Куп тезмәле катлаулы кушма җөмләләрне тикшеру тәртибе icon

Куп тезмәле катлаулы кушма җөмләләрне тикшеру тәртибе



НазваниеКуп тезмәле катлаулы кушма җөмләләрне тикшеру тәртибе
Дата конвертации20.09.2012
Размер85.18 Kb.
ТипДокументы
источник

Куп тезмәле катлаулы кушма җөмләләрне тикшеру тәртибе


1) Җөмлә укыла; гади җөмләләрнең баш кисәкләре табыла, чикләре саннар белән курсәтелә;

2) җөмләләрнең ничә компоненттан торганлыгы әйтелә;

3) бәйләүче чара күрсәтелә; гади җөмләләрнең узара тезуле бәйләнештә булуы әйтелә;

4) катлаулы кушма җөмләләрнең төре билгеләнә;

5) гади җөмләләр арасына кайсы тыныш билгесенең ни өчен куелуы аңлатыла;

6) турыпочмаклыклар яки квадрат җәяләр белән җөмләнең схемалары төзелә.


Үрнәк:

(1) Күк күкри, (2) давыл куба,

(3) Бер яшь тай пәйда була.

( Х.Җәләлов)


Әлеге җөмлә өч компоненттан тора. Беренчесе – Күк күкри, икенчесе – давыл куба, өченчесе -- Бер яшь тай пәйда була.

Барлык компонентлар да узара санау интонациясе ярдәмендә бәйләнгән.

Бу—күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә. Санау интонациясе ярдәмендә бәйләнешкә кергән гади җөмләләр арасына өтер куела.

Җөмләнең схемалары түбәндәгечә:



Беренче

санау

Икенче

санау

Өченче

 

 

 

 

 

җөмлә

интонациясе

җөмлә

интонациясе

җөмлә



2. [ ], [ ], [ ].


^ Күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне тикшерү тәртибе.


1) Җөмлә укыла; гади җөмләләрнең баш кисәкләре табыла, чикләре саннар белән күрсәтелә;

2) җөмләнең ничә компоненттан торганлыгы билгеләнә;

3) баш һәм иярчен җөмләләр табыла;

4) иярчен җөмләләрнең төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төре әйтелә; иярчен җөмләләрне баш җөмләгә бәйләүче чара күрсәтелә;

5) катлаулы кушма җөмләнең төре әйтелә;

6) җөмләләр арасындагы тыныш билгесенең ни өчен куелуы аңлатыла;

7) турыпочмаклыклар яки квадрат һәм гади җәяләр белән җөмләнең схемалары төзелә.

Үрнәк:

(1) Сынса шушы кураем.

(2) Сайрамаса тургаем,

(3) Гөлем кипсә, (4) җил җиңсә,

(5) Мин дә түзмәм, мөгаен.

(Ф.Яруллин)


Әлеге катлаулы төзелмә биш гади җөмләдән тора. Беренче җөмлә - Сынса шушы кураем; икенче җөмлә - Сайрамаса тургаем; өченче җөмлә - Гөлем кипсә; дүртенче җөмлә - җил җиңсә; бишенче җөмлә - Мин дә түзмәм мөгаен. Бишенче җөмлә - баш җөмлә. Беренче, икенче, өченче, дүртенче җөмләләр – иярчен җөмләләр. Алар – төзелеше ягыннан синтетик, мәгънәсе ягыннан шарт җөмләләр, бишенче җөмләгә -са / -сә шарт фигыл формасы ярдәмендә ияргәннәр.

Бу – тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә. Беренче, икенче, өченче өтерләр санау интонациясе ярдәмендә бәйләнгән иярчен җөмләләр арасына куела. Дүртенче өтер - аерылмаган иярчен җөмләдән соң, бишенче җөмлә ахырында килгән кереш сүз алдыннан куела.

Җөмләнең схемалары түбәндәгечә:


1.













5. Баш җөмлә










-са




-са -сә

-сә




шарт




шарт




шарт




шарт

фигыль




фигыль




фигыль




фигыль

формасы




формасы




формасы




формасы






















1. Синтетик




2. Синтетик




3. Синтетик




4. Синтетик

 

 

 

 

 

 

 

иярчен




иярчен




иярчен




иярчен

шарт җөмлә




шарт җөмлә




шарт җөмлә




шарт җөмлә





2. (...-са), (...-са), (...-сә), [ ].


Катнаш кушма җөмләләрне тикшерү тәртибе


1) Җөмлә укыла; гади җөмләләрнең баш кисәкләре табыла, чикләре саннар белән күрсәтелә;

2) җөмләнең ничә компоненттан торганлыгы билгеләнә;компонентлар арасында тезүле бәйләнеш тә, ияртүле бәйләнеш тә булуы ачыклана;

3) баш һәм иярчен җөмләләр табыла, тезүле бәйләнешнең баш җөмләләр арасында булуы искәртелә, баш җөмләләрне узара бәйләүче чара атала;

4) иярчен җөмләләрнең төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төре әйтелә; иярчен җөмләләрне баш җөмләгә бәйләүче чаралар күрсәтелә;

5) катлаулы төзелмәнең төре әйтелә;

6) җөмләләр арасындагы тыныш билгесенең ни өчен куелуы аңлатыла;

7) турыпочмаклыклар яки квадрат һәм гади җәяләр белән җөмләнең схемалары төзелә.

Үрнәк:

(1) Мин керәсе (2) урман куе,

(3) Мин кичәсе (4) елга киң.

( Л.Лерон)

Әлеге катлаулы төзелмә дүрт гади җөмләдән тора. Беренче җөмлә - Мин керәсе; икенче җөмлә - урман куе; өченче җөмлә - Мин кичәсе; дүртенче җөмлә - елга киң. Икенче Һәм дүртенче җөмләләр – баш җөмләләр, алар узара санау интонациясе ярдәмендә бәйләнгән. Беренче Һәм өчече җөмләләр – иярчен җөмләләр, беренчесе икенче җөмләгә иярә, өченчесе дүртенче җөмләгә буйсынып килә. Иярчен җөмләләр – төзелеше ягыннан синтетик, мәгънәсе ягыннан аергыч җөмләләр. Иярчен җөмләләрне баш җөмләгә бәйләүче чара -- -әсе киләчәк заман сыйфат фигыль формасы.

Бу – катнаш кушма җөмлә. Икенче җөмләдән соң өтер куела, чөнки баш җөмләләр санау интонацисе ярдәмендә бәйләнешкә кергән.

Җөмләнең схемалары түбәндәгечә:


1.

2.Баш

санау

4. Баш




 




 




җөмлә

интонациясе

җөмлә




- әсе киләчәк заман

-әсе киләчәк заман

сыйфат фигыль

сыйфат фигыль




формасы

формасы




1.Синтетик иярчен




3.Синтетик иярчен




аергыч җөмлә




аергыч җөмлә




 




 






2. (...-әсе) [ ], (...-әсе) [ ].


^ Тезмә кушма җөмләләрне тикшерү тәртибе


1) Җөмлә укыла; гади җөмләләрнең баш кисәкләре табыла, чикләре саннар белән күрсәтелә;

2) җөмләнең ничә компоненттан торганлыгы әйтелә;

3) бәйләүче чара күрсәтелә; гади җөмләләрнең узара тезүле бәйләнештә булуы әйтелә;

4) кушма җөмләләр арасына кайсы тыныш билгесенең ни өчен куелуы аңлатыла;

5) катлаулы төзелмәнең төре әйтелә;

6) турыпочмаклыклар яки квадрат җәяләр белән җөмләнең схемалары төзелә.


Үрнәк:

(1) Кеше үлә, (2) ләкин җирдә

Яхшылыгы мәңге кала.

(Ф.Яруллин)


Әлеге җөмлә ике компоненттан тора. Беренчесе – Кеше үлә, икенчесе – ләкин җирдә яхшылыгы мәңге кала. Компонентлар узара ләкин каршы куючы теркәгече ярдәмендә бәйләнгән, алар арасында тезүле бәйләнеш урнашкан.

Бу – теркәгечле тезмә кушма җөмлә. Ләкин каршы куючы теркәгече ярдәмендә бәйләнешкә кергән гади җөмләләр арасына өтер куела.

Җөмләнең схемалары түбәндәгечә:



Беренче

ләкин

Икенче

 

 

 

җөмлә

каршы куючы

җөмлә




теркәгече






2. [ ], ләкин [ ].


Иярченле кушма җөмләләрне тикшерү тәртибе


1) Җөмлә укыла; гади җөмләләрнең баш кисәкләре табыла, чикләре саннар белән күрсәтелә;

2) җөмләнең ничә компоненттан торганлыгы әйтелә;

3) баш һәм иярчен җөмләләр билгеләнә;

4) иярчен җөмләнең төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төре атала; иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чара күрсәтелә;

5) кушма җөмләнең төре билгеләнә;

6) җөмләләр арасындагы тыныш билгесенең ни өчен куелуы аңлатыла;

7) турыпочмаклыклар яки квадрат һәм гади җәяләр белән җөмләнең схемалары төзелә.


Үрнәк:


(1) Ышанасы килми, (2) шулай да эчкә боз кебек салкын шом, шикләнү үрмәли.

( Р.Низамиев)


Әлеге җөмлә ике компоненттан тора. Беренчесе – Ышанасы килми – иярчен җөмлә, икенчесе – шулай да эчкә боз кебек салкын шом, шикләнү үрмәли – баш җөмлә; иярчен җөмлә - төзелеше ягыннан аналитик, мәгънәсе ягыннан кире җөмлә; иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чара – шулай да ялгызак мөнәсәбәтле сүзе.

Бу – иярченле кушма җөмлә. Ялгызак мөнәсәбәтле сүздән башланган баш җөмлә иярчен җөмләдән соң килгән, компонентлар арасына өтер куела. Икенче өтер санау интонациясе ярдәмендә тезелеп килгән тиңдәш ияләр арасына куела.

Җөмләнең схемалары түбәндәгечә:


1.

Баш җөмлә

шулай да ялгызак мөнәсәбәтле

сүзе



Аналитик иярченле кире җөмлә



2. ( ), [ шулай да ...].




Похожие:

Куп тезмәле катлаулы кушма җөмләләрне тикшеру тәртибе iconТема: тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау
Мббу “Сарман гимназиясе”нең 1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Матзянова Раушания Гаяз кызы
Куп тезмәле катлаулы кушма җөмләләрне тикшеру тәртибе iconМаксат: Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләр, катлаулы төзелмәләр буенча өйрәнгәннәрне кабатлау, системага салу, ныгыту
...
Куп тезмәле катлаулы кушма җөмләләрне тикшеру тәртибе icon10%. …B. Ао выпустило обл-ции с год куп ставкой 12% …куп ставкой 15%
В каких случаях права влад-в эм ц\б могут удостоверяться записями по счетам депо C
Куп тезмәле катлаулы кушма җөмләләрне тикшеру тәртибе icon1. Мәгълүматны саклау өчен кулланылган беренче чаралар нинди булган? 2 Китап басу кайчан һәм кем тарафыннан уйлап табылган? Мәгълүматны тапшыручы төп техник чараларны уйлап табылу тәртибе буенча санап бирегез.
Мәгълүматны тапшыручы төп техник чараларны уйлап табылу тәртибе буенча санап бирегез. Хронологик эзлеклелектә төп хисаплау чараларын...
Куп тезмәле катлаулы кушма җөмләләрне тикшеру тәртибе icon2010-2011 нче елнын беренче яртыеллыгында ин куп китап укыган класслар хэм укучылар ачыкланды. Менэ алар

Куп тезмәле катлаулы кушма җөмләләрне тикшеру тәртибе iconСаба муниципаль районы Олы Кибәче урта мәктәбе Укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү
Бди-җитди һәм катлаулы сынау. Ул чыгарылыш класс укучыларының белем дәрәҗәсен билгеләүнең бәйсез формасы буларак кабул ителә. Әлегә...
Куп тезмәле катлаулы кушма җөмләләрне тикшеру тәртибе iconДокументи
1. /Охрана труда/13(заготовка).doc
2. /Охрана...

Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©lib2.podelise.ru 2000-2013
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы