Ренат Харис Туган елы, ае: 1941 ел, 6 нчы май. Туган урыны icon

Ренат Харис Туган елы, ае: 1941 ел, 6 нчы май. Туган урыны



НазваниеРенат Харис Туган елы, ае: 1941 ел, 6 нчы май. Туган урыны
Дата конвертации20.09.2012
Размер155.18 Kb.
ТипДокументы
источник

Ренат Харис

Туган елы, ае: 1941 ел, 6 нчы май.

Туган урыны: Ульянов өлкәсе Богдашкино районы Зирекле Күл авылы

Гаиләсе: әти-әнисе укытучылар, бер авылдан икенче авылга күчеп йөрергә туры килә.

Белеме: ТР Буа шәһәрендә 1958 елны А.В.Луначарский исемендәге урта мәктәпне , 1959-1963 елда КДПИ тарих филология факультетын тәмамлый.

Беренче китабы: 1968 елда “Беренче карлыгачлар” сериясендә тәүге җыентыгы “Җир һәм кеше” чыга, 1 елдан соң “Кайтаваз” китабы чыга.

Фатиха бирүче: С. Хәким.

Яңалыгы: оротория жанрын үстерә.

Китаплары: ”Көзге мәхәббәт”(1991), “Хисемнең исеме”(1996), балалар өчен “Матур өй”(1988), “Лап лап”(1996), “Әбәк”(2007); “Шигырь язган каләм белән”(1998), “Тоткасыз ишек”(1999), “Хәл -әхвәл”(2001).

Бүләге: 1972 – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, 1980 - Каракалпак АССР ның атказанган мәд. хезмәткәре, 1968 – Язучылар берлеге әгъзасы, “Кеше” ороториясе өчен М.Җәлил ис. бүләк бирелә, 1997 елда “Хисемнең исеме” өчен Г.Тукай премиясе лауреаты.


Гөлшат Зәйнәшева

Туган елы, ае: 1923 ел, 13 гыйнвар.

Туган урыны: ТР Сарман районы Иске Теләнче авылы.

Гаиләсе: Урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Әтисе кулак сыйфатында сөргенгә җибәрелә, Гөлшат әтисе ягыннан туган апасында тәрбияләнә.

Белеме: Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында башлангыч, Хуҗамәт авылында җидееллык мәктәпне , Минзәлә педучилищесын, 1945-49 елларда КДПИ татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Радиода, нәшриятта редактор булып эшли.

Беренче китабы: 1958 ел “Тыңларсыңмы җырымны”

Үзенчәлеге: Халыкчан гади, ритмик төзек, идея-хис бөтенлеге, музыкаль аһәңе белән аерылып тора.

Китаплары: Җыр жанрында иҗат итә. 100 гә якын шигыренә көй язылган. Драматургия, балалар әдәбияты өлкәсендә иҗат итә. “Гайфи бабай, өйлән давай”, “Җаным жәл түгел сиңа” комедияләре бүген дә Тинчурин театрында уңыш белән бара. 60 нчы елларда әдәби тәрҗемә эше белән шөгыльләнә, сәнгать кешеләре, сәхнә эшчәнлеге турында мәкаләләр яза. С.Садыйкова турында 2 монографик китап авторы. Җырлар җыентыгы “Илле җыр”(1988), кече яшьтәге балалар өчен “Асия”(1973), “Кояш гомере”(1975), “Бөҗәкләр концерты”(1984), “Гимназиядә дуслаштык”(1996), “Әбиемне яратам”(1997).

Бүләге: 1988 елда татар җыр сәнгате өлкәсендәге игелекле хезмәтләре өчен “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исеме бирелә.


Роберт Әхмәтҗанов

Туган елы, ае: 1935 ел, 1нче апрель.

Туган урыны: Балык бистәсе районы.

Гаиләсе: Хезмәткәр гаиләсе. Әтисе Вәли 1942 нче елны фронтка китә. 1943 нче елны үлеп кала. Әнисе балалар белән туган авылы Иске Арыш авылына кайта.

Белеме: Иске Арышта – башлангыч, Балыклы Чүкәй авылында җидееллык, Олы Солтан урта мәктәбендә белем ала. 1954-59 елларда КДПИ ның тат.фил.фагында укый.

Беренче китабы: 1958 ел, “Беренче яз” шигырьләр җыентыгы.

Фатиха бирүче: С. Хәким

Яңалыгы: Шигьри форма һәм сурәтләү чараларын баету юнәлешендә кыю эзләнүләр алып барган новатор шагыйрь.

Китаплары: 1958 – 2000 елларда 2 дистәгә якын китабы чыга. “Тукай тәрәзәсе”, “Кичке кошлар”; балалар өчен “Сабыйлар хоры”, “Таң шәһәре”.

Бүләге: Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (2001)


Рәзил Вәлиев

Туган елы, ае: 1947 нче ел, 4 нче гыйнвар.

Туган урыны: Түбән Кама районы Ташлык авылы.

Гаиләсе: 8 бала булалар, иң олысы Рәзил. Кечкенәдән йорт тирәсендәге эшкә катнашып, ир-ат һөнәренә өйрәнеп үсә. Әти-әнисе эшче крестьян.

Белеме: Башлангыч белемне туган авылында ала, 1965 нче елда Түбән Кама урта мәетәбен тәмамлый, КДУ ның жур.фагында 2 ел укый. Татарстан язучылар берлеге юлламасы белән Мәскәүдә Горький исемендәге Әдәбият институтында белем ала.

Беренче китабы: “Зәңгәр кабырчыклар” (1971)

Фатиха бирүче:

Яңалыгы: Традацион лирика калыбындагы , җитди эчтәлекле, яшәү мәгънәсе һәм тормыш фәлсәфәсенә кагылышлы уй-фикерләр белән сугарылган романтик рухлы лирик поэзия тарафдары. 70 нче еллар ахырында драма һәм проза жанрында актив иҗат итә. “Әйдә барыйк, кызлар карыйк”, “И машина, машина, җитте минем башыма”

Китаплары: Балалар өчен “Хыялый мияубикә”(1976), “Без – Кояш баласы”(1981), “Кайтаваз кайда яши?”(1994); шигырь һәм җыр җыентыклары “Яшен тамыры”(1977), “Ядкяр”(1987), “Бер алманы бишкә бүләек” (1992) һ.б.

Бүләге: “Планетада цивилизацияне, яшәешне, мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә керткән хезмәтләре өчен” Халыкара Көмеш медаль.


Рөстәм Мингалим

Туган елы, ае: 1937 ел, 15 нче август.

Туган урыны: Самара өлкәсе Камышлы районы Йолдыз авылы.

Гаиләсе: Игенче гаиләсендә туа.

Белеме: Йолдыз һәм Дәүләткол авылларында җидееллык мәктәпне , ТР Бөгелмә шәһәрендә авыл хуҗалыгы училищесын тәмамлый. 1962 – 1967 елларда КДУ татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый.

Беренче китабы: балалар өчен “Әйт кояшым!”(1966), өлкәннәр өчен “Эзләр” (1967)

Фатиха бирүче:

Үзенчәлеге: Тормвш күренешләрен үзенә генә хас образлы фикерләү һәм форма чаралары ярдәмендә гәүдәләндерергә тырыша, шигырьдә масштаблыкка, ассоциатив фикер һәм хис ярдәмлегенә омтыла. Сурәтләүдәге шигъри булулары да үзенчәлекле: шигырьләре һәм поэмалары тормышчан конкрет детальләргә, киң, тирән мәгънәле метафора, чагыштыруларга бай, ритмик яңгырашлы, иркен-ирекле формада яза.

Китаплары: Балалар өчен “Ә сәгать келт-келт итә”(1968), “Уйларга кирәк”(1971), “Төнге әкият”(1973), “Бәхетле исем”(1977), “Исәнме, әткәй”(1979), “Галстуклы кәҗә”(1992) һ.б. “Шигырьләр. Поэмалар”(1983), пьесалар, хикәяләр җ

ыентыклары “Тау астында илле бүре”(1990), “Шүрәлеләр үч алмый”(1997).

Бүләге: Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге бүләк (1997).


Гамил Афзал

Туган елы, ае: 1921 ел, 23 май.

Туган урыны: Актаныш районы Такталачык авылы.

Гаиләсе: Әтисе тегермәнче була. Крестьян хуҗалыкларын күмәкләштерү чорында Магнитогорск шәһәренә төзелешкә күчеп китәргә мәҗбүр булалар.

Белеме: Беренче сыйныфны туган авылында укый. 1931 елда төзелештә эшләүче татар эшчеләренең балалары өчен ачылган барак – мәктәптә укуын дәвам итә. Магнитогорск шәһәренең №35 нче мәктәбендә (җидееллык) укый. Троицк шәһәрендәге Татар педагогия техникумында 1 ел укый. Авыру сәбәпле тәмамлый алмый.

Беренче китабы: 1957 елда балалар өчен “Кар сулары”, 1958 елда зурлар өчен “Вөҗдан сүзе”.

Фатиха бирүче: Үзе Г.Тукай, Һ.Такташ шигырьләре тәэсирендә яза башлый. А.Шамов, С.Хәким гел киңәшләр бирәләр.

Яңалыгы: Халыкчан юмор белән сугарылган , эчтәлеге белән заманча һәм үзенчәлекле яңгыраган шигырьләр иҗат итә.

Китаплары: 1957 – 2000 елларда 30 дан артык китап яза. “Айлы кичләр”, “Борылам да карыйм”.

Бүләге: Әлмәт Язучылар оешмасының Р. Төхвәтуллин исемендәге һәм Чаллыдагы “Аргаиак” җ-ң С. Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр лауреаты, “Айлы кичләр” шигъри җыентыгы һәм “Борылам да карыйм...” циклына кергән шигырьләре өчен (1977) Г. Тукай ис. Дәүләт бүләге.


Илдар Юзеев

Туган елы, ае: 1933 ел, 3 нче гыйнвар.

Туган урыны: БР Яңавыл районы Ямады авылы.

Гаиләсе: Укытучы гаиләсендә туа.

Белеме: Ямадыда урта мәктәпне, 1950 -54 елларда КДПИ ның татфилфагында укый, 1973 елда Мәскәүдә М.Горький исемендәге әдәбият институты каршындагы икееллык югары әдәби курсларны тәмамлый.

Беренче китабы: “Таныш моңнар” (1956)

Фатиха бирүче: Һ.Такташ шигыре тәэсирендә яза башлый.

Китаплары: Шигырь һәм поэма китаплары: “Өзелмәс кыллар”,(1978), “Миләүшә”(1968), “Мәхәббәт китабы”(1982), “Уйлый күңелем төрлесен”(1997), “Серле чәчәк” (2002); поэмалар: “Кыр казлары артыннан”(1980), “Мәңгелек белән очрашу”(1985), “Сандугачлар килгән безгә”(1989), “Шагыйрь сәхнәсе”(2002). Балалар өчен: “Аю сатам, кем ала?”(1999) һ.б.

Бүләге: “Миләүшә” исемле җыентыгына (1968) тупланган поэмалары һәм балладалары өчен, шагыйрьләрдән 1 буларак, Татарстан яшьләре оешмасының М. Җәлил исемендәге респ. премиясенә, ә “Таш диварлар авазы” һәм “Өзелмәс кыллар” исемле поэмалары өчен 1980 елда Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә.


Фәнис Яруллин

Туган елы, ае: 1938 ел, 9 нчы февраль.

Туган урыны: Баулы районы Кызылъяр авылы.

Гаиләсе: Игенче – крестьян гаиләсендә туа.

Белеме: Кызылъярның җидееллык мәктәбе, Баулыдагы урта мәктәпнең 8 нче сыйныфында укый. 1970 елда КДУ тарих фил.фагын читтән торып тәмамлый.

Беренче китабы: “Мин тормышны яратам” (1964)

Фатиха бирүче:

Китаплары: “Май төне”(1966), “Бакчалар бәскә төренә”(1967), “Минем елмаю”(1968), “Ачсаң күңел тәрәзәләрен”(1969), “Гел ашыгам”(1970), “Ашлар пешкән чакта”(1971) ,”Аерылмас дустым”(1975), “Яшел утрау хуҗалары”(1976), “Зәңгәр күлдә Ай коена”(1990), “Биюче бака”(1996), “Өе балчык, иясе карчык”(1996);

^ 1964 – 2000 елларда 33 проза һәм шигьри китабы басыла.

Бүләге: “Аерылмас дустым” (1975) һәм “Сулыш” (1978) шигъри җыентыклары өчен !978 елда Татарстан яшьләр оешмасының М. Җәлил ис. бүләге, лирик шигырьләре һәм поэмалары тупланган “Җан авазы” (1994) исемле китабы өчен 1995 елда Г. Тукай ис. бүләк бирелә.


Харрас Әюп

Туган елы, ае: 1946 ел, 21 август.

Туган урыны: Мөслим районы Түреш авылы.

Гаиләсе: Әти-әнисе колхозчы.

Белеме: Түрештә башлангыч, Күбәк урта мәктәбен, КДУ татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

Беренче китабы: 1980 ел, “Ышаныч”

Фатиха бирүче:

Яңалыгы:

Китаплары: “Кояшлы яңгыр”(1983), “Каен балкышы”(1985), “Таң суы”(1987), “Төнге кояшлар”(1989), “Сабыр савытлары”(1992),”Җәяүле буран”(1996), “Көй эзләү”(2001).

Бүләге:


Зөлфәт

Туган елы, ае: 1947 ел, 1 гыйнвар.

Туган урыны: Мөслим районы Яңа Сәет авылы.

Гаиләсе: Игенче гаиләсендә туа.

Белеме: Уразмәт авылы урта мәктәбен, 1965 – 69 елларда КДУ татар фил.фагын тәмамлый.

Беренче китабы: 1971 ел, “Язмышлар ярында”.

Үзенчәлеге: Кечкенә генә факт, деталь, күренеш аша поэтик фикерне калку, масштаблы итеп җанландыру осталыгына ия. Язу манерасына публицистик кайнарлык, ихласлык, халык иҗатына - әкият, бәет, дастан, җырларга нигезләнеп романтик образлылык, җыйнак композиция , төзек ритмика хас.

Китаплары: “Утлы бозлар”(1978), “Адашкан болытлар”(1990), “Ике урман арасы”(1995), “Йөрәгемне былбыл чакты”(2000).

Бүләге: “Ике урман арасы” (1995) җыентыгы һәм “Йөрәгемне былбыл чакты” китабы өчен 2000 елда Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.


Роберт Миңнуллин

Туган елы, ае: 1948 ел, 1 август.

Туган урыны: БР Илеш районы Нәҗәде авылы.

Гаиләсе: Бер елдан гаиләсе Кыпчак авылына күчә. Әтисе Мөгаллим анда бераз эшләгәч, үзенең туган авылы Шәмәткә кайтып төпләнә.

Белеме: Шәмәттә башлангыч мәктәптә укый, Акбүз авылында сигезъеллык мәктәпне, Уфада сәүдә-кулинария училищесын тәмамлый, КДУ татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Журналист, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе. “Казан утлары”, “Яшь ленинчы”(Сабантуй) һ.б. да редактор, хезмәткәр, 1995 елдан ТР Дәүләт Советының Мәдәни һәм милли мәсәләләр кмиссиясе рәисе.

Беренче китабы: “Беренче карлыгачлар”(1970) җыентыгында басыла.

Фатиха бирүче: Х.Туфан, С.Хәким, Ф.Хөсни, И.Юзеев. Балалар өчен язуын иң беренче Ш.Галиев хуплый.

Китаплары: Балалар өчен: “Акбай цирк карый”(1978), “Җиде абый тай җигә”(1980), “Айга очтык”(1987), “Аша бабай”(1997), “Әнкәйнең ак чәчләре”(1986), “Сандугачның туган көне”(1990), “Дөньядагы иң зур алма”(1992), “Тал бишек”(1995), “Күчтәнәч”(1995), “Әнкәйнең ак чәчләре”(1986).

Бүләге: Г.Х.Андерсен ис. Почетлы диплом иясе (“Дөньядагы иң зур алма”), А.Алиш ис. Премия, 1998 елда “Күчтәнәч” өчен Г.Тукай премиясен ала. Ул ТР ның атказанган сәнгать эшлеклесе, БР ның атказанган мәдәният хезмәткәре.


Шәүкәт Галиев

Туган елы, ае: 1928 ел, 20 нче ноябрь.

Туган урыны: ТР Апас районы Олы Бакырчы авылы.

Гаиләсе: Игенче гаиләсендә туа.

Белеме: 1943 елда Олы Бакырчыда җидееллык мәктәп тәмамлый. 1956 елда эшче яшьләр кичке урта мәктәбендә белем ала. 1959 – 61 елларда Мәскәүдә СССР язучылар берлеге каршындагы икееллык Югары әдәби курслар тәмамлый.

Беренче китабы: Беренче шигъри җыентыгы 50 еллар башында чыга, ә балалар өчен атап язылган шигырьләр җыентыгы “Камырша” исеме белән 1962 елда чыга.

Фатиха бирүче: С.Хәким, Х.Туфан.

Китаплары: Юмор һәм сатира жанрында язылган шигырьләре “Уены-чыны бергә”, (1966), “Көлке бүлмәсе”(1967), “Шалт, Мөхәммәтҗан!”(1970), “Сиңа әйтер сүзем бар” (1960), “Сөенечләрем, көенечләрем”(1961), “Уйларым-серләрем”(1965), “Фикердәшкә”(1969); балалар өчен “Шәвәли”, “Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр”, “Кызык”, “Тәмле йорт”, “Котбетдин мәргән” – Г.Тукай исемендәге премия бирелә.

Бүләге: 1958 елдан Язучылар берлеге әгъзасы, 1995 – “Татарстанның халык шагыйре” исеме, 1984 – А.П. Гайдар бүләге, 1996 – А.Алиш ис.әдәби бүләк, 1978 – “Почет билгесе” ордены, 1970 – “Хезмәттәге батырлык өчен “ һ.б. медальләр белән бүләкләнә


Резеда Вәлиева

Туган елы, ае: 1930 ел, 1 нче май.

Туган урыны: Башкортстан республикасы Кайгы районы Дүшәмбикә авылы.

Гаиләсе: Әтисе Тәфкалун – Россиянең атказанган укытучысы, 40 елукытучы һәм мәктәп директоры булып эшләгән. Әнисе Марзия – башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Белеме: Балачагы, мәктәп еллары Салават районы Насибаш, Лаклы, Михайловка авылларында үтә. 1947 елда Каратаулы урта мәктәбен тәмамлый, КДУ ның тат.фил.фагында укый.

Беренче китабы : 1960 елда “Минем дусларым”

Үзенчәлеге: Иҗатында төп тема мәхәббәт: туган җиргә, табигатькә, туган халкыбызга, телебезгә, хезмәткә, ата-анага игелек, михербанлылык хисләре белән сугарылган.

Китаплары: “Якты йолдызым” (1968), “Зәңгәр иртә”91980), “Шиңмәс чәчәкләр”(1983), “Якты яр”(1988), “Ялгыз аккош” (1990), “Дәү әнигә барабыз” (1994), “Китмә, сөю”(1998), “Мыраубикә малае” (2000), “Яраттым шул, яраттым” (2000) һ.б.

1960 – 2000 елларда өч дистәгә якын китабы дөнья күрә.Тулаем алганда балалар язучысы. Шул ук вакытта мәхәббәт лирикасы , җыр һәм проза җырлары лаеклы урын били. Популяр җырлар авторы . Рус теленнән дә тәрҗемә итә.

Бүләге: 1999 елдан Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.


Равил Фәйзуллин

Туган елы, ае: 1943 ел, 4 нче август.

Туган урыны: Балык Бистәсе районы Балтач авылы.

Гаиләсе: Хезмәткәр гаиләсендә туа.

Белеме: Котлы Бөкәш авылында урта мәктәпне, 1965 елда КДУ ның тарих фил.фагын тәмамлый. 1966 – 67 елларда армиядә була, аннан кайткач СССР фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурада укый.

Беренче китабы: 60 еллар башында “Казан утларында” тәүге шигъри бәйләмнәре “Ньанслар иле” чыга.

Фатиха бирүче: Г.Ахунов, С.Хәким.

Яңалыгы: Кыска шигырь.

Китаплары: Балалар өчен “Рәсем ясыйм” (1965), “Күмәч пешерүчеләр” (1977), “Чәчәкләр үстердем” (1979), “Паласны кем кагар?”(1980), “Якты моң” (1983), “Сәгыйть һәм сәгать” (1989) һ.б. 1966 – 73 нче елларда “Аҗаган”, “Монологлар һәм диалоглар”, “Мәрмәр”, “Гадиләргә гимн”, “Наз” һ.б.

Бүләге:1970 елда “Мәрмәр” җыентыгы өчен М.Җәлил бүләге. 1978 елда “Шигырьләр һәм роэмалар “ өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә.1999 елда М.Шәймиев Указы белән “Татарстанның халык шагыйре” исеме бирелә. 1985 елдан Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре.


Рәдиф Гаташ

Туган елы, ае: 1941 ел, 30 март.

Туган урыны: БР Кушнаренко районы Марс авылы.

Гаиләсе: Игенче гаиләсендә тәрбияләнә.

Белеме: 1959 елда Талбазы авылы урта мәктәбен тәмамлый. Уфа шәһәренең БДУ ның татар һәм рус фил. бүлегендә 2 ел укый. Казанга күчә һәм КДУ ның тат. Һәм әдәбият бүлегендә дәвам итә.

Беренче китабы: 1966 ел, “Гөлләр су сорый”.

Фатиха бирүче: Х.Туфан, С.Хәким, Ф.Хөсни . Үзе С.Рәмиев, Һ.Такташтан үрнәк ала.

Яңалыгы: Башта С.Рәмиев, Һ.Такташ традицияләрен дәвам итсә, тора бара ирекле шигырь төрләренә мөрәҗәгат итә.Үзенең форма һәм ритм яңалыгын кертеп, заманча яңгырашлы шигырь үрнәкләре белән баета.

Үзенчәлеге: Борынгы Шәрыкъ поэзиясе традицияләрен , газәл, робагый жанрларын дәвам итүче.

Китаплары: “Тел ачкычлары” (1973), “Ирләр булыйк” (1978), “Чакыру” (1980), “Китмә, хыял” (1986) , “Европада татар шагыйрьләре”, “Англия дәфтәре”, “Гомер уртасыннан хатлар” шигъри цикллары, башкортча “Хистәрем бурандары”(Уфа, 1998).

Бүләге: 1982 елдан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 1966 елдан Язучылар берлеге әгъзасы, 2001 елда “ТР ның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелә.


Мөхәммәт Мирза

Туган елы: 1952, 3 нче декабрь.

Туган урыны: ТР Актаныш районы Чалманарат авылы.

Белеме: 8 класс белемне туган авылында ала, урта белемне күрше Такталачык авылында укып үзләштерә, 1971-75 Казан Дәүләт мәдәният институтының театр сәнгате режиссура бүлеге студенты.

Китаплары: “Кәккүк тавыш санадым”(2000), “Турайгыр”(2000), “Киек каз юлында”(2000).

Фатиха бирүче:

Яңалыгы: М.Мирза классик Шәрыкъ поэзиясе традициясендә иҗат ителгән фәлсәфи, фәлсәфи-лирик , эпик эчтәлекле әсәрләр тарафдары.Төп иҗат өлкәсе-поэзия. Аның татар поэзиясендә соңгы чорларда онытылып торган шигъри формаларга мөрәҗәгать итүе билгеле. Ул кыска шигырьләр , 4 юллыклар, газәл, робагыйлар остасы. Фәлсәфи фикере тирән. Нәфис сүз остасы.


Нәҗибә Сафина

Туган елы: 1949 ел, 2 февраль.

Туган урыны: БР Яңавыл районы Кисәк-Каен авылы.

Гаиләсе: Әтисе механизатор, әнисе колхозчы.

Белеме: 8 класс белемне туган авылында ала, урта белемне Кормаш авылында ала. 1967-1972 елларда КГУ ның тат.фагында укый. Укытучы, мәктәп директоры булып эшли. “Шәһри Казан”, “Сөембикә” дә бүлек мөхәррире булып эшли. 1997 елдан язучылар берлеге әгъзасы.

Беренче китабы: “Яшь көчләр” ( 1982), “Кызлар җыры”(1984)

Фатиха бирүчесе:

Үзенчәлеге:Шигырьләре заманының көрәш ялкыны белән сугарылган милли рухлы, гамьле.

Китаплары: “Таң кошы”(1997), “Без- шигырь, тормыш-проза”(2004), балалар өчен “Кош теле”, “Мәче фәлсәфәсе”, “Аккош күле”, “Камка һәм яфрак капка”


Марсель Галиев

Туган елы: 1946 ел, 8 октябрь.

Туган урыны: РТ Азнакай районы Балтач авылы.

Гаиләсе: Колхозчы гаиләсендә туа.

Белеме: Башлангыч мәктәпне туган авылында 8 класс, Туйкә авылы мәктәбендә 11 класс, 1964 елда Азнакайның №1 урта мәктәпне тәмамлый 1969 елда КГУ ның журналистика факультетын, 1982-84 елларда Мәскәүдә М.Горький исемендәге әдәбият институтының 2 ел әдәби курсларында укый .

Беренче китабы: 1970 елда яшь шагыйрьләрнең күмәк җыентыгы “Беренче карлыгачлар”, 1979 елда “Еллар чагышы”, “Ул чакта”(1980)

Үзенчәлеге:Әдәби иҗаты образлы тәгъбирләргә, ассоциатив чагыштыруларга, яңа образларга бик бай.

Фатиха бирүче: Ә.Еники.

Китаплары: “Ул чакта”(проза), балалар өчен “Ак рәсем”, “Шүрәле һәм җил”( шигырь),”Җиңәсем килде”(хикәя), “Су буеннан әни кайтып килә”, “Көзге моң”, “Кайту”(җыр), “Исемсез утрау”, “Әлегә соң түгел”(драма), “Догалы еллар”(сәнгати-публицистик әсәрләр).

Бүләге: 1979 – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, 1993 – Татарстанның аткзанган сәнгать эшлеклесе, 1996 – ТР Мактау грамотасы лауреаты.


^

Газинур Морат


Туган елы: 1959 ел, 18 август.

Туган урыны: ТР Кукмара районы Зур Сәрдек авылы.

Гаиләсе: Колхозчы гаиләсендә туа.

Белеме: 1976 елда туган авылында урта мәктәпне тәмамлый, КГУ тат.фил.фагын тәмамлый, 1981 елдан журналист: “Татарстан яшьләре”, “Ялкын”, “Мәдәни җомга”, “Идел”(баш мөхәррир урынбасары) 1994 – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, 1999 – Бүлек каршындагы кабул итү әгъзасы рәисе.

Беренче китабы: 1985 ел, “Җир хәтере”

Үзенчәлеге: Тынгысызлыгы һәм таланты аңа үзенчәлекле шигъри формалар,аныкы гына булган шигъри сурәтләр табуда ярдәм итә.

Китаплары: “Мин дөньяны тыңлыйм”(1988), “Түбә”(шигырь һәм поэмалар), “Җәяүле кошлар”(2002)

Бүләге: “Түбә” исемле шигырьләр һәм поэмалар китабы өчен Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.


Нур Әхмәдиев

Туган елы: 1946 ел, 14 декабрь.

Туган урыны: ТР Азнакай районы Әсәй авылы.

Гаиләсе: Колхозчы гаиләсендә туа.

Белеме: 8 класс белемне үз авылында, 11 еллык мәктәпне Азнакайда тәмамлый, 1965 – 70 елларда КДУ татфакта укый. 7 меңнән артык китабы булган авыл китапханәсен укып чыга.

Беренче китабы: “Аһәң”(1980) – шигырь китабы.

Үзенчәлеге:

Фатиха бирүче: С.Хщким, Х.Туфан.

Китаплары: “Сайланма әсәрләр”4 томда(2001 – 2003), “Бал яңгыры”(1984), “Ак бишегем”(1987), “Кояш эзләүче малай”(1989), “Яралы күк”(1994), “Күзгә күз”(1998), “Айларым – колыннарым”(1997), “Чәк-чәк”(1999), “Чакматаш”(2000), “Амбирак”(хик., пов.). Балалар һәм өлкәннәр өчен төрле жанрда иҗат итә: әкият, маҗаралы хикәя, повесть. “Кайту” киноповесте бар. Җыр жанрында да иҗат итә.(“Бәхет төне” З.Сафиуллин музыкасы)

Бүләге: Р.Төхфәтуллин һәм М.Хәсәнов исемендәге әдәби премияләр лауреаты .


Әхсән Баян

Туган елы: 1927 ел, 8 нче декабрь.

Туган урыны: БР Илеш районы Әшмән авылы.

Гаиләсе: Нәсел шәҗәрәсе борынгы татар морзалары һәм дин әһелләренә барып тоташа.

Белеме: 1943 елда Ишкар авылында 7 сыйныф тәмамлый, 1947 – 50 елларда район үзәге Югары Яркәйдә мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе булып эшли һәм урта мәктәпне тәмамлый.1951- 1956 елда КДУ ның тат.фагында укый. 1961 – 1966 елларда “Казан утлары”нда җаваплы секретарь, “1977 -1981 елларда баш мөхәррир урынбасары, 1974-1999 Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, 1989 – 1999 Әдәби фонд идарәсе рәисе

Беренче китабы: 1959 ел”Диңгез шавы”.

Фатиха бирүче:

Китаплары: “Яшел мәйдан”(1957), “Диңгез шавы”(1958), “Мират”(1959), “Сез аңларсыз мине”(1963), “Сәяхәтнамә”(1969), “Кышкы чәчәкләр”(1974), “Ут һәм су”(1971), “Таш китап”(1981) романнары, “Күзләре нинди иде”(1965), “Һәйкәл”(1970) драмалары бар. “Әйт сереңне, яшьлек!”(1965), “Яшен исе”(1967), “Җыр дәвам итә”(1986), “Җил яратучы күркә”(2000).

Бүләге: 1977 елда “Почет Билгесе” ордены белән бүләкләнә, 1988 елда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелә. 1965 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. “ Ут һәм су” романы өчен 1975 елда “Камгэсэнергострой” төзү берләшмәсенең 1нче дәрәҗә бүләге, ә “Урланген ай” исемле китабы 1996 елда ТР ның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.


^ Фоат Галимуллин

Туган елы: 1941 ел, 21 март.

Туган урыны: ТР Кукмара районы Арпаяз авылы.

Гаиләсе: Әтисе Галимулла 1941 елда сугышка китә, үлә, әнисе Нурхәят 3 баланы тәрбияләп үстерә.

Белеме: 7 класс белемне үз авылнда, 1955 елда Пычак урта мәктәбен, 1957 елда Алабуга агарту училиесында укый. КДПУ ның тарих фил.фагында укый. Радио, телевидениедә эшли, КДПУ да укыта.

Беренче китабы: 500 фәнни хезмәт авторы.

Үзенчәлеге:Тәнкыйть мәкаләләре, уку-укыту программалары, фәнни методик әсбап, мәктәп дәреслекләре, күп кенә фәнни теоремалары, методик мәкаләләре бар.

Фатиха бирүче:Г.Нигъмәти, Г.Сәгъди, Г.Рәхим, М.Малик, Р.Яфаров, М.Гайнуллин, Х.Госман.

Китаплары:”Инеш Иделгә кушыла”(1985), “Офыкларны алдан күреп”(1995), “Укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү”(1988), “Әле без туганчы”(2000), “Табигыйлыкка хилафлык”(2004).

Бүләге:


Эльмира Шәрифуллина

Туган елы: 1947 ел 4 июнь.

Туган урыны: ТР Мөслим районы Симәк авылы.

Гаиләсе: Укытучы гаиләсендә туа.

Белеме: Актаныш районы Зөбәер авылында 8 класс мәктәпне, 1966 елда Минзәлә педучилищесын тәмамлый, 1968 -1973 елларда “Яшь ленинчы», «Ялкын», «Мәгариф” ред..эшли. 1968 – 1973 КДУ тат.фагында укый. 1997 елдан Казан пед.училищесында укыта.

Беренче китабы: “Шигырь бәйрәме”(1968), балалар өчен 1976 елда “Безнең зоопарк”

Үзенчәлеге:.. Иҗтында укытучы образы зур урын алган. Ул балалар дөньясын искиткеч органик-табигый рәвештә зурлар тормышы белән бергә үреп бирә белә.

Фатиха бирүче:

Китаплары: “Беренче карлыгачлар”(1970), “Кызлар җыры”(1977), “Яңгыр җиле”(1984), “Гөлләр елы”(1988), “Зәңгәр эңгер”(1991), “Таң чыгы”(1998), балалар өчен “Иң матур эш”, “Алтын балык”, “Җитәкләшеп җил белән”(1994), “Җанлыдан җан яралгач”, “Мизгел” проза әсәрләре , “Шагыйрь чишмәсе”,“Без – Тукайлы”, “Каюм коесы” поэмалары , “Асрамага бала бирәм “(1994) педагогик язмалар җыентыгы бар.

Бүләге: 1985 елдан язучылар берлеге әгъзасы.1993 елда ТР ның Атказанган сәнгать эшлеклесе, 1985 елда Язучылар берлеге әгъзасы, 2006 – “Алтын балык”исемле китабы бүләккә лаек булды.




Похожие:

Ренат Харис Туган елы, ае: 1941 ел, 6 нчы май. Туган урыны iconТема: Туган авылым Явлаштау
Максат: Кече яшьтәге мәктәп балаларын туган авылның үткәне һәм хәзергесе, аның урам, тау, елга, басу атамалары тарихы белән таныштыру,...
Ренат Харис Туган елы, ае: 1941 ел, 6 нчы май. Туган урыны iconТема “Туган җирләр” Барлас Камалов
Туган як турында төшенчә бирү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, туган якны ярату, кадерен белергэ өйрэтү
Ренат Харис Туган елы, ае: 1941 ел, 6 нчы май. Туган урыны iconТатар теле дәресе
Бу җыр безнең туган телебезне сәламләү, аңа дан җырлау, туган телебезне яратуны, аның белән горурлануны күрсәтүче җыр
Ренат Харис Туган елы, ае: 1941 ел, 6 нчы май. Туган урыны iconҮткәнгә сәяхәт. Туган ягыбызның беренче кешеләре
Максат: укучыларга тарих һәм археология турында аңлатма бирү, борынгы кешеләр тормышы һәм хезмәте белән таныштыру; укучыларда туган...
Ренат Харис Туган елы, ае: 1941 ел, 6 нчы май. Туган урыны iconТатарстан Республикасы Саба районы Яңа Мичән башлангыч мәктәбе укытучысы Мостафина Фәрдия Махияновна әзерләгән
Баланың беренче көненнән үк туплый башлаган хәзинәсе – туган теле. Туган тел дәрьясына нарасый иң гүзәл, иң мәрхәмәтле кешесе әнисе...
Ренат Харис Туган елы, ае: 1941 ел, 6 нчы май. Туган урыны icon«Туган ягым гөлләр иле, Гөлләр сөмбелләр иле» Нинди матур минем туган авылым!
Шагыйрләргә илhам бирерлек гузәл табигатьле, җырларда мактап җырларлык уңган халкы, бишек җырыдай моңлы челтерәгән чишмәләре белән...
Ренат Харис Туган елы, ае: 1941 ел, 6 нчы май. Туган урыны iconТатарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Күшәр төп белем бирү мәктәбе
Нәсел шәҗәрәсен белү аларда туган илгә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләргә, туганнарга, кардәш-ыруга, күрше-күләнгә хөрмәт һәм кайгырту-чанлык...
Ренат Харис Туган елы, ае: 1941 ел, 6 нчы май. Туган урыны iconМәктәп. 1934 ел
Казан шәһәр комитеты белән берлектә утырышы үтә. 1941/42 уку елы башына, сугыш кыенлыкларына карамастан, барлык дәреслекләренең 65...
Ренат Харис Туган елы, ае: 1941 ел, 6 нчы май. Туган урыны iconФигыль Максат: Укучыларның фигыль турында белем күнекмәләрен камилләштерү; хикәя һәм боерык фигыльләрнең грамматик мәгънәләре турында бе- лемнәрен ныгыту; алган белемнәрен практикада куллана белүне тик- шерү; сөйләм күнекмәләрен үстерү; туган илгә,туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Бу әбисенең өе бит әле! Кичә генә Халидә авылга кайтты бит! Әбисе үзе кайда икән?
Ренат Харис Туган елы, ае: 1941 ел, 6 нчы май. Туган урыны iconНур Баян Шигырьләр Туган

Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©lib2.podelise.ru 2000-2013
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы