Валиев Зөлфәт Зиннур улы icon

Валиев Зөлфәт Зиннур улы



НазваниеВалиев Зөлфәт Зиннур улы
Дата конвертации20.09.2012
Размер12.89 Kb.
ТипДокументы
источник


Валиев Зөлфәт Зиннур улы.

Зөлфәт 1979 нчы елның 24 нче ноябрендә Мөслим районы Симәк авылында туа. Аңа 3 яшь тулгач, гаиләләре белән Тойгелдегә күченеп киләләр. 1987 нче елда Тойгелде урта мәктәбенә укырга керә. Башлангыч классларда аларны Халимова Рәмилә апалары укыта.

5 нче класстан башлап мәктәпне тәмамлап чыкканчы класс җитәкчеләре Габдуллина Сәкинә була. “Зөлфәт тырыш, сүз тыңлаучан, һәр эшне җиренә җиткереп башкаручан, төгәл фәннәрне яхшы белүче һәм актив укучы булып исемдә калган” ди аның турында Сәкинә апасы. 1997 нче елда урта мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлагач, Зөлфәт Әлмәт экономия институтына укырга керә. Аны 2002 нче елда тәмамлап, хәзерге көндә “Татнефть” оешмасында инженер булып эшли.

Бала чактан ук Зөлфәтне, күп тапкырлар Сабантуй батыры булып калган оста көрәшче әтисе үзе белән ияртеп Сабантуй мәйданнарына көрәшкә йөртә. Халкыбызның милли көрәше серләренә дә малайны әтисе өйрәтә. Үзе яулый алмаган үрләрне яуласыннар, ил күләмендә танылган көрәшчеләр булсыннар иде дип хыяллана Зиннур.

Әтисенең өметен аклый Зөлфәт. 6-7 классларда укыганда ук Казанда уздырылган республика күләм ярышларда җиңү яулый. Татарча көрәш буенча кайсы гына шәһәрдә, нинди генә бәйге үткәрелмәсен, һәркайсына чакырыла егет һәм берсеннән дә призсыз кайтмый.

1999 елда инде ул спорт мастеры исемен ала.

2001 нче елда Муса Җәлил исемендәге призга үткәрелгәзн ярышта батыр кала. Шул ук елда Татарстан чемпиотатында җиңә.

2002 елда Зөлфәт Әлмәт экономия институтын тәмамлап “Татнефть” оешмасында инженер булып эшли башлый.

Бу елда да Зөлфәт Валиев Татарстан батыры исемен яклап кала һәм Мәскәүдә уздырылган Россия чемпионатында III урынны яулый. Шул ук елның 26 нчы декабрендә Казанда үткәрелгән ил күләм чемпионатта II урынны ала.




Похожие:

Валиев Зөлфәт Зиннур улы icon1. Ахунов Вагыйз Ахун улы 1933-1935 Галиев Әскәр Мөхәммәтгали улы 1935-1938
Тойгелде мәктәбендә 1930 елдан укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләүчеләр
Валиев Зөлфәт Зиннур улы icon2013 казан-казань
Актёр, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Г. Тукай, сссрның Дәүләт бүләкләре лауреаты Ринат...
Валиев Зөлфәт Зиннур улы iconМине8 олатайым
...
Валиев Зөлфәт Зиннур улы iconӘмин, Равил Каюмов улы, 1957 нче елның мартында Тойгелде авылында туа
Шул ук елда Түбән Кама нефтихимия техникумында укыганда армия сафларына чакырыла. Анда ике ел хезмәт итеп кайтканнан соң укуын дәвам...
Валиев Зөлфәт Зиннур улы iconРөстәм Марсель улы Гыйльфанов
Татарстанның халык артисты профессор Миңгол Галиев классында белем алам. II курста Казан университетлары арасында үткәрелгән фәнни...
Валиев Зөлфәт Зиннур улы iconУтвержден постановлением Руководителя Исполнительного комитета Камско-Устьинского муниципального района Республики Татарстан от 2010 г. № Руководитель Исполнительного комитета Р. Ф. Валиев устав муниципального общеобразовательного учреждения
Принят решением коллектива муниципального общеобразовательного учреждения «Сюкеевская средняя общеобразовательная школа» Сюкеевского...
Валиев Зөлфәт Зиннур улы iconБиография Тукай происходил из семьи простого муллы. Когда ему исполнилось четыре месяца, он лишился отца, а в возрасте четырёх лет стал круглым сиротой.
Габдулла Тукай, Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев, عبدالله توقاي‎) (14 апреля (26 апреля) 1886, деревня Кушлауч Казанской губернии...
Валиев Зөлфәт Зиннур улы iconРәис Мөбәрәк улы Гыймадиев 1954 нче елның 23 нче апрелендә Чистай районы Каргалы авылында дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, ул нефть торбалары үткәрүчеләр бригадасында слесарь һөнәрен үзләштерә
Күп еллар шофер хезмәтен намуслы башкара. Кечкенәдән әдәбиятны, шигъриятне ярата, гармунда, баянда уйнарга өйрәнә. Аның алдына язмыш...
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©lib2.podelise.ru 2000-2013
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы