Фирүзә бәете. Бу бәетне багышлыйм icon

Фирүзә бәете. Бу бәетне багышлыйм



НазваниеФирүзә бәете. Бу бәетне багышлыйм
Дата конвертации20.09.2012
Размер17.29 Kb.
ТипДокументы
источник

Фирүзә бәете.


Бу бәетне багышлыйм

Фирүзә дигән кызга.

Чәчәктәй өзелгән гомер,

Кызганыч барыбызга.

Унсигез яшен тутыргач

Китте безнең арадан.

Күз алдымда биегәне

Киенеп карадан.

Серле күзең,

Нурлы йөзең

Күз алларымнан китми.

Бу дөньяда юклыгыңны

Күңел һич кабул итми.

Ходай биргэн гомерләрең

Бигрәкләр кыска булды.

Син утырткан гөлчәчәкләр

Әллә хәсрәттән сулды.

Яшьлегең чәчәк атканда

Өзелде гомерләрең.

Әнкәңнең исенә төшеп

Өзәсең бәгырьләрен.

Син бит әле тормыш юлын

Яңа башлаган идең.

Киләчәк көннәреңдә

“Бәхетле булам”- дидең.

Син булмагач бик ямансу

Ашауның да тәме юк.

Сабый чакта әнкәң сине

Ак биләүгә биләгән.

Гомерләрең олы юлда

Өзеләсен белмәгән.

Язлар җиткәч, кошлар кайта

Канатларын кагынып.

Һич беркайчан онытмабыз,

Искә алырбыз сагынып.


Гыйльфанова Нуриядан 8 нче сыйныф укучысы

Солтанова Ләйсән язып алды.

2011 нче ел.




Похожие:

Фирүзә бәете. Бу бәетне багышлыйм iconВәлишина Гөлнараның бәете
Бу бәетне Вәлишин Наил язган. Бахтегараева Нуриядан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дәүләтова Рушания язып алды
Фирүзә бәете. Бу бәетне багышлыйм iconКөрәшче егет Булат бәете

Фирүзә бәете. Бу бәетне багышлыйм iconӘхтәм бәете. Классташым Синараның тормыш иптәше булган Әхтәм истәлегенә

Фирүзә бәете. Бу бәетне багышлыйм iconДогаларым барып ирешсен
Мөслим-Тойгелде юлында юл һәлакәтенә очрап, 6 яшь кешенең гомерләре өзелде. Шуларның бишесе-Ильнур һәм Расыйл Гарифуллинар, Булат...
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©lib2.podelise.ru 2000-2013
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы