Тойгелде авылы турында гомуми мәгълүмат icon

Тойгелде авылы турында гомуми мәгълүмат



НазваниеТойгелде авылы турында гомуми мәгълүмат
Дата конвертации20.09.2012
Размер158.27 Kb.
ТипДокументы
источник

Тойгелде авылы турында гомуми мәгълүмат.

Язманы Габделхаков Разиф әзерләде. Җитәкчесе Тойгелде урта мәктәбенең педагогик организаторы Габделхакова Алмира Габделхак кызы.

Тойгелде авылы Россия составындагы Татарстан Республикасының Мөслим районына керә. Ул Ташлыяр, Атлас, Игенче һәм Тойгелде авыллары кергән җирле үзидәрәнең үзәге булып тора. Ул районда зур, бай һәм төзек авылдан санала. Анда барлыгы 224 хуҗалык булып, алар төз һәм бер –берсенә паралель диярлек 3 урамга урнашканнар. Авылның тарихи төп урамы Мәллә елгасы яры буйлап сузылганга күрә, Яр буе ( Набережная) урамы дип атала. Аның белән янәшә урнашкан Тукай урамы, революциядән соңгы елларда авылның үзәк урамы булып саналган. Анда хуҗалык идәрәсе, мәктәп, балалар бакчасы, кибетләр, почта бүлеге, мед.пункт һәм клуб урнашкан булган. 60-70 нче елларда авылның көнчыгыш очында Тукай урамы белән паралель яңа биналар төзелә башлый. Беренче булып берничә барак, хуҗалык идәрәсе бинасы, аннары ике катлы 16 квартиралы торак йортлар, урта мәктәп бинасы, мәдәнит йорты, хуҗалык идәрәсе һәм авыл советы өчен яңа ике катлы бина, һ.б. салынып яңа урам хасил була. Аңа Үзәк (Центральная) урам дигән исем кушыла.

Тойгелдедә барлыгы 790 кеше яши. Милләте буенча татарлар.

Авылга караган барлык мәйдан 2592 гектар тәшкил итә. Шуның 2195 га сөрүлек, 33 га табигый печәнлек, 267 га табигый көтүлек, 24 га урман полосаларыннан торган авыл хуҗалыгы җирләре. Калган 97 гектары ерганаклар, чокырлар һәм сазлыклар кебек файдалануга яраксыз җирләр.

1988 нче елда җирләргә инвентаризация үткәргән вакытта Тойгелде авылы биләгән барлык мәйдан 40.61 гектар тәшкил итеп, шуның 33. 91 га. сөрелә торган бәрәңге бакчалары, 0,85 га җиләк-җимеш, 2,9 га яшелчә бакчалары, 2,95 га корылмалар, куаклыклар һәм ерганаклар булган. 1.81 га мәйдан урта мәктәпкә бүлеп бирелгән. Иске зират мәйданы 2.38 га, ә яңасыныкы 5.3 га тәшкил итә.

Соңгы берничә ел эчендә авылда яңа өйләр күп салыну сәбәпле бу саннар, билгеле инде, нык үзгәрде.

Тарихы.

Тойгелде авылы XVIII гасырның беренче яртысында нигезләнгән.

Аның тарихына кагылышлы мәгълүматлар 1748 елда Россиядә үткәрелгән II ревизия материалларыннан күренә. Ул вакытта авылда 26, 1762 елда 29 типтәр, бобыль (гаиләсез, ялгызак) теркәлгән. Административ территориаль яктан Оренбург губернасы Уфа өязенә караган Казан даругасындагы Табын волостена кергән. Авылның исеме Туйгильдин фамилияле кеше исеменнән алынган дигән фикер яши. Бу чорда Тамьян авылында шундый фамилияле кешеләр булуы мәгълүм. Алар дәрәҗәле кешеләр булып, зур җир биләүләре иһтимал. Туйкилде карт хәзерге Тойгелде авылында яшәгән яки бу авыл урнашачак үз җиренә үзенең нәселдәшен керткән дип фарызларга була.

1795 нче елгы ревизия материалларыннан күренгәнчә ир-ат типтәрләр һәм бабуллар-41, ясаклы татарлар-48, “йомышлы” татарлар-46 кеше исәпләнә. 1870 нче елда Тойгелде уртача зурлыктагы авыллар рәтендә йөргән. Анда 135 хуҗалык булып, 428 ир-ат, 418 хатын-кыз яшәгән. Мәчет, 3 су тегермәне эшләгән. Умартачылык белән шөгылләнүчеләр булган.

1870-1885 елларда авыл шактый үсә, халык саны 986 га җитә.

1885 елгы материаллардан авылда 9 лавка булуын беләбез. Димәк, сәүдә итүчеләр шул вакытта ук күп булган. Гасыр ахырына даими яшәүчеләр 1186 кеше тәшкил иткән.

1906 елгы мәгълүматлардан без Тойгелде авылының зур авыллар рәтендә икәнен беләбез. Анда хуҗалыклар саны 266 га җитә. Авыл кешеләренең соравы буенча Земство идәрәсе атнага бер тапкыр базар үткәрергә рөхсәт бирә.

1913 елда хуҗалыклар саны 310, ә халык саны 1580 гә җитә. Шулардан 28 хуҗалыкның эшкәртергә җире булмый. 93 хуҗалык төрле һөнәрчелек белән шөгылләнгән яки бай кешеләргә ялланып тамак туйдырган.

^ Географик урыны.

Тойгелде авылы Мөслим районының көнбатышында район үзәгеннән көньяк- көнбатышка таба 14 км ераклыкта Мәллә елгасының уң як ярында урнашкан. Ул Сарман белән Мөслимне тоташтыручы автомобиль магистраленә терәлеп тора. Тойгелдегә караган җирләр көньяктан Маяк колхозы һәм Михайловка совхозы белән, көнбатыштан Ташлыяр совхозы, көнчыгыштан Киров исемендәге колхоз, төньяктан Мәллә елгасы белән чикләнә.

^ III. Табигате.

1. Рельефы.

Тойгелде авылының рельефы – гомуми авышлыгы төньякка, Мәллә елгасына таба булган табигый тигезлек.

Тойгелде авылы һәръяклап сазлыклы җирләр белән уратып алынган. Аның төньяк– көнбатышындагы җирне “Тәкәрлек сазы” биләп тора. Бу сазлык элек– электән үтеп йөрмәслек зур булганлыктан, тәкәрлек кошларының яратып оя кора торган урыннары булган. Исеме дә шуннан калган. Хәзерге көндә җир астының өске катламында су кимү сәбәпле сазлык шактый кимегән һәм уртасында кечкенә сулыгы булган әрәмәлеккә әйләнеп калган. Элек сазлык биләгән урынның көнчыгыш ягында урта мәктәпнең яңа бинасы салынган.

Авылдан көнбатышка таба 1 км чамасы ераклыкта Мәллә елгасының югары башының уң як ярында “Мүкле саз” дип аталган сазлыклы урын бар.

Тойгелде авылына караган җирләрнең көньягында агачлык һәм табигый печәнлектән торган. халыкта “Сарсаз”дип йөртелгән урын бар. Элек исә бу җирдә гел сары сазлык булган. Исеме дә шуннан калган.

Географик атамаларга ия булган урыннарның күбесе Мәллә елгасы буенда урнашкан. Мәсәлән, “Иске буа.” Элек елганы буып су сакланган урын. Хәзер “Бака күле” ясалма сусаклагыч ролен башкарганга күрә, буа торгызылмый.

Өч тополь”Елганың су коеныр өчен тирәнлеге ягынннан да, якын булуы белән дә уңайлы урыны. Ярында тополь агачлары үскәнгә күрә шулай атала.

^ Кызыл яр”. Елганың яры кызыл балчыклы бу урынында элек-электән балык күп булган.

Иске күпер” Авылның төньяк башында пратшалар вакытында ук төзелеп, хәзер елга төбенә кагылган свайлары гына сакланып калган күпер урыны.

Утрау”. Мәллә елгасының казып ясалган яңа һәм иске юллары арасында бүленеп калган яр өлеше.

Авыл эчендәге атамалы җирләр:

Күчтәнкә”. Элек авылның читендә булып хәзер уртасында диярлек калган, язын көчле ташкын ага торган чокыр, су юлы. Элекке заманда ташкын

суы хуҗалыкларга зыян салмасын өчен Костя исемле чуаш кешесе чокырны казып, тыгылудан саклап торган. Татарлар Костяны “Күчтә” дия торган булганнар. Чокырның исеме дә шуннан калган.

^ Борынгы зират”.авыл картлары аны ни өчендер “Изгеләр зираты” дип йөртәләр. Моннан берничә ел элек архиологик эзләнүләр алып барылганда берничә каберне дә ачалар. Күмелгәннәрнең баш очына балчык савыт белән берничә йорт кирәк-ярагы да куелган була. Мәгълүм булганча, бу мөселман халкына шул исәптән татарларга хас күренеш түгел. Архиологлар монда чуашлар күмелгән дигән нәтиҗәгә киләләр.

Каргалык”. Авылның түбән очындагы иске зиратта үскән агачларга каргалар күпләп оя корганга күрә шулай атала.

^ 2. Файдалы казылмалары.

Тойгелде авылы файдалы казылмаларга бай түгел Аның файдалы казылмалары булып “Мүк сазлыгы”нан чыгарыла торган мүк белән елга яр буенда төзү эшләренә яраклы ком, вак таш һәм чуерташ ятмалары тора.

1769 нчы елның июнь аенда Мөслим якларында булып кайткан рус

сәяхәтчесе Н.П. Рычков: “Лучший рудник сего завода называется Тойгильдин, по имени татарской деревни недалеко от него находящегося...”, дип язып калдырган. Тик ул рудник бакыр запаслары бетү сәбәпле ябылган.


2. Сулары.

Табигый җир асты суы ятмалары бик тирән (30-35 м) урнашкан булу сәбәпле Тойгелде авылында элек-электән суы эчәргә яраклы коелар бик аз булган. Бүгенге көндә алардан сиртмәле кое һәм “Мулла кое”сы гына сакланып калган. Халык башлыча ике авылда да эшләп килүче башнялардан килгән судан файдалана.

Авылның көнбатышында елганың биек яры астыннан агып чыгучы “Урыс

чишмәсе” авылдан еракта урнашкан булу сәбәпле суын файдаланмыйлар.

Тойгелде авылына караган җирләрнең төньяк-көнбатышында ”Баланлы чокыры” дип аталган ерганакта башланып Мәллә елгасының Тойгелде белән Мәллә-Тамак авыллары арасындагы өлешенә килеп кушылучы чишмәнең суы да шул ук сәбәп аркасында.файдаланылмый.

Авылга якын бердән бер елга булып Мәллә елгасы тора. Аның уң яры ел саен ишелә барып, якын урнашкан корылмалар җимерелү куркынычы туу

сәбәпле, елганың бер өлешен буып һәм авылдан читтәрәк траншея казу


ысулы белән су юлы үзгәртелә. Нәтиҗәдә, авыл кырында халык телендә “Бака күле” дип аталган, күл хасил була.

Тойгелде авылының төньяк-көнчыгыш ягында урнашкан кечкенә күлчекләр коры елларда тулысынча диярлек кибеп беттәләр.

^ 4. Табигый зонасы.

Тойгелде авылының урнашкан урыны - урман-дала зонасының дала өлеше. Ул географик шартлары буенча, даланың төньяк төренә, ягъни болынлы даларга керә. Элек алар ике өлешле үсемлекләр һәм болын өчен характерлы кыяклы үсемлекләр белән капланган булганнар. Ләкин хәзерге вакытта алар игенчелек өчен җайсыз булган елга үзәннәренең һәм коры үзәннәрнең сөрелмәгән текә битләүләрендә, калкулыкларның ташлы текә авышлыкларында гына очрый.

Терлек көтү һәм башка сәбәпләр нәтиҗәсендә, алар да бик нык үзгәргәннәр. Төрле чәчәкле үләннәр урынын типчәк, кылган, йонча, нәзегаяк, тырса кебек тар яфараклы, кыяклы үсемлекләр һәм әремнәр алган.Табигый далалар бодай, арыш, кукуруз, арпа, солы, чөгендер кебек культуралар игелә торган басуларга әйләнгән.

Тойгелде җирләре башлыча, ачылыгы буенча нейтраль булган кара туфрактан тора. Озак еллар буе чирәмле дала булып, ел саен чергән чирәм туфракка органик һәм минерал мәтдаләр, бигерәк тә черемә (гумус) биргән. Гумус туфракның структурасын һәм һава-су режимын яхшырта, туфракны кара төскә кертеп, аның уңдырышлыгын арттыра. Шуңа күрә Тойгелденең үсемлек дөньясы гаҗәеп бай. Бу аеруча, урта мәктәпнең койма белән әйләндереп алынган, үзенә күрә бер кечкенә заказник кебек булып калган, мәйданында ачык күренә. Монда урман, болын һәм сазлыклы урыннарда үсә торган шифалы үсемлекләрнең генә дә йөзләрчә төрен очратырга була.

Катнаш урман зонасына караганга күрә бездә агачларның ылыслыларын да, яфраклыларында очратырга була.

Моннан берничә ел элек Тойгелде яшеллеккә күмелеп утыручы авыл булган. Кыргый агачлар күп кенә хуҗалык ихаталарында да үскәннәр. Зур яңа өйләр салганда алар тулаем киселеп беткәннәр диярлек. Авыл эчендә агачларның кыргый төрләре урта мәктәп белән балалар бакчасы территориясендә һәм паркта гына сакланып калганнар. Монда башлыча ылыслылардан- карагай, чыршы, яфраклылардан- каен, тополь, чаган, юкә, усак агачлары өстенлек итә. Шулай ук шомырт, миләш, балан кебек юимеш бирүче агач һәм куакларны да еш очратырга мөмкин.

Авыл тирәсендәге кыргый хайваннар дөньясы да күптөрле. Безнең җирлектә төлке, көзән кебек вак ерткыч хайваннар белән бергә, кыр куяны,

байбак, йомран, әрлән кебек кимерүчеләрне дә ешь очратырга була. Шулай ук елгада һәм “Бака күлендә” су кумагы яши. Иһтибарлы кешеләр кичке якта чебен-черки ауларга чыккан ярканатны да күрергә мөмкиннәр.

Күллекләрдә кыргый үрдәкләр, акчарлаклар һ.б. кыргый кошлар оя корып, бала чыгаралар. Кыш көне азык эзләп авылга кызылтүшләр, карабүрекләр, кыр тавыклары килә. Язын җылы яктан карлыгыч, тургай, сыерчык, сандугач кебек вак кошлар белән бергә кара каргалар, күкеләр дә әйләнеп кайталар. Шулай ук бездә ябалакларның да берничә төре яши.

Авыл континенталь климатлы җирлектә урнашкан. Кызу вакытта безнең төбәктә республика буенча иң югары, ә салкын вакытта иң түбән температура күзәтелә. Бу күренеш аның Ык елгасы котлованында урнашкан булуы белән бәйле. Түбәнлектә салкын һәм җылы һава туплана. Шуңа күрә безнең тирәгә хас томан төшү күренеше өчен уңай шартлар туа.

Мөслим метиостанциясенең күпъеллык күзәтүләре күрсәткәнчә, бездә елга 111 аяз, 154 болытлы һәм 45 буранлы көн туры килә.

Һаваның еллык уртача температурасы 2,4 градус тәшкил итә. Иң салкын айлар – январь һәм февральдә уртача айлык температура 14,5 градуска, ә иң кызу ай - июльдә 19,1 градуска тигез.

Явым-төшем климатның гаят мөһим сыйфаты булып тора. Бездә аның еллык күләме 442 мм.тәшкил итә. Явым-төшемнәр ел фасыллары буенча тигез таралмаганнар. Бездә аның күпчелек өлеше (35 %) җәй көне яңыр, иң аз өлеше (17 %) кыш көне кар булып ява. Яз көннәренә дә көз көннәренә караганда кимерәк явым төшем туры килә.

Хуҗалыгы.

Тойгелде авылында 1929 елда “Кызыл сабанчы” колхозы оештырыла.1935 елга инде барлык хуҗалыклар диярлек колхозга кереп бетәләр.1957 елда колхоз”Мөслим” совхозы составына кертелә, ә инде 1965 елның 25 нче ноябрендә мөстәкыйль”Трудовик”совхозы оештырыла.Аның беренче директоры, бу вазыйфаны 10 елдан артык башкарган Әзһәр Морзахан улы Морзаханов була. Соңыннан ул Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренү институтының база хуҗалыгына әверелә. Озак еллар аның белән югары белемле инженер Мирзаян Әсләхетдин улы Баһауов җитәкчелек итә. Шул елларда совхоз аеруча зур күтәрелеш чоры кичерә. Авыл районда беренчеләрдән булып тулысынча газлаштырыла, асфальт юллар, яңа урамнар төзелә, игенчелек һәм терлекчелекнең ныклы базасы булдырылып, продукция алу ел саен арта бара һәм район хуҗалыкларына үрнәк булып тора. 2002 елда совхоз директоры итеп Камалов Рафаэль Зиннур улы куела. Ул китркәннән соң хуҗалык җитәкчесе итеп Каримов Фәргать Рәфкать улын сайлап куялар. Бүгенге көндә исә хуҗалык бөлеп таркалу алдында тора.

Җирле үзидәрә.

Урта мәктәп.

Тойгелде авылында 1883 елның 1 октябрендә беренче мәктәп ачыла. Анда, Оренбург татар укытучылары мәктәбен тәмамлаган яшь укытучы Абдулханнанов эшкә килә. Мәктәп рус- башкорт училищесы дип аталып, 15 ир бала укуга кабул ителә.

1895 елдан мәктәп рус-татар училищесы дип атала башлый. Анда 20 малай белем алган.2 укытучы исәпләнә: Казан мәдрәсәсен тәмамлаган дин укытучысы һәм Казан татар укытучылары мәктәбендә белем алган Байтирәков. Уку дүртьеллыкка әверелә.

Революция һәм гражданнар сугышыннан соң мәкәпнең яңа тарихы башлана.

1920 елда башлангыч мәктәп ачыла, укытучы булып Гафуров Харис эшли.

1927-1928 елларда Мәллә елгасы буендагы таш мәктәпкә 1 сыйныфка укучылар кабул ителә. Мәктәп бинасының нигезен Мәллә елгасының суы ашаганлыктан. Соңрак мәктәп җимерелә. Әлеге мәктәптә беренче классларны Ибраһимова Маһира, икенче, өченче классларны Гафуров Харис укыткан.

1929 елда яңа мәктәп салынганчы 5 нче класс укучыларын мәчет бинасында Ситдиков Салих укыта.

1930-31 нче уку елында гомуми мәҗбүри башлангыч белем бирү кертелә.

1929-30 елларда Тойгелде мәктәбенә тулы булмаган урта мәктәп статусы бирелә һәм инде 1934- 35 нче уку елында беренче җидееллык чыгарылыш була.

1961-1982 елларда мәктәп сигезьеллык буларак эшли.1970 елда яңа мәктәп бинасы төзелә. Бүген ул бинада коррекцион мәктәп урнашкан.

1982 елда Тойгелде мәктәбе яңа ике катлы таш бинага күченә. Шул ук елда аңа уньеллык мәктәп статусы бирелә.

Бүгенге көндә мәктәп зур укыту базасына ия. Анда 146 укучыга югары һәм махсус белемле 20 укытучы белем бирә. Укучыларны кайнар ризык белән тукландыру өчен ашханә, спорт белән шөгылләнү өчен спортзал, белемнәрен тирәнәйтү өчен компьютер бүлмәсе җиһазландырылган.

Мәчет.

Мәчетләр халыкка дин, ислам тәгълиматы тарату урыны гына түгел, бәлки мәгърифәт һәм тәрбия үзәге дә булган. Аларда гаять укымышлы, зыялы дин әһелләре эшләгәннәр.

1913 елда Тойгелде авылында 2 мәчет булган. Аның берсендә Әхмәтхәбиб Әхмәтҗәлилов, икенчесендә Гыйлаҗетдин Низаметдинов муллалык иткән.

Беренче мәхәллә мәчетенең кайчан төзелгән булуы мәгълүм түгел. Татарстан Үзәк дәүләт архивында сакланган документлар аның зур булуын гына дәлилли.

Икенче мәхәллә мәчетен 1906 елда Азнакай районы Чуар Абдул авылы егете Гыйләҗетдин Низаметдинов үз акчасына төзетә.

Революциядән соң, 1930 нчы елларда муллалар “халык дошманнары” дип хөкем ителәләр, мәчетләрнең манаралары киселә. Бер мәчеттә клуб ачыла, икенчесе сүтелә.

Мәчетләр бетерелсә дә, халык динне ташламый. Мөхәммәтзәлиев Миннеәхмәт һәм Идиатуллин Хәкимулланың төрле елларда яшертен муллалык итүләре мәгълүм.

Дингә каршы көрәш кимү чорларында авылда барлык йолаларны мулла Галимҗан Сабирҗанов башкара.

1990 елда авылда мәчет манарасы кабат торгызыла. Мәхәллә рәисе итеп Хәниф Насифуллин билгеләнә. 2000 елда ул имам-хатип була. Хаҗ кыла.

^ Мәдәният йорты.

1953 елда манарасы киселгән мәчетне клуб итәләр. Анда 6 скамья һәм 3 куыклы лампадан тыш берни дә булмый. Клуб мөдире булып Күбәк авылы кызы Валиева Румия эшли башлый. Авыл советы 800 китап алырлык акча күчерә. Халыкка клубка килеп китап укырлык мөмкинлек туа.

1957 елда инде китапханә аерым бүлмәгә урнаша.

1973 елда яңа мәдәният йорты ачыла. Анда китапханә өчен 46 квадрат метрлы бүлмә бүлеп бирелә.

Бүгенге көндә китапханәнең китап фонды 9703 тәшкил итә. аның даими укучылары булып 706 кеше тора. Шуларның 162 се балалар, 544 се зурлар.Бүгенге көндә китапханәче булып зур эш стажлы Нурия Бахтегараева эшли.

^ Балалар бакчасы медицина пункты.

Медицина пункты бүгенге көндә урнашкан бинасына 1983 елда күченә. Анда бер фельдшер, бер аккушерка һәм бер медсестра халыкка хезмәт күрсәтә.

^ Элемтә бүлеге

Сугыштан соң озак еллар буе элемтә бүлеге начальнигы булып Мөхтәр Идиатуллин эшләгән. Элемтә хезмәтчәннәре киң профильдә эш башкаралар. Халыкка вакытлы матбугать тарату белән беррәттән алар пенционерларның акчаларын илтеп бирәләр, төрле көндәлек товарларны өйләренә алып барып саталар, халыкктан барлык төр түләүләрне кабул итеп алалар һәм башка бик күп төр хезмәт күрсәтәләр. Бүгенге көндә элемтә бүлеге начальнигы булып Фирая Садертдинова, почта таратучылар булып Гөлдәмия Кадырова һәм Айсинә Миннехановалар эшлиләр.

Тойгелдедә телефон элемтәсе дә нык үсте. 2005 елда барлык хуҗалыкларда да диярлек телефон нокталары булдырылды. Бу өлкәдә күп еллардан бирле Илгиз Нуриев эшли.

^ Шәхси эшмәкәрләр.

Каюмов Сәел Җиһаз ясау цехы хуҗасы. Яр буе урамында урнашкан такта эшкәртү өчен кирәкле барлык станоклары булган цехы һәм җиһаз ясау өчен яраклаштырылган, югары дәрәҗәдә.


Тойгелденең кайбер хуҗалыклары елганың сул як ярына күченеп, ике урамлы Игенче авылы хасил итеп урнашканнар. Бу ике авылның ара ераклыкгы 1 км. Аларны Мәллә елгасы аша элек агачтан салынган, хәзер тимер бетоннан эшләнгән күпер һәм соңгы елларда яз көне дә ташкын сулары белән өзелми торган, күтәртелгән юл тоташтырып тора.

Игенче авылына караган җирләр Төньяктан урман һәм Татарстан колхозы, көнчыгыштан Кызыл Октябр колхозы, көнбатыштан Ташлыяр совхозы белән чиктәш.

Гадәттә халык бу ике авылны аермыйча, икесен бер санап Игенче авылын “Аръяк” дип кенә дә йөртә. да, Игенче авылы да Игенче җирләре төньякта урманга барып тоташа. Урманның ул өлешен халык, каеннар бик куе булып үскәнгә күрә, “Дөмкаен” дип йөртә. Игенче авылы тулаем сазлыкта урнашкан дияргә була. Мәллә елгасы белән авыл арасында элек әрәмәлек булып, ул культуралы көтүлек ясау нияте белән киселеп бетә. Хәзерге көндә бу мәйдан өлешчә кибүче сазлыктан тора.

Авылның көнбатыш ягында тирән ермак хасил итеп, “Игенче чишмәсе” дип аталган чишмә ага. Ул күпердән бераз өстәрәк Мәллә елгасына килеп кушыла. Шундый ук тирән ермак буйлап агып икенче бер чишмә елгага авылның көнчыгыш башында килеп кушыла. Игенче авылының көнбатыш ягында урнашкан таш карьерыннан чыгарыла торган таштан тыш,

Чишмәләрнең авылга якын булган “Игенче чишмә”сеннән генә су алалар. Игенче җирләренең көнбатышында урнашкан Каран чокырындагы “Каран чишмә”сенең, елганың югары башындагы биек яр астыннан агып чыгучы “Урыс чишмә”сенең һәм Игенче авылының көнчыгышындагы чишмәнең сулары алып кайту өчен ерак булу сәбәпле файдалынмый. Игенче авылынан төньяк-көнчыгышка таба “Төпсез күл” дип аталган күл бар. Халыкта аны “Мончала күле” дип тә атыйлар. Ул күл тирәсендә үскән юкә каерысыннан элек мончала ясаганнар. Бу күлләрдән тыш коры елларда кибүче ике кечкенә күл


Язманы Габделхаков Разиф әзерләде. Җитәкчесе Тойгелде урта мәктәбенең педагогик организаторы Габделхакова Алмира Габделхак кызы.




Похожие:

Тойгелде авылы турында гомуми мәгълүмат iconКәркәүч авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең методик ярдәм күрсәтү структурасы Педагогик совет
Кәркәүч авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең методик ярдәм күрсәтү структурасы
Тойгелде авылы турында гомуми мәгълүмат iconТема : "Казан башкалам."
Укучыларга башкала тарихы турында мәгълүмат бирү, телдән сөйләм күнекмәләрен үстерү
Тойгелде авылы турында гомуми мәгълүмат iconТема: Бала чагым ямьле Тойгелдедән
Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Тойгелде гомуми урта белем бирү мәктәбе
Тойгелде авылы турында гомуми мәгълүмат iconМуниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе «тр нурлат шәһәренең 3нче санлы гомуми белем бирү урта мәктәбе»
Максат: табигатьнең матурлыгын, гүзәллеген тоя белергә, аны сакларга өйрәтү; урман, табигать турында телдән журнал чыгару; халык...
Тойгелде авылы турында гомуми мәгълүмат iconКӘРКӘвеч авылы урта гомуми белем бирү МӘКТӘбенең ТӘрбия эшләре буенча директор урынбасары
Шайдуллина Лилия Фоат кызы 1974 нче елның 9 нчы февралендә Кукмара районы Түбән Өскебаш авылында туа
Тойгелде авылы турында гомуми мәгълүмат iconТема: Идрис Туктар "Кышкы урманда"
Туган як турында тиешле мәгълүмат бирү; хикәягә анализ ясау; балаларның йөгерек, дөрес,сәнгатьле уку күнекмәләрен арттыру; логик...
Тойгелде авылы турында гомуми мәгълүмат iconАңлатма язуы (объяснительная записка)
Аңлатма язуы (мәгълүматнамә) – җитәкчегә нинди дә булса мәсьәләгә, хезмәткә карата яки эш турында язма рәвештә бирелә торган рәсми...
Тойгелде авылы турында гомуми мәгълүмат iconАңлатма язуы (объяснительная записка)
Аңлатма язуы (мәгълүматнамә) – җитәкчегә нинди дә булса мәсьәләгә, хезмәткә карата яки эш турында язма рәвештә бирелә торган рәсми...
Тойгелде авылы турында гомуми мәгълүмат iconТатарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Тойгелде гомуми урта белем бирү мәктәбе
Хәсән Туфанның 110 еллыгына багышланган район конкурсына дәрес эшкәртмәсе һәм электрон презентация
Тойгелде авылы турында гомуми мәгълүмат iconМаксат: Кошлар турында тирәнтен мәгълүмат бирү
Зал бәйрәмчә бизәлә. Стеналарда кош рәсемнәре. Магнитлы тактада уен – сәяхәтнең картасы урнаштырыла. Кагыйдәләр язылган плакатлар...
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©lib2.podelise.ru 2000-2013
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы