Минем әниемнән әйбәт Кеше юк ул дөньяда icon

Минем әниемнән әйбәт Кеше юк ул дөньяда



НазваниеМинем әниемнән әйбәт Кеше юк ул дөньяда
Дата конвертации20.09.2012
Размер49.6 Kb.
ТипДокументы
источник










Ятим диеп безне кызганмагыз!

Ятим диеп безне какмагыз!

Кеше гомере бигрәк кыска икән,

Әниләрне зинһар саклагыз.


Әниебез китте безне ташлап.

Гомерләре кыска булдымы?

Ак чәчәктән генә торган җаны.

Кырау суккан кебек корыды.


Тынычлык тапсын, әнием, җаның

Урыннырың булсын оҗмаһта.

Тап төшерми изге исемеңгә,

Юксынырбыз кайда булсак та.


Үсәрбез без, әтиебез янда,

Үзебез дә сабый түгелбез.

Тик нишлисең-йөрәк сине көтә,

Синсез яшәү авыр, күңелсез.




Минем әниемнән әйбәт

Кеше юк ул дөньяда.

Авыл халкы да ярата

Тырыш, уңган булганга.


Әниемнең эше бик күп,

Мин дә аңа булышам,

Булдыра алганым эшлим

Аның өчен тырышам.




Әби белән бабаемны

Тора һәрчак кадерләп.

Телим аңа сәламәтлек,

Бәхете булсын гомерлек.


Әнием шикелле кеше

Бер җирдә дә юк әле.

Әниемнән шәп кешене

Минем күргән юк әле.



Минем Айназ апам бар,

Ул мине бик ярата.

Ул кунакка кайтканда

Күчтәнәч алып кайта.


Аның белән таулардан

Чана-чаңгы шуабыз.

Җәйләрен урманнарда

Җиләк-җимеш җыябыз.


Мин апамны бик яратам

Аңа бәхет телимен,

Сау-сәламәт бул апам дип,

Шигерем төгәллимен








Хат.


Өйдән киткәч бала,

Сагынып хатлар яза.

Хатлар яза сагынып әнкәсен.

Хатлар яза бала,

Ерак ләкин ара.

Хатлар яза бала нишләсен?!

Кайда микән әни?

Нәни йөрәк әрни.

Нигә җавап хаты язмый соң?

Күпме хатлар яздым,

Инде көтеп ардым.

Аралашыр чара бармы соң?

Озын кышлар үтте,

Күчмә кошлар килде.

Алар белән көттем хәбәрен.

Тәрәзәмә килеп,

Үзәкләрне өзеп,

Сөйләделәр синең хәлләрне.

Синең әниең, диләр,

Җырчы коштай, диләр,

Ашты, диләр, зәңгәр болытка.

Кошлар кайткан чакта,


Хәбәр көткән чакта,

Болытларга кара,

Онытма.

Җәйләр бик тиз үтә,

Сары көзләр җитә.

Күчмә кошлар курка суыктан.

Алар китә көзен,

Зәңгәр күктә күзем.

Ишетелә аваз болыттан:

Салкын кышлар озын,

Булчы, балам, түзем,

Ата-ана хакын хакла син.

Тырышып укы, яме.

Тоеп тормыш ямен,

Олы юлдан горур атла син.”

Бу – хәбәрең синең,

И, газиз әнием!

һаман безнең хакны хаклыйсың

Булсаң да син анда,

Җаның безнең янда,

Безнең белән бергә атлыйсың




^ Алар синең өлеш.


Бик күп көннәр үтте синнән башка.

Язлар үтте. Җәйләр җиттеләр.

Алмагачлар шау чәчәкләр атып

Җимешләрен җиргә сиптеләр.


Җыймадым мин аның җимешләрен

Бик-бик теләсәм дә өзәсем.

Эре-эре сусыл алмаларны

Килде алларыңа тезәсем.


Җыелмады җимеш.

Алар синең өлеш.

Синең өлеш булып тоелды.

Агачлардан тып-тып җимеш тамды...

Күзләремннән яшьләр коелды.



Әтием.



Әтиләрнең күңеле каты диләр,

Әтиләрнең кулы каты диләр.

^ Авырлыклар килгән чагында да

Еламыйлар диләр, түзәләр.


Түгел икән, алар елый икән,

Кайгылардан башлар иелә,

Сыгылалар икән әтиләр дә,

Күзләрдән дә яшьләр түгелә.


Күңелләре бигрәк нечкә икән.

Куллары да йомшак һәм назлы.

Әтиләрне юатырдай татлы,

Яхшы сүзне табып буламы?


Авырлыкка башың имә әти,

Сагышлардан сына күрмә син.

Ике канат- балаларың синең,

Безнең хакта ныклап уйла син.


Син әни дә, син әти дә безгә,

Киңәшче дә, олы таяныч.

Авырлыкны, әти, бергә кичик.

Без булырбыз сиңа юаныч.







Похожие:

Минем әниемнән әйбәт Кеше юк ул дөньяда iconӘйләнә-тирә дөнья
Кеше табигать һәм мәдәният белән бербөтен. Һәр кеше иҗади шәхес. Кеше матур, зур дөньяның бер кисәге
Минем әниемнән әйбәт Кеше юк ул дөньяда iconМатематика тормышта иң кирәге. Тикшерүнең максаты һәм бурычлары
Алар хаклы түгел, әлбәттә. Минем уйлавымча, бала вакытта математика белән шөгыльләнгән кеше үзенең акылын һәм дикъкатен үстерә, максатка...
Минем әниемнән әйбәт Кеше юк ул дөньяда iconМаксат: укучыларда чисталык күнекмәләрен үстерү; укучыларны чиста йөрергә өйрәтү Авырмас Доктор
Кадерле балалар! Мин һәм минем дусларым. Без Чисталык” җәмгыяте оештырдык. Бу оешманың ишекләре һәркемгә ачык, рәхим итеп сез дә...
Минем әниемнән әйбәт Кеше юк ул дөньяда iconАҢлатма язуы
Гасырлар уза, буыннар алмашына, ә тел һаман мәгърифәткә һәм кешенең рухи үсешенә хезмәт итә. Тел милләтне уртак максатлы тормыш эшчәнлеге...
Минем әниемнән әйбәт Кеше юк ул дөньяда icon4 сыйныф рус гр.( Р. З. Хәйдәрова дәреслеге буенча) Дәрес темасы: “Татар халык бәйрәме “Карга боткасы””
Бик әйбәт. Мин сезнең кәефләрегез яхшы булганга бик шат, дәресебезне башлыйбыз. Бүген класста кем дежур?
Минем әниемнән әйбәт Кеше юк ул дөньяда iconТема: Сабам минем гүзәл ягым
Исәнмесез, хәерле көн укучылар! Саба төбәгенә багышланган сыйныф сәгатебезне башлыйбыз
Минем әниемнән әйбәт Кеше юк ул дөньяда iconТабигать һәм кеше "Умартачылык"
Ул климатны яхшырта, кыргый хайваннарга, кошларга азык бирә, яшәү урыны булып тора
Минем әниемнән әйбәт Кеше юк ул дөньяда iconХокук айлыгына багышланган тест. “Сез үз- үзегездән канәгатьме?
Берәр кеше сезне сөйкемсез дип санаса, кәефегез кырыламы? Әйе – 3 балл, юк- 12 балл0
Минем әниемнән әйбәт Кеше юк ул дөньяда iconУкытучы Ахметзяновар ф укыту -тәрбия эшендә аралашуны үстерүдәге алымнар
Культуралы шәхес турында сүз Аралашу технологияләрен үзләштерү, ягъни уй-фикерләреңне тыңлаучыга аң­лаешлы итеп җиткерә белү, фаразларыңны...
Минем әниемнән әйбәт Кеше юк ул дөньяда iconТема: Кешенең күңел дөньясы. Хиснең сәбәбе. К. Мостафин “Эш” шигыре. Максат
Молодцы, бик дөрес әйттегез. Димәк, хиснең дә дәрәҗәләребар һәм төрле була икән. Сез минем белән килешәсезме? (сигналлар )
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©lib2.podelise.ru 2000-2013
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы