Кара, кара нәрсә ул анда? Кая, күрмим
Кара, кара нәрсә ул анда? Кая, күрмим icon

Кара, кара нәрсә ул анда? Кая, күрмим



НазваниеКара, кара нәрсә ул анда? Кая, күрмим
Дата конвертации20.09.2012
Размер370 Kb.
ТипДокументы
источник

Тарту көче.


- Кара, кара нәрсә ул анда?

- Кая, күрмим.

  • Әнә бит инде мәктәп өстендә.

  • Йә, Аллам, нәрсә ул чынлап та.

  • Ул безгә якынлаша.

  • Әйдә, чаптык тизрәк.

  • Ә капчыклар?

  • Ташла шул кишереңне! Кишер кадерлеме сиңа гомерме? Ул якында гына. Әйдә инде тизрәк !!!

Иртән мәктәп бакчасын карап йөрүче бакчачы ике капчыкка тап булды. Тар-мар китерелгән кишер түтәленә күз төшерү белән эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алды ул.

  • Тагын кишер урларга кергәннәр. Ничек туймыйлар да, ничек урлаган кишерләре тамакларына аркылы килми? Ну, авыл диген. Мәктәп бакчасыннан үз балаларының авызларыннан өзеп урлыйлар бит. Тик нигә әле болары кишерле капчыкларын ташлап калдырганнар?

Бакчачы капчыкларның берсен ачып карады. Капчыкта чынлап та кишер иде. Сукмакта бик нык таптанган һәм койма буена киткән ике пар эз ярылып ята. Камилә апа эзләр буйлап китте. Тик, ни сәер, коймага җитәргә берничә адым кала эзләр кинәт юкка чыккан. Алар урынына ике җирдә көл өеме. Камилә апа бу өемнәрнең берсенә иелгән иде, кинәт купкан җил ике көл таучыгын да күккә күтәрде. Ашыгып йөзә башлаган болытлар кояшны бер каплап бер күрсәтеп офыкка юл тотылар. Ни булыр бу? Каян чыккан бу көл өемнәре? Бакчада учак яктырганым юк бит. Әллә кишер урлаулары гына җитмәгән учак та ягып утырдылар микән?

-Камилә апа без түтәлләрне утап бетердек. Хәзер нәрсә эшлик?

-Ә?- Камилә апа ике көл өеме булган, әз генә көле дә сакланган җиргә тагын бер карады да, кире шаушулы мәктәп мәшәкатьләренә кереп китте.

-Утап бетердек дисезме? Әйдәгез алайса, чәчәкләргә су сибәбез.

***

-Ну кыздыра! Бүген дә иртәрәк кайтарсалар иде. Су керергә төшәр идек. Син төшәсең дер бит, Әлфия?

-Бәлки... Әни бүген төштән соң әбиләргә барып кайтырбыз дигән иде.

-Бүген үк кайтасың дыр бит?

-Анысы әнидән тора инде. Килгәчтен үк китеп булмый дип, әбиеңә булышырга кирәк дип, сөйләнсә мин: “Юк инде, әни, әбине күрдек, хәзер кайтсак та була”- дип әйтә алмыйм бит инде.

-Ә мин бергә су керергә төшәрбез дигән идем.

-Икенче юлы инде. Җәй озын бит әле.

-Карале, Әлфия, күрәсеңме тегендә нәрсәдер ялтырый.

-Кая ул?

-Койма буенда, күрәсеңме?

-Юк.

-Соң әнә бит. Менә, минем урыннан кара.

-Чынлап.

-Нәрсә микән ул, хәзер карап киләм.

Ранель урыныннан торып койма буена юнәлде. Җемелдәп аның игътибарын җәлеп иткән нәрсә кояшта янып яргалана башлаган җир өстендә ятучы балдак икән. Тузан арасыннан бары зур яшел ташы гына кояш нурларында балкыса да, бу балдак бик затлы күренә иде. Малай аны, кулына алып, футболкасына сөрткәләде һәм матурлыгыннан таң калды. Балдакның яшел ташы малайның кулына эләгү белән үк сихри бер яктылык белән яна башлады.

-Әлфиянең күзләренә охшаган,-диде Ранель ташны сыйпап, аннан кыз янына йөгерде.

-Әлфия телисеңме мин сиңа нидер бирәм?-диде малай кыз каршына тезләнеп.

-Нәрсә?-диде кыз һәм малайның серле елмаюы аның да иреннәренә күчте.

-Бир кулыңны.

Кыз бирергә микән, бирмәскә микән дигән шикелле тартынып кына уң кулын сузды. Зур яшел ташлы алтын йөзек малайның кулыннан кызның имән бармагына күчте.

-Абау нинди матур! Ташы нинди зур.

“Синең күзләрең бу таштан мең мәртәбә матуррак та, яктырак та,”-диясе килде малайның, ләкин нәрсәдер аны тыеп калды, әйтерсең теленнән тотты.

-Сиңа ошыймы? Үзеңә үк булсын,-дия генә алды ул.

-Һайт, пар күгәрченнәр, нәрсә миннән качып кына гөрләшәсез,-куаклар арасыннан гадәтенчә җимерелеп килеп чыккан Зөлфәт Әлфия белән Ранельне каушатып җибәрде. Иң беренче каушавын Ранель җиңде:

-Син генә сандугач булгач та, без күгәрчен шул.

-Эй, шаяртканны да аңламыйлар!-Зөлфәт киемнәрендә кысылып калган ботакларны кага-кага иптәшләре янына чирәмгә чүгәләде.-Ә сез ишеттегезме соң әле, безнең мәктәп бакчасына НЛО төшкән .

-Кем күргән?

-Булыр инде. Төшкән ди.

-Әсма әби күргән. Биллаһи-валлаһи ди. Очып йөри иде ди. Мәктәп өстендә асылынып та торды әле ди.

-Карт кешегә нәрсә күренмәс. Бигрәк тә ялгыз карчыкка.

-Чынлап ди. Антлар эчә. Сезгә дә сөйләр әле. Ярты авылга сөйләп чыккан инде.

-Тәлинкә сыман диме соң?

-Юк шул менә, утлы шар кебек ди.

-Ә сез беләсезме, НЛОның тагын сигарет рәвешендә дә булганын?

-Кер юуу машинасы формасында да булмыймы?

Зөлфәтнең шаяруына каршы Әлфия дә ярым шаярып җавап бирде:

-Белмим. Фән бу турыда бер нәрсә дә сөйләми.

-Мөхәммәтҗанованың да белмәгән нәрсәсе булыр икән,-Зөлфәтнең класс җитәкчеләре Алсу Айратовнага охшатып сөйләвенә исә, дуслар түзеп тора алмадылар, дәррәү пырхылдап көлеп җибәрделәр.

-Нәрсәгә болай сөенәсез әле. Әйдә, өегезгә кайтасыгыз килми мәллә?

“Низаг” кушаматлы Альфредның килеп чыгып шундый кызык минутларны бозуына ачулары килсә дә, “өйгә”, ”кайту” сүзләрен ишеткәч, чиксез сөенеп мәктәп ишегалдына юнәлделәр.

Өйләренә өчесе бергә кайталар алар- Ранель, Әлфия, Зөлфәт. Нәкъ саналган тәртиптә Әлфия уртада, ике джентельмен ике ягында. Бергә кайту сәбәпләре шунда-алар дуслар гына түгел күршеләр дә әле. Нәкъ шул ук тәртиптә-Әлфияләрнең ихатасы уртада, Рнаельләр аларның сул як күршеләре, Зөлфәтләр- уң. Бу өч дус арасында уртаклыклар шулхәтле күп хәтта алар дус булмасалар бу сәер дә булыр иде. Беренчедән алар күршеләр, икенчедән өчесе дә бер үк сыйныфта укыйлар-тугызны тәмамладылар, өченчедән өчесе дә спортка мөкиббән. Бигрәк тә йөгерү белән футболны яраталар. Соңгысын уйнарга гына түгел карарга да әле. Өчесен дә су буеннан куып та кайтарып булмый. Күршеләренең, әти-әниләренең: ”Су буенда ятып бакага әйләнеп бетәсез бит инде,”- диюләренә Зөлфәт бик белдекле кыяфәт белән:

-Йөзәргә яратабыз без, үтрически!- ди.

“Үтрически” ни дигән сүздер инде, ансын Зөлфәтнең үзеннән сорарга кирәк.

-Үтрически-бик нык дигән сүз ул,-ди малай белдекле кыяфәтен үзгәртмичә. Тик Ранель белән Әлфия генә тыела алмыйча көләләр.

Бер сыйныфта уку гына түгел класста да бер тирәдә утыралар дуслар. Бер көнне Әлфия белән Ранель утырса, икенче көнне Зөлфәт утыра.

Әниләренең исеменә кадәр бер аларның-өчесенең дә Наилә.

Кайчагында дуслар бер ел элек кенә дуслашканнарына ышанмыйлар да.

Нәкъ бер ел элек Ранель җиде ел буш торган ихатада хәрәкәт күреп сәерсенгән иде. Шул ук кичне койма башында утыручы кызны күрде. Бу кыз Ранель белән бер яшьләрдә булып Көнчыгыш әкиятләрендәге шаһинәне хәтерләтә иде. Калын кара толым, нәфис йөз сызыклары, мәченеке кебек җиңел, йомшак хәрәкәтләр, ә иң мөһиме зөбәрҗәт ташыдай яшел күзләр. ”Чибәр...Яңа күршедер бу. Танышасы булыр”. Кызны күргәч тә, Ранельнең башыннан әлеге уйлар узды.

-Песи баласы, нишләп утырасың койма башында?-малай койма буена килде. Кызның исә аңа исе дә китмәде, ләкин аның “уенына” кушылды.

-Чыпчык аулыйм, күгәрченкәем- диде кыз, малайның гомерендәге иң матур елмаюны бүләк итеп, - Чыпчыкларыгыз бик күп икән. Мин Әлфия булам, сезнең рөхсәтегез белән, күгәрченкәем.

  • Ә мин, пескәем, сезнең рөхсәтегез белән, Ранель.

  • О, нинди матур исем. Бу сезнең бакчагызмы?

  • Әйе.

  • Чәчәкләрегез матур икән.

Ранельнең беркайчан да бу кадәр комплементлар ишеткәне юк иде әле.Бигрәк тә кызлардан. Ул оялып кыздан күзләрен яшерергә тырышты. Әлфиянең исә бер нәрсәгә дә исе китми иде күрәмсең. Ул биш минут элек танышкан малай белән төрле-төрле темаларга бик иркен сөйләште. Бераздан Ранельга да кыз белән туганнан бирле таныш булган кебек тоела башлады. Бер-берсе турында барсын да беләләр иде инде алар-нәрсә яраталар, нәрсә яратмыйлар. Уртаклыклары да бик күп икән бит. Шуннан китте дә инде дуслык. Бераздан бу дуслыкка Зөлфәт тә кушылды. Туганннан бирле күршедә генә яшәп, бер кәлимә сүз дә алышмаган малайлар аерылышмас дусларга әйләнделәр. Монда төп тырышлыкны Әлфия куйган иде. Дөресрәге бернинди дә тырышлык куймыйча җиңел генә дуслаштырды, берләштерде ул аларны. Гомумән Әлфиягә бөтенесе дә җиңел бирелә иде, төгәл фәннәрдән башка. Ләкин уку-уку инде. Уку ул гел икенче нәрсә.


Әлфиядән башка су керү дә кызык түгел иде. Ранель белән Зөлфәт моны шундук аңлап алдылар. Аз гына чумып алдылар да яр буендагы комга кибенергә утырдылар.

-Әллә ничек әле бүген рәхәт түгел. Иртән әйбәт иде әле, ә кичкә әллә нәрсә генә булды да куйды-күңел күтәрелми. Нидән икәнен үзем дә аңламыйм.-Зөлфәт уфтанып комны казый башлады. Дустының күңеле нидән күтәрелмәгәнлеген аңлый иде Ранель. Үзендә дә нәкъ шундый ук хәл: күңеле тынычсызлана, урын таба алмый. Чөнки яннарынды Әлфия юк. Нишли икән ул хәзер?

Ранель кем дип сорап та тормады . Болай да билгеле бит.

-Әбисенә булышадыр. Йә безнең кебек бернәрсә дә эшләмидер.

Тагын тынлык урнашты. Әлфия булганда мондый тынлыкларны аның үзе кебек үк нәфис йомшак тавышы боза иде. Бар нәрсә, хәтта тынлык та Әлфиянең хәзер еракта- күрше авылда икәннен искә төшереп күңелне борчый.

-Ә беләсеңме нәрсә-әйдә мәктәп бакчасына камырлык ашарга. Камилә апа рөхсәт итте бит: ”ботакларын гына сындырмагыз”- диде.

-Син сындырмыйсың инде.

-Мин...-бөтен җирдә, шул исәптән куаклыкта да җимерелеп – сыдырылып йөрүче малай сүз табалмады,-мин...

-Син, син. Йә ярар инде, әйдә. Барыбер йокы килми, өйгә кайтудан файда юк.


Мәктәп бакчасы тын. Тик койма буендагы куаклыкларда гына ара тирә билгесез кош сызгырып ала.

-Саграк йөр әле. Мәктәп коймасын буе белән үк кубарып аласың бит. Синең туфан үзенчәлекләрең белән циркта чыгыш ясарга.

-Нинди туфан үзенчәлекләре инде ул тагын?

-Бөтен нәрсәне җимерү.

-Синең үзеңнең бернәрсәне дә җимергәнең юк диярсең.

-Җимерү белән җимерүнең дә аермасы бар аның. Үз гомереңдә бер- ике нәрсә вату белән кулың тигән һәр нәрсәне вату бер түгел инде.

Мәктәп коймасындагы песи сыймалы гына тишектән кергәч, малайларны горурлык биләп алды. Яз көне чәчкән, җәй буе үзләре карап үстергән бакча гөл кебек балкып тора. Әлбәттә, бу бакчаны шулай гөл итеп торучы Камилә апалары, ләкин укучыларның да өлеше зур.

-Ни өчен яратамдыр шул камырлыкны? Төшләре генә эре.

-Әлфия дә ярата иде аны.

-Карале нигә хаман” иде” дә,” иде”. Үлмәгән бит ул, югалмаган – күрше авылга киткән нибары,-диде Зөлфәт Илсафның билгеле җырына туры китереп.-Иртәгә кайта бит инде ул. Бүген шунсы рәхәт- йөгерәсе юк. Беркем дә: ”Көрәшче малае, ә спорт белән шөгыльләнергә иренә”- дип бәйләнми. Ранель, ә менә син...Ранель! Син кайда? Мәрткә киттең мәллә, ник эндәшмисең? Мин монда җүләр кеше кебек кычкырып йөрим.

-Тс-с-с Зөлфәт. Әйт әле каравылчының эте бармы?

-Нинди эт инде ул. Эте булса ул әллә кайчан кишер каракларын тоткан булыр иде.

-Якын тирәдә дә зур эт тотучылар юк бугай.

-“Низаг”ларның немец овчаркасы бар. Нигә кызыксындыра соң әле ул сине?-Зөлфәт дустының нигә болай этләр белән кызыксынып китүен аңламый иде.

-Минемчә бу немец овчаркасы түгел,-диде Ранель Зөлфәтнең соравын ишетмәгән дә төсле.

Зөлфәт Ранель ымлаган якка карады. Иләмсез зур эт кайчандыр кишер түтәле булган, кишерләре йолкынып урланып беткәнгә, Камилә апа буш түтәл кыяфәте китергән җирдә иснәнеп йөри иде. Зөлфәтнең этнең породасын әйтергә ачылган авызы ябылмыча калды. Эт чын-чынлап куркыныч иде. Зур гәүдәсе кара йон белән капланган, бәләкәйрәк пәке хәтле тешләре авызына сыймыйча калкып чыканнар, күзләрендә тәмугъ уты яна.

-Моның породасы , беләсеңме, Баскервильлар эте,-диде Зөлфәт, шундый куркыныч кыяфәтле эт күргәндә дә, югалып калмыйча, шаяруга сәбәп табып.

-Бәхәсләшмим, -диде Ранель, куркудан көрмәкләнә башлаган телен көчкә әйләндереп,-Нишлибез?

  • Күзәтик әле. Бәлкем безне күрмәс.

Эт пөхтә итеп ясалган түтәлләрне арлы-бирле урады, бер иснәде, бер казыды. Түтәлләр кабат бомба шартлап туздырылган кыяфәткә керделәр. Камилә апаның бер көнлек хезмәтен юкка чыгаргач, эт иснәнә-иснәнә койма буена китте. Бер урынга җиткәч, туктап таптанырга тотынды. Төшеп килүче караңгылык этне малайлардан хәйран капласа да, Ранель ул урынны таныды. Бүген иртән үзе йөзек тапкан урын бит ул. Эт бер җирне, бер һаваны исни-исни улый башлады. Аның улавы кыяфәтеннән дә килбәтсезрәк булып чыкты. Кинәт эт тынып, хәрәкәтсез калды.

-Ул безне сизде бугай.

  • Мөгаен.

Этнең уттай янган күзләре туп-туры малайлар яшеренгән якка төбәлгән иде.

-Фикерләр бармы?

-Бар. Йөгердек!!!

Ничек итеп камырлык чәнечкеләренә кадала-кадала куактан төшүләрен дә, бакча артындагы биек койма аша сикереп чыгуларын да сизми калдылар малайлар. Иләмсез этнең куамы, юкмы икәне белән кызыксынып та тормыйча, бар көчләренә чапканда алар үзләрен һәр көн иртән йөгерергә күнектергән Әлфиягә мең кат рәхмәт укыдылар.

-Кайда йөрдегез чукынмыш малайлар? Борчылып беттек! Шулай ярыймы инде? Әйтми нитми. Ни булмас сезгә. Һәм нигә болай янып пештегез, артыгыздан шайтан куды мәллә?-дип өзгәләнгән әниләренә малайлар :”Шайтан гына булса икән”- дип, Ранельләрнең печәнлегенә менеп сыздылар. Куркудан йокылары качкан булса да, алҗау үзенекен итте, башлары хуш исле печәнгә тию белән йоклап та киттеләр. Тик бу йокы татлы булмады, төне буе шайтан эте белән саташып чыктылар малайлар. Җитмәсә, иртән әтиләре белән җитди сөйләшү көтә иде үзләрен.


-Бер нәрсәгә дә ышанмый бу әти- әниләр. Без икебез берьюлы ычкына алмыйбыз бит инде. Бар иде бит ул эт,- дип сөйләнде Зөлфәт “җитди “сөйләшүдән соң кулыннан камырлык энәсе каезлый –каезлый.

-Бар иде дә -кем ышансын.

-Хәзер ышандыңмы инде мәктәп бакчасына НЛО төшкән дигәнгә. Минемчә бу эт белән булган хәлне беркемгә дә сөйләми торырга кирәк.

-Беркемгә дә!-Ранель Зөлфәткә мыскыллы караш ташлады.-Әниләргә сөйләдек бит инде.

-Алар барыбер ышанмады бит. Искә алсалар да күзгә күренгәндер диярбез.

-Мин әниләргә алдый алмыйм.

-Ка-а-аян төшкән әүлия! Хәйләсез дөнья файдасыз ди, өйрәнерсең. Соңга да калабыз бугай инде. Сәгать ничә әле ул?

-Сигезенче ярты. Өлгерәбез. Бу вакытта анда Камилә ападан башка берәү дә булмый.

-О, какраз. Без беркем дә юклыгыннан файдаланып этнең эзләрен тикшерергә тиеш.

-Әлбәттә! Әйдә алайса.

Авыл уянган. Уянган гына түгел бөтен сулышына яши дә иде инде. Авыл кешесе эшкә иртә китә. Бу вакытта эшкә мәктәптә практика үтүче балалар гына бара. Соңгылары әлегә икәү –Ранель белән Зөлфәт кенә. Эшкә баручылыр аз булса да, үз ихаталарында кайнаучылар шактый. Менә Ранельләрнең каршы күршеләрендә эш гөрли- өй салалар. Кояшта янып каралган осталар түбә ябу белән мәжгуль. Зөлфәтләрнең күршеләрендә дә эш кайный. Гүзәл апа балән Әлфинә апа койма буйыйлар.

- Исәнмесез. Алла ярдәм бирсен!

-Рәхмәт. Кая җыендыгыз әле болай иртә,- диде Гүзәл апа күк уртасына ук җитеп килүче кояшка күзен кысып карап.

-Практикага.

Бетмәде мени әле ул практикагыз? Икәүләп тырышасыз бит инде.-диде Әлфинә апа шаян елмаеп.

-Тырыәлыгыбыз җитми күрәмсең, я көчебез.

-Кит әле, булмаганны. Безнең спортсменнарыбызның көче җитмиме? Мәңге ышанмыйм. Кичә кичке йөгерештән кайтканыгызны күрдем. Мин спортта аз аңлыйм анысы. Ләкин башымны чабарга бирәм,Олимпийский рекорд куйдыгыз. Ренат абыегызны машинасында килеш узып киттегез. Мин авызымны ачтым да калдым. Гүзәл апага да әйттем әле.

-Мин күрми калдым. Мин тәрәзәгә капланганда һавада сез күтәргән тузан гына эленеп тора иде.

Малайлар күршеләренең аптыравына:

-Районда булачак ярышка әзерләнәбез,-генә дия алдылар. Малайлар узып киткәч, күршеләре өзелгән сөйләшүләренә кире кайттылар. Аларның бер-ике сүзен эләктерүгә Зөлфәт асфальтка чүгәләде һәм крассовки бауларын сүтеп җибәрде. Ранель берара Зөлфәтнең юклыгын сизмичә дә атлавын дәвам итте. Дустының юклыгын аңлагач кына, аның шактый артта калганын күреп, кире борылды.

-Ни булды тагын?

-Әй, бауларын бәйләп булмый.

Ранель: -Кит инде, кеше көлдермә!-дияргә дә өлгермәде,Ззөлфәт аның җиңеннән тартып үзенә таба иелдерде.

-Күршеләреңнең нәрсә сөйләүләрен тыңла әле,-диде ул пышылдап.

-Юл уртасында кеше сөйләшкәнне тыңлап утырырга? Син әллә “ычкынасың” инде.

-Кычкырмале. Тыңла дим мин сиңа, аннан аңларсың.

Ранель теләмичә генә күрше хатыннарның сөйләшүенә колак салды.

-...Мәктәп бакчасыннан кишер урлаганнармы? И оятсызлар! Ничек куллары барган?

-Әйе үзләре әйткәннәр. Аларны хәзер психик хастаханәгә җибәрәләр ди. Тәмам акылдан язганнар. Ниниддер утлы шар сөйлиләр дә утлы шар сөйлиләр ди. Өсләренә кием киертеп булмый ди. Барыбер янып бетә дип салып аталар ди.

-Хаман да тапкандагы кебек анадан тума килеш йөриләр диме?

-Ие.

-Кайдан тапканнар ди соң аларны.

-Елга буеннан әрәмәлектән, ди бугай. Тәгаен генә үзем дә белмим.

-Хәзер мәктәп бакчасына кишер урларга кермәсләр инде-утлы шар “чишендергәч”.

Әлфия апа белән Гүзәл апа көлешә башладылар, ә малайлар мәктәпкә ашыктылар.

-Мин бер нәрсә дә аңламадым.

-Ә нәрсәсен аңламыйсың инде аның-мәктәп бакчасыннан кишер урлаучыларны елга буендагы әрәмәлектән анадан тума килеш табып алганнар. Тегеләре әзрәк тү-тү,-Зөлфәт бармагы белән чигәсендә бөтереп күрсәтте.

-Кемнәр булган соң алар,-Ранель гадәти кызыксыну белдерде.

-Әй ике алкаш инде шунда. Түбән очта икесе генә яшиләр бит әле.

-Фиргать белән Фәргатьме?

-Ие инде. Ниндидер утлы шар һәм янучы киемнәр турында сөйлиләр ди үзләре. Һәм минемчә монда Зәнфирә әби күргән оча торган тәлинкәнең дә катнашы бар.

-Син НЛО ике кишер карагын урлап, чишендереп, киемнәрен ягып, үзләрен әрәмәлеккә төшереп аткандыр дип уйлыйсыңмы?

-Белмим әле. Минемчә безгә мәктәп бакчасында тикшерү үткәрергә кирәк. Бәлки берәр нәрсә ачыклый алырбыз, я ачыкларга ачкыч табарбыз.

-Акча яткан фатирдан,-дип үзенең яраткан герое Остап Бендерның сәзләрен кабатлады Ранель.

-Исәнмесез Камилә апа.

-Нигә шулай иртә димме. Башка вакытта иң соңгылардан булып килә идегез бит.

- Башка көнне иртән йөгереп кайта идек,- диделәр малайлар җилкәләрен сикертеп.

-Ә бүген йөгермәдегез мени?

-Тизрәк йөгердек, Камилә апа.

-Бик дөрес эшләгәнсез егетләр. Сез күз алдыгызга да китермисез ниек кирәк миңа бүген сезнең ярдәм. Бакчада белмим кемнәр йөргәндер, ләкин анда кереп карасаң, котырган филләр йөргән дисең.

“Котырган филләр” гаепле төстә башларын иеп Камилә апалары артыннан бакчага керделәр. Болай ук булыр дип көтмәгәннәр иде алар. Бакча кичәгегә караганда да куркынычрак иде. Күрәмсең өченче “котырган фил” аеруча тырышып ташлаган.

Ранель сызгырып куйды, Зөлфәт тел шартлатты, ә бачачы апалары дәвам итте:

-Күргәнегезчә, эш муеннан. Бүген иртәрәк эшли башларбыз. Сез каршы түгелдер бит. Шуның өчен менә бу җирне кеше рәтенә китерү белән кайтарып җибәрермен.

Кайтарып җибәрмәсә дә, малайлар бик теләп эшләрләр иде, чөнки бу “сугыш манзарасында” аларның да өлеше бар һәм бу минутта аларны гаеп хисе кимерә иде. Шундый көчкә ия инде ул хис-бүген көне буе, бакчаны үз хәленә китергәнче, эшләргә әзер иде дуслар. Ләкин хис- хис, ә ике кеше утыз сутый җирне берничек тә ярты көн эчендә тигезләп, түтәлләрен рәтләп, чүпләрен җыештырып, кыйшайган һәм казылып чыккан помидор-суганнарны төзәтеп, күмеп чыга алмыйлар. Тагын унбиш кеше булышса да. Гомумән, ике сәгатьтән йончыккан һәм әлсерәгән малайлар куаклар күләгәсенә килеп аудылар.

-Җимерүе җиңел, рәтләве авыр.

-Ничек уйлыйсың нәрсә эзләде икән ул эт, ә? Ул бит нәсәдер эзләде.

-Эт нәрсә эзләсен инде –сөяктер.

-Юк мин бит гадәти эт димим. Тәмугь эте нәрсә эзләргә мөмкин?

-Тәмугь эте булса-җан эзли.

-Ә нәрсәгә аңа җан?

-Нәрсәгә икәнен үзе беләдер инде.

-Җан йөзек түгел ул, дус, җирдә ятарга.

-Йөзек? Йөзек, йөзек...Йөзек дисең инде. Ә беләсеңме... Ә бәлки ул чынлап та йөзек эзләгәндер?

-Нинди йөзек?

-Хәтерләсәң Әлфиянең бармагында яшел ташлы йөзек бар иде.

-Ну бар иде. Ләкин мин аңламыйм при чем тут Әлфиянең йөзеге.

-Нишли эт йөзек белән?-диде Зөлфәт һәрбер сүзен аерым сорау һәм өндәү белән әйтеп.

-Ә бәлки ул берәрсенең өйрәтелгән этедер, югалган әйберләрне табып бирә торган. Кемдер йөзеген югалткан да эзләргә этен җибәргән.

-Этен? Үзен генә? Минемчә өйрәтелгән этләрне дә ияртеп йөриләр иде, әйбер эзләгәндә дә.

-Ә бәлки, хуҗасының вакыты булмагандыр, ә эт шул дәрәҗәдә акыллы...

-Ә бәлки, ә бәлки!-Зөлфәт Ранельга җөмләсен тәмамларга ирек бирмәде.-Нәрсә аңа баш катырып торырга. Тотабыз да тикшереп карыйбыз. Бүген мәктәп бакчасында засада оештырабыз. Әниләргә Айратларда кунабыз диярбез, аларда аулак өй.- әти-әнисе кунакка киткән. Айратны да кисәтеп куярга кирәк әниләр шалтырата калса, без аларда дисен.

-Димәк бүген кич белән шушы урында.

-Әйе.Сөйләштек?

-Сөйләштек!

Малайлар учка уч бәрештеләр.


Җәйнең сыек караңгысы төшеп җиргә, йортларга, агач ботакларына сырылгач, ике шәүлә койманың песи сыймалы гына тишегеннән мәктәп бакчасына үтте. Алар койма буеннан гына барып куаклыкларга кереп югалдылар.

Малайлар этне ярты төн көттеләр. Күктәге сирәк- мирәк йолдызлар да сүнә башлагач, аларның өметләре тәмам өзелде.

-Эх, булмады бу.

-Бүген булмаса, иртәгә булыр әле.

-Нишләп Әлфия хаман кайтмый икән?-Ранель үзен ныграк борчыган солрауга күчте.

-Берәр мөһим эшләре килеп чыккандыр. Үзе әйтте бит минән тормый дип. Әнисе кайтырга уйламыйдыр.

-Ярар килмәде бу убыр,-Ранель борчуын таратырга теләп теманы икенчегә борды.

-Нинди убыр?

-Элек менә шундый кара этләрдән убыр дип курыкканнар бит.

-Кызык әле бу, -диде Зөлфәт һәм аның күзләрендә очкыннар кабынды.

-Син нәрсә, Зөлфәт, ул этне чынлап та убырлар рәтенә кертмәкче буласыңмы? Кит әле. Ул гап-гади эт. Юк, гадәти булмаган куркыныч эт. Эт кенә,-диде Ранель “эт”сүзенә басым ясап.

Бакчада ниндидер хәрәкәт башлануы малайларны сагаерга мәҗбүр итте. Бүген малайлар көне буе рәтләгән түтәлләрне кичәге эт янә тар-мар итеп йөри иде.

Ранельнең йөрәген нәфрәт биләп алды. Сезнең зур тырышлык куеп, күңел биреп эшләгән эшегезне юкка чыгара башласалар, сез дә аның күңелендәге нәфрәтне аңлар идегез. Бу нәфрәт куркыныч этнең гап-гади эт икәненә инану белән дә көчәйде. Кулына пәкесен кысып Ранель яшеренгән урыныннан ук күтәрелә башлаган иде, Зөлфәт аның футболкасы итәгеннән тотып өлгерде. Һәм бик вакытлы, чөнки Ранель дустын куркаклыкта гаепли-гаепли футболкасын ычкындырырга маташканда эттә сәер үзгәрешләр башланды. Аны башта ут йотты, эт шәүләсе сакланса да, ул тулысынча уттан тора башлады. Эт-ут кечерәя-кечерәя кеше башы чаклы шарга әверелде һәм җирдән аерылып күккә күтәрелде. Ул шул дәрәҗәдә тиз оча иде ки, хәттә без җәядән ук атсак, ул ук та аны куып тота алмас иде

Малайлар утлы шарның җәйге күктә чак-чак сызылып калган эзен генә күреп калдылар.

-Этне убыр дисәк тә безнең бөтен сорауларга җавап табылмый бит әле. Ә иң беренче сорау-нәрсә эзли ул мәктәп бакчасыннан. Әлфиядәге йөзекне булса, нигә ул аңа?

-Артык күп сораулар, ә җаваплар юк. Әлфия дә кайтмый ичмасам.

Инде җәйгә өченче мәртәбә түтәл ясаучы малайлар янына классташлары Гадилә килеп басты.

-Егетләр,- диде ул гадәтенчә йөзенә мескен кыяфәт чыгарып,-минем йөзегемне күрмәдегезме? Бик матур, яшел ташлы.

Малайларга бер карашып алу җитте, алар шунда ук бер-берсенең нәрсә уйлаганын аңлап алдылар:”Йөзекне эзләүчеләр саны артты. Кая икән Әлфия?”

-Йөзек яшел ташлы дисең инде. Мин аны өченче көн шушы урында тапкан идем. Синеке икәнен белмәдем бит үзеңә бирер идем.

-Таптың? Шушында? Кайда инде ул хәзер. Зинһар бирә күрегез. Әбиемнеке иде, әбием төсе.

Гадиләнең әбисе бер атна элек гүр иясе булган иде. Оныгына васыять итеп шушы йөзекне калдыртан булган күрәмсең. Ранель йөзекнең Әлфиядә икәнлеген әйтергә дә өлгермәде Әлфия үзе дә мәктәп капкасында күренде. Ранель белән Зөлфәтнең йөзләре бердәй яктырып китте, иренәренә елмаю кунды.

-Әлфия! Ннишләп шулай озак?

-Борчыла башлаган идек инде.

-Әй, безнең әбиләргә барсаң, тиз генә кайтам димә. Кунак итә белә ул. Сагынып беттем үзегезне, күгәрченкәйләрем!-дигән сүзләр белән Әлфия ике дустын да муеннарыннан кочаклап алды.

Очрашу шатлыгыннан дуслар Гадиләнең караңгыланып киткән йөзен дә күрмәделәр.

-Сәләм Әлфия. Хәлләр ничек?-диде ул сүзләрен теш араларыннан гына кысып чыгарып.

-Ә, Гадилә. Күрми дә торам икән. Әйбәт. Ә үзеңнең?-диде Әлфия классташының ачулы тавышына игътибар итмичә. Ул Гадиләнең үзен күрәлмавының сәбәпләрен белә иде. Гадилә, әлбәттә, бер ел эчендә сыйныфта лидерга әйләнә алган яңа кызга кызыга һәм көнләшә иде. Икенче сәбәп беренчесенә караганда гадирәк булса да, тормыш кебек карт һәм гади иде. Әлфия ниниди генә яхшы кыз булмасын Гадилә аның начар якларын гына күрде, дуслаша да алмады.

-Әйбәт иде әле,-диде Гадилә.-Кунакта булдың мәллә, күренмәдең.

-Әйе. Әбиләргә барган идек. Син берәр җирдә кунакта булдыңмы соң әле. Каникулның бер ае үтте бит инде.

-Кунак кайгысы юк әле. Әбине дә җирләгәч...

-О, гафу. Кайгыңны уртаклашам.

Малайлар кызларның сөйләшүләрен тыңламыйча да, ишетмичә дә түтәл ясауларын дәвам иттеләр. Һәрберсе үз уйларына баткан иде. Ранель ничек итеп Гадиләнең йөзеген Әлфиядән алып бирү турында, Зөлфәт убыр-эт турында уйлады.

-Йөзегем кайда дидең син, Ранель.

Ранельга уңайсыз булып китте. Бер яктан карасаң Гадиләнең әбисенең төсе, икенче яктан Әлфиягә бүләк ителгән йөзек. Ә билгеле булганча бирелгәнт бүләкне кире алмыйлар. Ранель каушап сүз табалмый торганда Зөлфәт аңа ярдәмгә килде:

-Иртәгә алып килеп бирербез, яме. Бүген үк кирәк булмаса.

Гадиләнең йөзе ачулыдан сөйкемле елмаючанга әйләнде. Ул шушы сүзләрне генә көткәдәй:

-Ярар, ярар. Иртәгә алып килерсез. Алай ук ашыгыч түгел,-аның сөйләве гаепле кешенең аклануына ошап китте.-Ә сез бүген су керергә төшәсезме?

-Бәлкем төшәрбез дә.

-Мин дә бүген елга буена төшмәкче идем. Мине дә ияртмәссез микән?- кызның бит очларына шатлык алсулыгы йөгерде.

Сыйныфташының үзенә карата булган ачуын аңлаган Әлфиянең беркайчан да аның белән дошманлашасы килми иде. Шуңа ул аңа күптәнге дустына эндәшкәндәй:

-Гадилә, матурым, әлбәттә ияртәбез- диде. Ләкин Гадилә генә аның ягымлылыгына тиешенчә җавап бирмәде.”Сиңа әйтмәдем лә” дигән караш ташлады һәм малайлар белән хушлашып читкә китте.

-Гадилә сине яратмый,-диде Ранель.

-Яратмый йомшак әйтелгән.

-Моңа аның үз сәбәпләре бар. Гадиләне монда гаепләү урынсыз.

-Син аңа бөтен күңелең белән, ә ул сиңа ничек карый. Үзең аны яклап та торасың әле.

-Сез бөтенесен дә белмисез әле, күгәрченкәйләрем. Я, ярар, миннән башка ниләр эшләдегез сөйләп җибәрегез әле.

-Нишлик инде. Йөрдек инде юләр сатып.

-Күп саттыгызмы?

Әлфиянең шаяртуын малайлар да күтәреп алдылар:

-Җитәрлек. Ә җитди сөйләшсәк, монда бик сәер хәлләр булды әле. Әлфия, хәтерлисеңме, Сылу әби күргән НЛОны?

Һәм малайлар бәйнә-бәйнә кызга ул югында булган хәлләрне сөйләп бирделәр. Алар Әлфиянең йөзендә курку, шаккату, һич югы, сәерсенү күрергә өметләнгәннәр иде. Ләкин кыз тыныч калды, бары тик зөбәрҗәт яшел күзләрендә генә сәер очкыннар кабынды.

-Һәм сез аны убыр дип уйлыйсызмы?

-Йөз процентка.

-Йөз үк димәс идем. Сиксән биш-туксан.

-Сез безнең заманада җыен җен-пәриләр, убырлар барлыгына ышанасызмы? Китегез әле, көлдермәгез. Сабый да түгел инде үзегез.

Һәрвакытта бер-берсенә ышанырга күнеккән дуслар өчен Әлфиянең сүзләре яшен кебек тәэссир итте.

“Ни булган моңа? Әллә әбисеннән алмаштырып кайтарганнармы? Без бит бер-беребезгә һәрвакыт ышана идек”-дип уйладылар алар.

-Син безгә ышанмыйсыңмыни?-Зөлфәтнең йөзендә дә тавышында да үпкә чагыла иде.

-Сезгә ышанам, ә сезнең күзләрегезгә-юк. Төнлә күзгә нәрсә көренмәс. Сезнең гап-гади этне дә убырга санавыгыз бик сәер миңа.

-Ул гап-гади эт түгел иде!-Ранель ачуын сиздермәскә тыгышса да, тавышы калтырап күкрәгенән чыкты.

-Йә, ярар, күгәрченкәйләрем. Мин бит болай гына. Мин ышанам сезгә, ышанам.

Кызның сүзләре малайларны тынычландырмады, киресенчә үртәде генә. Ул сүзләр бу уңайсыз сөйләшүне тизрәк тәмамлар өчен генә әйтелгән кебек тоелды аларга. Әлфия белән аралашудан, аның янында булудан гына да күңел рәхәтлеге ала торган малайларга бу сөйләшүдән соң йөрәкләренә таш бастыргандай авыр булып калды. Нәрсә булган соң Әлфиягә? Иртән генә элеккеге Әлфия иде бит әле ул. Убыр-эт турында сөйләгәннән соң алмаштырып куйгандай булды.

-Әллә Әлфия берәр нәрсә белә микән. Без белми торганны дим,-дип сүз башлады Ранель Зөлфәт белән икәү генә өйләренә кайтып барганда. Әлфия эш беткәннән соң Камилә апа белән сөйләшәсем бар дип калган иде.”Мине көтмәгез,”-дип малайларны этә -төртә диярлек кайтарып җибәрде.

-Бу безнең Әлфия түгел. Алмаштырганнар аны. Теге мәктәп өстенә төшкән оча торган тәлинкәләр. Әлфияне урлаганнар да, берәр спецагентларына Әлфия кыяфәте китереп монда җибәргәннәр.

-Әллә нәрсә сөйләмәле, Зөлфәт. Нәрсә генә әйтсәң дә, бу безнең Әлфия.


Балалар кайтып беткәч Камилә апа бакчаны тагын бер урап килергә булды. Койма буенда үсүче куаклар төбендә җиргә ботак белән рәсем ясап утыручы Әлфияне күреп аптырап китте:

-Бәрәч, Әлфия! Нишләп утырасың монда, бөтенесе дә кайтып беттеләр бит инде. Ранель белән Зөлфәт тә кайтып киттеләр бугай. Төгәл әйтә алмыйм, күземә генә чагылдылар.

-Әйе, Камилә апа, мин аларга кайта торырга куштым. Үземә генә уйларга кирәк иде, ә безнең мәктәп бакчасыннан да тынычрак җир юк.

-Анысы дөрес. Хәзер кишер урлаучылар да булмагач, бөтенләй тынычлап калды, Ходайның рәхмәте. Йә, ярар, син утыр алайса, мин чия куакларын карап киләм әле.

Камилә апа үзе буе куаклар арасына кереп югалгач, Әлфия яңадан үз уйларына чумды. Аннары бер фикергә килгәндәй:

-Минем янга киләчәк әле ул,- диеп бакчадан чыгу ягына юнәлде.


Авылда эш, кич җитеп эңгер-мэңгер төшә башлагач кына, тәмамлана. Көтү кайткан, сыерлар савылган, түтәлләргә су сибелгән. Таңнан алып таңга кадәр эшләүче игенчеләр генә хаман басуда. Калган авыл халкының кайсылары өйләрендә, кайсылыры капка төпләренә тезелешкән. Соңгылары йә авыл яңалыклары ишетергә чыккан әбиләр (хәер, алар иртән дә капка төбендә), йә таңсыз йокларга ятмаган, кызык эзләп йөрүче яшьләр. Капка төбенә урта яшьләрдәге апалар һәм абыйлар чыкмый түгел, юк. Ләкин алҗау үзенекен итә, алар бик тиз йокларга кереп китәләр.

Ул арада күктә беренче йолдызлар кабына, балкып ай чыга. Су буендагы бакаларның тавышлары тагын да көчлерәк ишетелә башлый. Кайдадыр сандугач сайрый.

Кичке һава саф, тәмле. Аны сулыйсы да сулыйсы, һәр сулыш алганда үпкәгә күбрәк аласы килә. “Үз гомерендә бер тапкыр да авыл киче күрмәгән кеше бик бәхетсездер”,дип уйлады Ранель, абзар түбәләренә менгәч. Ул күкрәген тутырып кичке һаваны сулады да, тирә ягында ачылган манзарага күз салды. Нинди матур икән аның туган ягы! Йөрәген кинәт биләп алган шатлыктан бар җиһанны тутырып, “Мин яратам сине дөнья!”-дип кычкырасы килде. Мондый минутларда малайда бер генә теләк туа. Тизерәк Әлфияне күреп, аның белән шатлыгын уртаклашу теләге. Их, Әлфия янында булсачы! Ранель бөтен җаны-күңеле, бөтен барлыгы белән Әлфияне күрергә омтылганын аңлап алды. Кыз белән очрашу аңа һавадай кирәк иде.Әйтерсең, бер секундттан кызны күрмәсә, йөрәге ярылып үләчәк. Бу хис ниндидер манияга әйләнеп аны аска, Әлфияләр капка төбенә сөйри иде. Малай үзендә аңа каршы торырдай көч тапмады, хәер, каршы торырга теләмәде дә. Булачак очрашу шатлыгы аның күнелен җылытты, ашкындырды. Ранель Әлфияләр капка төбендә пәйдә булганын сизми дә калды. Хәтта үзенә якынлашып килүче Зөлфәтне дә күрмичә, капка келәсенә үрелде. Дустының: “Өйдә микән соң ул?”-дип соравы аны сискәндереп җибәрде.

-Белмим.-дип иң өсләрен сикертте ул.

Ул арада койма өстендә Наилә апаның башы күренде.

-Әссәләмәгаләйкем, егетләр!-диде ул малайларга, энҗедәй тешләрен күрсәтеп. Сылу апа да кызы кебек үк көнчыгыш шаһинәләрен хәтерләтә- шундый ук калын кара толымнар, яшел зөбәрҗәт күзләр. Бәхәссез, Әлфия әнисенә бик тә, бик тә ошаган.

-Әллә Әлфияне эзли идегезме? Ул су коенырга төшеп киткән иде бит әле. Соңрак керсәгез генә инде, я иртән очрашырсыз.

-Кай тирәдә су кергәнен әйтмәдеме ул, Наилә апа?

-Егетләр, китегезче! Ул бит иптәш кызлары белән. Әллә кызлар су кергән җиргә барырсызмы?

  • Әйе шул. Булмас. Рәхмәт, Наилә апа.

  • Ни өчен” рәхмәт”, күгәрченкәйләрем?( Бу сүз дә Әлфиягә әнисеннән күчкән иде)Үзегезгә рәхмәт Әлфиябезне онытмаганыгыз өчен.

Ранель үзен бик нык рәнҗетелгән итеп хис итте. Бернинди сәбәп булмаса да, нәрсәгәдер тирән үпкәләде ул.

Зөлфәт Әлфияләрнең яшел коймаларына терәлеп торган утыргычка аякларын белән үк менеп утырды

-Нәрсә булды соң, Әлфиягә. Мин торган саен ныграк аптырыйм. Әле безгә ышанмый ул, әле бездән башка су буена төшеп китә,- дип сәйләнде ул.

  • Үзе әйтмешли, бардыр үз сәбәпләре. Без барысын да белмибез генә әле,-Ранель дә иптәше янына менеп кунаклады.

  • Ничек итеп Әлфиядән теге йөзекне сорап алырга икән? Бер карасаң бүләк иттем инде, икенче карасаң- кеше әйберсе,-диде ул иптәше белән күңелен тырмап торган уйлары белән бүлешеп.

  • Ал да бир, нәрсә баш ватасың аңа. Әлфия аңлар әле,-Зөлфәт, кечкенә брелок-фонарчыгын бер яндырып, бер сүндереп уйнавын дәвам итте.

  • Мин дә шулай уйлый идем дә. Хәзерге Әлфия үзен ничек тотачагын кем белгән. Үпкәләсә?

  • Авыр ситуация.

  • Минем абый бу очракта :“Бер нәрсә дә эшләмичә ни булачагын көт”,- дияр иде. “Чишеп булмаган мәсьәләләр булмый ул”, дип тә өстәр иде. Эх, абый тизрәк армиядән кайтса иде!

  • 4 кенә ае калды бугай бит инде.

  • 3 ай да 2 атна. Көннәрне саный башладым инде.

  • Их, минем дә абыем булса, мин дә көннәрен санап аны армиядән көтәр идем.

  • Апаң булу да начар тугел лә.

  • Кайсы яктан карыйсың инде, ансы. Кызлар эше кушып интектермиләр, ансы әйбәт. Ну шуның өчен көне-төне апаның акыл сатуын тыңларга кирәк. Тегеләй итмә, болай ярамый. Бала-чага түгел лә мин!

  • Аның сине яхшырак итәсе килә.

  • Үзеңнең апаң булса, син ничегерәк “җырлар” идең микән?

  • Апам булса иде әле.

  • Әйдә, алмашабыз. Син миңа абыеңны, мин сиңа апамны.

  • Ю-юк инде. Рәхмәт. Миңа болай да әйбәт.

  • Күрдеңме? Үзеңнең алмашасың килми,- Зөлфәт үпкәләгән йөз чыгарды.

  • Булмый бу болай, киттек су буена,- диде Ранель, бераз тын утыргач.

  • Кызлар янынамы?

  • Нинди кызлар? Су керергә. Кичен елга буенда тынычрак та, рәхәтерәк тә. Әйдә.

  • Әйдә санә, миңа ни.

Малайлар өйләре каршындагы тыкрык буйлап Күлсу елгасы буена төшеп киттеләр. Көне буе кояшның нурларын үзенә җыеп ярыйсы гына җылынган елга суына чумып, берара йөзеп алгач, ике дус ярга чыкты. Әлфиядән башка аларга су буенда да күңелсез иде. Юеш тәннәренә ашык-пошык футболка һәм шортикларын киделәр дә кайтыр юлга чыктылар. Ранель чылатасы килмичә, крассовкаларын кимәде.Аннан үрнәк алып Зөлфәт тә шлепкаларын кулына тотты. Тыкрык үләне өстеннән янәшә яланаяк атладылар дуслар. Үлән “келәме” салкынча яфраклары белән табан асларын кытыклап ала. Тыкрыкның яртысына җитәрәк, малайлар Әлфияләр капка төбендә кемнәрнеңдер басып торуын шәйләделәр.

-Әлфия түгелме ул?

-Әлфиягә ошаган. Ә тегесе кем тагын?

Якынлашкан саен дусларның йөрәкләре кысыла барды. Әлфиянең ниндидер бер егет белән капка төбендә торуы аларның икесендә дә көнчелек уты кабызды. Тыкрык башына җиткәч, малайлар туктап калдылар. Әлфиянең күзенә чагыласы да, теге егет белән очрашасы да килми иде аларның. Койма буенда үскән карт өянкенең кара шәүләсенә посып, малайлар капка төбендәге яшь парны күзәтә башладылар. Кичке тынлыкта аларның сөйләшкәннәре дә бик ачык ишетелә иде. Әлфияләр дә яңа гына очрашканнар ахрысы, егетнең:

-Көттеңме?- дигән соравына, Әлфиянең:

-Мин синең киләчәгеңне белә идем. Син килми булдыра алмый идең,-дигән җавабы ишетелде.

  • Бик җиңел каптым әле мин сиңа. Бик җиңел эләктердең әле син мине. Бернинди корбансыз.

  • Алай ук корбансыз микән?

  • Нәрсә бирдең соң син? Нәрсәңне корбан иттең? Хәер, син үзең дә беләсең, әлегә мин синеке түгел.

  • Әлегә түгел, тик озакламый булачаксың.

  • Гадилә мине...-егет тиеш түгелне ычкындыруын аңлап туктап калды, ләкин Әлфия ишетеп калган иде инде.

  • Гадилә мени әле ул? Минем эшне җиңеләйттең бит әле син.

  • Ул баребер мине сиңа бирмәячәк. Үз теләге белән кирәк, син беләсең!

Малайлар бу сөйләшүдән берни дә аңламадылар. Бары Зөлфәт кенә: ”Ул егет белән серьёзно сөйләшәсе булыр әле. Нишләп йөри ул безнең авылда, безнең кызлар тирәсендә?”- дип пышылдады. Ранельнең исә тамагына төер, күзләренә яшь тыгылды. Әлфия башка бер егетне үзенеке итмәкче була! Аның күңеле башкада. Ранельнең өстенә күк йөзе аугандай тоелды.

Ул арада капка ябылган тавыш ишетелде. Әлфиянең кереп китүен аңлап, Зөлфәт урамга атылып чыкты. Аның теге ят егетнең юлына каршы төшәсе бик тә килә иде. Тик егеттән генә җилләр искән, шәүләсе дә күзгә чалынмый, хәтта.

-Качкан, шайтан! – дип Зөлфәт теш арасыннан гына җиргә төкерде. Аннары хаман да тамагына тыгылган төерне йота алмый басып торган дустыннан:

-Карале, син аларның сөйләшүләреннән берәр нәрсә аңладыңмы?- дип сорап куйды. Ранель “юк”дип баш какты.

  • Ә мин шуны аңладым. Бу егет Гадиләнеке булган башта. Хәзер аны Әлфия үзенә каратмакчы була. Менә ни өчен Гадилә Әлфияне күралмый икән! Аңладыңмы инде?

  • Аңладым ла. Тик Әлфия... Әлфия алай эшләр дип башка да килмәде.

  • Барысына да шул егет гаепле. Дөресенгенә әйткәндә, Әлфия классташының егетен урлар дип уйламаган идем мин.

  • Без аны башка егетләр белән йөрер дип тә уйламаган идек тә соң. Дөнья без уйлаганча гына булмый шул,- Ранель күк йөзенә күтәрелеп карады. Энҗедәй сибелеп җемелдәшкән йолдызлар аңа үз гомерендә беренче тапкыр күкнең күз яшьләре булып тоелды.

  • Ни генә булмасын, безгә ул егет белән сөйләшергә кирәк. Әйдә, бүген бездә кунабыз.

Әти-әниләре малайларның бер-берләреннән аерыласылары килмичә, әле Зөлфәтләр, әле Ранельләр печәнлегендә йоклауларына күнегеп беткәннәр иде инде. Шуңа күрә көн саен Наилә апаларның икесе дә печәнлекләрендәге хуш исле печән өстенә палас җәеп, ябынып ятарга юрган әзерләп куялар иде. Малайлар бүген Зөлфәтләр печәнлегендә кунарга булып, әзер урынга чумып, күзләрен генә йомганнар иде, колакларына ямсез улау ишетелде. Бу улау шул кадәр килбәтсез иде ки, малайлар сикереп торып утырганнарын сизми дә калдылар.

- Әллә тоелды гынамы? –диде Зөлфәт, шактый гына төнге караңгылыкны тыңлап торганнан соң. Авыл сәер дәрәҗәдә тын иде. Әйтерсең барлык җан иясе баягы иләмсез улау тавышыннан куркып, сагаеп калган. Чикерткәләр генә гадәттәгечә берсен- берсе уздырып черелдәшәләр. Бераздан малайлар тоелган гына икән дип урыннарына аудылар. Берничә минуттан алар инде йокыга талган иделәр. Әгәр алар тагын биш кенә минут утырган булсалар да, өй түбәләреннән абзар түбәләренә сикерүче алагаем зур этне күргән булырлар иде.

Бүген Зөлфәтнең төшенә Гадилә керде. Имеш бер ел элекеге кебек дус икән алар. Әллә нинди борчулы сагыш белән уянып китте малай. Әйе, дус иделәр алар. Балалыкларыннан чыгып бетмәгән классташлары “жених и невеста” дип үрти дә башлаганнар иде, хәтта. Дус иделәр алар. Зөлфәт үзенең Гадиләгә карата булган хисләренә төшенеп кенә бетә алмады. Мәхәббәт иде микән ул? Баштарак малайның бу хакта уйлаганы да булмады. Тыныч, рәхәт иде аңа Гадилә янында. Кыш көннәрендә кызның гүя җепкә тезелгән сәйләннәр кебек эзләренә сокланып кайтканы булды. Апасы көне-төне укыган мәхәббәт романнарының берсендә бер егетнең сөйгән кызы эзләренә сокланып йөрүе турында язылуын белгәч, Зөлфәт: “Мин дә Гадиләне яратам икән, “- дип уйлаган иде. Ләкин күршеләренә Әлфияләр күченеп килгәч, бар да үзгәрде. Үзеннән-үзе яңа кызга тартылды ул. Әлфия магнит кебек иде. Теләсәң дә, теләмәсәң дә тартыласың иде аңа. Кызда ниндидер көч сизде малай. Тарту көче.

Гадилә икенче планга күчте. Ә кайсы кыз үзенең икенче булуы белән ризалашып торыр икән. Гадилә дә ризалашмады. Зөлфәт белән аралашмый башлады. Бу үзенә күрә ультиматум иде: я мин, я ул. Тартылу көче турында белми иде шул әле ул. Зөлфәт Гадилә янәшәсендәге тынычлыгын, Әлфия янындагы вакыйгаларга бай тормышка алмаштырды.

Шуларны исенә төшерде дә малай, кичәге таныш түгел егетне кызганып куйды. Ул егет тә Әлфиянең “ гравитация кырына” эләккән, ахрысы. Шулай була калса, “Мин синеке түгел”, дип сөйләнүдән файда юк. Болар бар да буш сүзләр, баребер Әлфия теләгәнчә булачак.

Зөлфәт торып утырды. Тәне буйлап нәрсәнеңдер аска шуып төшкәнен сизде ул. Фотболкасы итәген күтәрә төшеп әлеге әйберне юллый башлады. Һәрвакыт муенына асып йөри торган медальоны икән. Чылбыры өзелгән булып чыкты. Аксыл металлдан эт формасында ясалган бу медальонны ике ел элек Гадилә бүләк иткән иде аңа. “Эт бирелгәнлек билгесе,”-дигән иде кыз.

-Убыр оныгыннан бер нәрсә дә алма. Сихерләнгән булсын тагы,-дип битәрли иде аны апасы. Бу медальонны да юк иткән булыр иде, Зөлфәт күрсәтмәде. Әбисе сәеррәк булганга Гадилә гаепле түгел лә. Кызык, Гадилә аны яратты микән?

Гадилә күзләренә тыгылган күз яшьләрен инде ничәнче мәртәбә куып кертте дә, әле җүнләп үсәргә дә, кояш нуры күрергә дә өлгермәгән кечкенә алабутаны суган кыяклары арасыннан йолкып алды. Ташламакчы булып омтылган иде дә, кире уйлады. Нәни чүп үләнен игътибар белән карарга кереште. Ни зыяны тигән соң аның, әле туарга өлгермәгән килеш йолкып атарга? Менә аның мәхәббәте дә шундый иде: нәни, чиста, бер зыянсыз. Ләкин аны да йолкып алдылар да кызу кояш астында кибәргә калдырдылар. Күз яшьләре аның саф хисләренә ярдәм итә алмагандай, чык тамчылары гына бу үләнчекне кире яшәртергә ошамаган. Кызның бу алабутаны кочасы, җылытасы, урап алып бар дөньядан саклыйсы килде. Бу алабута аңа үзе булып, яшәү чыганагы бирүче җир -Зөлфәт, ә үләнне йолкып аткан кул-аны яшәү чыганагыннан аерган, Әлфия булып тоелды. Энҗедәй яшь бөртеге кызның бите буйлап тәгәрәп төшеп, сукмак тузанына тамды. Гадилә түтәл читендә кечкенә генә чокыр ясады һәм алабутачыкны яңадан утыртып куйды. Азактан бер уч су алып килеп үлән өстенә сипте.

-Яңадан үсеп китәр дип, уйлыйсыңмы?

Кыз сискәнеп китте.

-Хәер, бу синең аңа ничаклы яшәү көче бирүеңнән тора, шулаймы?

Тыныч һәм тигез сызылып яткан кашлар астыннан кызга чем-кара күзләр төбәлгән иде. Күзләр шул дәрәҗәдә кара иделәр, хәтта, күз уртасы да күренми. Озаграк карап торсаң, бу күзләргә батарсың кебек тоела. Очы бераз гына аска караган борын, тулырак иреннәр күзләрнең хуҗасын тагы да чибәррәк һәм затлырак күрсәтәләр иде. Бар кылучы егетнең һәр йөз сызыгын бөртекләп ясап утырган диярсең. Күпме генә эзләсә дә, Гадилә анда бер җитешсезлек тә күрмәде. Ап-ак тире, кара кучкыл чәчләр, өске ирен өстендәге кечкенә генә миңе- һәммәсе матурлык өчен яратылгандай иде.

Кыз :”Вәт, кызлар яраталардыр моны!”-дип уйлап куйды. шунда ук “ Кайда күргәнем бар соң әле минем аны?”- дигән икенче уй беренчесен бүлеп үтте.

-Гадилә, әллә танымыйсың инде? Мин бит синең мондый чагыңны да хәтерлим,-дип егет кулын җир өстеннән 30-40 сантиметрга күтәреп күрсәтте.-Сездә була идем бит. Мин-әбиеңнең танышы.

Кызның югалып калганын күрен егет яны белән борылды:

-Ә болай. Таныйсыңмы?

Бер кояш нуры егетнең маңгаеннан иягенә таба чабып узды, аннан муенына үрмәләде. Гадилә бирелеп укыган “Грек мифлары һәм риваятьләре” китабын исенә төшерде. Сугыш алласы Арес шулай ясалган иде анда.

-Ярар, исеңә төшмәсә. Син бик кечкенә идең әле ул чагында.

Егет кинәт күңелсезләнеп китте:

-Әбиең үлгән икән. Кызганыч, бик кызганыч. Ярар бүгеннән син минем дустым булырсың дип уйлыйм. Таныш булыйк-Хирас.

-Гадилә.

Егет кинәт кызның кулын эләктереп алып күрешә башлады.:

-Шатмын. Би-и-ик шатмын!-диде ул күрешкәндә кызның кулын йолкып ала язып.

-Бәрәч.-диде егет кинәт кызның кулын диккәт белән карый башлап. Үзе дә сизмәстән, Гадиләнең икенче кулы да аның учларында пәйда булды.

-Бәрәч,-дип кабатлады ул каушаган кыяфәттә,-Әбиеңнең йөзеге кая соң? Әбиең сиңа калдырам, дигән иде бит.

Гадиләнең йөзеннән кан качты. Ул ишетелер-ишетелмәс кенә:

-Югалттым, -дип пышылдады.

-Ничек инде- югалттың?- егетнең йөзендә аптырау артты.

-Бакчада. Эшләгәндә,-диде кыз тагы да коела төшеп. Әбисенең танышы каршында (Хәзер ул аны таныды. Бу егетнең аларга кунакка килгәне бар иде. Кызның озак танымый торуы да аңлашыла. Ул вакытта Гадиләгә нибары өч-дүрт яшь кенә булуын исәпкә алсаң, егет бик яхшы сакланган иде) әбисе васыять иткән йөзекне югалттым дип әйтү оят иде аңа. -Егетләр тапканнар аны. Бирербез диделәр.

-Сиңамы?- егетнең тавышында һәм барлык кыяфәтендә кызга ышанмау сизелә иде.

-Соң, миңа инде,- Гадиләне бу соңгы сорау тәмам аптырашта калдырды, -Миңа булмый, кемгә булсын инде.

-Ә мин ул йөзекне бүген генә башка кыз кулында күрдем. “Ялгышкансыңдыр”, дияргә ашыкма. Андый йөзекләр дөньяда унау гына, ә бу якларда әбиең йөзеге бердән бер. Мин ул йөзекне бик яхшы таныйм. Билгеле, аны син үзең дә бирә аласың, тик йөзекнең мөмкинлекләрен белсәң, алай эшләмәс идең уйлыйм.

-Нинди мөмкинлекләрен?- дип сораганын кыз үзе дә сизми калды.

  • Мин барын да беләсеңдер дип уйлаган идем. Әбиең сөйләгәндер дип. Ул йөзекнең хуҗасы зур тарту көченә ия була. Кешеләр теләсәләр дә, теләмәсәләр дә аңа тартылалар. Ул теләсә кемне үзенеке итә, буйсындыра ала. Иптәш кызың йөзектән файдалана күрмәсен дим.

  • Нинди иптәш кызым?-Гадиләнең башында бер генә уй-“ничек тизрәк йөзекне табасы һәм аның ярдәмендә Зөлфәтне кире янына кайтарасы”- дигән уй гына иде.

  • Әлфия синең иптәш кызың түгел мени? Мин йөзекне аның кулында күрдем.

“ Әлфия” исеме Гадиләгә яшен суккандай тәэсир итте. Аптырау, гарьләнү, ачу, күрәлмау –барысы бергә буталды. Аңын томалады. Яңа гына гапләшеп торган егетнең барлыгын да онытып, ул күзләре белән Әлфияне эзли башлады. Аның бакчаның икенче башында чәчәк түтәлләре утап йөрүен күргәч, шунда ашыкты. “Ранель минем йөзекне Әлфиягә биргән! Ә үзләре алып киләбез дип алдадылар,” дигән рәнҗүле уйлар бөтерелде кыз башында. ”Менә хәзер очрасыннар иде алар, әйтер идем кем икәннәрен.” Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, диләр бит. Әллә каян гына сулы чиләкләр күтәргән Ранель белән Зөлфәт Гадиләнең каршысына ук диярлек килеп чыктылар.

-Ранель,- диде кыз килә килешкә,-Минем йөзек кая? Алып килдеңме? Әллә Әлфиягә бирдеңме? Ачуы ташып чыккан Гадилә, малайларның аклануларын көтеп тә тормыйча, юлын дәвам итте.

Әлфия , атлап түгел, “очып” килүче Гадиләне ерактан ук күреп алды. Кулындагы чүп үләннәрен сукмакка ташлап, торып басты. Башындагы яулыгын рәтләде. Ул арада Гпадилә аның янына килеп баскан иде инде.

-Әлфия, минем йөзек синдәме? Ранель аны сиңа бирдеме?

-Әйе. Ләкин мин аны сиңа кайтара алмыйм.

Гадиләнең шаккатудан күзләре тәгәрәп төшә язды.

-Н-и-ичек инде кайтара алмыйсың? Минеке бит ул! –кызның йөзендәге аптырау, ачулы төшенү белән алмашты:

-Син аның нинди көчкә ия икәнен беләсең, әйеме? Шуңа кирәк ул сиңа! Тик ул минеке.

Гадиләнең ачулы карашына да, ярсый-ярсый сөйләвенә дә Әлфиянең исе китмәде. Ул тыныч кына кулларын күкрәк турысына китерде дә, өч тапкыр учларын-учка сукты.

-Вакыт, тукта!

Шул мизгелдә тирә-яктагы бар нәрсә катып калды. Кешеләр, агачлар, кошлар-һәммәсе гүя таш сынга әверелде. Әйтерсең кемдер видиодан кино караганда, вакытлыча аерылып тору өчен,”пауза” кнопкасына басып, туктатып торган. Тик ни өчендер бу үзгәрешне Гадилә сизмәде. Әллә ачуы тирә-юнне сизмәслек дәрәҗәдә булганга, әллә Әлфия үзе шулай теләгәнгә.

-Димәк, Ул синең яныңа да килгән. Нәрсә диде инде ул сиңа? Йөзек тылсымлы көчкә ия дидеме? Ә ул әйттеме соң, үзенең убыр икәнен? Бу йөзекне кигән кешегә ияләшеп, аның ихтиярын, акылын үзенә буйсындырганын?

-Мин сиңа ышанмыйм. Әллә нәрсә сөйлисең син. Үз сүзләреңне үзең ишетәсеңме соң? Йөзек тарту көченә ия, шуңа син аны үзеңнеке итмәкче.

-Йөзек белән убырдан көчлерәк зат кына идәрә итә ала. Көчсезләр үзләре буйсынып, колга әйләнәләр. Без-җеннәр арасында да андый зур көчкә ия булучылар бик сирәк.

  • Әкият, бу бар да әкият.

  • Әкиятме? Кайтып әниеңнән сорап кара, әкият булса. Рәхәт булды микән аңа убырлы әни белән. Ни өчен бу йөзектән баш тартканын да сора. Әбиең башта әниеңә калдырырга җыенган иде бит аны.

  • Кем әйтте аны,-дип Гадилә каршы төшкән иде дә, күп еллар элек әбисе белән әнисенең сөйләшүен исенә төшерде...

Гадилә үзе белән бер яшьтәге туганнан туганы Илүсә белән качышлы уйный иде. Гадилә аш бүлмәсендәге шкафка кереп качты. Ә Илүсә аны таба алмыйча, ишегалдына эзләргә чыгып китте. Гадилә качкан җиреннән чыкмакчы гына иде, бүлмәгә кызып-кызып бәхәсләшүче әбисе белән әнисе килеп керде. Гадиләгә шыпырт кына алар чыгып китүен көтеп утырырга туры килде. Шкафка качып уйнавын белсәләр, эләгәчәк бит. Кыз ирексездән әбисе белән әнисе арасындагы бәхәснең шаһиты булды.

  • Алмыйм да, кирәкми дә, әни.Әйтмә дә, үтенмә дә, елама да,-диде әнисе кире юл калдырмый торган тавыш белән. Шунда ук әбисенең еламсыраган тавышы ишетелде:

  • Кызган инде, кызым. Мин синең әниең бит. Мин бит ия табарга тиеш аңа. Ул бит тылсымлы.

  • Тылсымлы түгел, убырлы ул, әни. Үзең дә бик яхшы беләсең. Үземнең интегүләрем дә бик җиткән, кызымның да газаплануын теләмим. Убырлы әни белән яшәү бик рәхәтме әллә? Авыр, бик авыр ул, әни. Миңа да кирәкми, Гадиләгә дә калдырма! Чыгарып атачакмын мин аны.

Менә ни өчен әбисе үлем түшәгендә ятканда, “Әниеңә күрсәтмә, мине күмгән көнне киярсең”, дип, яшерә-яшерә биргән икән ул йөзекне. Бик аптыраган иде аңа Гадилә. Әбисен җирләгән көнне әнисе гасабиланып, бөтен җирне актарып, эзләгән иде аны. Гадиләдән дә әллә ничә тапкыр,”Әбиең сиңа бирмәдеме?”, дип сораган иде. Гадилә әбисенең васыятен тотып, әнисенә бернидә әйтмәде. Йөзекне ул шул көнне үк иртән практикага баргач, югалтып кайткан иде.

-Син боларны каян беләсең?-диде Гадилә Әлфиянең зөбәрҗәт яшел күзләренә туп-туры карап.

-Мин йөзек убырыннан көчлерәк, мин аны буйсындыра алам. Берсен буйсындырган кебек,- дип, Әлфия нәкъ шундый, ләкин ташы аз гына кечкенәрәк йөзек кигән калын күрсәтте.

  • Мин кисәм, ул миңа хуҗа буламы?-Гадиләдә элекеге үз-үзенә ышануның әсәре дә калмаган иде.

  • Әйе. Убырга синең хуҗаң булу өчен бу йөзекне бармагыңа киюең җитә,-диде дә Әлфия йөзекне Гадиләнең учына салды. Болай тиз генә йөзеген кире кайтаруга бераз гаҗәпләнеп калган кыз:

  • Бирәсең? Нигә үзеңдә калдырмадың соң?-дип сорап куйды.

  • Йөзекне хуҗасы үз теләге белән бирергә тиеш. Аны урлап та, табып та хуҗа булып булмый.

  • Әгәр мин аны сиңа бирсәм...- Әлфия Гадиләгә башлаган җөмләсен әйтеп бетерергә дә ирек бирмәде( Кызның ни турыда хыялланганын белә иде инде ул).

  • Сез мине бүтән авылыгызда күрмәячәксез. Алай гына да түгел, минем кайчандыр монда яшәвемне үк онытачаксыз.

Шунда ук Гадиләнең күз алдына бер ел элек булган чаклар килеп басты. Әлфиясез мәктәп, Әлфиясез авыл... Гадилә һәм Зөлфәт... Алар арасына Әлфия генә керде бит. Әгәр ул булмаса... хәтта, аның турыда истәлекләр дә булмаса.

Гадилә Әлфиянең кулын үз кулына алды һәм зур яшел ташлы йөзекне кызның имән бармагына кидерде:

-Бирәм. Үз теләгем белән бирәм,- диде ул.


Авыл уянып кына килә. Кояш әле чыкмаган. Аның озак көттермәячәген, офыкның кызарганнан-кызара баруы һәм әтәчләрнең берөзлексез кычкырулары хәбәр итәләр. Автобус тукталышына бишәү атлый- дүрт үсмер һәм бер хатын-кыз.

-Бөтенләйгә мени, Наилә апа?- диде Ранель озакка сузылган тынлыкны бозып.

-Бөтенләйгә - дип көрсенде хатын- Бөтенләйгә.

-Кунакка кайткалагыз.- диделәр яшьләр , беравыздан диярлек.

-И, күгәрченкәйләрем, бик тиз онытачаксыз сез безне. Авылыгызда безнең яшәгәнне дә онытачаксыз әле.

-Менә анысын арттырасыз, Наилә апа. Без сезне мәңге онытмаячакбыз.

-Алай димә, Ранель энем. ”Мәңге” бик зур төшенчә ул.- диде Наилә апалары. Аннары Әлфиягә карап, тукталышка тада ымлады:

  • Көтә.

  • Көтми кая барсын. Хәзер ул минеке бит,-диде аңа каршы Әлфия.

Чыннан да тукталышта берялгызы басып торучы затлы, коры чибәр егет аларны көтеп торадыр сыман иде. Гадилә аны шунда ук таныса да, иптәшләренә сиздермәде. Егетнең ачулы һәм үпкәле карашын да күрмәмешкә салынды. Иң кадерле һәм якын Зөлфәте янәшәсендә чакта Гадиләгә берни дә кирәкми иде.

Өч юлчыны утыртып, кузгалып киткән автобус артыннан яшьләр бик озак, күздән югалганчы карап тордылар. Аннары кояшның беренче нурлары астында балкып яткан авылларына таба юл тоттылар. Көтүгә малларын куып, кайтып килүче апаларның: “Каян кайтасыз болай, бик иртә?”- дип сорауларына, ни гаҗәп, берсе дә төгәл генә җавап бирә алмады.Чынлап та кая бардылар соң әле алар таң белән? Аларның исенә кайчандыр сыйныфташлары һәм күршеләре булган Әлфия исемле кыз да, аның әнисе дә төшмәде.







Похожие:

Кара, кара нәрсә ул анда? Кая, күрмим iconТойгелде авылы эчендәге һәм янындагы микротопонимнар. Мәллә елгасы
Элек Мәллә елгасы буйларында кыргый җиләк – җимешләр, кара карлыган, шомырт, балан, кара бөрлегән өлгергән. Күчеп утыручылар шулар...
Кара, кара нәрсә ул анда? Кая, күрмим iconДокументи
1. /Кара-Мурза_Манипуляция_сознанием.pdf
Кара, кара нәрсә ул анда? Кая, күрмим iconАбсолютжизни справка 31
Вопрос: …Ярослав Николаевич, объясните пожалуйста, что означают слова и понятия Кара и Карма…?
Кара, кара нәрсә ул анда? Кая, күрмим iconДокументи
1. /Кара-Мурза Сергей. Манипуляция сознанием - royallib.ru.doc
Кара, кара нәрсә ул анда? Кая, күрмим iconIii шөгыль. Гамәли эшчәнлек
Хөрмәтле коллега, үзең эшләп кара. Бәлки укучыларың белән дә эшләп алырсың? Мөнәсәбәтеңне белдер: биремнәр методик яктан дөрес төзелгәнме?...
Кара, кара нәрсә ул анда? Кая, күрмим iconБаш[ортостан Республика]ы Шишм районы муниципаль районынын
Российской Федерации» и Уставом Сельского поселения Кара-Якуповский сельсовет муниципального района Чишминский район Республики Башкортостан,...
Кара, кара нәрсә ул анда? Кая, күрмим iconБаш[ортостан Республика]ы Шишм районы муниципаль районынын
Российской Федерации» и Уставом Сельского поселения Кара-Якуповский сельсовет муниципального района Чишминский район Республики Башкортостан,...
Кара, кара нәрсә ул анда? Кая, күрмим iconБаш[ортостан Республика]ы Шишм районы муниципаль районынын
Российской Федерации» и Уставом Сельского поселения Кара-Якуповский сельсовет муниципального района Чишминский район Республики Башкортостан,...
Кара, кара нәрсә ул анда? Кая, күрмим iconТема :” Сез китмәгез, акчарлаклар, акчарлаклар ”
Кандыз елгасы көмеш билбау шикелле, кара урманны икегә бүлеп аккан да аккан. Елганың бер ягыннан Сакның, икенче ягыннан Сокның моңлы...
Кара, кара нәрсә ул анда? Кая, күрмим iconТема: Кем? Нәрсә? соравына җавап булган сүзләр
Яз көне, укучылар, көннәр җылына, матур була. Агачлар яшеллеккә күмелә. Гел тышта гына йөрисе килә. Әйдәгез әле без дә, укучылар,...
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©lib2.podelise.ru 2000-2013
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы