Тема: Бала чагым ямьле Тойгелдедән icon

Тема: Бала чагым ямьле Тойгелдедән



НазваниеТема: Бала чагым ямьле Тойгелдедән
Дата конвертации20.09.2012
Размер66 Kb.
ТипДокументы
источник



Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Тойгелде гомуми урта белем бирү мәктәбе.


Тема: Бала чагым ямьле Тойгелдедән,

Сарсаз буйларыннан башлана.

Дөм каеннар төшләремә кереп,

Кочагыма гүя ташлана.


Башкаручы:татар теле әдәбияты укытучысы Дәүләтова Рушания Фатих кызы.


2009 нчы ел.


Бала чагым ямьле Тойгелдедән,

Сарсаз буйларыннан башлана.

Дөм каеннар төшләремә кереп,

Кочагыма гүя ташлана.


1укучы. Туган җирем! Куеныңнан бәрелә

Батырларның эссе тыннары.

Кайнар күкрәгеңә бер сыенсам,

Язылып та китә сыннарым.

2 укучы. Яңарып та китә күңелләрем

Кушыла сулышым синең сулышка
^

Нәни кыяк, бөртек туганың да


Нинди гайрәт белән сулышкан.

1 укучы. Бәйрәм бит ул - һаваларын сулап

Сукмагыңнан тик бер үтүләр

Нинди бәхет, нинди чиксез бәхет

Шушы җирдә туып үсүләр .

2 укучы. Туган җирем! Түгеп хәләл тирен

Халкым сине гөлдәй ил иткән
^
Омтылам мин синең биеклеккә

Омтылам мин синең киңлеккә.


Алып баручы.

Бала дөньяга килә, беренче тапкыр туган нигезендә үзенең тавышын яңгырата. Бу вакытта әле ул бернәрсә аңламаса да, әни назын тоеп, ата-баба нигезендә яши башлый. Кызарып чыккан кояшка карап күзләрен ача, өй түрендәге кошлар сайравын тыңлый, яңгыр яуганда, йөзенә сәерсенү билгеләре чыгара. Аның анасы да баласының көләч, шат йөзен күреп, бишек җырын көйли, йомшак куллары белән баласын назлый, аңа чын күңелдән изге теләкләр тели.

Мин дә кечкенәдән ата-ана назын тоеп, аларның сүзенә колак салып үстем. Әти-әниемнең : “Туган үскән җиреңә мәрхәмәтле бул, аны ярат, ата-баба нигезен онытма! “-дигән сүзләре хәтеремә бик тирәнтен уелып калды. Ничек соң инде шундый гүзәл табигатьле, газиз туган ягыңны яратмаска, онытырга мөмкин! ?

Алып баручы.

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укучылар, укытучылар! Без бүген “Туган авылым минем “ дип исемләнгән бәйрәмгә җыйналдык. Хәзер авылыбызның гүзәл тарихы, аның күркәм кешеләре белән танышырбыз.

Әй, туган ягым! Нинди гүзәл син! Синең гүзәллегеңә кемнәр генә сокланмаган. Шигырьләр иҗат итмәгән.


Гомарова Эльза ,Галиева Рәмилә шигырьләре укыла.


Әйе, туган як ул - безнең туган йортыбыз, өй артындагы бәрәңге бакчабыз, эчә торган чишмәбез, туган авылыбыз, туган республикабыз. Ул гомер-гомергә кешеләр өчен илһам чыганагы, яшәргә көч-дәрт бирүче күңел маягы булган. Шуңа күрә әдипләр үзләренең иң яхшы шигырьләрен, композиторлар иң яхшы көйләрен туган якка багышлаганнар.


Грифҗан Миннеханов сүзләре, Илгиз Закиров көе “ Дөм каеннар иле” җырлый 7нче класс укучылары.


Әйе, кемнәр генә үзенең туган ягын, туган авылын , мәктәбен сагынмый икән! Хәзер хатирәләребезне яңартыйк, тарих битләренә күз салыйк. 'Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк', диләр.


Хәбәрче кызларыбызга сүз бирик

1 мәчет тарихы.

2авыл тарихы.

2мәктәп тарихы

Ганиева Райлә җырлый “Мәктәп еллары”


Чал тарихы булган мәктәбебезгә кунаклар килде. Шуларның беренчесе укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләгән, мөгалимнәрнең мөгалиммәсе булган Шәймәрданова Нурания Әсһәм кызы.

Шәймәрданова Нурания 1965 нче елның 30 нчы мартында Мөслим районы Игенче авылынд Әзһәм абый белән Нәзирә апа гаиләсендә 4нче бала булып дөньяга аваз сала.

1972 нче елда Тойгелде сигезьеллык мәктәбенең 1нче сыйныфына укырга керә. 9-10 нчы сыйныфларны Михайловка урта мәктәбендә тәмамлагач, Казан Дәүләт университетына укырга керә. 1987 нче елда университетны тәмамлап, Әлмәт шәһәренә яшь белгеч буларк, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып кайта.

1994 нче елда туган якка-Мөслим якларына – кайтып төпләнәләр һәм 2 ел Тат. Смыловка төп мәктәбендә директор булып эшли.1996нчы елдан Мөслим урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы.2000 нче елда Мөслим мәгариф бүлегенә милли мәгариф буенча начальник урынбасары итеп эшкә алына.Нурания апа мөгалимнәрнең мөгаллимәсе. Ул яшь буынга тәрбия бирүчеләргә бер дә иренмичә ярдәм итәргә тырыша, акыллы,файдалы киңәшләрен бирә

Нурания апаның укучылары югары уку йортларын тәмамлап татар теле һәм әдәбияты укытучылары булып эшлиләр.1 укучысы Габдуллина Индира Алабуга шәһәренең “ Күңел “татар радиосында эшли. 1укучысы үзе кебек (Марданшина Язилә ) мәгариф бүлегендә методист.

Бүгенге көндә Нурания апаның улы Казан медицина университетында белем ала.Тормыш иптәше Айрат абый белән бер-берсен аңлап,бер-берсенә таяныч булып яшиләр.

Әле яңа гына алсу чәчәкләр тотып беренче класска укырга килгән идегез. Инде соңгы кыңгырау чыңлаганга да байтак вакыт узган. Мөгаен. бүген мәктәпкә килеп кергәндә сезнең күз алдыгыздан йөгереп кенә балачагыгыз, мәктәп елларыгыз үтеп киткәндер.

-Нурания апа хәзер сезгә сүз бирелә.

Газимова Эльвира җыр башкара.


Туган якның кадерен белү өчен еракка китеп кара, диләр. Кадер белмәгән кеше читкә китеп тә белмидер ул. Туган якка кадер хисе Сәел абыйга тумыштан салынган. .

Сәел абый - бәхетле кеше. Туган төбәгендә, ата-ана туфрагында, туган-тумачалар, дус-ишләре арасында яши ул.

Каюмов Сәел Равил улы 1967 нче елның 15нче маенда дөньяга килә.

Барлык кешеләргә хас булганча Сәел абый да детсатта йөри, мәктәптә укый,яңадан укуын югары уку йортында дәвам итә.Ул Казан дәүләт ветеринария институтының зоинженирия бүлеген тәмамлый.Егетләргә хас булганча ил каршындагы хәрби бурычын үти.

Бәхет эзләп читкә чыгып китми ул.Бәхетен туган җиреннән таба. Авылда зотехник булып эшли.Үз эшен яратып башкарган яшь белгечне район җитәкчеләре тиз күреп алалар.Аны “Бәләкәй Чакмак” авылына председатель итеп билгелиләр, тырышып эшли ,үзенә йөкләнгән эшне җиренә җиткереп башкара, ләкин Сәел абый үзенең җанына тынгылык тапмый.Туган авылына кайтып дөнья авырлыклары алдында үгалып калмый үз эшен башлап җибәрә. Авылда мебель ясау цегын ача.Туган авылындагы ,кешеләргә эшләү өчен ,эш урыны булдыра.

Сәел абый Актаныш кызы Әминә апа белән тормыш кора.Бөркеттәй ул белән алма кебек кыз үстерәләр.

Сәел абыйның изгелеге,ярдәмчеллеге турында күп сөйләргә булыр иде.Сезнең турдагы фикерләребезне шигырь улларына төреп бирәсе килә.

Кыяга менеп җитү өчен

Баскыч саен тукталасы бар.

Ә баскычсыз текә җирләренә

Ташны уеп юл саласы бар.-дип яши ул.

Сәел абый хәзер сезгә сүз бирелә.

Каюмова Айсылу җырлый.” Идел вальсы”


Татар халкы талантлы шәхесләргә бик бай. Бу талантлы шәхесләр турында уйлыйбыз да:”Алар каян көч алган?-дип куябыз. Ул көч-халыкта, туган җирдә,туган телдә Ул көч халык көйләрендә, халык моңнарында. Безнең мәктәбебездән дә шундый талантлы шәхес үсеп чыкты.

^ Гыйльфанов Рөстәм Марсель улы

Тойгелде урта мәктәбен 2003 нче елда тәмамлый. Хәзерге вакытта Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының музыка факультетында укый. “Җырлыйк әле” тапшыруында 4 тапкыр катнашып призлар ала.

2006 елда Татар Дәүләт филармониясе каршындагы Татарстаннның халык артисты Айдар Фәизрахманов җитәкчелегендәге “Татарстан республикасының фалькор музыкасы дәүләт ансамбленә” эшкә чакырыла. Коллектив белән инде берничә чит илгә барып чыгыш ясарга да өлгерә.

“Мин бит сине сөям күптән” исеме белән дискы сатуга чыкты.

Рөстәм абый үзегез турында сөйләп китсәгез иде.


Гыйльфанова Нурия Зөфәр кызы 1957 нче 7нче мартында Мөслим районы Тойгелде авылында дөньяга килә. Бөтен балачагы,үсмер юллары,яшьлек еллары туган авылында уза.

Нурия апаның бүгенге көндә бер кызы ике оныгы бар.Шуларның бәхетенә куанып яши ул.

Аның җитезлегенә,осталыгына таң каласың:хезмәтен дә төгәл башкара,гаиләсендә дә оста хуҗабикә,кайгыртучан ана.Өйләренә килеп керсәң,үзеңне чәчәкле аланда кебек хис итәсең.Сине чигүле мендәрләр,япмалар каршы ала.Алардан күңел җылысы бөркелә.Ул табигатьне дә бик ярата.Дару үләннәре җыярга ярата.Үзенә илҺамны да табигатьттән ала.

Ул нечкә күңелле кеше.шигъри җанлы кеше.Башка кешеләрнеңдә борчу-кайгыларын күңеле аша кичерә,уздыра.Шигырьләр иҗат итә. Күп кенә мәрхүмнәргә атап бәетләр яза.

Нурия апа үзегезнең иҗат җимешләрегез белән таныштырып китсәгез иде.


Газимова Эльвира җыр “Су буенда учак яна”.


Кадерле кунаклар!Бүгенге очрашуыбыз азагына якынлашып килә.Без сезне туган авылыбызның һөнәр ияләре.күренкле кешеләре белән таныштырдык.Алар шушы туфракта яшиләр,иҗат итәләр һәм үсәләр.

Ак чәчәкләр сыман ап-ак карлар

Барыр юлыгызга сибелсен.

Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык

Һәм гомерлек бәхет китерсен!


Кичәбезне Ганива Райлә, Каюмова Айсылу тәмамлый: “Җыр өйрәтә яшәргә.”




Похожие:

Тема: Бала чагым ямьле Тойгелдедән iconТема р. Хисаметдинова «Эй, бала са7» ши4ыры
ЙЫ№азландырыу т. Кусимова «Баш7орт исемд2ре», «Балалр фолклоры» китаптары, Эй, бала са7 ши4ыры я6ыл4ан кассета, магнитофон, балалар...
Тема: Бала чагым ямьле Тойгелдедән iconСочинение по рассказу Л. Толстого «После бала» на тему: «Полковник на балу и после бала»

Тема: Бала чагым ямьле Тойгелдедән iconТема бала в русской литературе 19 века
Все в движенье: воздух, люди, блонды, локоны и груди и достойные венца ножки с тайным их обетом
Тема: Бала чагым ямьле Тойгелдедән iconТема: Светофорда кунакта
Светофор булып киенгән бала, даи хезмәткәре булып киенгән укучы, магнитофон, сигнал карточкалары, Буратино
Тема: Бала чагым ямьле Тойгелдедән iconПриказ от 26. 03. 2012 г г. Ейск №127 о проведении школьного этапа краевого конкурса участников VII губернаторского бала выпускников образовательных учреждений Краснодарского края
Губернаторского бала выпускников образовательных учреждений Краснодарского края, в целях выявления, поддержки и поощрения талантливых...
Тема: Бала чагым ямьле Тойгелдедән iconУрок №46 Тема: «Лев Николаевич Толстой. Рассказ \"После бала\". Сюжет и композиция»
Сообщение, эвристическая беседа по вопросам (в ходе беседы происходит”открытие”нового знания), словарная работа, работа с учебником,...
Тема: Бала чагым ямьле Тойгелдедән iconТема: Хәзерге заман сыйфат фигыль
Гади формасы фигыльнең нигезенә -учы, -үче кушымчалары ялганып ясала: ал-учы, бир-үче, таш-ла-учы, сөйлә-үче, хәл ит-үче; (машина)...
Тема: Бала чагым ямьле Тойгелдедән iconОтчет класс Бала саны "5"легә "4"һәм"5"кә барлыгы өлгереш(%) Сыйфат(%) 1 2

Тема: Бала чагым ямьле Тойгелдедән icon26 октября прошел осенний бал. Подготовкой осеннего бала занимался 10 класс

Тема: Бала чагым ямьле Тойгелдедән icon«Республикамды йырлайым!» Республика көнөнә, Имен бала саҡ һәм ғаилә ҡиммәттәрен нығытыу йылына арналған саралар планы
Республика көнөнә, Имен бала саҡ һәм ғаилә ҡиммәттәрен нығытыу йылына арналған саралар планы
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©lib2.podelise.ru 2000-2013
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы