Әхтәм бәете. Классташым Синараның тормыш иптәше булган Әхтәм истәлегенә icon

Әхтәм бәете. Классташым Синараның тормыш иптәше булган Әхтәм истәлегенә



НазваниеӘхтәм бәете. Классташым Синараның тормыш иптәше булган Әхтәм истәлегенә
Дата конвертации20.09.2012
Размер39.05 Kb.
ТипДокументы
источник

Әхтәм бәете.

 Классташым Синараның тормыш иптәше булган Әхтәм истәлегенә

  

Бисмиллаһы дип башладым

Бу бәетнең башларын.

Әкрен искән назлы җилләр

Сыйпый каберең ташларын.

Ашыгып киттең бу дөньядан

Син караңгы гүрләргә.

Яраткан чәчәкләреңә

Баулар суздым үрләргә.

Җылы кояш нурларында

Алар гөрләп үсәләр.

Синсез көннәр, озын төннәр

Бик ямансу үтәләр.

Ике кызың – күз нурларың –

Үсеп буйга җиттеләр.

Очар кош балаларыдай,

Йортны ташлап киттеләр.

Ялгыз башка тормыш йөген

Тартулар авыр икән.

Бер килгәчтен бу дөньядан

Кеше ник китә микән?

Газиз әткәң-әнкәң сиңа

Озын гомер теләгән.

Күңелләрен һәрчак яхшы

Изге теләк биләгән.

Тормышка аяк басканда,

Бәхетләрең ак иде.

Гомерлеккә диеп биргән

Вәгъдәләрең хак иде.

Киләсе көннәреңә дип,

Кордың бик күп планнар.

Тик авыру аяк чалды,

Каплады күк томаннар.

Бары да үтәр, газап бетәр,

Терелермен дип уйладың.

Син бит әле бу дөньяда

Бер дә яшәп туймадың.

Синең сызлап сыкрануың

Бәгырьләрне телделәр.

Инде гомерең өзеләсен

Якыннарың белделәр.

Кайвакытта бу сулышның

Соңгысы күк тоелды.

Сиңа карап туганнарның

Күз яшьләре коелды.

Каты авыру дәвам итте

Озын җәй буйларына.

Шулай газаплануларың

Булдымы уйларыңда.

Яшьтәшләрең, дус ишләрең

Синең янга килделәр.

Сулган йөзләреңә карап,

Хәлләреңне белделәр.

Әнкәң бәгыре өзгәләнә,

Баткан сары сагышка.

Таң атканда кошлар сайрый

Басып зифа камышка.

Санаулы калган көннәрең

Инде бик тиз үтәрләр.

Сагышлы күз карашларың

Гомерлеккә җитәрләр.

Туганнарың чәчәчк куяр

Каберең өсләренә.

Дөньядан иртә китүең

Кердеме төшләреңә?

Син утырткан алмагачлар

Чәчәк атарлар язын.

Сине уйлап өзгәләнер

Гомер кичергән ярың.

Тәрәзәгә якты кояш

Көмеш нурларын сибәр.




Похожие:

Әхтәм бәете. Классташым Синараның тормыш иптәше булган Әхтәм истәлегенә icon1 А. Алишның тормыш юлы һәм иҗади эшчәнлеге белән таныштыру; 2 укучыларның бәйләнешле,сәнгатьле сөйләм телен үстерү; тапкырлык, зирәклек күнекмәләрен тикшерү
Безнең бүгенге кичәбез Алиш иҗатына багышланачак. Без А. Алишның тормыш юлы, әкиятләре белән танышырбыз һәм узара көч сынашырбыз
Әхтәм бәете. Классташым Синараның тормыш иптәше булган Әхтәм истәлегенә iconКөрәшче егет Булат бәете

Әхтәм бәете. Классташым Синараның тормыш иптәше булган Әхтәм истәлегенә iconФирүзә бәете. Бу бәетне багышлыйм

Әхтәм бәете. Классташым Синараның тормыш иптәше булган Әхтәм истәлегенә iconВәлишина Гөлнараның бәете
Бу бәетне Вәлишин Наил язган. Бахтегараева Нуриядан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дәүләтова Рушания язып алды
Әхтәм бәете. Классташым Синараның тормыш иптәше булган Әхтәм истәлегенә iconМаксатлар
Рус милләтеннән булган укучылардататар халкының талант ияләренә хөрмәт хисе, аларның иҗатына кызыксыну уяту
Әхтәм бәете. Классташым Синараның тормыш иптәше булган Әхтәм истәлегенә iconАлгоритмнар, үткән материалны ныгыту
Информатика в играх и задачах” китабы, компьютер, проектор, эчендә хаты булган шешә, карта, туп, карточкалар, “тылсымлы яфраклар”,...
Әхтәм бәете. Классташым Синараның тормыш иптәше булган Әхтәм истәлегенә iconТема: Тукайның тормыш мизгелләре. Максат
Габдулла Тукай туган көн. Безнең мәктәптә дә бу атна Тукай атналыгы, Тукай көннәре буларак билгеләп үтелә
Әхтәм бәете. Классташым Синараның тормыш иптәше булган Әхтәм истәлегенә iconXx йөз башы татар әдәбиятыннан йомгаклау тесты
Рәсми рөхсәт белән татар телендә уйналган “Өч хатын белән тормыш” драмасының вакыты
Әхтәм бәете. Классташым Синараның тормыш иптәше булган Әхтәм истәлегенә iconМаксатлар: Укучыларга Шәрык классикасының төп ядкяре булган Коръән һәм аның татар әдәбияты үсешендә роле турында яңа белемнәр бирү
Узган дәрестә шәрык классикасы турында сөйләштек. Белемнәрне яңартып алабыз. Кластер төзү
Әхтәм бәете. Классташым Синараның тормыш иптәше булган Әхтәм истәлегенә iconРоссия Федерациясенең мәгариф һәм фән министрлыгы Белем бирү буенча федераль агентлык
Укытучы зур исемгә лаеклы булган тәрбияче. Ул ата-аналар алдында торган җаваплы, изге бурычларнын берсе балаларыбызны инсафлы, әдәпле,...
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©lib2.podelise.ru 2000-2013
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы