Республика күләмендә үткәрелүче бәйгесенә Укытучы: Раушания Хисам кызы Әхмәтҗанова icon

Республика күләмендә үткәрелүче бәйгесенә Укытучы: Раушания Хисам кызы Әхмәтҗанова



НазваниеРеспублика күләмендә үткәрелүче бәйгесенә Укытучы: Раушания Хисам кызы Әхмәтҗанова
Дата конвертации04.04.2013
Размер48.84 Kb.
ТипДокументы
источник

Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы

Питрәч муниципаль районы Богородск авылының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле гомуми белем бирү учреждениесе


Республика күләмендә үткәрелүче





бәйгесенә




Укытучы: Раушания Хисам кызы Әхмәтҗанова


2010


Ел саен март-апрель айларында республикабызда “Мин татарча сөйләшәм!”(Я говорю по-татарски!”) акциясе үткәрелә. Менә быел да бу акция игълан ителде. Санаулы көннәр бик тиз үтеп китте. Шушы бер ай эчендә мәктәптә бик күп чаралар оештырылды. Татар телендә чаралар башка вакытта үткәрелми дип әйтәсеп килми, ләкин бу вакытта татар теле һәм әдәбияты укытучылары тагын да нәтиҗәлерәк, тагын да оешканрак төстә эшли башлыйлар.

Безнең мәктәп укытучылары да бу чорда бөтен булган мөмкинлекләрдән файдаланып эшләделәр. Иң беренче, татар теле һәм әдәбияты укытучылары җыелып, үткәреләчәк эшләрне, чараларны планлаштырдык. Эш планы белән мәктәпнең гомуми линейкасында укучыларны, укытучыларны таныштырдык. Шушы план нигезендә март-апрель айларында төрле чаралар үткәрдек.

Богородск авылы мәктәбендә укучыларбик актив. Сыйныфларда укучылар саны күп булмаса да, үткәрелгән чаралар нәтиҗәле булды. Мәктәп укучылары һәм укытучыларыннан тыш, чараларда ашханә эшчеләре, җыештыручылар, китапханәче, авыл үзидарәсе хезмәткәрләре, әти-әниләр дә катнашты. Урамнарга, кибетләргә, машина-трактор паркына, терлекчеләр янына экскурсиягә барып, андагы эшчеләрне дә үз эшебезгә катнаштырып җибәрдек. Якынча исәпләгәндә, без бу акциягә 150 дән артык кешене җәлеп иттек дип әйтә алабыз. Авылыбызның зур булмаганлыгын, мәктәбебезнең аз санлы укучылы мәктәп икәнен исәпләсәк, бу күрсәткеч начар түгелдер.

Өлкән сыйныф укучылары зур тәнәфесләрдә төрле уеннар оештырдылар. Укучыларга “Йөзек салышлы”, “Капкалы”, “Назалы” уеннары бик ошады. Җәза формасында башкарылган җырлар, биюләр, шигырь укулар барчабызның да күңеленә хуш килде.







Айлык дәвамында барлык татар теле һәм әдәбияты укытучылары да ачык дәресләр бирделәр. Раушания Әхмәтҗанова, укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерү максатыннан, дәресләрдә төрле ысуллар куллана. Төркемнәрдә эшләү, парлап эшләү вакытларында укучылар бер-берсенә булышалар, төрле иҗади эшләр эшлиләр, бер-берсенең белемнәрен тикшерәләр. Кара-каршы сөйләшү вакытында укучыларның диалогик сөйләм эшчәнлеге үсә. Мондый эш алымнары укучыларның үзләренә дә уңай тәэсир итә: аларның татар теле белән кызыксынуы да арта.





Алсу Шәрәфиева, Рәзинә Әпәкимова дәресләрендә компьютер технологияләре кулланалар. Мондый дәресләр, беренчедән, мавыктыргыч булсалар, икенче яктан, укучыларның иҗади эшчәнлегенә этәргеч тә булып торалар. Бу дәресләргә аерым укучылар үзләренең презентацияләрен дә әзерлиләр.





Мәктәп күләмендә үткәрелгән шигырь бәйгесен быел “Бөек Ватан сугышы еллары поэзиясе” башы астында үткәрдек. Укучылар Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Нур Баян һәм башка шагыйрьләребезнең шигырьләрен укыдылар. Шигырь бәйгесендә Хисмәтулина Нармина, Кәримова Руфинә, Мифтиева Алсу, Казначеева Мария җиңүче булдылар. Укучылар белән “Ялкын” журналын уку көннәре дә оештырылды.


Әхмәтҗанова Раушания Хисам кызы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика күләмендә үткәрелгән “Мастер-класс” бәйгесендә катнашты һәм район турын үтеп, республикага чыкты. Укытучылар елына багышланган иншалар бәйгесендә “Минем тормышымда укытучы”(“Учитель в моей жизни”) темасына язган иншасы белән 6 нчы сыйныф укучысы Мифтиева Алсу(укытучысы Раушания Хисам кызы) мәктәп күләмендә җиңеп, район турына чыкты. Районның “Балалар иҗаты йорты” тарафыннан тәкъдим ителгән иншалар бәйгесенең мәктәп турында 11 нче сыйныф укучысы Хәмидуллин Айнур(укытучысы Раушания Хисам кызы), шулай ук, беренче урынны яулады. Аның “Әгәр укытучы булсам” темасына язылган иншасында кызыклы фикерләр дә бар.




Өлкән сыйныф укучылары барлык укучылар һәм укытучылар алдында “Мин татарча сөйләшәм” дип аталган әдәби-музыкаль монтаж күрсәттеләр. Анда алар туган телгә, укытучыларга багышланган шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар.


“Туган тел” стена газетасының 7 нче саны “Авылым тарихы” дип аталган төп тема астында чыгарылса, 8 нче саны “Бөек җиңүгә 65 ел” темасы астында чыгарылды. “Мәгърифәт” газетасының 26 нчы март санында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтҗанова Раушания Хисам кызының “ “ исемле мәкаләсе басылып чыкты. Бу мәкалә директорның укыту эшләре буенча урынбасары Мөхәмәтшина Эльмира Равил кызы турында булса да, анда “Мин татарча сөйләшәм” бәйгесенең барышы турында да әйтелеп үтелгән иде.




Акция барышында үткәрелгән чараларда татар төркемендә укучы балалар белән бергә, рус телендә сөйләшүче балалар да актив катнаштылар, тырыша-тырыша татарча сөйләштеләр, татар халкының милли уеннарында катнаштылар. Татар телен тагын да кызыксынып өйрәнү өчен, башка мавыктыргыч чаралар да үткәрергә, укучыларны тагын да күбрәк җәлеп итәргә кирәк.


Татар теле һәм әдәбияты укытучысы: Әхмәтҗанова Р.Х.

Бизәүче: Гаврилина С.Н.




Похожие:

Республика күләмендә үткәрелүче бәйгесенә Укытучы: Раушания Хисам кызы Әхмәтҗанова iconТема: "Кәрәз һәм иң җыйнак упаковкалар"
...
Республика күләмендә үткәрелүче бәйгесенә Укытучы: Раушания Хисам кызы Әхмәтҗанова iconТема: тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау
Мббу “Сарман гимназиясе”нең 1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Матзянова Раушания Гаяз кызы
Республика күләмендә үткәрелүче бәйгесенә Укытучы: Раушания Хисам кызы Әхмәтҗанова iconГибадуллина Наилә Әнәс кызы
Нуриева Әлфия Исмәгыль кызы, шулай ук апасы – рус теле укытучысы Әнисә Әнәс кызы бирә. Наиләнең чын мәгънәсендә шәхес булып формалашуында...
Республика күләмендә үткәрелүче бәйгесенә Укытучы: Раушания Хисам кызы Әхмәтҗанова iconГабдулхакова Алия Раиф кызы
Мөслим районының Тойгелде авылында туган. 1995 нче елда Тойгелде урта мәктәбенең беренче классына укырга керә. Башлангыч класста...
Республика күләмендә үткәрелүче бәйгесенә Укытучы: Раушания Хисам кызы Әхмәтҗанова iconЗаконы доо «Школьная республика» Гимн организации: «Страна Республика»

Республика күләмендә үткәрелүче бәйгесенә Укытучы: Раушания Хисам кызы Әхмәтҗанова iconУстав детской общественной организации «республика активных друзей» общие положения детская общественная организация «Республика активных друзей»
Детская общественная организация «Республика активных друзей»является добровольным самоуправляемым общественным объединением
Республика күләмендә үткәрелүче бәйгесенә Укытучы: Раушания Хисам кызы Әхмәтҗанова iconКонституция школьной республики «радуга» Глава I. «Что представляет собой наша Республика»
Статья I. Школьная Республика это добровольная организация, выражающая интересы учащихся и учителей нашей школы
Республика күләмендә үткәрелүче бәйгесенә Укытучы: Раушания Хисам кызы Әхмәтҗанова iconГайнуллина Раушания Аксановна
Образование высшее, окончила филфак бгпи в 1991 году. Стаж работы— 18 лет. Имеет 1 квалификационную категорию. Награждена почетными...
Республика күләмендә үткәрелүче бәйгесенә Укытучы: Раушания Хисам кызы Әхмәтҗанова iconКонтрольная работа за курс 9 класса 1 вариант с какой из перечисленных стран Россия имеет сухопутную границу?
Магаданская область 2 Республика Коми 3 Воронежская область 4 Республика Карелия
Республика күләмендә үткәрелүче бәйгесенә Укытучы: Раушания Хисам кызы Әхмәтҗанова icon2 Республика ставит перед собой цели
«румид»- республика удивительных мальчишек и девчонок. Действует на принципах самоуправления. Создается на основе объединения детей...
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©lib2.podelise.ru 2000-2013
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы