Тема: Кошның матурлыгы төсенә карап, кешенең матурлыгы эшенә карап
Тема: Кошның матурлыгы төсенә карап, кешенең матурлыгы эшенә карап icon

Тема: Кошның матурлыгы төсенә карап, кешенең матурлыгы эшенә карап



НазваниеТема: Кошның матурлыгы төсенә карап, кешенең матурлыгы эшенә карап
Дата конвертации20.09.2012
Размер43.65 Kb.
ТипДокументы
источник

Тарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Тойгелде гомуми урта белем бирү мәктәбе.


Тема: Кошның матурлыгы төсенә карап, кешенең матурлыгы эшенә карап.


Башкаручы: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дәүләтова Рушания Фатих кызы.


2008 нче ел.


Кошның матурлыгы төсенә карап, кешенең матурлыгы эшенә карап.

Дәүләтова Рушания Фатыйховна,

7 класс җитәкчесе.

Максат:

1. Укучыларда туган якка карата мәхәббәт тәрбияләү;

2. Патриотик хисләр уяту;

3. Үзебездән чыккат шәхесләр белән таныштыру.


Җиһазлаү:

1. Магнитофон.

2. Фотолар курсәтү өчен проектор.

3. Баян.


Барышы:

К Сәгәдәтшин сүзләре, И. Закиров музыкасы"Дөм каеннар иле" җыры белән башлана.

Алып баручы:Исәнмесез ! -диеп башлыйм әле,

Танышу бит шулай башлана.

Сезнең белән очрашканга, дуслар,

Күңелебез шундый шатлана.


Сәлам сезгә искән таң җиленнән,

Сәлам сезгә бәхет гөленнән,

Сәлам сезгә барлык дусларымнан,

Сәлам сезгә моңнар иленнән!

А. Б.: - Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучыларыбыз, укучылар! Без бүген "Кошның матурлыгы төсенә карап, кешенең матурлыгы эшенә карап" дигән телдән журнал тәкъдим итү кичәсенә җыелдык. Хәзер авылыбызның күренекле кешеләре, гореф-гадәтләре белән кыскача танышырбыз. Безнең якта туып-үскәннәр арасында игенчеләр, язучылар,укытучылар , табиблар, инженерлар, һ.б. һөнәр ияләре бар. Алар үз бәхетләрен туган якта - шушы төбәктә тапканнар. Авылыбыздан еракта яшәгәннәре дә безнең горурлыгыбыз. Авылыбыздан үсеп чыккан кешеләр белән таныштыру өчен журналыбызның беренче битен ачабыз. Ул "Эшләрендә кеше язмышлары" дип атала. Әлеге авылдашларыбызның тормыш юллары бик катлаулы да түгел кебек, ләкин эшләре кеше язмышын хәл итә.

Баева Айгөл турында сөйләнә (алдан хәзерләп куелган материал буенча укыла)

Газизова Алсу турында сөйләнә

Г. Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" әсәре буенча сәхнәләштерелгән өзек күрсәтелә.

Наилә Низаминың тавышы магнитофоннан тыңлана.

^ А.б.: - Наиләбез турында журналист Земфира Гыйльметдинова сәхнә журналында түбәндәге фикерләрне әйтә: (язудан укыла)Әйе, бу кыз безнең Мәллә елгасында су коенып, җиләк-җимешкә бай Дөм каен урманнарында хозурланып үсә (биографиясе укыла)

Җыр башкарыла.

Буыннан-буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла торган, заман җилләре дә ала алмый, гомер үтсә дә, югалмый торган, кешелек тарихы өчен бик кадерле булган кыйммәтләр бар. Бу кыйммәтле хәзинә - кешенең хезмәте.

Журналыбызның "Кеше хезмәте - тиңсез хәзинә" исемле икенче битендә шушы хәзинәгә ия шәхесләр белән таныштырып китәргә телим: Кәримов Рифкать абый, Габделхаков Раиф, Нәбиуллин Айрат, һ.б.

Айрат үзе турында түбәндәгеләрне әйтә:( язудан укыла)

- Әйе, гомер уза, тула оек белән чабата да туза. Әмма халкыбыз мирасына булган мәхәббәт йөрәкләребездә саклана. Халкыбыз мирасы - үткәннәребезгә ихтирам, киләчәгебезгә күпер ул. Татар халкының киемендә дә, йөзендә дә, хезмәт җимешләрендә дә матур, күркәм күңел сыйфатлары чагыла. Ул һәрвакыт матурлыкка омтыла.

Бүген бездә кунакта шундыйларның берсе - Ягъфарова Сәлимә апа.

(биографиясе укыла)

- Хәзер Сәлимә апаның үзенә сүз бирик әле.

^ Татар халык биюе.

Безнең авылда үзенең күркәм күңел сыйфатларын чигүгә салган, шигырьләр, бәетләр иҗат итүче Мәскүрә апабыз бар. (Мәскүрә апа турында сөйләнә)

^ Укучылар шигырь сөйли.

Татар хатын-кызларының кулларыннан һичбер вакыт эш төшмәгән: җеп эрләгән , шәл бәйләгән ул, ашъяулык, сөлге чиккән, тула баскан, палас тукыган, гөл үстергән, аш-су хәзерләгән. Бүгенге көндә дә андый хатын-кызларыбыз күп. Алар үзләренең хезмәткә булган мәхәббәтләрен балаларына да бирәләр.

Бахтагараева Нурия Флүр кызы - шундыйлардан. (^ Язылганнар укыла) Нурия апаның үзенә сүз бирик әле.

Тормыш юлы никадәр генә авыр һәм катлаулы булмасын, һәр кеше үз юлын, үз урынын һәм бәхетен таба.

Безнең мәктәпне тәмамлап, бүгенге көндә хезмәтләре белән танылган һәм танылып килүче авыдашларыбыз бик күп. Менә аларның кайберләре:

Багауова Лилия - Әлмәт Нефть институтының өлкән укытучысы;

Миннеханов Гарифҗан - Менделеев районы хакимияте башлыгы урынбасары;

Ганиева Дилбәр Шәйхевәли кызы - Культура академиясендә декан.

Аларга алмашка яшь буын үсеп килә.

Хәзер журналыбызның "Уңышка илтүче озын юл" исемле соңгы битен ачабыз.

Талантлы яшьләребезнең берсе - Гөлчәчәк Хафизова. Аның хикәяләре "Идел" журналында, "Авыл утлары" гәзитендә, һ.б. басмаларда чыгып килә. (биографиясе укыла)

Өметле яшьләребезнең берсе - Алия Габделхакова. (биографиясе укыла)

Сүзне Алиянең үзенә бирик әле.

Яшь дустым! Сиңа теләкләремне күренекле шагыйребез Фәнис Яруллин сүзләре белән җиткерергә телим.

Йомгаклау: Кадерле кунаклар! Бүгенге очрашуыбыз азагына якынлашып килә. Без сезне туган авылыбызның һөнәр ияләре, күренекле кешеләре белән таныштырдык. Алар шушы туфракта яшиләр, иҗат итәләр һәм үсәләр.

Ак чәчәкләр сыман ап-ак карлар


Барыр юлыгызга сибелсен.

Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык

Һәм гомерлек бәхет китерсен!


Кичә җыр белән тәмамлана "Шушы яктан, шушы туфрактан без".




Похожие:

Тема: Кошның матурлыгы төсенә карап, кешенең матурлыгы эшенә карап iconЕлның кайсы фасылы икәнлеген нинди билгеләргә карап әйтеп була? Һава торышы нинди? Кояшның елмаеп каравына нәрсәләр шатлана?
Текстта хата бар, шуны табып, күп нокталар урынына сыйфатлар һәм исемнәр өстәп яз
Тема: Кошның матурлыгы төсенә карап, кешенең матурлыгы эшенә карап icon«һәр рәсемдә кояш»
Барлык балалар да үзләрен дәрестә тигез хис итә, фикерләрен курыкмыйча әйтеп бирә алалар. Үз эшенә һәм иптәшенең эшенә тәнкыйть белән...
Тема: Кошның матурлыгы төсенә карап, кешенең матурлыгы эшенә карап iconТема: Кешенең күңел дөньясы. Хиснең сәбәбе. К. Мостафин “Эш” шигыре. Максат
Молодцы, бик дөрес әйттегез. Димәк, хиснең дә дәрәҗәләребар һәм төрле була икән. Сез минем белән килешәсезме? (сигналлар )
Тема: Кошның матурлыгы төсенә карап, кешенең матурлыгы эшенә карап iconДогаларым барып ирешсен
Мөслим-Тойгелде юлында юл һәлакәтенә очрап, 6 яшь кешенең гомерләре өзелде. Шуларның бишесе-Ильнур һәм Расыйл Гарифуллинар, Булат...
Тема: Кошның матурлыгы төсенә карап, кешенең матурлыгы эшенә карап iconАксубай волосте Иске Кармәт авылында крестьян гаиләсендә унынчы бала булып дөньяга килә
Тобол губернасының Ахман авылына абыйлары янына китә. Бакыр мәгъдәне чыгару эшенә керешә. Соңрак аны Уфадагы “Галия” мәдрәсәсенә...
Тема: Кошның матурлыгы төсенә карап, кешенең матурлыгы эшенә карап iconРайон халкының кәсепләре
Республика индустрияләштерү һәм яңартып кору эшенә 1927 елда керешә. Бу елларда Кукмара районышда да кустарьларны һөнәрләре буенча...
Тема: Кошның матурлыгы төсенә карап, кешенең матурлыгы эшенә карап iconӘти-әниләр өчен сораулар
Безне мәктәпнең тәрбия эшенә карата сезнең фикерләрегез кызыксындыра. Тубәндәге сорауларны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Без...
Тема: Кошның матурлыгы төсенә карап, кешенең матурлыгы эшенә карап iconАҢлатма язуы
Гасырлар уза, буыннар алмашына, ә тел һаман мәгърифәткә һәм кешенең рухи үсешенә хезмәт итә. Тел милләтне уртак максатлы тормыш эшчәнлеге...
Тема: Кошның матурлыгы төсенә карап, кешенең матурлыгы эшенә карап iconКонспект подгруппового логопедического занятия ( 1 класс, ффнр) Тема: «Звуки [м], [м`], буква «м». Лексическая тема: «Игрушки»
Грамматическая тема: «Согласование имени существительного с именами прилагательными»
Тема: Кошның матурлыгы төсенә карап, кешенең матурлыгы эшенә карап iconПланирование образовательной деятельности и ее обеспечения на 2011 2012 учебный год
Выявленные проблемы… Ключевая проблема Цель… Задачи … Приоритеты года… Тема Программы развития… Тема районной инновационной площадки...
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©lib2.podelise.ru 2000-2013
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы