Ә без теләсә кем түгел. Мин- илнар, ә ул- илдар. Ә сез кем буласыз?- дип сорады Илнар кызларның җавап бирәчәгенә бик үк ышанып бетмәсә дә icon

Ә без теләсә кем түгел. Мин- илнар, ә ул- илдар. Ә сез кем буласыз?- дип сорады Илнар кызларның җавап бирәчәгенә бик үк ышанып бетмәсә дә



НазваниеӘ без теләсә кем түгел. Мин- илнар, ә ул- илдар. Ә сез кем буласыз?- дип сорады Илнар кызларның җавап бирәчәгенә бик үк ышанып бетмәсә дә
Дата конвертации20.09.2012
Размер141.62 Kb.
ТипДокументы
источник

Фәрештәләр.

-Кызлар, исемегезне генә әйтегез инде!?

-Берегезнекен генә булса да!

-Авырмыни соң, кызлар?

-Без теләсә кем белән танышмыйбыз.

-Ә без теләсә кем түгел. Мин- Илнар, ә ул- Илдар.

-Ә сез кем буласыз?- дип сорады Илнар кызларның җавап бирәчәгенә бик үк ышанып бетмәсә дә.

Ләкин кызлар малайлардан җавап бирми генә котылачакларына ышанмый башлаганнар иде күрәмсең. Алар бер- берсенә карашып алдылар. Аннан буйга калкуырагы малайларга таба борылып:

-Әйтик минем исемем Зәлия, сеңлемнеке Дәлия булсын ди. Күңлегез булдымы?

-Ә сезнең үз исемнәрегез юкмыны?- диде Илдар, чая елмаеп.

-Ә сезгә бу исемнәр ошамый мени?

-Юк, юк, ошый!-Илдар ниһаять сөйләшә башлаган кызларны үпкәләтүдән курыкты.

-Ә сез кемнәргә кунакка кайттыгыз?– Илнар да кунак кызлары белән сөйләшү мөмкинлеген кулыннан ычкындырмаска булды.

-Сезгә дисәк, безгә бәйләнүдән туктыйсызмы?- кызларның үзен Зәлия дип таныштырганы малайлардан туюын яшерергә дә теләмәде. Дөресен генә әйткәндә, бу ике кыз бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаш иделәр. Хәтта буйларындагы аерма да игътибар белән карамаганда сизелми диярлек. Илнар белән Илдар игезәкләр булсалар да үзара Дәлия белән Зәлия кебек үк аерып булмаслык охшаш түгелләр иде.

Кызларны малайлар туган авылларының бер урамында очраттылар. 16 ел шушы авылда яшәп бу кунак кызларын моңарчы бер дә күргәннәре юк иде әле. “Күптән түгел күченеп килүчеләргә килгәннәрдер инде,”- дип уйладылар малайлар. Зәлия белән Дәлияне “чибәр” дип тә, “чибәр түгел” дип тә әйтүе кыен иде. Мондый самими йөз чалымнарын, бигрәк тә мондый алтынсу сары чәчләрне Илдар белән Илнарның беренче күрүләре иде. Беренче мизгелдә малайлар кызлар каршында өнсез калдылар. Икенче мизгелдә Илдар туганына:”Болар белән танышып калырга кирәк!”- дип пышылдады. Өченче мизгелдә алар кызларга сүз катканнар иде инде. Тик кызлар гына артык горур булып чыктылар. Каршыларына малайлар килеп баскач, күрмәмешкә үк салыштылар. Теләсә кем белән танышмыйлар, янәсе. Илдар белән Илнармы соң инде теләсә кем? Авылдагы теләсә кайсы кыз алар белән дуслашу өчен ярты җаннарын бирергә әзер. Ләкин, ни сәбәпледер, авыл кызлары игезәкләрне кызыксындырмыйлар иде. Шуңа күрә кызларның җаннары үзләрендә бөтен килеш кала бирде. Ә бу ике кыз, ниндидер бер үзенчәлекләре белән, бер караштан ук аларны әсир иттеләр.

-Әйтегез инде, кемнәргә кайттыгыз?- Илнарның тавышында ачык ялвару яңгрый иде.

Моңарчы малайларны ишетмәмешкә салышып барган Дәлия түзмәде. Ул кырт артына борылып малайның күзләренә туп-туры карады:

-Тыңла әле, Илнар. Синең эшең юкмыни соң, кызлар артыннан тагылып йөрүдән башка?

Игез туганын игътибарсыз калдырып нәкъ үзенә эндәшүләреннән Илнар өнсез калды. Әйт әле, ә! Газиз әнкәләренә кадәр бутаган малайларны тәүге кат күрүче кызлар. кайсының кайсы икәненә кадәр аералар!

^ Илнар, үзенә юләр тоелса да, соравын бирми кала алмады:

-Ә син каян минем Илнар икәнемне беләсең?

Кызга да сорау юләр тоелды, ахрысы. Ул Илнарга акылга җиңеләйгәнгә караган кебек карап куйды да маңгаена төшкән чәченә өреп:

-Үзегез әйттегез бит,-диде.

^ Илнар соравын дөрес төземәгәнлеген аңлап, күкрәгенә төртеп күрсәтте:

-Минем Илдар түгел, Илнар икәнемне.

Кыз малайга мыскыллы караш ташлады:

-Сезне бутавы авыр.

Зәлия дә Дәлиягә кушылды:

-Игезәк булсагыз да икегез ике төрле сез.

Кызларның сүзләреннән малайлар тәмам аптырашта калдылар. Мәктәптә укытучылар һәм классташлары, өйдә әти-әниләре, урамда авылдашлары бутаган игезәкләрне беренче тапкыр күргән кунак кызлары “икегез ике төрле”, дип торсын инде!

-Аның каравы сез бертөрле.

Кызлар Илнарга малай таш булса тишеплеп чыгардай, боз булса эреп төшәрдәй караш белән карап куйдылар. Ләкин малай таш та, боз да булмау сәбәпле тишелмәде дә, эремәде дә, куырылып кына китте.

-Шулай тиеш тә,-диде Зәлия, бәхәскә урын калдырмый торган тавыш белән. Һәм кызлар кырт борылып китеп тә бардылар. Игез туганнарга авызларын ачып карап калырга гына калды.

-Менә ичмасам кызлар!-диде Илдар, кызлар борылышта югалгач.

Илнарның да шаккатуы йөзенә чыккан иде:

-Мине беренче тапкыр синең белән бутамадылар!

-Икегез ике төрле диме? Рәхмәт инде. “Копия инде менә” булып йөрүдән туйган инде.

^ Илдар бераз уйлап торды да өстәп куйды:

-Синең минеке кебек миңең дә юк!- Малай мактангандай колак очын сыйпап куйды.

-Ә синең шрамың юк,- Илнар да нәкъ кечкенә чакларындагыча бәхәскә кереп китте.

-Абзар түбәсеннән сикерсәм минеке дә булыр иде.-Илдарның тавышында көнчелек катыш үпкә сизелә иде. Эчтән генә ул туганының “чын ир-атлар бизәгенә” кызыга иде. Кирәк бит, икесеннән нәкъ менә Илнарга абзар түбәсеннән егылып төшү “бәхете” иреште. Һәм бүгенге көндә Илнар малайлар арасында танылган “Очучы”, ә Илдар ниндидер “Диспетчер” гына. Барысы да уеннан гына башланган иде, югыйсә.

Кечкенәдән тиктормас малайлар ул көнне абзар түбәләренә менеп карарга булдылар. Илнар ничек Илдарны төртеп җибәреп, чабып киткәнен дә, түбәдә бераз куышып йөргәннәрен дә тонык хәтерли. Ләкин икенче мизгелдә шундый иркен тоелган түбә аның аяклары астында юкка чыкты. Читтән карап торган кешегә малай йөгереп килеп сикереп төшкән кебек булгандыр. Шул мизгелдә игез туганнарның йөрәкләре бердәй өзелгән кебек булды.

Икесенең дә бәхетенә, Илнар кичә генә әтиләре абзар янына ташып өйгән, ара-тирә күгәргән кадаклары чыгып торган иске такталар өстенә дә, әниләре яратып үстергән крыжовник куакларына да түгел, биек тиреслеккә килеп төште. Ни сәер, бер җире дә имгәнмәгән булып чыкты. Бары балтырын гына пыяла ярган иде. Әтиләреннән “эләкте” инде! Әниләре дә тастымал башыннан өлеш чыгарды. Аннан:”Алла ярдәм бирсен сезнең саклаучы фәрештәләрегезгә. Сез аларны эшсез тотмыйсыз.”-дип куйды.

Чыннан да Илдар белән Илнарның саклаучы фәрештәләре эшсез интегеп ятмаганнардыр.Тынгысызлыклары аркасында кышын боз астына да, язын шул бозда йөзеп тә киттеләр инде алар, шырпы белән уйнаганда чалбар балакларына ут та капты (куркудан йөгереп йөргәндә аквариумны аудармаган булсалар, өйдә учак ягып карау теләге нәрсә булып бетәр иде билгесез ). Гомумән, малайларның әтиләренең каешлары да, әниләренең валидол савытлары да эшсез тормады. Ләкин шук игезәкләрне шелтәләп тә, кыйнап та тыеп торып булмый иде. Үсеп, яшүсмер чорына җиткәч, үзләреннән-үзләре басылып киттеләр тагы. Әти-әниләре җиңел сулап куйды һәм Илдар белән Илнарны үзләрен генә өйдә калдырырга курыкмый башладылар.

Бүген менә көтү кайткач, су буеннан һич кенә дә кайтырга теләмәгән, алып кайтырга дип куа башласаң, суның тирәнрәк җиренә кереп качучы тыңлаусыз үрдәкләрне алып кайтырга җибәргәннәр иде игезәкләрне. Юлларында шундый кызлар очрар дип игезәкләрнең башларына да килмәгән иде. Китеп барган кызлар артыннан карап, кузгала алмый урам уртасында бераз терәлеп торганнан соң алар салмак кына су буена төшүче тыкрыкка борылдылар.

Сез беләсезме икән, була шундый су буйлары- анда каз-үрдәк белән бала-чага бертигез хокукта. Казлар-үрдәкләр көне буе чырык-чырык килеп су кергән малай-кызлардан курыкмаска, ә малай-кызлар каурый-мамык арасында чупырдарга өйрәнгән, иң тирән җире билдән дә узмаган елга була ул. Ярындагы комы казлар һәм бала-чага эзләре белән чуарланган, кайбер җирендә ак кар яугандай каурый булыр аның. Сездә ничектер- бездә шулай.

Нәкъ менә шундый су буена төштеләр дә инде игезәкләр. Кичкә таба бала-чага да, каз-үрдәк тә кимегән. Яр буе Илдар белән Илнар кебек, каз-үрдәк алып кайтырга дип килеп, су кереп ятучы яшүсмерләрнең киемнәре белән чуарланган иде. Сәлам алышырга да өлгермәделәр кайсыдыр шаярып игезәкләрнең икесен берюлы тирән ярдан суга таба төртеп җибәрде. Ул һич кенә дә аларны ярдан түбән очарлар дип уйламаган иде. Шулай да, әллә шаяручы көчен чамалап бетермәде, әллә игезәкләр көтелмәгән хәлгә каршы торырга өлгерми калдылар, аңнарына килгәндә икесе дә манма су булып елга уртасында диярлек басып торалар иде инде.

Игезәкләр егылып төшкән яр буе “Җен почмагы” дип аталып, бу урынны авылда һәркем әйләнеп узарга тырыша иде. Бер берсе каршында батыр булып күренергә теләүче яшүсмерләргә хәтле аста ялтырап, үзенә тартып торучы суга да, түбәнгә сикерү өчен иң уңай булып күренгән ярга да шикләнеп карыйлар иде. Һәрхәлдә бу урыннан суга чумып караганы булган кешенең, яисә чумарга теләүченең күренгәне юк.

Риваятьләрнең берсендә элек, бик борынгы заманнарда, бу урыннан яшьләрне су хуҗаларына корбан итеп ташлый торган булганнар, дип сөйләнелә. Янәсе хәзер дә бу ярдан суга сикерүчеләрне алар үзләренә бүләк дип кабул итәләр һәм кире чыгармыйлар икән. Икенче риваять буенча бу чоңыллы урында су анасы яши , тирәнгә чумсаң аның торагын күрергә мөмкин икән. Тик үз торагын күргәннәрне су анасы кире су өстенә чыгармый, үзенең хезмәтчесе итеп тота ди.

^ Менә шул куркыныч чоңгылга таба очкан малайларның ничек итеп чоңгылдан берничә метр ераклыкта пәйдә булуларын беркем шәйләми калды.

Битләре буйлап аккан су тамчыларын кул аркалары белән сөртеп, малайлар бер –берсенә карашып алдылар. Лычма су булган футболкалары тәннәренә ябешкән, чалбар балакларыннан су ага, чәчләренә әллә нинди су үләннәре буталган. Бу хәлләрендә алар суга төшкән чебешләргә ошап калган иделәр.

Уеннан уймак чыгарып, иптәшләренең башларына җитүенә чиксез ышанган Сәлим дә текә ярдан тәгәрәп диярлек төшеп, су ерып игезәкләр каршына килеп басты. Аның йөзе ап-ак булган, иреннәре калтырый, сүзләре өзек-өзек аңлаешсыз чыга иде.”Мин... мин бит... Егетләр... беттегез дип... ничек...” Ни булганын аңларга да өлгерми калган малайларның башына Сәлимнең нигә болай кылануы барып җитмәде. Ничек кирәк алай иптәш малайларыннан аерылып, тез тиентен су ерып ярга таба атлаганда малайлар яр буенда утыручы Зәлия белән Дәлияне күреп өнсез калдылар. Икесенең дә башыннан :”Алар бит яңа гына авылның икенче очына таба киткәннәр иде. Ни арада...”дигән уй үтте.

Кызларның ак сандали кигән аякларын салындырып чирәмле ярда бик уңайлап утыруларына караганда алар монда күптән килгәнгә ошаган иде. Ара-тирә исеп куйган йомшак җил аларның ап-ак күлмәкләренең итәкләреннән сыйпап-сыйпап куя. Таратып салган алтынсу чәчләрендә баеп баручы кояшның соңгы нурлары уйный. Бу мизгелдә алар алиһәләргә ошаганнар иде.

Ә малайлар... Малайлар суга төшкән чебешләр кебек.

Оятларыннан җир тишегенә төшеп китәселәре килде. Ерак түгел генә су кереп ятучы классташ кызларынан да, ел саен җәйге каникулларын авылда үткәрүче Әнисә, Әлфия, Роза, Олеся, Динарадан да оялмыйлар алар. Ә бу ике горур кыздан оялалар.

^ Зәлия белән Дәлия исә бернинди дә оят эш күрмәгәндәй малайларны күзәтүләрен дәвам иттеләр.

Илдарның түземлеге бетте. Үзләре аңламасалар бу кызларга аңлатырга кирәк. Күктән төшкән алиһәләр түгел ич.

-Бәлки текәлеп тормассыз. Бернинди кызык эш тә күрмим.

Кызлар канәгатьсез генә борылып утырдылар. Бәлки борылмаслар да иде, тик Илдарның сүзләре су буендагы барлык “халык”ның игътибарын аларга юнәтте.

-Оялалар,-диде Дәлия мыскыллы гына.-Туганда оялмаганнар иде.

Аның сүзләрен Зәлия дә күтәреп алды.

-Ул вакытта гомумән киемнәре юк иде бит әле өсләрендә.

-Һәм хәзер шулар бездән оялалар.

-Безгә рәхмәтләре шулдыр инде.

Бәхетләренә бу сүзләрне футболкаларын салып сыгып торган малайлар да, шаяра-шаяра су керүче егет-кызлар да ишетмәде. Хәер, ишетсәләр дә сөйләшүнең мәгънәсен аңламаслар иде алар.

Илнар белән Илдар юеш киемнәрдән су буенда кукыраеп торуның бер генә яхшы ягын да күрмәделәр. Бәхетләренә тыңлаусыз үрдәкләре дә бер-берсен уздырырга тырышкандай бакылдашып ярга чыгып маташалар иде. Игезәкләр аларны тиз генә куып тупладылар да тыкрыкка юнәлделәр. Малайлар шактый ерак ара киткәч кенә, кызлар тавышсыз гына ярдан шуып төштеләр һәм күлмәк итәкләрен җыеп елга аша каршы ярга чыктылар. Су буендагы яшүсмерләр дөньяларын онытып су төбеннән “шешә эзләү” белән мәшгуль иделәр. Шуңа күрә кызларга игътибар итүче дә булмады. Игътибар итсәләр кызларның сандалилары су өслегеннән тияр-тимәс үтүен күрерләр иде алар.


...-Бәлкем бүген барып тормабыз? Иртәгә көн бетмәгән. Әллә ничек, барасы килми.

-Кит инде, Илдар. Куркам диген тагын. Сөйләштек бит бүген дип.

-Сөйләштек тә инде...

-Сөйләшкәч, барабыз инде. Э-эх анда төн кунып чыгу үзе ни тора. Андагы матурлык...

Илдар авыр уфтанып куйды. Барасы килми иде аның бүген яр куышына кунарга. Нәрсәгә икәнен үзе дә белми. Күңел тартмау шул буладыр инде. Ләкин бармаска да ярамый. Илнар белән бер ай элек сөйләшеп куйдылар бит.

Ул куышны ярда кем һәм кайчан казыганлыгын беркем дә белми иде. Тик һәрбер авыл кешесе аның турындагы имеш-мимешләрне ишетеп үскән. Моңарчы авыл халкына, “су астында тирән куыш бар икән, су ияләре куышы...” дигән сүзләргә ышанырга гына туры килгән. Чөнки элек, елга биек ярларына тулып акканда, куыш су астында булган. Хәзер ул куышны һәркем күрә һәм анда кереп тә йөри ала иде. Яшүсмерләр, әлбәттә, мондый аулак почмакны игътибарларыннан читтә калдырмадылар. Аларның яраткан урынына әйләнде куыш соңгы вакытта. Анда яшьләр җыен үткәрәләр, яңгырдан качалар һәм кунып та калалар.. Шундый риваять йөри авылда: имеш, ай тулган төндә шул куышка су анасы килә ди. Андый төндә куышта кунып калган кеше аны күрә ала, имеш. Йоклап ятмаса инде, әлбәттә.

Үрдәкләрен алып кайтып япкач, әти-әниләренә өй тирәсендә булыштылар да ярдагы куышка китәргә булдылар.

-Бәлкем бүген барып тормассыз? Иртәгә кунарсыз шунда. Йөрәгем әллә нишләп тынычсызлана.

Әниләренең сүзләре Илдарның болай да тынычсыз күңеленә шом салды. Ул өметләнеп Илнарга карады. Илнар исә бүтән бу сорауга кайтмыйбыз дигән йөз ясады да әнисенә:

-Әни синең йөрәгең гел тынычсызлана инде. Сөйләштек бит инде бүген дип. План төзегәч, аны үтәргә кирәк! Борчылма анда күпме тапкыр күпме кеше кунган- берсенә берни булмаган. Нишләп безгә булырга тиеш? Бетте. Киттек!

Соңгы сүзләре Илдарга аталган иде. Илдарның иярми чарасы калмады. Хәзер бармаса аннан ел буе җанын ашаячак ул аның: ”Син куркак аркасында без су анасын күрми калдык!”- Илдар бу сүзләрне инде ишеткәндәй калтырап куйды.

Куыш янында чынлап та искиткеч матур иде. Текә- текә ярлар биек диварлар кебек ике яктан күтәрелеп тора. Район үзәге янында сусаклагыч ясаганга инеш кадәр генә калган елганың кайчандыр бу ярларга тулып акканына ышанып та булмый. Куыш ярга казып керелгән күпкатлы лабиринтка охшый. Су астында кем һәм ничек ясый алды икән аны? Чынннан да су ияләре ясаса гына инде. Елгада яфракларын чайкаучы таллар куышның авызын чит күзләрдән яшерә. Каршы ярдан гына чишмә бәреп ята. Аның тирәсендә дә таллык.

Илнар өйдән алып килгән кирәк- яракларны урнаштырган арада Илдар бу гүзәллекне карап йөрде. Күктә инде күптән йолдызлар җемелди. Алар арасында үзенең матурлыгыннан чиксез горур тулы ай салкын яктылыгын чәчә. Бу яктылыкта бар нәрсә дә икенче төрле күренә. Әйтерсең билгесез рәссам табигатьне көмеш буяу белән буяп чыккан. Бу көмеш буяу астыннан талларның, чишмәнең, яр диварларының үз төсләре сизелсә дә ул төсләр инде чын түгел сыман тоела.

Шундый матурлык! Нишләп соң хаман моннан тизрәк китәсе килә? Эй, керим дә йоклап китеп карыйм әле. Төкерим Су анасына. Әнә Илнар күзләсен үзен.” Малай борылып кереп китмәкче булды. Шулчак каршы ярда ике ак шәүлә күренеп киткәндәй булды.

-Дәлия белән Зәлия!? Булмас... Алар монда нишләп йөрсен. Күземә күренә башладылар инде. Йокларга кирәк, Илдар, йокларга. Юкса “ычкынасың”.

- Нишләп үз-үзең белән сөйләшеп йөрисең монда. Мин сине Су анасын очраткан да шуның белән әңгәмә кора дип торам.

-Кораммы соң әңгәмә Су анасы белән синнән башка.

Илнар игезәгенең мыскыллы ирониясен колак яныннан гына үткәреп җибәрде. Аны да елга буеның төнге матурлыгы сихерләгән иде. Илдар аның җилкәсенә җиңелчә сугып алды:

-Ярар, мин кереп ятам. Алай- болай берәр нәрсә булса уятырсың, - дип куыш эченә, Илнар эзерләгән урынга кереп ауды. Ләкин Илдарга бу төнне йокларга язмаган икән. Күзләрен йомып, йокыга изрәп кенә киткән иде, кемдер аны төрткәләп уята да башлады.

-Илдар, тор тизрәк! Әйдә, тор инде.

-Илнар!...Йоклыйм әле! Мине гомумән Су аналары кызыксындырмый...- Малай, икенче ягына борылып ятарга тырышты. Тик кемнеңдер көчле куллары аны якасыннан эләктереп алып селкергә керешкән иде инде.

-Тор дим мин сиңа! Нинди Су анасы? Тор тизрәк!

Уянып бетә алмаган Илдар күзләрен уарга кереште. Уятучысының Илнар түгеллеген ул аңлап алган иде инде. Каршысында кунак кызларының берсен күргәч, Илдар сикереп торганын сизми дә калды.

-Зәлия!?

-Әйе, мин. Киттек әйдә.- Кызның нигә һәм кайда китүләрен аңлатып торырга вакыты юк иде күрәмсең. Ул малайны кулыннан өстерәп диярлек куыштан чыгарды да, ярга ясалган сукмак буйлап өскә ашыкты. Илдарның үзе артыннан иярмәвен сизеп, кыз борылды да:

-Нәрсә көтәсең? Әйдә тизрәк!- дип боерды.

Малайның берни дә аңламаган килеш аңа иярүдән башка чарасы калмады. Шулчак аның колагына төнге тынлыкны бозып шомлы һәм куркыныч гүләү килеп бәрелде. Малайның мондый тавышны беркайчан ишеткәне юк иде. Мөмкин булса, бүтән беркайчан да ишетмәс тә иде. Бу гүләү һәр мизгел саен көчәя һәм тагын да куркынычлана бара иде. Илдар ирексездән тавыш килгән якка төбәлде һәм күз алдында ачылган манзарадан өнсез калды. Куркудан аның аяк-куллары алынды. Елганың югары очыннан аларга таба юлында очраган бар нәрсәне йотып, җимереп һәм юк итеп моңарчы буш торган ярларны тутырып су стенасы килә иде.

-Нишләп туктадың инде!? Бир кулыңны! Тизрәк!- Яр өстендә аңа кулын сузып торган Зәлиянең сүзләрен котырган су гүләве йотты.

Су катламы аны каплап киткәнче Илдарның башында бер генә уй туып өлгерде: ”Су саклагыч киткән”. Шул мизгелдә ул кулыннан кемнеңдер йомшак һәм көчле куллары эләктергәнен сизде. Аңына килгәндә Илдар яр буенда утыра, аның каршында куркудан һәм шаккатудан зур ачылган күзләрен су ташкынына төбәп Илнар басып тора иде. Ул да елгага таба борылып карады. Сабый чактан су кереп, балык тотып үскән елганы танырлык түгел иде. Тирән ярларга көчкә сыешкан болганчык суда тамыры белән йолкынган агачлар, куаклар, бүрәнәләр, такта кисәкләре, тагын әллә ниләр бөтерелеп түбән таба агалар иде. Шул котырган ташкында Илдар үзләре белән алып килгән юка юрганны күреп алды. Тик ул мизгел эчендә су астына китеп юк та булды. Уйларга да куркыныч, хәзер алар да шушы акылыннан шашкан елга ташкынында булырга тиеш иделәр бит. Әгәр... Зәлия! Илдар тирә ягына күз салды. Зәлия белән Дәлия алардан ерак түгел генә, гадәттәгечә, малайларны күзәтеп басып торалар иде. Малайларның бер якларында котырынган җеннәр кебек ярсып ташкын ага, ә икенче якларында тулган айның көмеш нурларында коенып ак күлмәкле, алтын чәчле, нәфис йөзле ике кыз басып тора. Илдарның ирексездән теленә:

-Сез фәрештәләрме әллә?,-дигән сорау килде.

Кызларны бу сорау һич аптырашта калдырмады, киресенчә алар Илдарның сүзен җөпләп баш кактылар

-Саклаучы(!) фәрештәләр,- дип дөресләп кенә куйды Зәлия.

- Таныдыгыз, ниһаять- дип өстәде Дәлия.

^ Моңарчы өнсез утырган Илнар телгә килеп:

-Фәрештәләр кызлар булалар ди мени?.-дип сорап куйды.

Ни сәер, бу сорау кыз-фәрештәләрнең ачуын да чыгармады, аларны аптыратмады да. Дәлия гадәтенчә маңгаена төшкән алтын чәчләренә өреп куйды да:

-Ә кем безне кызлар диде?- дип көлеп җибәрде,- Безне кызлар итеп сезнең үзегезнең күрәсегез килә. Ә болай безне күрү мөмкин түгел.

^ Илнарның шулай да кызларның сүзләренә ышанасы килми иде әле:

-Ә без бит сезне күрәбез, менә бит, хәтта, сөйләшәбез дә.

Малайларның һич кенә дә бу ике кыздан аерыласылары килми иде. Фәрештә түгел, гади кызлар булсыннар да янәшәдә калсыннар иде алар. Көн саен авыл урамында очрасыннар иде, үртәшсеннәр иде, телләшсеннәр иде, тик китеп югалмасыннар гына.

Кызлар малайларның үзләренә ышанмаска тырышуларын күрсәләр дә аларны кызып- кызып инандырырга да тотынмадылар, бәхәскә дә кереп китмәделәр. Бары тик тыныч кына читтән аларны күзәтүләрен дәвам иттеләр. Һәм бу, алардан сирпелүче тынычлык барлык дәлилләрдән көчлерәк иде.

-Кеше ышанмаслык!

-Шаяртасыз сез! –диештеләр.

Тик кызлар гына бер дә шаяртканга ошамаганнар иде.

-Бүтән күрмәссез дә инде – диде Дәлия җитди генә.

-Шундый шук малайларны 16 ел буена сау-сәламәт саклап кала алганыбыз өчен бүләк кенә иде бу көн.- Зәлиянең тавышында горурлык чаткылары сизелә иде.- Сез бит безне бер генә мизгел дә эшсез тотмадыгыз. Менә бүген дә ничә тапкыр саклап калырга туры килде үзегезне.

^ Дәлия алсулык йөгерә башлаган офыкка карап:

-Безгә вакыт, -дип куйды.

-Нәрсәгә вакыт?- Илнар аңламаганга сабышса да, нәрсәгә вакыт икәнен абайлаган иде.

-Югалырга. Безгә вакыт кояшның беренче нурларына кадәр генә бирелде.- Илдар үзенең сорауларына Зәлия, ә Илнарның сорауларына Дәлия җавап бирүенә игътибар итте. “Димәк, Зәлия- минеке, Дәлия- Илнарның фәрештәсе,”- дип уйлады ул.

^ Кызлар чиксез җылы, мөләем һәм йомшак итеп елмайдылар да:

-Без һәрвакыт сезнең белән, онытмагыз.- дип кояшның беренче нурларында эреп юк булдылар.

Малайлар әниләренең “Улыкайларым!”, дип ачыргыланып кычкырган тавышына сискәнеп айнып киттеләр. Алар шунда гына яр буен тутырып сибелгән авыл халкы арасыннан, шашынган кешегә ошап калган әниләренең абына-сөртенә аларга таба чабып килүен күрделәр. Икенче мизгелдә алар әниләренең кочагында иделәр инде. Балаларын исән-сау килеш күрүенә шатлыгы эченә сыймаган ана:

-Мин сезне бүтән күрмәм дип уйлаган идем инде И, Ходаем, Раббем, рәхмәт сиңа, Раббем, Раббем...”,- дип бер үк сүзләрне берөзлексез кабатлады.

Бераз тынычлана төшкәч, ул :

-Рәхмәт Ходаем балаларымны сакларга фәрештәләреңне җибәрүең өчен. Рәхмәт сезгә, саклаучы фәрештәләр.-дип куйды. Бу сүзләр дөньяның иң бәхетле анасының йөрәк түреннән чыккан сүзләр иде.

Ә малайлар Зәлия белән Дәлиянең тавышларын ишеткәндәй булдылар:

-Ниһаять рәхмәт сүзе дә ишеттек.

- Әйе, бик сирәк искә алалар шул безне




Похожие:

Ә без теләсә кем түгел. Мин- илнар, ә ул- илдар. Ә сез кем буласыз?- дип сорады Илнар кызларның җавап бирәчәгенә бик үк ышанып бетмәсә дә icon4 сыйныф рус гр.( Р. З. Хәйдәрова дәреслеге буенча) Дәрес темасы: “Татар халык бәйрәме “Карга боткасы””
Бик әйбәт. Мин сезнең кәефләрегез яхшы булганга бик шат, дәресебезне башлыйбыз. Бүген класста кем дежур?
Ә без теләсә кем түгел. Мин- илнар, ә ул- илдар. Ә сез кем буласыз?- дип сорады Илнар кызларның җавап бирәчәгенә бик үк ышанып бетмәсә дә iconТема: Кем? Нәрсә? соравына җавап булган сүзләр
Яз көне, укучылар, көннәр җылына, матур була. Агачлар яшеллеккә күмелә. Гел тышта гына йөрисе килә. Әйдәгез әле без дә, укучылар,...
Ә без теләсә кем түгел. Мин- илнар, ә ул- илдар. Ә сез кем буласыз?- дип сорады Илнар кызларның җавап бирәчәгенә бик үк ышанып бетмәсә дә iconМаксат: укучыларда чисталык күнекмәләрен үстерү; укучыларны чиста йөрергә өйрәтү Авырмас Доктор
Кадерле балалар! Мин һәм минем дусларым. Без Чисталык” җәмгыяте оештырдык. Бу оешманың ишекләре һәркемгә ачык, рәхим итеп сез дә...
Ә без теләсә кем түгел. Мин- илнар, ә ул- илдар. Ә сез кем буласыз?- дип сорады Илнар кызларның җавап бирәчәгенә бик үк ышанып бетмәсә дә iconМин, С0л2йм2нов Илнар, ошо «бар7ылда7тар» ара3ыны8 бер в2киле булам
«Бар7ылда7тар» 4а С0л2йм2новтар,;0б2й6уллиндар,;2линдар, 32м;1м2ровтар и Был н29ел-ара кешел2ре эш30й2р, ег2рле бул4андар, ирт2 та8дан...
Ә без теләсә кем түгел. Мин- илнар, ә ул- илдар. Ә сез кем буласыз?- дип сорады Илнар кызларның җавап бирәчәгенә бик үк ышанып бетмәсә дә iconТатар теленнән тестлар Тучкова Ильфира Фәметдиновна Тест.”Исем” 3класс
Кем? соравына җавап бирүче сүзләрне бер баганага, нәрсә? соравына җавап бирүче сүзләрне икенче баганага яз. Кояш, күбәләк, эшче,...
Ә без теләсә кем түгел. Мин- илнар, ә ул- илдар. Ә сез кем буласыз?- дип сорады Илнар кызларның җавап бирәчәгенә бик үк ышанып бетмәсә дә iconАнкета для детей: Фамилия, имя ребенка Класс Дата
С кем ты ходишь гулять, с кем играешь? Кто тебе покупает книги, игрушки, гостинцы?
Ә без теләсә кем түгел. Мин- илнар, ә ул- илдар. Ә сез кем буласыз?- дип сорады Илнар кызларның җавап бирәчәгенә бик үк ышанып бетмәсә дә iconТатар теленнән бердәм республика имтиханы Вариант № (сынау)
А1 А32 үтәгәндә, 1 нче номерлы җавап бланкында эшләнә торган биремнән аста урнашкан, дөрес дип табылган җавап шакмагына “Х” билгесе...
Ә без теләсә кем түгел. Мин- илнар, ә ул- илдар. Ә сез кем буласыз?- дип сорады Илнар кызларның җавап бирәчәгенә бик үк ышанып бетмәсә дә iconВ арбитражный суд Краснодарского края 350063 г. Краснодар, ул. Красная, 6
Между (кем) и (кем) " " г был заключен договор о (предмет договора), согласно которому ответчик принял на себя обязательство (существо...
Ә без теләсә кем түгел. Мин- илнар, ә ул- илдар. Ә сез кем буласыз?- дип сорады Илнар кызларның җавап бирәчәгенә бик үк ышанып бетмәсә дә iconТатар сыйныфлары өчен татар теленнән бердәм республика имтиханы Вариант № (сынау)
А1 А32 утәгәндә, 1 нче номерлы җавап бланкында эшләнә торган биремнән аста урнашкан, дөрес дип табылган җавап шакмагына «х» билгесен...
Ә без теләсә кем түгел. Мин- илнар, ә ул- илдар. Ә сез кем буласыз?- дип сорады Илнар кызларның җавап бирәчәгенә бик үк ышанып бетмәсә дә iconТатар сыйныфлары өчен татар теленнән бердәм республика имтиханы Вариант № (сынау)
А1 А32 утәгәндә, 1 нче номерлы җавап бланкында эшләнә торган биремнән аста урнашкан, дөрес дип табылган җавап шакмагына «х» билгесен...
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©lib2.podelise.ru 2000-2013
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы