Догаларым барып ирешсен icon

Догаларым барып ирешсен



НазваниеДогаларым барып ирешсен
Дата конвертации20.09.2012
Размер15.83 Kb.
ТипДокументы
источник

Догаларым барып ирешсен.

2006 нчы елның 16 декабрендә Мөслим-Тойгелде юлында юл һәлакәтенә очрап, 6 яшь кешенең гомерләре өзелде. Шуларның бишесе-Ильнур һәм Расыйл Гарифуллинар, Булат Вәлиев, Фирүзә Вәлиева , Рузалин Вәлиев - авылдашларым.

Авылдашларым рухына

Язам мин бу бәетне.

Аларның рухларына

Дога булып ирешсен.

Нинди көчле, чын баһадир,

Көрәшче улың - Булатың.

Төшеңә дә кермәгәндер,

Әни, болай буласым.

Әнием, бәгърем, зинһар инде

 Сабыр бул син, елама!

Мине искә алган чакта,

Бүләкләремә кара.

Биш бала үстек без,

Авырлыклар күрмәдек,

Тик нигәдер өчебезгә

Ходай гомер бирмәде...

Соңгы сулышым авыр булды,

Җаннан җаным өзелгәндә.

Каберемә кил, әнием,

"Фирүзәм” дип өзелгәндә.

Ходай сиңа ярдәм бирсен,

Җаныкаем, Динара.

Кызыбызны үстерү,

Үзеңә генә кала.

Әти-әнием, еламагыз,

Сабыр гына булыгыз.

Кызым калды төсем булып,

Шуңа карап торыгыз.

Кайтыр идем кызчыгымны

Үчти-үчти сөяргә.”Балам” дип тә әйтәлмәдем,

Кердем кара гүрләргә.

Сак йөрегез зур юлларда,

Имин булсын күгегез.

Язмышлардан узмышлар юк,

Кыска булды гомеребез!

    Бу бәетне Тойгелде авыл кызы Ландыш язган.  Яр Чаллы-Мәлләтамак.

8 нче класс укучысы Насифуллина Айсылу "Авыл утлары” газетасыннан язып алды.




Похожие:

Догаларым барып ирешсен iconТик булса иде ирек”
Алып баручы: 1941 ел. Ватан сугышы башлана. Сугышның беренче көнендә үк Муса Җәлил хәрби комиссариатка барып, үзен фронтка җибәрүләрен...
Догаларым барып ирешсен iconОлы Кибәче профсоюз оешмасының 2007-2009 нчы елларга отчеты
Педагогик хезмәткәрләрнең статусын күтәрү, хезмәткә түләү механизмын яхшырту, укытучыларның белемен күтәрү, яшь белгечләр белән эшләү...
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©lib2.podelise.ru 2000-2013
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы