Тема: Сәламәт яшәү рәвеше
Тема: Сәламәт яшәү рәвеше icon

Тема: Сәламәт яшәү рәвеше



НазваниеТема: Сәламәт яшәү рәвеше
Дата конвертации20.09.2012
Размер51.11 Kb.
ТипДокументы
источник


Мөслим муниципаль районы Тойгелде гомуми урта белем бирү мәктәбе.


Тема:

Сәламәт яшәү рәвеше.


Башкаручы: Маннанова Динара Фирдавес кызы

10 нчы сыйныф укучысы.


Җитәкче: Дәүләтова Рушания Фатыйх кызы.


Кеше өчен дөньяда иң кадерле булган әйберләр бар.Болар-сәламәтлек, җан тынычлыгы, ирек.Физик яктан сәламәтлек- үзе ярты бәхет.Аның өстенә җан тынычлыгың да булса, ирекле җан иясе син...Болар үзләре тулы бәхетне тәшкил итәләр. Ләкин без моның кадерен беләбезме соң? Кеше авырганда- саулыкның, ирекле булганда-азатлыкның кадерен белеп бетерми, минемчә.

“Адәм баласының иң зур байлыгы-тәне вә җаны сәламәт булу. Әмма күп вакыт без бу байлыкның кадерен белмибез. Бөтен дөньяның хуҗасы булсаң да , тәнең сәламәт булмаса , рәхәтлек сизмәссең.

Чирнең сәбәбен белеп , аны китереп чыгаручы нәрсәләрдән сакланырга кирәк.Мәсәлән , тирләп салкынга чыгу, исле (күмер исе , агулы ис)бүлмәдә тору , майлы ризыклар ашау , исерткеч эчемлекләр эчү , әфьюн кабу - болар барысы да чирләүгә китерә.

Тән һәм киемнәрне , урын-җирләрне чиста тоту , тәһарәт алу , госел коену , намаз уку , ураза тоту , өй эчендәге хезмәтләрне башкару-сәламәтлек күнекмәләредер”-ди Ризаэддин Фәхреддин ”Нәсыйхәт” дигән хезмәтендә.

Әти- әнием белән зиаратка барам. Монда минем бабам ята. Тимер чардуган аша кабер ташына карыйм, язуларын укыйм. Зиаратта тынлык, фани дөнья мәшәкатьләре онытыла монда. Агачлар шавы аша бабаларымның рухы дәшә кебек:”Мәчетләрне кире торгыздыгыз, дини вәгазьләрне телевизордан тыңлыйсыз, Ураза гаетен, Нәүрүзне, Корбан бәйрәмнәрен олылыйсыз, өлкәннәрне мөселманча соңгы юлга озатасыз. Ә кешеләрнең җанында үзгәрешләр бармы соң? Күңелләрдә, чыннан да, иман нуры пәйда булдымы?

Иман. Иманлы булу. Халкыбыз аңына бик борынгыдан сеңгән төшенчәләр бу.Иманлы булу-ул динле булу , дингә табынып яшәү дигән сүз генә түгел , ул әхлакый кагыйдәләр бунча тормыш итүне аңлата.Тикмәгә генә әби-бабайларыбыз безне бөтен начар гадәтләрдән тыеп тормыйлар.Пөхтә, чиста , матур итеп киенү , сабыр гына сөйләшү , мөлаем , ярдәмчел булу-шундый күркәм сыйфатлар безгә борын-борыннан әби-бабаларыбыздан мирас булып калган.Гомумән , халкыбыз әдәп сакларга , инсафлы , намуслы булырга , ата-ана хакын хакларга , сәламәт яшәү рәвешен алып барырга , борынгы йолаларны мөмкин кадәр үтәргә тырышкан.Кызганычка каршы , бу сыйфатлар өлкән буында гына сакланып калды.

“Дөнья матур, дөнья киң”дип җырлыйлар җырда. Әйе, әйләнә-тирәбез искиткеч гүзәл.матур. Әмма бу матурлыкны күрә, тоя белергә кирәк. Киң дөнья кешеләргә кайчан тар тоела соң? Минемчә, кеше сәламәт булмаса, җанын, күңелен тынычлык биләмәсә, ягъни кайгы-хәсрәт уралса-кешенең дөнья гүзәллегенә соклану өчен мөмкинлекләре азрак буладыр. Һәр матурлыкны күрү өчен, кеше күңеленең нечкә хис-тойгыларга бай булуы да кирәк. Шунысы да бар: бик сәламәт булмаган, күп кенә кайгыларны үз башыннан уздырган кешеләр арасында бу дөньяның киңлегенә соклана белүчеләр аз түгел.

Әйе, тоткыннар, наркоманнар, эчкечеләр, дөньяда сәламәт яшәү рәвеше белән яшәмәүчеләр. Дөнья киң, иркен. Ләкин алар өчен ул тар. Чәнки ирекле түгелләр. Алар бер кысада, кемнәргәдер буйсынып кына яшәргә мәҗбүрләр. Шул сәбәпле дөньяның гүзәллеге аларга тагын да нурлырак тоела.

Замананың бозыклыгы әдәп-әхлак сыйфатлырының түбән дәрәҗәдә булуында. Моны бүгенге чынбарлыкка күчерсәк, яшьләрнең әхлакый тәрбиясезлеге сәбәпләренең берсе эшсезлек икәненә хәзер күпләр ышана инде.

Хезмәт-шатлык һәм сөенеч, бәхет чыганагы.

Хезмәттән тәм табып, аны яратып башкарганда. Ул яшәү шатлыгына әйләнә. Кешенең чын матурлыгы. Көче, абруе аның хезмәте белән бәяләнә.Теләсә нинди эшнең уңышлы чыгуы, көтелгән нәтиҗәгә китерүе өчен аны башкаручыдан һөнәр, осталык, уңганлык, тырышлык, тәвәкәллек, түземлек таләп ителә.

Иң куркынычы шул: без матди байлыкны көч кулланмый , тир түкми генә табу юлларын эзлибез.Моңа радио телевидение тапшырулары да булышлык итә , әлбәттә.

Җәмгыятькә лаеклы алмаш , лаеклы шәхес тәрбияләү мәсьәләсендә Ризаэддин Фәхреддин үзенең бөтен гомере буенча уйлана , борчыла , бу бик мөһим мәсьәләгә берьяклы гына карамыйча , аның кешене бөтен яктан да камил итеп күрәсе килә.Һәркемнең җәмгыятьтә , тормышта үз урынын үзе табарга тиешлеген күрсәтеп , ул кеше рухи , әхлакый тәрбия алу өстенә хезмәт тәрбиясе дә алырга тиеш дип саный.Аның фикеренчә,”...Һичбер эш эшләмичә һәм эшләргә дә теләмичә сузылып яту , кул кушырып утыру яки дога кылып намазлык өстендә утыру тормыш , яшәеш өчен берни дә бирми”.

Икътисади яктан алга киткән кайсы гына дәүләтне алсак та , анда алгы планга хезмәт тәрбиясенең куелганын күрәбез.Андый тәрбия гаиләдән башлана.

Җәмгыять алкоголизм белән авырый башлады , наркотиклар куллану, тәмәке тарту аеруча яшьләр , мәктәп балалары арасында массакүләм төс алды.Дәүләт әхлакый күчәреннән ычкынып , әхлаксызлык упкынына тәгәрәде.Менә моны дәлилләүче кайбер мәгълүматләрне әйтеп китәргә телим:Россидә ир-атларның гомер озынлыгы-уртача 65 яшь , ә хатын-кызларныкы 71 яшь тирәсе , ди белгечләр.Галимнәр әйтүенчә , кешенең йөрәге якынча 400 ел тибә ала , ә бөере хәтта 800 елга “чыдый “икән.Илдә үлүчеләр саны туучылардан күпкә арта , 2,5процент бала гына сау-сәламәт булып туа , үсмерләр арасында үз-үзенә кул салу буенча Россия Европада беренче урында тора , 10 мең егет армия хезмәтенә барудан качып йөри , никахка керүчеләр белән аерылышучылар саны бертигез дәрәҗәдә.Күп укучы аз хәрәкәтләнә , спорт белән шөгыльләнми диярлек. Көнозын парта артында , кичен компьютер , телевизор каршында утыра.

Малайлар-кызлар яшьтән , 12-13 яшьтән тәмәке тарта башлый , сыра эчә һәм бу яман гадәтләрдән арына алмый. Дөрес туклануга игътибар итми. Сәламәт яшәү рәвеше алып баруга салкын карый.

Әхлаксыз вәхшилек, “телсез”лек тамыр җәя.Газета-журналларда басылган “Ананы чиратка салдылар”, Ана күңеле балада”,”Картлар йорты”, “Ташланган балалар” шикелле мәкаләләр җанны тетрәтә.Йөрәк әрнеткеч күренешләр турында языла боларда.

Ә дөрес тәрбияне ничек алырга мөмкин соң ? Ни рәвешле әти-әни баласын туры юлга бастыра ала ? Үзләрен хөрмәт итәргә , картайган көннәрендә дә саклап , карап торырга ничек өйрәтергә була ?

Бу сорауларга мин җавапны Р. Фәхреддин әсәрләрендә таптым. Бөек галим гаиләдәге сәламәт яшәү рәвешенең түбән булуның сәбәпләрен хатын-кыздан эзли.”Яхшы тереклек –гүзәл холык иясе хатыннан башка булмас. Дөньяның бәхетсезләре-тәрбияләре хатын белән баладан булган затлардыр.Адәм балаларының бәхетләре-хатыннар кулында..”

Бүгенге заман яшьләренең тагын бер бәхетсезлеген галимебез вакытында гаилә кора алмауларында күрә. “Гаилә” хезмәтендә бөек галим һәр ата , һәр ананың , ир һәм хатынның нәрсә өчен җаваплы булу кагыйдәләрен тудырган. Мин бу китапны һәрбер олы тормыш юлына басучы кешенең кулына бирер идем.

“Хыялсыз кеше-канатсыз кош” дигән гыйбарәнең дөреслегенә яши-яши ышанасың. Хыяллардан башка тормышны күз алдына да китерүе читен. Бала чагыннан кешене озата килеп, яшәргә көч-дәрман бирүче иң мөкатдәс нәрсә ул хыял.

Тән һәм рух сәламәт булганда барлык хыялларны да тормышка ашырырга мөмкин.Бу дөньяда төшенкелеккә бирелергә ярамый.Һәркемнең якты киләчәге һәм бәхете үз кулында.Тырышлык, фидакарь хезмәт, намус. Менә шушы сыйфатлардан мәхрүм булмаган һәр кеше матур яшәячәк.

Сынатмаска кирәк, сынатмаска!




Похожие:

Тема: Сәламәт яшәү рәвеше iconДуслык Сентябрь, 2009 ел. №1 Газета 2008 нче елдан бирле чыга
Шәхес формалаштыру – мәңгелек тема. Илдәге сәясәт һәм яшәү рәвеше, иктисадый үсеш үзгәргән саен, аның формасы да төрлечә булырга...
Тема: Сәламәт яшәү рәвеше iconТема: Сәламәт булыйм дисәң…

Тема: Сәламәт яшәү рәвеше iconТатарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Тойгелде урта гомуми белем бирү мәктәбе
Адәм баласының иң зур байлыгы-тәне вә җаны сәламәт булу. Әмма күп вакыт без бу байлыкның кадерен белмибез. Бөтен дөньяның хуҗасы...
Тема: Сәламәт яшәү рәвеше iconТема: «Су кондызлары (боберлар) оста төзүчеләр»
Балаларны җир-су хайваннары су кондызы (бобер), чәшке, (нутри) белән таныштыру. Су кондызларының үзенчәлекләрен, яшәү рәвешен өйрәнү,...
Тема: Сәламәт яшәү рәвеше iconТабигать һәм кеше "Умартачылык"
Ул климатны яхшырта, кыргый хайваннарга, кошларга азык бирә, яшәү урыны булып тора
Тема: Сәламәт яшәү рәвеше iconӘТИ, Әни һӘм мин сәламәт гаилә
Соңгы елларда гаилә бәйрәмнәре үткәрү мәктәбебездә матур традициягә әйләнде. Шундый бәйрәмнәрнең берсен сезгә тәкъдим итәбез
Тема: Сәламәт яшәү рәвеше iconКонспект подгруппового логопедического занятия ( 1 класс, ффнр) Тема: «Звуки [м], [м`], буква «м». Лексическая тема: «Игрушки»
Грамматическая тема: «Согласование имени существительного с именами прилагательными»
Тема: Сәламәт яшәү рәвеше iconПланирование образовательной деятельности и ее обеспечения на 2011 2012 учебный год
Выявленные проблемы… Ключевая проблема Цель… Задачи … Приоритеты года… Тема Программы развития… Тема районной инновационной площадки...
Тема: Сәламәт яшәү рәвеше iconУрок «Молоко» Биология 8 класс. Тема: «Обмен веществ и энергии. Энергозатраты человека». Химия 10-11 класс. Тема: «Углеводы»
Тема урока: Химические методы определения качества пищевых продуктов: молоко и молочные продукты, /ролевая игра
Тема: Сәламәт яшәү рәвеше iconЛитература 11 кл. №1 Тема любви в прозе И. А. Бунина (на примере 1-2-х рассказов) Анализ текста. №2 Тема любви в прозе А. Куприна (по 1 рассказу)
Тема трагической судьбы человека в тоталитарном государстве в произведениях А. И. Солженицына (на примере одного произведения)
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©lib2.podelise.ru 2000-2013
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы