Тема: Минем яраткан укытучым icon

Тема: Минем яраткан укытучым



НазваниеТема: Минем яраткан укытучым
Дата конвертации20.09.2012
Размер58.74 Kb.
ТипДокументы
источник


Мөслим муниципаль районы Тойгелде гомуми урта белем бирү мәктәбе.


Тема:


Минем яраткан укытучым.


Башкаручы: Габделхакова Язилә Марат кызы

8 нче сыйныф укучысы.


Җитәкче: Дәүләтова Рушания Фатыйх кызы.


2010 нчы ел.

Минем яраткан укытучым.

Кеше гомере- уянып килүче табигатьне сизелер-сизелмәс кенә сыйпап үткән таң җиле кебек...Ул шулкадәр кыска ки, әйләнеп карарга һәм нәрсәдер аңларга да өлгерә алмыйсың, утларында яндырып, сагыш моңга салып уза да китә гомер дигән кадерле мизгел...Әгәр шулай кыска икән, ул хәйран калырлык гүзәл булырга, ләззәт-шатлыктан гына торырга, искиткеч асылташтай балкырга тиештер шикелле. Бар ул тормышта асылташтай балкый торган кешеләр. Алар - безнең укытучылар.

Укытучы... Бу сүзне ишетү белән һәркемнең күз алдына үзен укыткан укытучылары килеп басадыр, мөгаен. Еллар үтү белән алар биргән белемнәр онытыла, хәтерләрдән юыла төшә, ә үзләре һаман да ягымлы елмаюлары, сабыр һәм үтемле сүзләре белән күңел түрендә һич үзгәрми сакланалар.

Хатын-кыз... Нечкә билле, сылу гәүдәле, кыйгач кашлы, кара күзле. Озын толымлы татар хатын-кызлары... Кем генә сокланмый аларга! Матур булуларына карамастан, үтә тыйнак, җыйнак, сабыр түземле, кунакчыл, сынмас рухлы, батыр йөрәкле.

Борынгы заманнардан ук җырчылар хатын-кызларны мактап дан җырлаганнар, рәссамнар гүзәл сыннар, ә язучылар һәм шагыйрьләр, аларга атап мәңгелек әсәрләр иҗат иткәннәр. Минем дә шундый гүзәл ханымнар турында сөйләп китәсем килә.

Әйе, әйе. Тормыш юлымны әле башлаган гына булсам да, мин бу турыда бик ачык беләм. Үземнең беренче укытучым Энҗе апаның тәүге дәресләрдә ниләр укытканын, аңлатканын инде хәтерләмим, ә менә класс ишегеннән ягымлы елмаеп: ”Исәнмесез, дусларым”-, дип килеп керүе әле дә күз алдымда. Ул һәрвакыт безгә шулай якын итеп, “дусларым” дип эндәшә иде. Безгә аның укытырга тиешле “укучылары” түгел, якын иткән “дуслары” булуны тою бик рәхәт иде.

Ул вакытларда миңа укытучы булу бик җиңел һәм кызык кебек тоела иде. Күр әнә, барлык укытучылар да матур, зәвыклы, шат һәм энергияле. Күңелсез һәм авыр эштә шундый булып булыр идеме? Бөтен нәрсәне беләләр, теләсә кайсы соравыңа җавап бирә алалар.

Үсә төшкәч, ялгышуымны аңлый башладым. Бигрәк тә, башлангыч классларга шефлык итә башлагач, балаларны тыңларга, аңларга өйрәтүнең ничек авыр һәм катлаулы икәненә төшендем. Күпме сабырлык, тырышлык һәм тирән белем кирәк икән бит укытучы булу өчен. Алай гына да түгел, һәр баланың үзенә генә хас холкын аңлап эш итәргә дә кирәк. Минем үзебезне укыткан укытучыларга карата хөрмәтем көннән көн арта. Аларның зур белемгә ия булып та, тыйнак булып калуларына, нинди генә очракта да сабырлыкларын җуймауларына, иң тәртипсез балаларның да яхшы якларын күреп алардан өмет өзмәүләренә мин сокланам. Шуңа да укытучы булу сәләте һәркемгә дә бирелми икән шул ул. Безнең мәктәптә әлеге сәләткә ия булган, үз һөнәрләрен яраткан һәм үз фәннәрен тирән белгән укытучылар гына эшлидер, минемчә. Мин аларның һәркайсын ихтирам итәм һәм һәркайсына рәхмәтлемен.

Шулай да:“Синең яраткан укытучың кем?”- дип сорасалар, мин һич икеләнүсез Әнисә Әнәсовнаны атар идем. Кайсы ягы беләндер ул минем өчен башкалардан аерылып, күңелемә якын булып тора. Берәр күңелсезлек килеп чыгып, кәефем кырылса, мин аның турында уйлыйм. Аның аңларга, ярдәм итәргә әзер торуы чагылган йөзен күз алдыма китерәм һәм миңа җиңел булып китә.

Әнисә Әнәсовна Низаметдинова безгә рус теле һәм әдәбиятын укыта. Аның зур тәҗрибәсе өстенә, тирән кызыксыну һәм эзләнүләр алып бару сыйфаты да бар. Юкка гына аның фәнни хезмәтләре районда гына түгел, республика күләмендә дә югары бәяләнмиләр инде. Үзе безнең алда ирешкән уңышларын сөйләп мактанмаса да, газеталардан укып, өлкәннәрдән ишетеп без дә алар турында белеп торабыз. Һәм, билгеле инде, шундый укытучыбыз барлыгы белән чиксез горурланабыз.

Мин Әнисә Әнәсовнаның һәр дәресен яратып, көтеп алам. Ул һәр теманы җентекләп аңлата. Авырракларын безгә аңлашылганчы, йөз тапкыр аңлатырга да риза ул. Безне: “Бу тема буенча сораулар имтиханнарда еш очрый, шуңа күрә аңлап калыгыз”-, дип һәрчак кисәтеп тора. Быел имтихан бирәсе елыбыз булмаса да, ул безне алдан ук әзерли башлады инде.

Әнисә апаның дәресләре бик кыска тоела, үтеп киткәне сизелми дә. Чөнки ул аларны файдалы да, мавыктыргыч та итеп төзи белә. Авыр тема булып, алҗаганыбыз сизелә башласа, үзе яисә башка кешеләр белән булган кызыклы хәлләр турында сөйләп ял иттереп ала.

Безгә һәрвакыт ял итәргә кушса да, үзенең ял иткәнен күргәнем юк. Ул әле дәрес бирә, әле укучыларны имтиханнарга әзерли, әле үзе җитәкчелек иткән классы белән чаралар оештыра. Кайчан ярдәм сорап килсәң дә, ул: “вакытым юк” яисә “алҗадым”, дип кире бормый. Игътибар белән тыңлый, аңлата, ярдәм итә. Шуңа аның яныннын кеше өзелми. Дәресләрдән соң да, кичке якта да мәктәптә күрергә була аны. Аның өчен иң мөһиме –мәктәп һәм без-укучылары. Кайвакыт кызганып та куям үзен. Ул да бит арый, алҗыйдыр. Кайчан ял итәргә өлгерә икән соң ул? Һәркөн кочак- кочак дәфтәр тикшереп, ничә дәрескә планнар да язасы бар бит әле аның. Мөгаен, төне буе шуларны эшлидер. Ә иртән елмаеп укучылар каршына кереп баса да, гадәттәгечә, “Здравствуйте. Начинаем урок...“-дип яңа көнен башлап җибәрә. Шул минутларда ул чиксез бәхетледер кебек тоела миңа. Үз һөнәреңне яратып, хезмәтеңә күрә хөрмәтен дә тоеп яшәүдән дә зур бәхет бар микән.

Яраткан укытучым Әнисә Әнасовнага һәм, гомумән, барлык укытучыларыма да мин гомер буе рәхмәтле булачакмын.

Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучы торганын һәркем таный.Әйе, нәкъ менә алар безне мәгърифәт дөньясына алып керде. Хәреф танырга, язарга өйрәтте,белгәннәрен хәтеребезгә сеңдерергә тырышты, шуларны үзебездән тәлап итте. Тәрбияле булырга өндәде.

Укытучының ярты тормышы мәктәптә үтә.Балалар күңелендә якты эз калдыру, аларга ныклы белем бирү, заманга яраклы итеп тәрбияләү өчен бар гомерләрен сайлаган һөнәрләренә багышлыйлар, үзләре генә түгел, гаиләләрен дә мәктәп тормышына тарталар.

Шундый да тырыш, шундый да булдыклы, үз фәнен бик яхшы белүче, балалар белән уртак тел табып, мәктәптән кайтырга да онытып эшләүче бу-укытучы.


^ Укытучыларыма мәдхия.


Төгәл фәнне сөябез-

Тапкырлыйбыз, бүләбез.

Кушабыз да алабыз

“Тамыр асты” табабыз.


Өчпочмакның мәйданын,

Синус, косинусларны –

Белү безгә мәҗбүри!

Әллә чын-әллә юри-

Башка берни дә керми!


Тарих фәне иң авыры-

Хәзергесе-борынгысы,

Бабайларның үткәне.

Ничә буын аша үтеп,

Безгә килеп җиткәне.


Каян килә чишмәгә су?

Әйләнә ник инешкә?

Тимерчыбык эчендә ут,

Кем ышаныр бу эшкә?


Чаңгыда да чабабыз,

Футбол, теннис уйныйбыз.

Егетләр белән бер рәттән

Такта да ышкылыйбыз.


Күлмәктә тә тегеп киябез

Остарабыз һәр эшкә.

Кыяр тозлау, салат ясау

Ят һөнәр түгел безгә.


Татар телен генә түгел,

Русчаныда яхшы беләбез.

Чит тел дәресләрендә

Инглизчә өйрәнәбез.


Укыйбыз да укыйбыз-

Көне буе мәктәптә!

“Энә белән кое казу...”

Җиңел түгел, әлбәттә.


Безгә мөгаллимнәребез

Ныклы белем бирәләр,

Авырлыкка түзәләр...

Биргән белемнәре илгә

Хезмәт куйсын дияләр.


Үсеп җиткәч, ышаныгыз.

Авылда да, калада да

Югалмабыз, беркайда да!

Чын кешеләр булырбыз,

Сезгә алмашка килербез.

Белем биргән апалар дип,

Кадерегезне белербез.


Без бит шуны аңлыйбыз

Хезмәтегез хөрмәтле!

Укыткан һәр балагыздан

Тойсагызчы хөрмәтне.




Похожие:

Тема: Минем яраткан укытучым iconТема: Сабам минем гүзәл ягым
Исәнмесез, хәерле көн укучылар! Саба төбәгенә багышланган сыйныф сәгатебезне башлыйбыз
Тема: Минем яраткан укытучым iconТема: Кешенең күңел дөньясы. Хиснең сәбәбе. К. Мостафин “Эш” шигыре. Максат
Молодцы, бик дөрес әйттегез. Димәк, хиснең дә дәрәҗәләребар һәм төрле була икән. Сез минем белән килешәсезме? (сигналлар )
Тема: Минем яраткан укытучым iconМаксат: укучыларда чисталык күнекмәләрен үстерү; укучыларны чиста йөрергә өйрәтү Авырмас Доктор
Кадерле балалар! Мин һәм минем дусларым. Без Чисталык” җәмгыяте оештырдык. Бу оешманың ишекләре һәркемгә ачык, рәхим итеп сез дә...
Тема: Минем яраткан укытучым iconМинем әниемнән әйбәт Кеше юк ул дөньяда

Тема: Минем яраткан укытучым iconГаяз Исхакый Кәҗүл читек
Минем әти бүген Казаннан кайта. Улмы? Ул миңа санлы калач китерә. Аннары миңа читек китерә. Өр-яңа читек
Тема: Минем яраткан укытучым iconОчрашу кичәсе Җыр “Эйдегез дусларым!”- рустам
Хәерле кич кадерле дуслар, хөрмәтле укытучылар, килгән кунаклар, укучылар. Безнең мәктәптә бүген бәйрәм очрашу кичәсе. Мәктәпне,...
Тема: Минем яраткан укытучым icon«Туган ягым гөлләр иле, Гөлләр сөмбелләр иле» Нинди матур минем туган авылым!
Шагыйрләргә илhам бирерлек гузәл табигатьле, җырларда мактап җырларлык уңган халкы, бишек җырыдай моңлы челтерәгән чишмәләре белән...
Тема: Минем яраткан укытучым iconНепослушание историята на един вечно неудобен предисловие
Само че при мен нещата стоят доста по-различно. Трябваше да минат 21 години от зловещото събитие, за да науча защо трябваше за изживея...
Тема: Минем яраткан укытучым iconМатематика тормышта иң кирәге. Тикшерүнең максаты һәм бурычлары
Алар хаклы түгел, әлбәттә. Минем уйлавымча, бала вакытта математика белән шөгыльләнгән кеше үзенең акылын һәм дикъкатен үстерә, максатка...
Тема: Минем яраткан укытучым icon1. Ә сез, укучылар, гаилә сүзен ничек аңлыйсыз? Сезнең өчен гаилә нәрсә ул? (Гаилә – ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгырткан кешеләр яши). 2
Хәерле көн, кадерле укучылар, укытучылар, кунаклар! Белгәнебезчә, 2008 нче ел президентыбыз тарафыннан гаилә елы дип игълан ителде....
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©lib2.podelise.ru 2000-2013
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы