Тойгелде авылы эчендәге һәм янындагы микротопонимнар. Мәллә елгасы
Тойгелде авылы эчендәге һәм янындагы микротопонимнар. Мәллә елгасы icon

Тойгелде авылы эчендәге һәм янындагы микротопонимнар. Мәллә елгасы



НазваниеТойгелде авылы эчендәге һәм янындагы микротопонимнар. Мәллә елгасы
Дата конвертации20.09.2012
Размер34.93 Kb.
ТипДокументы
источник

Тойгелде авылы эчендәге һәм янындагы микротопонимнар.

  1. Мәллә елгасы. “ Мәллә” исеме, “Туй килде” исеме белән бер вакытта барлыкка килә. Татар белән чуашлар арасындагы сөйләшүләрдән соң барлыкка килә. “Мәллә” чуашча “ничек” дигәнне аңлата. Элек Мәллә елгасы буйларында кыргый җиләк – җимешләр, кара карлыган, шомырт, балан, кара бөрлегән өлгергән. Күчеп утыручылар шулар белән көн итә. Күрше чуаш халкы белән шушы елга аерып тора. Елга аша сөйләшкән чуаш картлары татарларның сүзләрен аңламагач “мәллә” дип кайтарып сорый торган булганнар.

  2. ^ Тау асты чишмәсе. Мәллә елгасының ярлары буенда берничә куаклык бар.Бу куаклыклар элегрәк бер тау булып торганнар.Ә астан чишмә аккан. Ул чишмә хәзердә бар. Тау астыннан чыкканга күрә тау асты чишмәсе дип йөрткән халык.

^ Игенче чишмәсе. Тойгелде һәм Игенче авылы басуында булганга күрә шул исем белән йөртелә.

  1. Каран чишмәсе. Шушы ук урында Каран чокыры урнашкан, монда бик күп нарат агачлар үсә. Каранның нәрсәдән килеп чыкканы билгесез.

  2. ^ Бәчәкәй чишмәсе.Пугачёв яулары булган вакытта бу урында зур гына сулык була.Шул суда урысның Василий дигән кешесе батып үлә. Татар халкы аны”Бәчилий”, “Бәчәкәй” дип йөрткән була. Нәкъ шушы җирдә чишмә дә ага. ”Бәчәкәй” исеме дә шулай кушыла.

  3. ^ Тәкәрлек саз. Элек-электән ук бу урында сазлык була. Хәзерге көндә дә бу җирдә, саз булмасада, һәрвакыт су җыела. Тәкәрлек дигән кошларның яраткан урыннары булгач, алар монда күпләп оя корганнар.

  4. Алтынбай сызасы. Бу урында элек Алтынбай исемле каравылчы яшәгән. Ул авыл басуын урыслардан саклаган. Ерактан бу урын кул белән сызып җибәргән чокырны хәтерләтә.

  5. Сарсаз. Хәзерге вакытта бу урында бик куе агачлык. Туфрагы дымлы. Ә элек исә бу җирдә гел сары сазлы туфрак булган. Колхозлаштыру чорында бу урында берничә колхоз аты да батып үлгән. Дерелдәвекле сары сазы өчен аны “Сарсаз” дип атаганнар.

  6. ^ Күчтәнкә чокыры. Элек көчле ташу вакытында елга суын агызып җибәрү өчен, Костя исемле чуваш абзые, берничә кеше җыеп чокыр казыта. Казыган өчен вак тәңкәләр түли. Татарлар бу чокырны “Күчтәнкә” дип йөртә. “Күчтә” дип Костяга дәшкәннәр.

9) Кызыл яр. Мәллә елгасының кызыл балчыклы урыны. Элек-электән бу урында балык күп булган.

  1. Иске Буа. Халык телендә борынгыдан ук шулай дип атап йөртелә.

  2. ^ Чегән тавы. Пугачёв заманында ук, яр артыннан чегән гаиләсе белән шушы таулыклар урнашкан җиргә килеп утыра. Озак тормыйлар, берничә көннән китәләр. Ә халык тауга “ Чегән тавы” исеме бирә. Хәзерге көндә бу урында калкулыклар гына бар.

  3. ^ Мунча күле (Төпсез күл). Бу күл тирәли юкәләр үсә. Халык аннан мунчалар ясый. Күл тирән була. Икенче исеме шуннан чыккан.

  4. Акай күле. Барлыкка килүе XVII гасыр азагы – XVIII гасыр башына бәйләнгән. Бу атама Касыйм исемле бунтчы башкорт үәм аның улы Акайдан килеп чыккан.

  5. Урыс чишмәсе. Курше авылы Михайловка җирләрендә урнашкан була. Хәзер безнең авыл территориясендә.

  6. Бака күле. Ташу вакытында барлыкка килгә бу күл. Күпмедер вакыт үткәч, кечерәя, кибә башлый. Тик ахыргача кибеп бетми. Тирә-ягын камышлар баса. Күлдә бакалар бик күп була. Хәзерге вакытта да шулай.

  7. Мулла коесы. 1905 елда Низаметин улы Гыйләҗеидин мулла төзетә бу коены. Аның өе дә коега терәлеп диярлек торган була. Хәзерге көндә дә исән бу кое. Тик суы юк. Шул кое урнашкан урамны “кое урамы” дип йөртәләр.

  8. ^ Ләпәк таш. Авылның Ләпәк Исмәгыйль атлы батыры бу таш белән өй ишеген терәтеп йөри торган була. Хәзерге көндә- елга буендагы сукмак тирәсендә яткан ташларның зурысы.

  9. Авылның бер башында борынгы зират бар. Авыл картлары аны ни өчендер “Изгелек зираты” дип йөртәләр. Моннан 8-9 ел элек археологик эзләнүләралып барылганда, берничә каберне дә ачалар. Күмелгәннәрнең баш очына балчык савыт белән берничә йорт кирәк-ярагы да куелган була. Мәгълүм булганча, бу мөселман халкына, татарларга хас күренеш түгел. Монда чуашлар күмелгән дигән нәтиҗәгә киләләр.

  10. ^ Урам исемнәре. Колхозлашу елларына кадәр дә, аннан соң да авылның 2 урамын – Аскы урам, Өске урам дип йөртәләр.

Хәзерге көннәрдә исә авыл 6 урамнан тора: Үзәк урам, Тукай урамы, шулай ук Аскы урам, Өске урам, элек “Никкилдем” дип йөртелгән кыска гына урам, һәм соңгысы- әле күптән генә түгел төзелеп килгән М. Баһауов урамы. Ул урамга исем совхоз директоры Мирзаян Әсләхетдин улы Бахаов хөрмәтенә бирелгән.

Хәзерге көндә авылда 320 дән артык (320-325) хуҗалык бар. Авылда 1 урта мәктәп 1 интернат мәктәп, 1 балалар бакчасы, 1 мәдәният үзәге, 1 ашханә, 4 кибет, 1 почта бүлекчәсе эшли.

Авылның бер үзенчәлекле ягы тагын шунда: Тойгелде - яшьләр авылы. Авыл елдан- ел яңара, яшәрә. Бер кызыклы һәл күзәтелә авылыбызда: чит – ят җирләрдән (мәсәлан Самара, Ижевск, Чиләбе, Кырым х. б.), я кунакка, я практика үтәргә дип килгән кызлар барысы да диярлек безнең авылда кияүгә чыгып, төпләнеп калалар.

Авылым халкы Сабантуйларын,үрдәк-каз өмәләрен,бәби,туйларын,яшь гаилә туйларын, Корбан бәйрәмен зур, тантаналы итеп үткәрәләр.


Авылдагы микротопонимнар турындагы мәгълүмат мәктәп музиеннан алынды.




Похожие:

Тойгелде авылы эчендәге һәм янындагы микротопонимнар. Мәллә елгасы iconТойгелде авылы турында гомуми мәгълүмат
Язманы Габделхаков Разиф әзерләде. Җитәкчесе Тойгелде урта мәктәбенең педагогик организаторы Габделхакова Алмира Габделхак кызы
Тойгелде авылы эчендәге һәм янындагы микротопонимнар. Мәллә елгасы iconГабдулхакова Алия Раиф кызы
Мөслим районының Тойгелде авылында туган. 1995 нче елда Тойгелде урта мәктәбенең беренче классына укырга керә. Башлангыч класста...
Тойгелде авылы эчендәге һәм янындагы микротопонимнар. Мәллә елгасы iconТойгелде һәм Игенче авылларыннан Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган кешеләр исемлеге

Тойгелде авылы эчендәге һәм янындагы микротопонимнар. Мәллә елгасы iconМәңге дөрлә, җылыт гаилә учагы. Халимова Рәмилә Соппуховна, Ильясова Энҗе Фарисовна, башлангыч класс җитәкчеләре. Максат
Брошюрада Тойгелде урта мәктәбе класс җитәкчеләренең татар һәм рус телләрендә дәрестән тыш чараларының эшкәртмәләре тупланган һәм...
Тойгелде авылы эчендәге һәм янындагы микротопонимнар. Мәллә елгасы iconТатарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Тойгелде гомуми урта белем бирү мәктәбе
Хәсән Туфанның 110 еллыгына багышланган район конкурсына дәрес эшкәртмәсе һәм электрон презентация
Тойгелде авылы эчендәге һәм янындагы микротопонимнар. Мәллә елгасы iconДогаларым барып ирешсен
Мөслим-Тойгелде юлында юл һәлакәтенә очрап, 6 яшь кешенең гомерләре өзелде. Шуларның бишесе-Ильнур һәм Расыйл Гарифуллинар, Булат...
Тойгелде авылы эчендәге һәм янындагы микротопонимнар. Мәллә елгасы iconКитап – киңәшчең синең. Насырова Рузилә Равиловна, башлангыч класс җитәкчесе
...
Тойгелде авылы эчендәге һәм янындагы микротопонимнар. Мәллә елгасы iconАҢлатма язуы
Гасырлар уза, буыннар алмашына, ә тел һаман мәгърифәткә һәм кешенең рухи үсешенә хезмәт итә. Тел милләтне уртак максатлы тормыш эшчәнлеге...
Тойгелде авылы эчендәге һәм янындагы микротопонимнар. Мәллә елгасы iconЮл фәне иленә сәяхәт
Юл билгеләре һәм транспорт төрләре турындагы белемнәрен ныгыту һәм системалаштыру. Уеннар аша балаларның фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкла-рын...
Тойгелде авылы эчендәге һәм янындагы микротопонимнар. Мәллә елгасы iconМаксат: Укучыларның Габдулла Тукайның иҗаты һәм тормыш юлы буенча алдагы сыйныфларда алган белемнәрен барлау
Тема: Габдулла Тукайның тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган “Зирәкләр һәм Тапкырлар” кичәсе
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©lib2.podelise.ru 2000-2013
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы