Габдулхакова Алия Раиф кызы icon

Габдулхакова Алия Раиф кызы



НазваниеГабдулхакова Алия Раиф кызы
Дата конвертации20.09.2012
Размер29.6 Kb.
ТипДокументы
источник

Габдулхакова Алия Раиф кызы.


1988 нче елның 14 нче апрелендә Мөслим районының Тойгелде авылында туган. 1995 нче елда Тойгелде урта мәктәбенең беренче классына укырга керә. Башлангыч класста аларны Ситдикова Суфия апалары укыта. Иң тәүге шигырен дә Алия укытучы апасы кушуы буенча яза һәм мактау сүзләре ишеткәч, канатланып китә. Тагын берничә шигырь язып карый.

Үскән саен аның кызыксынучанлыгы да, тел осталыгы да арта бара. 6 нчы класста укый башлагач, ул Яр- Чаллы шәһәрендә чыгучы “Көмеш кыңгырау” газетасына рәсемнәрен, шигырь һәм язмаларын җибәреп карый. Басылып чыккан һәр язмасы аны чиксез куандыра. Балалар газеталары һәм журналлары игълан иткән барлык конкурсларда да диярлек катнашырга тырыша Алия. Шактый гына уңышларга да ирешә ул. 2001 нче елның октябрь аенда “Сабантуй” газетасының “Киләчәк мәктәбе” конкурсына җибәргән язмасы басылып чыга. 2002 нче елның июль аенда шул ук газетага “Фото алдым кулыма” конкурсына җибәрелгән язмасы җиңү яулап, редакциядән тәбрикләү һәм рәхмәт хаты ала.

Алиянең беренче зур уңышы “Көмеш кыңгырау” газетасының “Иң-иң-иң” конкурсының 12 нче турында катнашып, 3 нче урынны алуы була. Шул уңайдан аны 2001 елның 26 нчы январендә Яр-Чаллы шәһәрендәге “Эврика” мәдәният үзәгендә үткәрелгән “Көмеш кыңгырау” газетасының 5 еллыгына багышланган бәйрәмгә чакыралар. Бәйрәм барышында җиңүче балаларга кыйммәтле бүләкләр һәм газетаның хәбәрчесе таныклыгы тапшырыла. “Иң әйбәт көн иде ул!” язмасы өчен газета редакциясе аны 2002 нче елның икенче яртыеллыгына түләүсез подписка белән бүләкли.

Шул ук елда Алия әлеге конкурсның 14 нче турында “Пәйгәмбәрләр һәм җиде бабам” язмасы белән катнашып, 1 нче урынга лаек була. Шул уңайдан аны кабат 2001 нче елның 31 нче октябрендә редакциягә кунакка чакыралар.

Өченче һәм соңгы тапкыр Алия “Көмеш кыңгырау” газетасы редакциясендә 2002 нче елның көзендә классташ һәм иптәш кызы Алсу Садертдинова белән бергә була. Бу юлы алар “Акыл ияләре” клубы утырышына иң яхшы бирем авторлары буларак чакырылалар.

2003 елда исә Алиянең язмалары “Татарстан яшьләре” газетасы һәм “Сөембикә” журналында басылып чыгалар.

Алия инде зур күләмле хикәяләр дә иҗат итә башлый. 2004 нче ел ахырында шундый әсәренең берсе- “Сайлау мөмкинлеге” хикәясе “Ялкын” журналы битләрендә дөнья күрә.

Алия үзенең зур уңышларының икенчесе дип яшь язучыларның “Иделем акчарлагы-2005” бәйгесендә катнашып 3 урын яулавын саный. Шул уңайдан аны октябрь аенда бәйгенең эшлекле йомгаклау бәйрәменә чакыралар. Казанда өч көнгә сузылган әлеге бәйрәмдә ул шагыйрьләр, язучылар киңәшләрен тыңлый, югары уку йорты галимнәре, дәүләт эшлеклеләре, журналистлар белән очраша, Казанның истәлекле урыннарында була, эшлекле семинарларда, остаханәләрдә катнаша.

2006 елда яшь язучылар бәйгесендә Алия кабат катнаша. Аның хикәяләрен танылган язучылардан торган жюри уңай бәяләп, Алияне Казанның “Байтик” лагерында оештырылган йомгаклау кичәсенә чакыралар. Бу юлы инде аңа Яшь язучы таныклыгы тапшыралар.

Әлеге уңышлар Алияне тагын да канатландырып җибәрәләр. Ул үзенең “Тарту көче” исемле хикәясен “Казан утлары” журналына юллап карый. Озак та үтми журнал редакциясеннән хат килә. Бу җылы эчтәлекле хатта баш мөхәррир урынбасары Рәфикъ Юныс Алиянең хикәясе журналның алдагы санында басылып чагарылачагы турында хәбәр итеп, киләчәктә дә шулай ясалмалык кертмичә, гади, табигый тел белән язарга тырыш дигән теләкләрен дә юллап кала.

Алия яза, иҗат итә. 2008 елның март аенда аның тагын бер яңа әсәре- “Фәрештәләр” дип аталган фантастик хикәясе “Ялкын” журналында басылып чыга.


Алия хикәяләр иҗат итү белән бергә үзенең белемен дә үстерә. 2004 елда Тойгелде урта мәктәбенең 9 классын яхшы билгеләренә генә тәмамлап Мөслим һөнәри училищесына керә.

Анда ул өч ел буена пешекче һөнәрен үзләштерә, урта белем ала. Училищены 2007 елда Кызыл диплом белән тәмамлый. Шул ук елны Чаллы педагогия институтының филология бүлегенә укырга керә.

Аерылсам туган илдән,

Яна, әрни йөрәгем.

Аерылсам туган телдән,

Калмас минем кирәгем.

Алия.








Похожие:

Габдулхакова Алия Раиф кызы iconТема: "Кәрәз һәм иң җыйнак упаковкалар"
...
Габдулхакова Алия Раиф кызы iconГибадуллина Наилә Әнәс кызы
Нуриева Әлфия Исмәгыль кызы, шулай ук апасы – рус теле укытучысы Әнисә Әнәс кызы бирә. Наиләнең чын мәгънәсендә шәхес булып формалашуында...
Габдулхакова Алия Раиф кызы iconПостановление 02 марта 2012г. №7 с. Алия
Сретенского района», на основании Правил благоустройства территории сельского поселения «Алиянское», утвержденных Решением Совета...
Габдулхакова Алия Раиф кызы iconДокументи
1. /Шемордан Шарипова Алия Ирековна.doc
Габдулхакова Алия Раиф кызы iconГазизова Алсу Әнвәр кызы
Елларда Минзәлә медучилищесын тәмамлап Мөслим шифаханәсенең хирургия бүлегендә медсестра булып эшли
Габдулхакова Алия Раиф кызы iconПостановление 03 мая 2012 г с. Алия №15
Данное постановление на информационном стенде
Габдулхакова Алия Раиф кызы icon1 нче сыйныф өчен татар теле дәресе
Төзеде: Саба районы Кызыл Мишә төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гатиятуллина Чулпан Фаиз кызы
Габдулхакова Алия Раиф кызы iconТема: тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау
Мббу “Сарман гимназиясе”нең 1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Матзянова Раушания Гаяз кызы
Габдулхакова Алия Раиф кызы iconПостановление 28апреля 2012 г с. Алия №14 Об установлении на территории сельского поселения «Алиянское» особого противопожарного режима
Данное постановление на информационном стенде
Габдулхакова Алия Раиф кызы iconПостановление 28 апреля 2012 г с. Алия №14 Об установлении на территории сельского поселения «Алиянское» особого противопожарного режима
Данное постановление на информационном стенде
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©lib2.podelise.ru 2000-2013
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы