Тема: Тел ананың баласына иң кадерле бүләге icon

Тема: Тел ананың баласына иң кадерле бүләге



НазваниеТема: Тел ананың баласына иң кадерле бүләге
Дата конвертации20.09.2012
Размер40.4 Kb.
ТипДокументы
источник

Мөслим муниципаль районы Тойгелде гомуми урта белем бирү мәктәбе.


Тема:


Тел – ананың баласына иң кадерле бүләге.


Башкаручы: Дәүләтова Айгөл Булат кызы.

Җитәкче: Дәүләтова Рушания Фатих кызы.


2011 ел


Тел – ананың баласына иң кадерле бүләге.

Дәүләтова Айгөл Булат кызы.

Фәнни җитәкче: Дәүләтова Р. Ф.

ТЕЛ – кешеләрнең үзара аралашу чарасы. Тел булмаса, кешеләр аралаша, аңлаша фикер алыша алмаслар иде. Тел – шулай ук белем, тәҗрибә туплау, халыкның фән, мәдәният, әхлак өлкәсендәге казанышларын яңа буынга тапшыру чарасы, ягъни буыннарның аралашу чарасы да. Кешеләр һәм буыннар аралашмаса, гомумән, кешелек җәмгыяте барлыкка килә һәм үсә алмаган булыр иде. Борынгыдан ук ул дипломатик мөнәсәбәтләр теле булу дәрәҗәсенә ирешкән туган телебез. Хәзерге вакытта да ул - дөнья күләмендә халыклар арасында аралашу өчен уңайлы булган 14 телнең берсе.

Балаларыбызның, яшьләребезнең туган телгә салкын каравына, битарафлыгына, телебезнең бүгенге хәлгә төшүендә ата-аналарның, бигрәк тә аналарның гаебе зур. Алга таба сүз нәкъ менә тел, аны саклау, үстерүдә гаиләнең роле турында барыр.

Дөнья педагогларына кушылып, К. Насыйри, Г. Ибраһимов(ул язучы гына түгел, галим, педагог та булган) һәм башка бик күп татар галимнәре дә ”бала бигрәк тә башлангыч белемне ана телендә алырга тиеш” дип санаганнар. Баланы кече яшьтән туган теленнән аеру – ата-ана өчен гафу ителмәслек хата.

Соңгы чорда әнә шул хаталарны төзәтү өстендә эшли халкым. Әмма бик авырлык белән бара. Ата-бабаларыбызның дан һәм намус варислары булган яшьләрдә Туган телгә кимсенеп карауны тиз көннәрдә бетерәсе иде. Моның өчен Татарстан хөкумәте дә көч куя. Бу өлкәдә кыю адымнар ясала. Туган телнең мәсьәләләрен яктырткан язмаларга вакытлы матбугатта урын бирелә. Бүгенге көндә Татарстан һәм Европа илләре арасындагы элемтәләрнең ныгуы да куанычлы хәл. Сабан туе бәйрәмен үткәрү матур гадәткә әйләнде. Бу татарлар өчен генә түгел, башка күп халыклар өчен уртак бәйрәмгә әверелде. Гомумән, татар телен саклап калуда республикабызның, мәктәпләрнең, галимнәрнең роле зур. Әмма – минем ассызыклап шуны әйтәсем килә - ана телен өйрәтү иң элек гаиләдән башланырга тиеш. Тормышта кеше нинди генә югарылыкларга күтәрелмәсен, ул нигездә балачакта, гаиләдә алган гадәтләрне, күнекмәләрне ташламый диярлек. “Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, - дип юкка гына әйтмәгән бөек мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин.

Ата-ананың бурычы – баланы ашатып-эчертеп, киендереп олы юлга чыгарып җибәрү генә түгел, алар балаларында үзләренә, әби-бабасы, туганнарына, Туган иленә, халкына, туган җиренә, һәм туган теленә ихтирам, мәхәббәт тәрбияләргә тиеш. Безнең әби-бабаларыбыз бу өлкәдә безгә караганда тәҗрибәлерәк, һәм акыллырак та булганнар. Бала тугач, йомшак, тәмле телле булсын өчен, аның авызына бал һәм май сөрткәннәр, сабыйны бишек җыры җырлап йоклатканнар. Бала җырларында ана баласына изге теләкләр теләгән, аңа өметләр баглаган.

Хәзерге әниләр балаларына нинди бишек җырлары җырлыйлар икән? Балалар язучысы Җәвад Тәрҗеманов бервакыт газетада үзенең Грузиягә сәяхәте турында язып чыккан иде. Грузиннарның шигьри җанлы булулары гаҗәпләндерә аны. Грузиянең кайсы гына төбәгенә барып чыксаң да, грузиннар үзләренең бөек шагыйрьләре Шота Руставелилары белән горурланалар. Һәм аның ”Юлбарыс тиресе ябынган батыр” поэмасын, аннан өзекләрне чатнатып яттан сөйлиләр икән. Карты да, яше дә, хәтта бала-чагасына кадәр.(Ә безнең кайбер укучыларыбыз бөек Тукаебызның “Туган тел” шигырен дә ялгышмыйча сөйли алмыйлар). Ә бит элек әби-байбалар(халык педагогикасы) бала белән гел сөйләшкән. Йокысыннан уянгач, баланы, такмаклап, “үс-үс” иттергән. Үчтеки иттергәндә дә такмак әйткән, имезгәннән соң да бала белән сөйләшеп утырган: ”чәбәкәй” иттергән, качышлы уйнаган – һәммәсен дә такмак, шигырь белән. Коендырганда, тәпи йөрергә өйрәткәндә, биегәндә дә такмаксыз булмаган.

Бала кешесе шигъри сөйләмне тизрәк кабул итә. Сөйләшергә өйрәткәндә дә аңа кызыклы такмаклар, шигырьләр өйрәтү кирәк дип уйлыйм. Тукаебыз үенең мәшһүр “Туган тел”ендә юкка гына:

^ Иң элек бу тел белән

Әнкәм бишектә көйләгән.

Аннары төннәр буе

Әбкәм хикәят сөйләгән.

Хәзерге әниләр (район, шәһәр җирендә аеруча) балаларының телен ”папа”,”мама” сүзе белән ачтыралар. Имеш, русчага өйрәнә торсын. Гыйбрәт бит бу. “Папа”, “мама” рус сүзе дә түгел әле ул.(Мама – грекча күкрәк дигәнне аңлата). Теливизордан “Золотой граммофон” дигән шоу – концерт караган идем. Олег Газманов җырлап бетергәч, аны котларга улы Радион Газмонов чыкты. ”Ну,батя”держись. Я тебя всеравна догоню”, - дип әтисенә чәчәк бәйләме тапшырды.Урысның да үзен чын урыс дип санаганы ”папа” дими, борынгыча ”батя” ди, отец ди (“тятя” борынгырак вариант).

Теле “папа”, “мама” сүзе белән ачылган баладан татар телендә сөйләшүче, аны хөрмәт итүче, яратучы бала чыга димени?

Шагыйрь Зөлфәт әйтмешли:

^ Соң минутта әйтә алсаң “әни” диеп,

Соң минутта әйтә алсаң ”әти” диеп.

Күзләреңә яшьләр тыгылыр,

Туган телең әнә шул булыр.

Без Тойгелде урта мәктәбе укучылары туган тел һәм әдәбият дәресләрендә, сыйныфтан тыш вакытта үткәрелгән әдәби кичәләрдә телебезнең кагыйдәләрен өйрәнәбез, әдипләребезнең әсәрләрен укыйбыз. Татар халкының әдәп кагыйдәләрен, гореф – гадәтләрен, йолаларын, милли уеннарын өйрәнәбез. Мәктәбебездә узган әдәби кичәләр, милли уеннар, шигырь бәйрәмнәре, театр көннәре, милли моңнар бәйрәме – болар барысы да безнең хәтердә җуелмаслык булып калыр. Кая гына китсәк тә, әдәби телебезгә якын булган сөйләмне өйрәтеп үскән, әдәбиятка Харрас Әюп, Зөлфәт, Шәмсия Җиһангирова кебек талантлы шагыйрьләрне биргән аның халкына тап төшермәбез. Чөнки безгә әти -әниләребез, укытучыларыбыз туган телебездә белем һәм тәрбия бирә.




Похожие:

Тема: Тел ананың баласына иң кадерле бүләге iconБилет №1. Первый закон Ньютона. Инерциальные системы отсчета
Динамика рассматривает действие одних тел на другие как причину, определяющую характер движения тел. Взаимодействием тел принято...
Тема: Тел ананың баласына иң кадерле бүләге icon«Площади поверхности тел вращения» и 35 задач по теме «Объемы геометрических тел». Ко всем задачам даны ответы и решения
Аннотация образовательного ресурса «Прикладные задачи. Площади поверхности тел вращения. Объемы геометрических тел.» Петровой Г....
Тема: Тел ананың баласына иң кадерле бүләге iconУрок по теме: «Плавание тел» 7 класс Учитель физики: Линник Л. А. 2012г. Урок по теме: «Плавание тел»
Цели урока: выяснение условий плавания тел, при которых тело всплывает, тонет или плавает в жидкости
Тема: Тел ананың баласына иң кадерле бүләге iconДиректору моу дод «Центр детского творчества» (от)
Тел дом., тел раб., сот
Тема: Тел ананың баласына иң кадерле бүләге iconИ туган тел, и матур тел, әткәм-анкәмнен теле!

Тема: Тел ананың баласына иң кадерле бүләге icon659314 Алтайский край г. Бийск пер. Прямой 8 тел/факс. (3854) 32-44-95, тел. 35-17-17,32-48-02
Вид резервного топлива
Тема: Тел ананың баласына иң кадерле бүләге icon659314 Алтайский край г. Бийск пер. Прямой 8 тел/факс. (3854) 32-44-95, тел. 35-17-17,32-48-02
Наличие и тип экономайзера, воздухоподогревателя
Тема: Тел ананың баласына иң кадерле бүләге iconТема урока Содержание
Тб в кабинете физики. Электризация тел. Два рода электрических зарядов. Способы электризации. Единица эл заряда. Л№1169
Тема: Тел ананың баласына иң кадерле бүләге iconПри угрозе возникновения террористического акта
Сообщить о случившемся оперативному дежурному Управления по го и чс поспелихинского района по тел. «22-0-00», в Управление внутренних...
Тема: Тел ананың баласына иң кадерле бүләге iconТема урока: Взаимодействие заряженных тел
Образовательные цели: в результате экспериментальных исследований открыть новые физические знания о двух родах зарядов
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©lib2.podelise.ru 2000-2013
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы