Тема: 6 нчы сыйныф өчен иҗади үсеш технологиясе кулланылган татар теле дәресе үрнәге icon

Тема: 6 нчы сыйныф өчен иҗади үсеш технологиясе кулланылган татар теле дәресе үрнәге



НазваниеТема: 6 нчы сыйныф өчен иҗади үсеш технологиясе кулланылган татар теле дәресе үрнәге
Дата конвертации10.07.2013
Размер41.29 Kb.
ТипДокументы
источник

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Чүпрәле муниципаль гомумбелем бирү 1нче урта мәктәбе


Тема:

6 нчы сыйныф өчен иҗади үсеш технологиясе кулланылган татар теле дәресе үрнәге


Төзеде: югары категорияле татар

теле һәм әдәбият укытучысы

Җәләлова Энҗе Әхмәт кызы

Дидактик максат: саннарга морфологик анализ ясарга өйрәтү.

Фәнни максат: укучыларның дивергент фикерләүләрен үстерү (куелган проблемага күпсанлы оригиналь чишелешләр табуга юнәлтелгән фикерләү төре).

^ Тәрбияви максат: прблеманы күмәк хәл итүгә омтылыш, дуслык, бердәмлек, игътибарлылык, гаиләне ярату сыйфатлары тәрбияләү.


Җиһазлау: интерактив такта, “Татар телен һәм әдәбиятын укытуда интерактив технологияләр” дискы (Милли “Мәгариф” проектын гамәлгә ашыру шартларында татар телен һәм әдәбиятын укытуга заман таләпләре 2006), гаилә елы эмблемасы, гаилә гөлләре, 6 нчы сыйныф дәреслеге авторлар: Ф.Ю.Фсупов, Д.Г.Тумашева, Ч.М.Харисова, К.З.Зиннәтуллина, Б.М.Мифтахов


Дәрес планы

I. Юнәлеш бирү ( мотивацион-ориентлашу этабы).

1. Мөстәкыйль сүз төркеме сан турындатөшенчәне искә төшерү.

2. Санның төркемчәләрен барлау.

^ 3. Саннарның җөмләдә кулланылышын ачыклау.

4. Яңа дәрескә уку максатын кую.


II Операциональ-башкару этабы (уку мәсьәләсен чишү).

  1. Саннарның үзенчәлеген билгеләү.

  2. Мисаллар белән төркемчәләрен ачыклау.

  3. Ясалышы ягыннан төрләрен билгеләү


III Рефлексив- бәяләү этабы.

^ 1.Интерактив такта ярдәмендә сан сүз төркеменең сорауларын, төркемчәләрен, искәрмәне кабатлау.

2. Материалны ныгыту, нәтиҗә ясау.

3. Өй эше бирү


Дәрес төре: кабатлау


Дәрес барышы

Оештыру. (Укучылар төркемләп утыра, һәр төркемнең ассистенты билгеләнә. Укучылар биремне киңәшләшеп эшли)

^ Психологик уңай халәт тудыру

Җир йөзенең матурлыгын.

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

^ I. Белемнәрне тигезләү.

Сан сүз төркеме презентациясе буенча интерактив тактада эш.

1 нче бирем. Нәрсә ул сан? ( Укучы җавабы интерактив тактада тикшерелә, төркемдәге укучылар җавапның дөреслеген шартлы кул билгеләре белән күрсәтәләр)

^ II. Уку мәсьәләсен кую.

Сан турында гомуми төшенчә искә төшерелеп, 1 нче бирем эшләнелә.

2 нче бирем Сан төркемчәләрен атагыз, мисаллар ярдәмендә исбатлагыз. (Җаваплар тыңланыла, дөреслеге төркемнәрдә ассистентлар ярдәмендә тикшерелә,бәяләнә)


^ III. Уку мәсьәләсен чишү.

Интерактив тактадагы аудио биремнәрне язмача үтәү.





1 тавык

2 аяк

3 авыл

10 чакырым

20 төш

32 теш

40 уй

100 исәп

1000 адым

Уф, арыдым!


Биремнең дөреслеге төркемнәрдә тикшерелә, бәяләнә.




^ Саннарның ясалышына мисаллар китерелә һәм төркемнәрдә дәреслек буенча тикшерелә.





Зәңгәр күктә

Кояш елмайгандай.

^ Чакырдың син белем иленә.

Һәм беренче сүздән, хәрефтән үк

Кереп калдың минем күңелемә.

Сәнгать, фән һәм белем

Килә диләр

Язмышыбыз шулдыр күрәсең.

Ә син минем бөтен юләрлеккә

100% белән түзәсең.

100% белем

Кемдер туа

100% белем


Яннарыңа кайтсам сагынып,

Лачын кебек канат кагынып,

Бер ояга икәү сыярбызмы?

Җан түрендә урын табылып


Бер алманы бишкә бүлегез,

Берегез өчен берегез үлегез.

^ IV. Күнекмәләр формалаштыру.

Төркемнәрдә һәм бер укучы тактада мөстәкыйль сүз төркеме санга морфологик анализ ясый. Мөстәкыйль эшләү. Җөмлә төзү. Ассистентлар тикшереп чыга, белемнәрне тигезләү максаты белән укучылар төркемдәгеләргә булышалар. Дәреслек буенча тикшерү.


Иҗади бирем.

Сан төркемчәләрен кертеп гаиләгез турында җөмлә төзегез һәм гаилә гөлләре янына куегыз.

Иҗади эшләү.

V. Рефлексив бәяләү этабы.

- Бүгенге дәрестә нәрсәгә өйрәндек? (Җаваплар тыңлана.)

Дәрес өчен үз-үзеңә бәя кую.

VI. Укучының белем дәрәҗәсен искә алып, өйгә эш бирү.

  1. Мөстәкыйль сүз төркеме сан кергән татар халык мәкальләрен тупларга. ( 5, 10, 15 мәкаль- иҗади эш)

  2. Саннарга морфологик анализ ясарга.







Похожие:

Тема: 6 нчы сыйныф өчен иҗади үсеш технологиясе кулланылган татар теле дәресе үрнәге icon1 нче сыйныф өчен татар теле дәресе
Төзеде: Саба районы Кызыл Мишә төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гатиятуллина Чулпан Фаиз кызы
Тема: 6 нчы сыйныф өчен иҗади үсеш технологиясе кулланылган татар теле дәресе үрнәге iconСочинение яздыру методикасы татар мәктәпләренең X xi сыйныф­лары өчен татар теле дәреслекләрендә һәм татар мәктәпләренең V xi сыйныфлары өчен татар теле программаларында бирелгән
Имтихан материалы татар теле һәм әдәбиятыннан гомуми белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумына туры китереп эшләнде. Укучыларның...
Тема: 6 нчы сыйныф өчен иҗади үсеш технологиясе кулланылган татар теле дәресе үрнәге icon7 нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбияты буенча белем бирү программасы
Эш программасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган татар теле һәм әдәбият программаларына нигезләнеп төзелде. Ф. С....
Тема: 6 нчы сыйныф өчен иҗади үсеш технологиясе кулланылган татар теле дәресе үрнәге iconМәктәп туры өчен I вариант а кайсы сүзтезмә күчерелмә мәгънәдә бирелгән?
Рус гомуми белем бирү мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучы 8 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән олимпиада биремнәре
Тема: 6 нчы сыйныф өчен иҗади үсеш технологиясе кулланылган татар теле дәресе үрнәге iconТема: (Татар теле дәресләре өчен тикшерү эшләре, тестлар)

Тема: 6 нчы сыйныф өчен иҗади үсеш технологиясе кулланылган татар теле дәресе үрнәге iconДәрес төре: иҗади-эзләнүле Дәресне җиһазлау, материал
Татар теле” 4 сыйныф, 2-кисәк, 100 бит, эш дәфтәре,13-14 битләр, “Риторика”, 96 бит; таблица “Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнүе”,...
Тема: 6 нчы сыйныф өчен иҗади үсеш технологиясе кулланылган татар теле дәресе үрнәге iconРус гомуми белем бирү мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучы 9 нчы сыйныф укучылары өчен I. Тест сорауларына җавап бирегез
Көзге сары яфракларга бу юлы исе китмәде аның, көз җиткәнен суык, әрсез җилләр исә башлагач кына абайлады. Беренче кар бөртекләре...
Тема: 6 нчы сыйныф өчен иҗади үсеш технологиясе кулланылган татар теле дәресе үрнәге iconПриложение №1 к приказу №78 от 16 августа 2010 года Мәктәп администрациясе членнары арасында эш бүленеше
Тарих, рус теле, инглиз теле, рәсем, обж, физкультура, технология укытуга контроль ясый. 9, 11 чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестат...
Тема: 6 нчы сыйныф өчен иҗади үсеш технологиясе кулланылган татар теле дәресе үрнәге icon7нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле һәм әдәбияты буенча мәктәп туры өчен олимпиада сораулары
Га лә, сәл мәтлек, д шәмбе, т бигать, д фтәр, т рбияле, к ндәлек, в кыт, хик я, тыр ша, м йдан, матурл к, төн як, ашх нә, китапх...
Тема: 6 нчы сыйныф өчен иҗади үсеш технологиясе кулланылган татар теле дәресе үрнәге iconУкучыларның иҗади сәләтен үстерү өстендә эш
Баулы урта мәктәбенең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ф. М. Мөкатдисова Педагогик эш стажы : 24...
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©lib2.podelise.ru 2000-2013
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы