыту башлангычын тормышка ашыру буенча педагогик коллектив эшчәнлегенең юнәлешләре,...
Тема: Язмышларга буйсынмас җаннар. Г. Сәгыйров, Ф. Яруллин иҗаты буенча iconУкучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү буенча эш планы
Узган елгы бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча түбәндәге темага директор урынбасары янындагы киңәшмә үткәрү: “бди нәтиҗәләре....
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©lib2.podelise.ru 2000-2013
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы