Сайлау мөмкинлеге icon

Сайлау мөмкинлеге



НазваниеСайлау мөмкинлеге
Дата конвертации20.09.2012
Размер261.63 Kb.
ТипДокументы
источник

Сайлау мөмкинлеге




Җәйге эссе һавада бөҗәкләр дә очмый хәтта. Бар тереклек кичкә кадәр тынып калган.Түзәлмәслек кызудан бер җиргә дә качып котылып булмас сыман. Авылның эреле-ваклы бала-чагасы күл буена сибелгән. Күл буе эсседән котылуның бердәнбер чарасы. Ярында үсүче биек карт имәннәрнең куе күләгәсендә яртылаш суга күмелеп яту гына тәнгә әзрәк суык йөгертә.

Күл өсте тип-тигез, тын. Балыклар салкынырак булган төпкә төшкәннәр, шуңадырмы күл өслегенең тынлыгын бозучы юк. Балаларны санамаганда. Тик алар да искиткеч киң күлнең уртасына йөзмичә яр буйларында гына чупырдыйлар.

-Синме?! Юнләп йөзә дә белмисең бит син! Күлнең иң тирән җиренә чума имеш.

-Чумам да, күл төбеннән бер уч ком да алып менәм.

-Кеше көлдермә!

-Бәхәсме? Шуны эшли алмасам, велосипедым сиңа. Эшләсәм-син минем өч теләгемне үтисең.

-Бәхәс!-Ринат Илсурның күл төбенә чума алмаячагына тәмам инанган иде, шуңа бик тиз ризалашты.

Илсур ком өстеннән торды да, чирәмдә онытылып калган көзге кебек, ялтырап ятучы күлгә таба китте. Су җылы. Аның җылысы тәнгә шундый сихәт бирә ки, Илсур ирексездән елмаеп җибәрде. Азрак сай җирдән баргач, күл төбе кинәт кенә төшеп китә. Сай төштә күл төбе яхшы күренә, чишмәнекедәй саф аның суы. Кинәт төшеп киткән җирдә исә төп күренми. Су чиста булмаганнан түгел, бик тирән булудан. Илсурга һәрвакыт шул күл төбендә ниндидер сер бар кебек тоела иде. Ул сер нәрсәсе беләндер куркыныч. Билгесез нәрсә куркыта диләр бит, әллә шуңа. Илсурның тирән җирдә су кергәне юк. Яр буенда, су тирәнлеге аның буе җирдә генә коена ул.

Бу юлы да, күлнең билгесез упкынына атлаганда, куркып китте. Тирән итеп сулыш алды һәм башы белән төпкә чумды. Бераз күзен йомып йөзгәч, малай күзләрен ачты. Суның төбе әлегә күренми. Балыклар да, суүсемнәр дә юк. Илсур бар көченә аска, билгесезлеккә омтылды. Кинәт аның башына сәер уй килде: ”Әгәр күл төбендә аждаһа яшәсә?”. Ә нәрсә? Мөмкин бит. Күл искиткеч тирән. Аны хәтта төпсез диләр. Нинди генә җанварлар булмас анда. Сәер уйлар әллә нинди курку тудырды. Аждаһадан түгел, күл төбенә төшеп җитә алмаудан курыкты ул.

Менә Илсур төшә, төшә, төшә...Өч көн төшә, дүрт көн, биш. Бер ай төшә. Күлнең төбе юк та юк. Берзаман төптә ниндидер яктылык күренә. Илсур шул яктылыкка йөзә. Яктылык якынлаша, якынлаша...Кинәт Илсур күл өстенә калкып чыга. Күлен күл дә, тик Америкада! Күз алдыгызга китерәсезме? Биш зур күлнең берсе булса тагын да яхшырак. Америкалыларның күзләре шар була инде. Интервьюлар алалар, сорашалар, тикшерәләр. Илсур таныла!

Малайның хыялларын яныннан йөзеп киткән балык бүлде. Их, чыннан да шулай булса икән!

Күлнең төбе хаман күренми. Илсурның һавасы бетә башлады. Авызыннан, борыныннан чыккан күбекләрне туктатып булмый. Үз-үзен: ”Һава бар әле, миңа шулай тоела гына,” дип тынычландырып, икеләтә тизрәк йөзәргә тырышты малай. Хәле беткәнен сизеп, Илсур бар көченә йөзде.Төпкә төшеп җитә алса гына ярар иде. Өскә менү мөһим түгел. Илсур бер әйткән сүзен кире алмый һәм ул бу бәхәсне отарга тиеш. Теләсә ничек отарга.

Су астында вакыт туктаган кебек. Илсурга мәңгелек үткән сыман булды. Колакларында кискен авырту сизде, башы чигәсеннән кысты. Илсур чытырдатып күзләрен йомды. ”Әз генә, әз генә йөзим дә, әз генә...”- дип уйлады ул.

Алга сузылган куллары ниндидер йомшак әйбергә тигәч, Илсур күзләрен ачты. Бу су төбе иде. Кулларын ләмгә батыргач, бармаклары каты нәрсә тойдылар. Һавасы тәмам беткән Илсур бу нәрсәнең таш булуына өметләнеп, ләм болыты ясап, аны төптән күтәрде дә өскә менә башлады.

Төшү бик авыр булса, күтәрелү чамача җиңел иде. Һавасызлыктан агара баш-лаган Илсур су өслегенә бөке кебек атылып чыкты һәм шунда ук ашыгып сулыш алды. Күл өстендәге җылылык аның өшегән тәненә җылы йөгертте. Нинди киң икән дөнья! Нинди тәмле икән һава! Күк әйтерсең лә биеккә-биеккә күтәрелгән..

Дусты белән бәхәсләшүенә үкенә башлаган Ринат түземсезлек белән күл өстендә Илсур күренүен көтте. Аның озак калыкмавы аны куркуга салды. Илсур батып үлсә? Үзенә моны беркайчан да гафу итмәс Ринат.

Күл тигезлегендә Илсур пәйда булгач, Ринат шунда чапты. Сай урынга җиткән дустына ярга чыгарга ярдәм итте. Күл ярындагы чирәмгә утыргач, Илсур Ринатка кулындагы кирпеч сыман нәрсәне сузды:

-Төшеп җиттем. Менә дәлил. Бик тирән икән күл.

-Куркып беттем! Сине баттың дип уйлый башлаган идем инде.

-Сөенмә әле. Яшим әле мин, - дип шаяртты Илсур.

Илсур күл төбеннән алып менгән нәрсә еллар буе суда ятудан суүсемнәр белән капланган кирпечне хәтерләтә иде. Зуррак кына.

-Ни микән бу?

-Кирпечтер.

-Юк, кирпеч түгел бу, ошамаган.

-Кирпеч булмый ни булсын? Ташла син аны.

Илсур Ринатның киңәшен тотмады, кирпечне кичен үзе белән өенә алып кайт-ты. Әнисе тапмасын дип бакчадагы алачыгына яшереп тә куйды. Чистартып карыйсы булыр әле моны.

Бер атнадан Илсурның әти-әнисе калага кунакка китте.

-Өйдә син хуҗа булып каласың. Малларны кара, өйне хәтерлә. Дөньяңны оны-тып күл буенда йөрмә. Өч көннән кайтып җитәрбез, - диде әтисе китәр алдыннан.

-Озаграк торсагыз да була. Борчылмагыз минем өчен. Рәхәтләнеп кунак булыгыз

Әти-әнисен этә-төртә диярлек озатып, Илсур алачыгына йөгерде. Гөлфинә апа белән Рамил абый моңа аптырасалар да: ”Озак саубуллашасы килмидер. Кечкенәдән хушлашырга яратмый иде, ”-дип уйладылар. Илсур чынлап та хушлашырга яратмый. Кечкенә чагында кунаклар китәсе, әти-әнисе берәр кая барасы булса, саубуллашмас өчен качып кала иде.

Алачык идәне астындагы балчыкны казыганда малайның ашыгудан куллары калтырый башлады. Менә ул мышный-мышный балчык астыннан “кирпеч”не тартып чыгарды. Аны юар өчен иске теш щеткасын малай бер атна элек үк әзерләп куйган иде инде. Щеткасын кер порошогына тидерә-тидерә чистарта торгач кирпеч өстендәге күп еллар буена җыелган, урыны-урыны белән ташка да әйләнә башлаган су-үсемнәр юылып төштеләр. Илсур дөньясын онытып, табылдыгын карый башлады. Аның алдындагы асылташлар белән бизәлгән алтын тартма күл төбеннән менгән “кирпечне” бер дә хәтерләтми иде инде. Тартмадан чагылган кояш нурлары Илсурның йөзендә сикергәләде. Карый торгач, малай тартманы ачып булганын аңлады. Тик, ничек кенә тырышмасын, савытның капкачы ачылырга ашыкмады. Киноларда мондый тартмаларны ничек ачуларын исенә төшереп, бер-бер артлы барлык асылташларга баскалап чыкса да, тартма ачылмады. Малайның күзе җирдә яткан күгәргән кадакка төште. Кадак белән азапланып Илсурның куллары күгәреккә батты, почык борыны бөрчек-бөрчек тир белән капланды. ниһаять савытның капкачы авыр гына ачылып китте. Савыт эчендә ниндидер китап ята иде. Искиткеч яхшы сакланса да аның бик-бик иске икәне аңлашыла. Илсур берара китапны кулына алырга куркып торды. Аннан ашык-пошык пычрак кулларын чалбарына сөрткәләп саклык белән китапны алды. Ул бик калын, ә битләре папирос кәгазе кебек юка иде. Аларга тезелгән, Илсур танымый торган тылсымлы билгеләр кинәт таныш хәрефләргә әверелде. Моны күреп шаккаткан малай китап битләрен ашыгып актарырга тотынды. Гаҗәеп сүзләр, тылсымлы билгеләр малайны үз эчләренә йоттылар.

Әти-әнисе юклыктан файдаланып, Илсур өч көн буе әлеге китапны укыды. Китап сихергә, тылсымга өйрәтә торган булып чыкты. Гаҗәеп иде ул. Әкияти нәрсә-ләрне шундый җиңел аңлатты Илсурга. Тик менә соңгы өч битендәге билгеләр генә кириллицага әйләнми калдылар. Ничек кенә бәргәләнмәсен, малай аларның мәгънәсенә төшенә алмады.

Илсурның күл буена да төшмәве, урамга да чыкмавы дусларын хафага салды.

-Әллә авырый микән?

-Юктыр. Җәй көнне нинди авыру ди ул. Аннан, Төпсез күлнең төбенә төшә алган малай ниндидер чиргә бирешә димени. Ул күл төбенә олыларның да төшеп җитә алганы юк иде бит. Чын чемпион ул безнең Илсур.

Алай да дуслар Илсурның хәлен белергә булдылар.

Икенче көнгә өйләгә әти-әнисе кайтырга тиеш иде. Илсур моңа иртәдән әзерләнә башлады. Күл төбеннән табылган серле китапны укып ул бакчаны да, ихатаны да оныткан иде. Малын да караса карады, карамаса юк. Хәзер инде шул джунглига әйләнгән бакчаны һәм Бөек Ватан сугышыннан калган кебек ишегалдын кеше рәтенә китерергә кирәк. Иң беренче эш итеп Илсур малларны карап чыкты. Бик ныгытын, чын-чынлап ашатты-эчертте, абзарларын чистартты. Беркайчан да болай нык тырышканы юк иде әле аның. Йоклап калып өч көн көтүгә куылмаган сыер, алдына салган һәр нәрсәне ашап бетерә торды. Йоклап та калмас иде малай һаман да шул китап гаепле. Төне буе аерыла алмыйча укыганга иртән һич кенә дә торып булмый. Уянып китеп күзләрен ачу белән Илсур яңадан китапка ябыша. Чынлап та бик сихри булды ул китап.

Бакча белән эш катлаулырак булып чыкты. Өч көн эчендә түтәлләрнең тоташ алабута басуына әйләнүен күреп, Илсур сызгырып куйды. Атна буе утасаң да бетереп булмас дип уйлаган иде, ярты көн эчендә бакча рәткә керде тагын. “Экстренный случайларда” барын да өлгереп була икән дип, җиңел сулап куйды Илсур, түтәлләргә су да сибеп чыккач. Тик өйгә кергәч, андагы тәртипсезлекне күреп, чәчләре үрә тора язды. “ Китап укып ятып кына өйне шул кадәр туздырып була икән” дигән нәтиҗәгә килеп, Илсур өйне җыештырырга кереште. Ярый әле ике ел элек алган тәҗрибәсе аркасында, күп итеп җыелган табак-савытны юуның нинди газап булачагын аңлап, һәр ашаган саен савыт-сабасын юып куярга өйрәнгән иде ул. Эшнең нәтиҗәсе азактан күренә ди. Бу тырышлыгы өчен Илсур хәзер бәя алды. Кухня идәннәрен юганда, тау кадәр өелеп торучы юылмаган савыт-саба булмавына малай сөенеп куйды. Икенче тапкыр ул тузан сөрткәндә, үзенең кыз булып тумавына сөенде. Армия хезмәте берни түгел, тузан гына сөрттермәсеннәр.

Илсур утын да сүндермичә, караватына барып ауганда төн уртасы күптән узган иде инде.

-Менә бит! Ә син авырмый ул дигән буласың. Сәламәт кеше төшкә кадәр йоклыймы соң? Күрәсеңме, төсе качкан.

-Төшкә кадәр йоклаган һәркем авыру була башласа, безнең авылга кайткан кунак малай һәм кызларның барысы да диярлек чирләшкә булыр иде.

Илсур бүлмәсендә кемнәрдер сөйләшкәннән һәм күзләренә төшкән кояш нурла-рыннан уянып китте. Сөйләшүчеләрнең Ринат белән Марат икәнен аңлагач, малай торып утырды.

-О, хәерле иртә! -диде Ринат.

-Хәерле көн, - Маратның сарказм белән әйтелгән бу сүзләре Илсурның хәленә бик туры килә иде. Ул үзен кер юу машинасына салып әйләндергән кебек хис итә. Юа, чайкый һәм сыга торганына.

Илсурның аларга аптырап карап торганын күреп Ринат сөйләп китте:

-Менә хәлеңне белергә килдек. Ничә көн урамда күренгәнең юк. Күлгә дә килмисең. Әллә авырыйсыңмы дип борчылдык.

-Бер-бер хәл булмагандыр бит?

Иптәшләренең чын-чынлап борчылганннарын аңлап алып, моңа кадәр бер сүз дә дәшми утырган Илсур, аларга рәхмәтен белдермәкче булган иде, иһтиярсыздан, рәхмәткә дип ачкан авызын тутырып иснәп куйды. Шул җәхәттән киерелеп сузылып алган малай, ниһаять, телгә килде:

-Борчылып йөрмәскә иде. Әйдәгез чәй эчәбез, хәзер кайнатып алам.

-Без ашап килдек. Син чынлап авырмыйсыңмы? Агарынып киткәнсең.

-Юк, алҗадым гына.

-Авырмасаң бүген күл буена кил. Кич бөтенебез шунда җыелабыз. Футбол уй-нарбыз, су керербез.

-Әниләр кайта бүген. Алар җибәрсә килермен. Сез барышлый миңа кереп чы-гарсыз.

-Ярар, без сиңа кагылырбыз.

Дуслары чыгып киткәч, Илсур чәй куйды һәм яңадан китабын алып утырды. Ләкин ул аны укый алмады. Уйлары малайны дуслары янына алып китте.

Дуслар... Ничаклы якты хатирә алар белән бәйле. Балачакның бәхетле минут-лары, башлангыч сыйныфлардагы уку шатлыклары., һәммәсе-һәммәсе шул дусларга кайтып кала. Дуслары өчәү генә аның - Марат, Ринат, Газинур. Иң беренче Марат белән дуслашты. Ничә яшлек булгандыр Илсур ул вакытта, ансын хәтерләми. Өч тәгәрмәчле сәпиттә йөргәнен хәтерли. Менә бер вакыт шул өч аяклы “ атында” элдергәндә сәпитенең тәгәрмәче төште. Ни сәбәпле төшкәндер ансы мөһим түгел.. Иң мөһиме Илсур шул вакытта якын һәм ышанычлы дустын тапты. Сәпитне нишләтергә дә белми торганда Илсур янына кояшта шоколад төсенә кергән, кара-коң-гырт чәчле, тәвәккәл карашлы малай килеп басты:

-Сәпитең ватылдымы әллә? Булышыйммы?

Малай Илсурның сәпитен бик тиз рәтләп бирде. Тәгәрмәч урынына утырса да нишләптер тәгәрәргә теләмәде. Ярты сәгать юл буендагы чирәмлектә маташкач., Марат (ә ул малай Марат иде) өч аяклы дусны әтисенә күрсәтергә тәкъдим итте. Маратларга кадәр сәпитне икәүләп өстерәп төшкәч, малайның нигә тәгәрмәчне ансат кына утыртуы аңлашылды. Аның бит әтисе механик икән. Механик малае механик була инде. Маратның әтисе Фәрит абый сәпитне бик тиз сафка бастырды. Илсур аның күз иярмәс кулларына карап, “Их! Минем әти дә Фәрит абый кебек булсын иде.”-дип уйлап куйган иде ул чакта. Үсә-үсә Илсур бу уеннан кире кайтты. Ләкин сүз ул турыда түгел. Марат белән шулай таныштылар, шулай дуслаштылар алар. Танышу белән дуслашып киткән беренче кеше булды ул Илсур өчен. Бу чын дуслык еллар узган саен ныгый гына барды. Үткән еллар Маратның тышкы кыяфәтен дә әлләни үзгәртмәде. Ул “шоколад” малайдан, бер карашы белән кызларны гашыйк итәрлек “жгучий брюнет” егеткә әйләнә генә барды.

Ринат, киресенчә, Илсурга танышкан вакытта ошамаган иде. Каты телле, туры сүзле, дөресне ярып сала, азагы өчен борчылмый ни уйлый шуны әйтә. Шул усал һәм батыр холкы өчен башка малайлар иһтирам итәләр дә инде аны. Дөреслекне яклау өчен җанын фида кылырга да әзер ул. Көчсезләрне җәберләүләрен күрсә, җәбер-ләүчегә ташлана. Яшьтәшеме ул аның, зурырак малаймы, әллә усал ата казмы яки этме, аны карап тормый. Шуңа малайлар хөрмәт итә, кызлар ярата, ә ата каз һәм этләр курка үзеннән. Гел сугыш чукмары түгел ул (алай дип уйламагыз). Тапкыр, шаян егет ул Ринат.

Газинур Ринатның нәкъ киресе. Күрше әбинең бакчасыннан алма урлап чыгу да, үзеннән кечерәкнең колагына менеп төшү дә аның өчен берни түгел. Әммә ул дус хакын хаклый белә. Ике алма урлый икән берсе дустына, җәберлисе килгән кешесе дустының якыны икән, кулы бик кычытса да, тими. Дүртесе арасыннан һәркайсының туган көне кайчан икәнен бер Газинур гына белә. Алай гына да түгел, дусларының туганнарының да туган көннәрен хәтерли һәм, гомумән, Газинурның саннарга хәтере яхшы. Үз гомерендә бер генә тапкыр ишеткән датаны, төнлә уятып сорасаң да, төп төгәл әйтә ала иде.

Дуслар, дуслар... Хәммәсе якын, хәммәсе кадерле Илсурга. Әнә бит, хәлен белергә дә килгәннәр. Газинур да килгән булыр иде. Әгәр... Илсурның ирексездән күзләренә яшь тыгылды. Тик ир-егеткә елау килешми. Бер ел элек дусты белән булган вакыйганы исенә төшерү ни кадәр авыр булса да, Илсур күз яшьләренә юл куймый.

Бер ел элек Газинурның әти-әнисе район үзәгеннән йорт сатып алдылар. Йорт кечкенә генә булса да, район үзәгендә дип сөенеп йөрделәр алар. Газинур гына моңа бер дә шатланмады. (Буласы баләне йөрәге алдан сизенде микән)

Кыш көне сатып алынган йортка Газинурлар гаиләсе яз башында күченде. Яхшы хәлдә булганга әлләни зур ремонт ясап тормадылар. Газинур теләмичә генә китте район үзәгенә. Әти-әнисенә “Минем дусларым, туган йортым монда, әбием дә авылда кала бит, мин дә калыйм “-дисә дә Шамил абый белән Гөлсинә апа ишетергә дә теләмәделәр. Күңеле тартмаган йортында Газинур ай ярым гына яшәп калды.

Май башында урам аша чыгып баручы Газинурны машина бәрдерә. Машина йөртүче шунда ук туктап, малайны больницага илтсә дә, врачлар бар көчләрен куеп тырышсалар да, аның гомерен саклап кала алмыйлар. Суд машина йөртүчене гаепсез дип таба. Ул читкә борырга да, тормозга басарга да, өлгерми калган. Газинур үзе юл аркылы тиеш булмаган уңайсыз җирдән йөгереп чыкмакчы булган, дигән нәтиҗә ясыйлар. Ләкин бу мөһим мени инде. Әти-әни – улсыз, дуслары –дуссыз калды. Менә нәрсә мөһим. Боларны уйлый да Илсур үлем әллә кая күктә түгел, ә монда гына, безнең янәшәдә дигән нәтиҗәгә килә. Бүген син бар, иртәгә юк.

Кайнап чыккан чәйнекнең тынгысыз шалтыраган капкач тавышы Илсурны авыр уйларыннан айнытып җибәрде. Чәйнек астындагы утны сүндергәч, чәй эчәсе кил-мәгәнен аңлап, малай бакчага чыгып китте. Бакчалары зур аларның. Бигерәк тә алма бакчалары. Алма яраткан әтисе төрле-төрле сортлы алмагачларны күпләп утырткан. Шушы бакчада әтисе быел ял почмагы ясады. Анда ике утыргыч, өстәл, таган бар. Ятып ял итәргә уйлаган кешегә гамак та асылган хәтта. Бакчада эшләп арыгач, монда хәл җыеп, ял итеп алырга була.

Кояш күкнең иң уртасына эленгән сыман. Үзе кыздыра. Ягылган мич эчендәгедәй кызу. Алмагачларның нечкә ботаклары аша узып,”кояш куяннары” калейдоскоптагы кебек төрле бизәкләр ясап уйныйлар. Кояшның рәхимсез нурларыннан качарга теләп, Илсур иң куе ботаклы алмагач төбенә яшеренгән утыргычка юнәлде. Салкынча күләгәдә баш яхшырак эшли башлый икән. Илсур шунда ук бүгенге көн планын төзеп тә куйды. Иң элек маллар карау. Куяннарга чүп үләннәре утап бирәсе булыр. Әнисе Казанга китәр алдыннан базга квас ясап төшергән иде. Шуны алып менсәң әйбәт булыр иде. Әтисе әйтмешли, кызудан иң яхшы котылу чарасы –Төпсез күл һәм квас. Төпсез күл кич белән, ә хәзергә квас та ярап торыр.

Ишегалдына чыккач, Илсур уйланыбрак торды, башта малларны караргамы, әллә базга төшеп менәргәме. Кызу кояш астында озак уйланып торып булмаганга, малай башына беренче булып килгән” маллар карарга кирәк” дигән уй белән абзарга таба атлады. Абзар ишеген ачу белән Илсур берара өнсез калды. Аннары атылып эчкә узды. Абзар буш иде. Һәр бүлмәне, һәр почмакны карап чыкты малай. Ләкин маллар бер җирдә дә күренмәде. Аптырашта калган Илсур абзарны икенче кат тикшерде, хәтта өелеп торган салам астыннан да (малларны аның астыннан табарга өметләнүдән бигерәк чарасызлыктан ) карады. Кая киттеләр икән алар? Илсурның тәненә кызу көн булуга карамастан салкын йөгерде. Мондый салкынны күл төбендә генә тойган иде ул.”Кая барырга? Кемнән сорарга?”-дигән уйлар белән янганда малайның исенә китап төште. Чынлап та аның бер битендә ничек итеп югалган әйберне тиз генә табарга икәне өйрәтелгән иде бит. Менә китапны сынау мөмкинлеге дә туды.

Илсур өйгә атылып керде. Китап саксыз рәвештә өстәл өстендә онытылып калган иде. Малай борыны өстенә бәреп чыккан тир бөртекләрен тиз-тиз сыпырып, китап битләрен актарырга тотынды. Эре-эре тир тамчылары аның умыртка баганасы буйлап та тәгәрәшәләр иде. Урлаганнар? Юктыр. Ачып чыгарып җибәргәннәр? Нигә? Кем? Менә хәзер барысын да беләчәкмен дип уйлады Илсур.

Китаптагы тылсымлы сүзләрне кабатлаганда Илсур читтән нәрсәнеңдер үзенә үтеп кергәнен тойды. Салкын агымнар малайның гәүдәсе буйлап башына таба акты-лар. Анда алар, меңләгән җепләр бер йомгак булып уралган кебек, бер шарга җыела башладылар. Илсур үз аңында булса да, фикерләре белән идәрә итә алмый иде. Уяу килеш төш күргән сыман тоелды аңа. Барлык агымнар шарга җыелып беткәч, малайның күз алдына видеофильмдагы кебек сүрәтләр агышы килә башлады. Менә аларның ишегаллары. Бик иртә бугай, караңгы. Бераздан яктыра башлый. Капка тавышы. Ишегалдына күрше Сәрия апа керә. Ул абзарга китә, кулында чиләк. Абзардан чыкканда чиләгендә сөт күренә. Ул аның өстен каплап коедагы суга төшерә. Аннан Илсурларның сыеры белән танасын ишегалларыннан алып чыгып, көтүгә озата.

Илсур айнып китте. Менә кая икән аларның маллары! Күрше Сәрия апа башка көннәрне сава гына иде, бүген көтүгә дә куган. Бу малайдан көтү кудыртып булмас дигәндер инде. Кереп рәхмәт әйтеп чыгасы булыр .

Эшли икән бит китап ! Илсур моңа башта ышанып бетмәгән иде . Хәзер чын-чынлап ышанды. Сәрия апа сыерны чынлап та көтүгә куган икән бит. Илсурның шатлыгы эченә сыймады. Аның чып-чын сихер китабы бар. Ренат белән Маратка сөйләсәң ышанмаслар да. Башкаларны әйткән дә юк. Башкаларга Илсур сөйләмәс тә инде. Әлегә дусларына да сөйләмәскә булды ул.

Әти-әнисе кояш байганда гына кайтып керделәр. Бик сагынганнар. Илсурны аерым-аерым һәрберсе бик озак кочаклап тордылар. Аларның кайтканын күреп, күрше-күлән өйгә җыела башлады. Һәркайсының Казан яңалыкларын ишетәсе, кала күчтәнәчләреннән авыз итәсе килә. Өйдәге ыгы-зыгыдан файдаланып, Илсур күл буена чыгып “сызарга” булды. Шау-шу аша ишетелмәсә дә, әти- әнисенә “мин күл буена” дип, ул тизерәк капка төбенә чыкты.

Ринат белән Марат әле күренми. Өйдәге эшләрен бетереп яталардыр. Илсур капка төбендәге үләнгә чүгәләде. Кабат аның исенә Газинур төште. Аның җаны күкнең җиденче катында микән? Бәлки җир өстендә генәдер. Кайда гына булмасын ул дусларын күзәтәдер инде. Күңелсез микән аңа? Бабасы сөйләгән иде “җаннар өчен вакыт туктый”, дип. Җирдә бер сәгать үтәме яки бер гасырмы алар өчен баребер. Ринат белән Марат үсеп җитәрләр, эшли башларлар, гаилә корырлар, картаерлар, үләрләр. Газинурга бу бер мизгел генә булып тоелачак. Сәер, бик сәер.

Ринат шат елмаеп, янына килеп җиткәндә дә, Илсур уйланып утыра иде.

-Нәрсәне бик каты эшкәртәсең әле? – Дустының очрашкач сәлам дә биреп тормыйча, әңгәмәне килде-китте сүздән башлавы элек Илсурның ачуын чыгарса да, дуслык еллары эчендә ул моңа күнекте. Үзе дә шулай ук җавап кайтара башлады:

- Күрмисеңмени? Тире иләп тун ямыйм бит.

Бераздан аларга Марат та кушылды.

Дуслар күл буена барып җиткәндә бала-чага шау-гөр килеп туп тибә иде инде. Бер читтә зурыраклар волейбол уйный. Илсурларны күрү белән яшьтәшләре аларны да уйнарга чакырды.Тик дуслар башта су коенып чыгарга булдылар. Көне буе җылынган күл суының өсте кичке җилдә тирбәлә.

  • Карагыз, әле, кара, ай күлдә йоклый. – Марат күрсәткән якка карасалар, чынлап та ай күл өстендә ята. Ә җил әкрен генә айның бишеген тирбәтә. “Әлли-бәлли-бәү, әлли-бәлли-бәү.” Бу искиткеч күренешкә хозурланып, Маратның күзәтүчәнлегенә сокланып, бераз торгач малайлар суга сикерделәр. Алар үрнәгендә башка малайлар да күлгә чаптылар. Әйтерсең күлне бүген генә, яңа гына күргәннәр. Күпсанлы балалар тавышыннан күл буе шаулап торды, ярдагы имәннәрдән йолдызлы күккә кошлар күтәрелде. Чыр-чу килеп болганып торган күлдән чыккач, дуслар берара күккә карап чирәм өстендә яттылар.

  • Күктә ничә йолдыз бар икән?

  • Күп.

  • Ә төгәлерәк.

  • Төгәлерәк- бик күп.

  • Кызык түгел синең белән. Син коры.

  • Нинди коры? Менә юп-юеш. Күлдән генә чыктым бит әле.- Дуслар көлешеп алдылар.

  • Рәхәт монда. Тән дә, җан да ял итә.

  • Газинур безне күрә микән? - Ринат дусларының да авырткан яраларына тиде.

  • Күрәдер. Аның җаны һәрчак күзәтә.

  • Их, ул хәзер безнең белән булса иде! Ярты гомеремне аңа бирер идем.

  • Мин дә

  • Мин дә.

  • Ә, беләсезме нәрсә, егетләр! Мин ничек итеп Газинурны безнең арага кайта-рыга икәнен беләм бугай.

  • Ничек! – диделәр Марат белән Ринат бертавыштан.

  • Хәтерлисеңме, Ринат, синең белән икәү бәхәсләшкән идек? Син миңа “Күл төбенә төшеп җитә алмыйсың” дигән идең. Хәтерлисеңме?

  • Хәтерләмәскә !

  • Мин күл төбеннән нәрсә алып менгән идем?

  • Иске кирпеч бугай.

  • Кирпеч түгел шул менә. Син ташларга кушсаң да, күңелем нидер сизеп, аны өйгә алып кайттым. Чистартып, юып караган идем... Сез ышанмассыз! Ул асылташ-лар белән бизәлгән тартма булып чыкты. Белсәгез, кояш нурларында ничек яна! Иң мөһиме, ул тартма эчендә китап ята иде. Сихер китабы!!!

  • Китәле, алдашма.

  • Ышанырлар дисеңме?

  • Алдашмыйм мин, чынлап. Нык иске китап ул. Шулай да укып була. Башта андагы хәрефләрне танымаган идем. Соңрак үз телебездә язылганын аңладым. Әти белән әни кунакта чакта өйдән дә чыкмый шул китапны укып яттым бит инде мин. Беркайчан да алай бирелеп укыганым юк иде. Аерыла алмыйча укып чыктым, егетләр. Нинди генә йолалар өйрәтелмәгән анда, нинди генә догалар юк. Сынап та карадым. Тик ул китапның мин укыган өлешендә үлгән кешене кире терелтү йоласы юк. Бәлки мин укый алмаган соңы битендә шул язылгандыр.

  • Син ырым-шырымга ышандыңмы?

  • Нигә аны башта ук әйтмәдең?

  • Ничек кенә булмасын мин аның ише әйбергә ышанмыйм.

  • Тикшереп карадым дим бит мин сезгә. Абзардагы малларның ничек юкка чыуларын шундагы йола буенча эзләп таптым. Әгәр кеше терелтү йоласы булса мин Газинурны терелтәчәкмен.

  • Ә мин сиңа булышачакмын.

Маратның да дуслары белән килешми чарасы калмады.

Өенә кайту белән Илсур яшергән җиреннән сихер китабын алып һәр битен ка-баттан диккать белән укып чыкты. Тик үзе эзләгән йола турында бер генә сүз дә таба алмады. Чарасызлыктан газиз булган малай китапка кычкырганын сизми дә калды:

-Табып бирәсеңме миңа шул йоланы, юкмы?!

Кинәт китап Илсурның кулыннан төшеп китте һәм серле тамгалар белән чуарланган бите ачылды. Аны алырга дип иелгән малай аңлаешсыз тамгаларның таныш хәрефләргә әйләнә баруын күреп алды. Башта китап битендә тәртипсез сибелгән хәефләр сүзләргә тезелә башлады:-“ Сиңа бу чынлап та кирәкме? “ Өнсез калган Илсур сүзләрнең мәгънәсенә төшенә алмый торды. Аннан:-“ Әйе, әйе, бик кирәк.”-диде. Хәрефләр яңадан чәчелеште, буталды һәм төгәл йола булып тезелеште. Аларны укый барып, малай ышанды да, ышанмады да. “Бу дөньядан киткән кешене кире кайтару гонаһ, шуңа күрә аның йоласы да дөньядагы барлык ак һәм кара магик йолаларның иң авыры, иң куркынычы. Бу йоланы бары тик сихерче генә үткәрә ала.”-дип язылган иде анда. Беренче биттә йоланың үзен үткәрү тәртибе, калган ике биттә ничек сихерче блырга икәне өйрәтелгән. Алар ягында “сихерче” иң куркыныч сүз саналса да, бу битләрне Илсур эчке тетрәнүсез укыды. Дустын кабат күрәсе килү теләге бик зур иде шул. Китап өйрәткәннәрне эшләгәндә Илсур үзен авыр хис итте. Йөрәгенә таш тутыралар иде мени. Йола азагына баш әйләнүе һәм укшу сизеп Илсур чак-чак түзеп торды. Бераздан йола тәмам иде. Баш әйләнү белән күңел болгануы да үзеннән-үзе бетте. Офыкта таң яктысы беленә башлады, авылның әле бер, әле икенче очында әтәчләр кычкырганы ишетелде.

Илсур ничек өйгә кергәнен дә, ничек урынына ятканын да белми. Уянып киткәндә ул үз бүлмәсендә, үз караватында ята иде. Кичәге хәлләрне бик тонык хәтерләде ул. Әллә булган, әллә булмаган.

Тору белән Илсур бакчага чыкты. Ял почмагында утырып уйланасы килә иде аның. Тик таныш түгел егетне күреп тукталып калды. Чама белән 24-25 яшьләрдәге озын зифа буйлы егет утыргычта утыра иде. Аның чибәрлеге искитмәле, чама да, кыр да белми. “ Әтинең берәр танышыдыр”-дип уйлап куйды малай. Алай дисәң Илсур әтисенең һәр дустын, һәр танышын белә. Гаиләсе белән таныштырмаган килеш Рамил абый танышларын бакчасына чакырмый да иде.

-Әтиең чакырмады мине монда һәм, гомумән, әтиеңнең монда катнашы юк. Мин синең яныңа килдем,-диде ул Илсурның уйларын укыгандай. Егетнең ягымлы тавышы сихерли сыман иде. Аны ишетәсе дә, ишетәсе, тыңлыйсы да, тыңлыйсы килә. Илсур да әсәрләнде, дөньясын онытып аны тыңлады. Егет сөйләвеннән туктагач та, малай әлеге тавышны яңадан ишетергә өметләнеп тынлыкны бозарга кыймый торды. Бераздан егетнең үзеннән нидер көткәнен сизеп тиз-тиз уйларга кереште. Нәрсә дип җавап бирергә тиеш соң ул. Үзе әйткәннәрне Илсурның аңламавын күреп егет елмаеп куйды. Малай чыннан да бик көлкеле иде бу минутта. Дәрестә җавап бирә алмыйча, баш миеннән нинди дә булса белем казып чыгарырга тырышучы укучыга ошады ул.

-Мин синең яныңа килдем. Син мине беләсең, исемем дә яхшы таныш сиңа, Илсур. - Бу юлы зур игътибар белән тыңлаган малайны әлеге сүзләр уйга калдырды.

-Кем соң син?

-Син үзең беләсең, әти-әниең дә белә. Мине белмәгән кеше юк. Сезнеңчә әйтсәк, мин бик популяр.- Егет үз сүзеннән үзе көлеп җибәрде. Аннан урыныннан торып Илсур янына килде. Аны иңнәреннән кочып үзе каршындагы утыргычка утыртты.

-Сиңа минем ярдәмем кирәк. Мин сиңа ярдәм итәргә килдем.- Егетнең сөйләмендә “син”, “мин” сүзләренең күплеге Илсурны әлләни аптыратмады. Аның чибәрлеге һәм ягымлы тавышы бөтен игътибарны үзенә җыя иде. Шуңа да Илсур барлык игътибарын һәм иһтиярын йодрыгында тотарга тырышты.

  • Миңа нинди ярдәм кирәк инде?

  • Дустыңны кайтармакчы буласың бит, әйеме?

Илсурның өстенә салкын су сиптеләр мени. Каян белә ул? Дусларыннан башка беркемгә дә әйтмәде бит югыйсә. Бу сәер егетнең гади кеше булуына шикләнә башлаган иде инде Илсур. Кем икән соң ул? Яхшымы аның ниятләре - начармы? Коткарырга телиме ул Илсурны, әллә юкка чыгарыргамы? Егет әйтерсең лә малайның уйларын укый иде.

  • Минем кемлегемне аңладың, ышанасың гына килми. Ышан - мин ул !

Баш миенең бер почмагында туган, тик үзе ышанырга да теләмәгән уй Илсурның теленнән өзелеп төште:

-Шайтан !!!

-Әйе. Иблис дип тә атыйлар. Ышанып булмый, әйеме? Шушы кыяфәтем алдый да инде адәм балаларын. Рус халкы юкка гына “ демон-искуситель” дими минем хакта. Мин бит кызыктырып үз ягыма аударам сезне, куркытып түгел. Төп ялгышлары да шунда кешеләрнең. Алар мине куркыныч дип уйлыйлар. Менә синең дә бит минем шайтан булуыма ышанасың килми. Ярар, таныштык. Инде хәзер эшкә күчсәк тә була. Мин сезгә дустыгызны кайтарам...

  • Без сиңа шуның өчен җаннарыбызны сатабызмы?- дип төгәлләде Иблиснең җөмләсен Илсур.

  • Бик сатасың килә мәллә? Юк, сезнең җаннарыгызны кая кую Аллаһы Тәгалә эше. Кыямәт көненә кадәр җаннарыгыз беркая да урнашмый әле сезнең.

  • Тиктомалга безгә ярдәм итәргә җыенмыйсыңдыр бит?

  • Юк, билгеле. Мин сезгә булышкан өчен балаларыгыз миңа хезмәт итәчәкләр.

  • Безнең балаларыбыз юк бит.

  • Булачак балаларыгыз. Синең 20 яшеңдә улың, ә Маратның 19 яшендә ике иге-зәк кызлары туачак. Ринат 25 тә генә гаиләле булачак. Аның улына Фидан дип куша-чаклар. Улың Айгиз, игезәкләр – Гөлсем белән Гөлия һәм Фидан сихергә өйрәнеп, сихерче булырга тиеш. Минем шартым шул.

Илсур уйга калды. Дусмы, әллә нәсел дәвамы – балалармы? Һичшиксез дуслар белән киңәшергә кирәк. Монда аның гына түгел дусларының да балалары турында сүз бара. Малайның уйларын укып торган Иблис :

- Киңәш, Илсур.-диде дә бакчадан чыгып китте.

Дусларның бер-берсен беркайчан да алдаганнары булмаганга, Илсур сөйләгәннәрне тыңлаганда, Марат белән Ринатның йөзләрендә шикләнүнең чаткысы да чагылмады.

- Шайтанның үзе дисең инде. Минем дә ишеткәнем бар иде, шайтан күркәм егет кыяфәтендә күренә кешеләргә дип.

- Ни уйлыйсыз? Ризалашыргамы?

- Ә син ни уйлыйсың?

-Нәрсә уйларга белмәгәннән сезнең белән киңәшәм бит инде. Бер яктан караганда якын дус, икенче яктан-балалар.

- Мин балалар ягында. Гомумән, шайтан белән килешергә ярамый. Кыямәт көнне үкенәчәкбез.- дип кырт кисте Марат.

-Ә мин дус ягында. Безнең балаларыбыз бәлки булмас та әле, ә Газинур бар иде. Аны бездән вакытсыз аердылар, шулай бит.

- Әйе, ул яшәргә тиеш иде. Мин риза.- дип төгәл бер карарга килде Илсур.

-Мин дә.- дип аның фикере белән килеште Ринат.

- Сез нәрсә, әллә “ычкындыгызмы”? Ходай теләгенә каршы бармакчы буласыз. Аның әмереннән башка агачтан яфрак та өзелеп төшмәс диелгән. Газинур да ходай биргән гомере беткәнгә үлгән, куркыныч очрак аркасында гына түгел.

- Нәрсә, синең Газинурны терелтәсең килми мени?

-Бик килә, тик күккә ашкан җанны кире кайтарып булмый. Моңа Шайтанның да көче җитмәячәк. Ул безне алдар өчен Газинурның тәненә нәрсә утыртмас дисез?

- Газинурны син беркайчан да ошатмадың. Имеш гөнаһ эшли- урлаша. Урлашса соң! Кем урлашмый хәзер? Юк, эш караклыкта түгел, башкада иде. Син аны дустың итеп кабул итә алмадың. Шуңа күрә хәзер дә карышасың.

Илсурның сүзләреннән Маратка аяз көнне яшен суккан кебек тоелды. Якын дусты аңа нинди сүзләр сөйли! Менә ничек була икән шайтан коткысы! Хәтта аерылмас дусларны да бик тиз талаштыра ала икән. Юк, ачулана алмый ул дустына. Күрәләтә мәңгелек бәлагә тарачагын үзе дә аңламый бит ул. Ничек тә булса Илсур белән Ринатны бу гөнаһлы эштән саклап калырга кирәк. Монда бит аларның үзләренә генә түгел киләчәк нәсел дәвамнарына куркыныч яный.

-Газинурга бу ошамас иде.

- Газинурга нәрсә ошаячагын син каян беләсең?

-Мин сезгә рөхсәт итмим!

-Кем синнән рөхсәт сораган соң әле.

Илсурның күзләрендә куркыныч ялкын күреп, Марат инәнеп китте. “ Аның эчендә шайтан утыра.”-дигән уй йөрәген телеп үтте.- “Шайтан аның күңелен биләгән, аңын томалаган. Ул нәрсә эшләгәнен аңламый.” Марат тактикасын үзгәртеп карарга булды:

-Ярар, терелттек ди Газинурны. Аннан? Бөтен кеше үлгән икәнен белгән егетне ничек итеп авылга алып кайтмакчы буласыз инде сез? Ничек яшәр соң ул? Халык өрәккә, албастыга санаячак бит аны.

-Авылда үлмәде бит ул. Шулай булгач, юлда Газинур түгел, ә башка бер малай тапталганлыгына кеше бик тиз ышаначак. Ә әти-әнисе уллары үлеменә әле дә ышанмыйлар.

-Шулай да булсын ди, тик баребер ул элеккеге Газинур булмаячак.

-Булачак.

-Кем әйтте аны сиңа?

-Иблис миңа сүз бирде.

-Син Иблискә ышанасыңмы?

-Ышанам. Ышанмаска сәбәп бар мени?

-Аның Иблис булуы үзе сәбәп.

-Юләр сәбәп.

-Иблис синең күңелеңне яулаган. Нишләгәнеңне аңламыйсың мени син?

-Кайчагында аңлап эшләүгә караганда, аңламавың хәерлерәк.

-Акылыңа кил Илсур!

-Комачаулама! Без баребер Газинурны кайтарачакбыз. Син безнең белән түгел, димәк безгә каршы. Бүтән без дуслар түгел, бар кит.

Марат берсүзсез китеп барды...

Икенче көнне иртәннән Маратның йөрәге сызлады. Кечкенәдән, имән кебек нык булып, бер дә чирләмәгән улының кәефе кырылганын әнисе бик тиз сизеп алды.

  • Улым, берәр нәрсә булды мәллә? Берәр төшең авыртмыймы?

  • Юк, әни, берни булмады. Бер җирем дә авытмый.

  • Күреп торам бит, күңелең тыныч түгел.- Бу әниләр каян барысын да күреп, сизеп торалар икән? Марат үзенең борчылганын да аңлап бетермәгән иде, ә әнисе инде улының хәләтенә исем дә тапкан- “күңеле тыныч түгел”.Нәкъ шулай, малайның күңеле читлектәге кош кебек бәргәләнә, кая барып сугылырга белми.

  • Мин Илсурларга барып кайтыйм әле, әни.

  • Бар, улым, бар.

Маратны күреп Илсурның әнисе аптырап калды.

  • Бәрәч, сезгә барам диде ич ул. Эшебез бар дип ниләрдер күтәреп чыгып китте.

Марат шунда ук ул нинди эш икәнен аңлап алды. Илсур аларга бармаган, әнисеннән чынлыкта кая барганын яшергән. Маратның Гөлсинә апаны борчуга саласы килмәде.

  • Әйе шул, эшебез бар иде. Өйдә генә көтеп торасым калган икән. Ул тыкырыктан киткәндер, ә мин урамнан килгән идем. Шуңа очрашмаганбыздыр инде,-диде дә аның ышанычлы итеп сөйләвен ишетеп тынычлана төшкән Гөлсинә апасы белән саубуллашып урамга чыкты.

Кайда микән алар? Кайдан эзләргә инде аларны? Ярар, Марат, әтиең өйрәткәнчә, логик фикер йөртеп кара.

Искиткеч иде аның әтисе. Көләч, шат, һәркем белән бик тиз уртак тел таба ала иде, “салып” алмаса. Эчсә инде, улымы син аның, чит бер баламы. Тотып кыйнарга да күп сорамас, җикеренеп кычкыруын әйтү дә юк. Маратның иң зур хыялы, әтисен бу эчкечелек чиреннән дәвалау иде. Айнык чагында әтисен бик-бик нык ярата иде шул ул. Хыялы тормышка ашмады. Маратка ун яшь тулган көнне әтисе кинәт кенә үлде. Начар аракы белән агуланган диделәр. Нигә иң-иң якын, кадерле кешеләр вакытсыз китә икән бу дөньядан? Газинур кадерле түгел иде әллә аңа? Бик кадерле иде!

Газинур үлгән көнне Марат төш күрде. Имеш алар Газинур белән зур бер алан уртасында басып торалар. Күктә кояш балкый. Кайдадыр кошлар сайравы ишетелә. Шунда кинәт алан бүлмәгә әйләнә. Бүлмә түгәрәк һәм аның стенасында бик күп ишекләр бар имеш. Газинур саубуллашкан кебек Маратның кулын кыса. Аннан елмая да, ишекләрнең берсеннән чыгып китә. Марат аның артыннан ташлана, тик ишек ачылмый. Шул көнне кич белән Газинурның үлеме турында хәбәр килә...

Маратның уйлары кире бүгенге көнгә әйләнеп кайтты. Логик фикер йөртеп карарга иде бит исәбе. Сихер йолаларын кайда үткәрәләр? Билгеле, моның өчен гадәти урын булып мунча, урман, су буе, зират ише җирләр санала. Кешене терелтү өчен аның тәне кирәктер инде. Газинурның тәне зиратта. Ләкин аны казып алып бүтән җиргә дә алып барып була бит. Нигә? Зиратта җайлырак та, тынычырак та. Ка-раңгы төшкәндә анда беркем дә йөрмәячәк. Димәк комачаулаучы булмаячак. Шулай фикер йөртә-йөртә малай, иптәшләре зиратта булырга тиеш дигән, фикергә килде.

Зират капкасын ачу белән Марат чирәмдә нәрсәнеңдер аунап ятканын күреп алды. Кулына алгач, ул аның Ринат һәрвакыт үзе белән йөртә торган, эченә догалар язылган китапчык тыгылган медальон икәнен аңлады. Нишләп монда ята соң ул? Төшеп калды микән, әллә... Юк, юк. Ринат үзе аны ташлап калдыра алмас. Аңа ук бармас ул. Марат медальонны муенына асты.

Зиратта тынлык. Баеп барган кояшның соңгы нурлары бар нәрсәне алсу, кызыл төскә керткән. Шушында гына дөньяның мәңгелек түгеллеген аңлый башлыйсың икән. Бүтән вакытта да зиратта йөрү авыр иде Маратка. Бүген тагын да авырырак. Туганнары һәм дуслары һәрвакыт карап торганга Газинур кабере бик пөхтә булып ерактан ук күренеп тора. Марат килеп җиткәндә кабер янында Илсур, Ринат һәм ниндидер бик чибәр егет басып торалар иде. Бу чиксез чибәр һәм сылу егетнең кем булуын Марат шунда ук аңлап алды. “Нәкъ китаптагыча”- дигән уй үтте аның башыннан.

-Без сине көттек, -диде әлеге егет, Маратка борылып та карамыйча. Аның бу сүзләреннән малайга уңайсыз булып китте. Ниндидер бер оят эш эшләгән кебек тоелды.

-Башларбыз инде.

-Мин сезгә ярдәм итәргә килмәдем. Киресенчә, сезне бу эштән тыясым килә.

-Беләм.

-Каян?

-Мин син уйлаганнан күбрәк беләм. Булганны, барны, булачакны.

-Ник син мине тыймыйсың соң?

-Син бит миңа комачауламыйсың. Һәркемгә сайлау иреге бирелгән. Сиңа да, Илсурга да, Ринатка да. Мин сезгә көнләшәм хәтта. Минем сайлау мөмкинлегем юк.

-Ышанмыйм. Ничек инде алай?

-Шулай, андый бәхет адәм затларына гына бирелгән.

Марат күңелендә кызгану хисе үсүен тойды. Шайтан алай ук начар түгел икән бит. Әнә ничек сөйли. Шулай да ул:

  • Мин үз юлымны сайладым инде, – дип кырт кисте.

  • Ул сиңа иң турысы булып тоела, әйеме? Шуңа күрә дусларыңны да ул юлга чыгармакчы буласың. “Ул юл җинел булыр микән”, дип уйладыңмы соң син?

  • Дөреслеккә юл җиңел булмый.

  • Үз юлыңның дөреслеккә икәненә шулкадәр ышанасыңмы?

  • Әйе, бу чынлыкта да шулай.

  • Ә сиңа шулай булып тоелса гына.- Шайтан бернәрсәне дә кире дә какмыйча, расламыйча да әкрен генә Маратның күңелен яулый иде. Малай,” чынлап та дөрес юлмы соң бу юл” дип уйлый башлады.

  • Минем сиңа тәкъдимем бар. Әгәр син дөрес юл сайлавыңа шул кадәр ышанасың икән, дусларыңны да үз ягыңа чыгарасың килә икән, сайла алар өчен дә. Ләкин аларның уй-теләкләре, хыяллары турында да онытма. Алар өчен дә юл сайлаганда үзең, үз ышанычларың турында гына уйлап, ялгышма, – дип чибәр егет аңа кәгазь төргәге сузды. Марат “Фантастик китаплардагы кебек, әллә килешү төзетә инде”,- дип уйларга да өлгермәде Шайтан аңа:

  • Әйе, менә безнең килешү,- дип кәгазь битен малайга тоттырды.- Бу килешүгә сезнең өчегез дә кул куярга тиеш иде. Хәзер син генә куячаксың. Әгәр якын дустың кайтып, бу якты дөньяда тагын яшәргә, ә балаларыгыз искиткеч сихер, тылсым ияләре булырга хаклы дип санасаң, менә монда кулыңны куярсың. Әгәр инде, тормышка ашыру өчен җанын тәмугъка кертүдән дә курыкмаган Илсурның хыялын чәлпәрәмә китерәсең, шул ялгыш адымың өчен гомерең буе үкенеп яшисең килә икән – үз иркең.

Марат кулыңдагы кәгазьнең кайнарлыгын сизде. Бу кайнарлык бөтен тәнгә тарала, хәрәкәтсез калдыра иде. Моңа кадәр кичергән, бик авыр кебек тоелган барлык сынаулар да аңа, хәзергесе белән чагыштырганда балалар уены кебек кенә тоелды. Дусларының күзләре:” кулыңны куй”, дип үтенә. Күңеле, йөрәге, җаны каршы төшә. “Үзеңнең генә түгел, дусларыңның җанын да харап итәсең”, ди.

  • И, Ходаем!!! –Маратның теленнән түгел, йөрәгеннән өзелгән бу сүзләр барлык тылсымнардан көчле иде. Малай үзе өчен дә дуслары өчен дә дөрес юл сайлый алды...




  • Мин шулай булачагын белгән идем инде,-дип пышылдады егет, бергәләп китеп баручы дуслар артыннан карап. – Нинди матур төн! Искиткеч !- Аның иреннәрендә елмаю уйный иде.


Төнге җил агачлар арасыннан уйнап очты. Төн чыннан да матур иде. Йолдызлар җемелдәшә, ай балкый... Авыл ягыннан сирәк кенә эт өргән тавыш ишетелә. Җилнең күзе пөхтә генә кабер чардуганы төбендәге ерткаланган кәгазь кисәкләренә төште. “Шәп уенчык,” -диде ул һәм кәгазь кисәкләрен биеккә-биеккә күтәреп алып китте.




Похожие:

Сайлау мөмкинлеге iconПрофессиягә юнәлеш бирү эшен оештыру
Сыйныф сәгатьләрендә, дәресләрдә төрле һөнәр ияләре, һөнәр сайлау һәм аерым профессияләр турында мәгълүматлар бирү
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©lib2.podelise.ru 2000-2013
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы