Вәлишина Гөлнараның бәете icon

Вәлишина Гөлнараның бәете



НазваниеВәлишина Гөлнараның бәете
Дата конвертации20.09.2012
Размер20.43 Kb.
ТипДокументы
источник

Вәлишина Гөлнараның бәете.


Әткәй, әнкәй мирас итеп

Саклагыз курчагымны.

Җомга көнне таң алдыннан

Кайтырмын, онытмагыз.

Кайту белән иң беренче

Әнкәй, сине үбәрмен.

Аннан әткәмнең битләреннән

Сагынып, кочып узармын.

Куеныңда үскән апам,

Иркәләгән Чулпан абыем.

Назлап сөйгән

Әткәм-әнкәм сагына сине сабыең.

Әнкәй, мине тугачтында

Ак биләүгә биләдең

Ак биләүләргә биләдең

Яшьли китәсен белмәдең.

Больнисларга кергән чакта

Карадым артларыма.

Җаным чыгасын белмәдем

Әнкәмнең алларында.

Май аенда матур итеп

Атар алсу чәчәкләр.

Ошамый шул әткәй, әнкәй

Монда үскән чәчәкләр.

Ишегалдында топольдә

Иртән кошлар сайрыйдыр.

Салкын җирләрдә ята дип

Әткәй-әнкәй елыйдыр.

Алсу таңнар аткан чакта

Килегез каберемә.

Сибегез чишмә суын

Каберем гөлләренә.

Сары түшле матур кошлар

Сайрый басып талларда.

Мин булмам инде бәпкәем

Андый матур язларда.

Соңгы минутларга чаклы

Көтте сине бәпкәең.

Килмәдең бит яннарыма

Кайда булдың, әнкәем.

Бу бәетне Вәлишин Наил язган. Бахтегараева Нуриядан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дәүләтова Рушания язып алды.

2011 нче ел.




Похожие:

Вәлишина Гөлнараның бәете iconКөрәшче егет Булат бәете

Вәлишина Гөлнараның бәете iconФирүзә бәете. Бу бәетне багышлыйм

Вәлишина Гөлнараның бәете iconӘхтәм бәете. Классташым Синараның тормыш иптәше булган Әхтәм истәлегенә

Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©lib2.podelise.ru 2000-2013
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы