Мәктәп, мәктәп синдә укып ускәч icon

Мәктәп, мәктәп синдә укып ускәч



НазваниеМәктәп, мәктәп синдә укып ускәч
Дата конвертации27.10.2012
Размер79 Kb.
ТипДокументы
источник

Мәктәп, мәктәп синдә укып ускәч


Барасы юл ачык куренә

Синнән башланган тормыш юллары

Балкып үтә гомер турендә

Эй, мәктәбем, белем учагы

Син гомернең иң гузәл чагы

Беренче сентябрь, мәктәп. Укытучы. Кемнең генә йөрәгенә уелмады икән ул кыңгыраулы мәктәп еллары?!. Кем генә булмасын кеше: савымчымы, әллә очучымы, укытучымы әллә колхоз рәисе, инженермы әллә төзуче, галимме әллә тегуче – бөтенесе дә узенең тормыш юлын шушы мәктәп бусагасыннан башлый. Тырышып – тырмашып хәрефләр язарга, укырга, сөйләшергә өйрәтеп унбер ел буена тәрбияләп үстереп, ныгындырып карлугач кебек ел да канатлар буләк итуче нинди изге йорт ул мәктәп! Шушы вакыт эчендә мәктәпнең узенең бәләкәй генә тарихы да, традициялары да барлыкка килде. Ә тарихка күз ташласаң ул шундый гади кебек…

1919 нчы елның 26 декбрендэ В.И. Ленин тарафыннан кабул ителгән наданлыкны бетеру декреты безнең авыл халкы өчен дә куанычлы вакыйга булган. Шушы декретка нигезлэнеп Ябалак авылында да 1923 нче елда беренче мәктәп ликбез ачып җибәрелә. Башта ул башлангыч мәктәп булып Якуп мулла йортында ачыла. Аң белемне кутәру өстендә күп көч салган беренче укытучы авылдаш – эдипләребез Гафуров Фатих, Сарваров Мирзәмөхәммәт, Мутиков Гомәр, Фазлыева Бәхижә, Назмиев Хәнәфи Һәм Сөгдәләр Һичшиксез тирән хөрмәткә, ихтирамга лаек. Һәр мәктәп узенең укучылары белэн матур Ябалак авылында белем алган, гөмерлэренең 40 елдан артык өлешен туган колхозына багышлаган авылыбызның, районның, хаттә республиканың горурлыгы булган Социалистик Хезмәт Герое Тимерхан Сафуан улы, атказанган колхозчы –аграном Газетдинов Махиян уллары безгә, урта буын кешеләре өчен Һәрвакыт маяк, өлге булдылар.

Хуҗалыкның төрле тармакларында бүгенге көндә җаваплы эш башкарган авылдашларыбыз Кагиров Эрнест Габделхак улы “ Маяк” газетасының баш мөхәррире, Хатмуллин Флюр улы – НГДУ “ Чекмагушнефть” управляющие, Насртдинова Газимә кызы-экономик фәннәр кандидаты, Шаймурзин Фәтәви Хөсәен улы- Янавыл районында колхоз рәисе, Ямалов Рамза Хәмит улы – район мәгариф бүлеге мөдире, гади хезмәтләре белән бөек, колхозыбызның ихтирамлы кешеләре: Фархетдинов Рәфит, Шарафутдинов Зәбир, Галимов Кави, Набиев Салих Һәм башкалар болар бөтенесе дә мәктәп тарихыбыздагы чагу йолдызлар ул.

Авылдашларыбызның күпләре белемнәрен югары уку йортларында дәвам иттерәселәре килсә дә, күпләрнең теләкләре тормышка ашмый, чөнки 60-70 елларда районыбызда урта мәктәпләр саны санаулы гына була. Төнге ачы бураннарда күрше авлларга мәктәпкә йөргән колхозчыларның балаларын күреп йөргән Тимерхан Сафуан улы авлыбызда урта мәктәп салдыруга ирешә һәм ниһаять көткән көн – мәктәп 164 укучыны кабул итә. Һәрбер уку елы үзенең укучылары, җанлы мәктәп тормышы белән күңелләрдә хэтирәләр булып уелып кала.

Ел эчендә укучы тормышка путевка алдылар, төрле һөнәрләр сайлауда әти-әниләре беренче киңәшчеләре булса, ә укытучылар профессия сайлауда укучыларның сәләтләрен дөрес бәһалап, ныклы белем һәм юнәлеш бирделәр. Күпчелек безнеңЯбалак урта мәктәбен тәмамлаган укучыларыбыз авыл хуҗалыгы белгечлеге буенча , укытучы һәм тәрбияче булу өчен , медицина белгечләренә , башка хуҗалык тармакларында эшләү , тән арта.

Укытучылар коллективы беренче эш көннәреннән үк укучыларның сәләтен һәм аңын үстерүне, танып-белү күнекмәләрен формалаштыруны, тормышка әзерләүне үз максатлары итеп куйдылар. Тырышкан эш бушка китмәде. Белемгә булган омтылыш бүгенге көндә укучыга югары уку йортларында, укучыга техникумнарда һәм училищеларда уку бәхетенә ирешергә ярдәм итте. Менә аларның кайберләре: 1980 елда мәктәпне бетереп Башкорт дәүләт медицина институтында укыган һәм үзе дә шунда укытучы Гарифуллин Зөлфәт, мәктәпне 1983 елда алтын медальга тщмамлаучы, Уфа нефть институтын тщмамлап чыккан Акрамов Фәиләс һәм аның абыйсы Фаил, Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы университетын тәмамлаучы Миркасимов Гали һәм Әлфия, Асхат туган авылыбызда хезмәт итүче Нурисламов Фәнит, Мухамадуллин Илгиз чиксез горурланабыз.

Тормышка, фәннәргә кызыксыну уята алган белемле, тәҗрибәле укытучыларның үрнәкле педагогик эшчәнлек оештыру аркасында күп кенә укучыларыбыз укытучы һөнәрен сайладылар.


  1. Адиатуллина Фәнзилә - биофак, БИР ГПИ

  2. Латыпова Зөлфия – химфак БГУ

  3. Загитова Венера – биофак, Бир ГПИ

  4. Нургалиева Рәдинә - геобиофак, БГПИ

  5. Нурисламова Инфира – литфак. БГПИ

  6. Тухбатуллина Фандалия – физмат БГПИ

  7. Авзалова Илсөяр – биофак Бир ГПИ

  8. Загитова Рәисә - биофак, Бир ГПИ

  9. Нигматуллина Илфира – биофак Бир ГПИ

  10. Павлова Лариса – литфак Бир ГПИ

  11. Фарвазова Галия – инфак Бир ГПИ

  12. Галиуллин Камил – физмат. Бир ГПИ

  13. Бурханова Гүзәл – биофак. Бир ГПИ

  14. Мутикова Голшат-БГУ, филфак

  15. Мутикова Голназ – БГУ, филфак

  16. Никифоров Игорь- физмат, БГПИ

  17. Тухбатуллина Флера –начфак Бир ГПИ

  18. Галиуллина Илмира – биофак Бир ГПИ

  19. Агалиева чулпан – дошфак,Бир ГПИ

  20. Бурханов Рөстәм – труд СГПИ

  21. Ахметов Илнур – литфак. Бир ГПИ

  22. Камалова Филия – биофак, Бир ГПИ

  23. Нуртдинова Лира – инфак Бир ГПИ

  24. Ситдиков Филюс – физмат Бир ГПИ

  25. Бурханов Радик – биофак Бир ГПИ

  26. Багманов Рөстәм – биофак Бир ГПИ

  27. Фахртдинова Рәмзия - биофак Бир ГПИ

  28. Латыпов Эдуард – физмат БГПИ

  29. Мурзагилдина Сәкинә - физмат БГПИ

  30. Павлова Алиса – литфак Бир ГПИ

  31. Махиянова Элвира – филфак БГПИ

  32. Гаисина Алина- начфак, Салават

  33. Ахметова Лилия – начфак, литфак Бир ГПИ

  34. Фаттахова Голнара – дошфак пед.уч

  35. Кагирова Галия – начфак пед уч

  36. Ахметова Зәлифә - начфак пед.уч.

  37. Махиянова Эльза – пед.колледж

  38. Ахметова Розалия –начфак, пед колледж

  39. Рахматуллина Голназ – дошфак, пед уч

  40. Ибрагимова Альмира – Бир ГПИ

  41. Нигматуллина Гаухария – Бугульминское пед училище.

  42. Федоров Вадим – физмат БГПИ

  43. Кагирова Лилия – Мензелинское пед училище.

  44. Галимова Чулпан – Мензилинское пед училище.

  45. Галимова Гульназ – Мензилинсколе пед уч.

  46. Мутиков Амир – филфак БГПИ

  47. Фархетдинова Ирина – Бир ГПИ

  48. Загитова Айгуль – инфак БГПИ

  49. Загитова Гульназ Бир ГПИ

  50. Фархетдинова Алина – начфак Бир ГПИ

  51. Садртдинова Зульфия – физма Бир ГПИ

  52. Хабиров Айнур – филфак БГПИ

  53. Ахмарова Радмила – физмат Бир ГПИ

  54. Сабирова Айсылу – Мензилинское пед уч

  55. Закирова Альбина Белебеевское ПУ

  56. Мирзаянов Рамзил – биофак БГПИ

  57. Хабирова Гульшат –

  58. Хазиева Олеся –

  59. Габдрахманова Гульназ- 60.Габдрахманова Сария



Укытучы! Нинди бөек яңгырашлы сүз бу! Мәктәп укытучысы иң изге, халык тарафыннан иң ихтирам ителә торган профессияләрнең берсе. “ Кеше үзенең хезмүте белән табигатьне үзгәртә” – дип дөрес эйтәләр. Ләкин укытучы хезмәте кешенең үзен формалаштыру белән кыйммәтле һәм гүзәл... Укытучы заманнар арасында элемтәне тормышка ашыра, ул буыннар чылбырын тоташтыручы буын.

Без урта буын укытучылары, үз тәҗрибәләренең энҗе бөртекләредәй серләрен яшь укытучылар һәм хезмәттәшләре белән уртаклашкан, кирәк чагында акыллы киңәшләр биргән ветеран укытучыларыбыз Шарипова Г.Т., Гусманова Я.Х., Газиев Х.Ш., Галиуллин К.Г, Шагалиева Т.Ш.ларны хөрмәт белән искә алабыз. Яшьләргә укыту һәм тәрбияләү процессын оештыру өчен тирән белемле, эшенә бирелгән, компетентлы, профессиональ эзәрлекле җитәкче кешеләр кирәк. Мәктәп коллективын туплауда , укыту практикасында педагог-новатор казанышларын кертүдә, укытучыларның иҗади көчләрен үстерүдә, мәктәптә кабинет системасын эшләүдә 1979-1983 елларда директор булып эшләгән Гарипов Зөфзр Җәннәт улының өлеше зур.

Башкортостан мәктәпләренең атказанган укытучысы Ким Галиахметович җитәкчелек иткән 1984-1990 елларда мәктәпнең материаль -техник базасы ныгыды, күп кенә яхшы традицияләр барлыкка килде, мәктәптә “ Хезмәт һәм дан музее” ачылдв.

1990-1993 уку елларында җитәкчелек иткән Гилемянов Рәфит Магафурьян улы да укытучыларның педагогик осталыгын камилла

штыру, методик культурасын күтәрү өчен, мәктәпнең укыту – тәрбия эшен үз биеклегендә алып бару өчен зур көч салды.

Еллар узу белән укытучыларыбызның да прфессиональ осталыклары үсте. Коллективта халык мэгарифе отличнигы значогы белән бүләкләнгән Ахметова З.Ш., Хазиева К.Г., Гилемянов Р.М., Гилемянова З. Ф.,Назарова Р.Г. Россия Федерациясе һәм Башкортостан республикасының почет грамоталары белән бүләкләнгән Гаянова Р.М., Ахмадуллина И.М., Хабирова З.Г., өлкән укытучы Латыпова Х.Ш.лар, тырышып хезмәт үрнәкләре күрсәтәләр.

Укытучы Ахметова З.Ш. укытучы – методист исеме бирелә ел буена ул үзенең биология. Химия фәненә карата балаларда зур сөю тәрбияли алды, шуның нәтиҗәсе буларак укучы педагогик ВУЗ ларда, биология һәм химия белгечлеген саиладылар, се башка ВУЗларга һәм техникумнарга биология һәм химия фәненнән экзаменнарны уңышлы үттеләр. Үзләренең тирән белемгә ия булуларын исбатладылар. Мәктәп җанлы тормыш белән яшәде, коллектив раионда үткәрелгән төрле чараларда актив катнашты. Үзэшмәкәр сәнгать түгәрәкләренең смотр концертларындакатнашып 1982 нче елда бию, хор коллективы, тынлыкораллар оркестры почет грамотасы белән бүләкләнеде. Ә инде 1985 нче елда мәктәп коллективы III , 1986 елда- II . 1987 елда- III. 1990 елда – I урынны яуладылар.

1992-1993 уку елында театр коллетивы гран-прига лаек булды. Телевидение буенча чыгыш ясады. Бөек җиңүнең 50 еллыгына багышланган район фестивалендә дә мәктәп укучылары лауреат исемен яулады. Беренче елларда мәктәптә музыкаль мәктәпнең филиалы эшләү балаларга эстетик тәрбия бирүдә зур иогынты ясады.

Баян түгәрәге членнарыбызның яхшы традициясен хәзер мандолина уинаучылар дәвам итәләр, хәзер 2 буын мандолиначылары барлыкка килде, бу түгәрәкне яшь укытучы шушы мәктәптә тәрбияләнүче җитәкли. Төрле спорт чараларында. Бигрәктә волейбол. Баскетбол ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар, бу бигрәктә яшь белгеч

Мәктәп – кеше тормышының мөһим этабы. Бу этап җәмгиять тормышында да зур роль уйный. Мәктәп халкының һәм дәүләтнең язмышын хәл итүдә зур көч тәшкил итә. Дөрес, бүген мәктәпнең яңару юлы авыр һәм катлаулы. Тормыш моңача күрелмәгән. Хаттә күз алдына китерелмәгән яңалыклар, юнәлешләр кертә. Мәктәп коллективы авырлыклар алдында каушап калмаска тырыша. Белем бирүнең яңа юлларын эзли, укытуның формаларын һәм методларын камилләштерү буенча эшләр алып бара.

Нинди генә мәктәп булмасын, анда төп фигура булып укытучы һәм коллективны җитәкләүче директор зур роль уйный. Менә бездә безнең коллектив белән яшь. Энергияле, белемле Гузаеров Альфред Хуснулла улы җитәкли.

Без ышанабыз А. Хуснуллович киләчәктә дә мәктәпнең яулаган казанышларын тагын да ныгытуга. Укыту- тәрбия эшендә олы биеклекләргә ирешергә зур көчен салыр.

Мәктәп коллетивы укучыларга төпле белем бирү өчен үзенең күп көчен сала. Шуның натиҗәсе мәктәпне төрле уку елларында алтын һәм көмеш медальга тәмамлаган укучылар:

1984 ел- Акрамов Файлас – алтын медаль

1994 ел – Махиянова Эльвира – көмеш медаль

1996 ел- Ибрагимова Албмира – көмеш медаль

1996 ел – Мирзаянова Рамзия – көмеш медаль

1998 ел – Садртдинова Гулнара – көмеш медаль

1999 ел – Иванов Денис, Загитова Айгуль – көмеш медаль

Бу укучылар югары уку йортларында белем алалар, яхшы тшмамлап үзләре сайлаган һөнәр буенча эшлиләр. Мәктәптә югары белемле. Киң эрудицияга ия булган укытучылар: Ахметова З.Ш., Гузаеров А.Х., Мутикова К.Г., Ибрагимова Р.Г., - I - категория , Хабирова З.Г., Латыпова Х.Ш., Фаезов К.Н.- II категорияле укытучылар эшли. 1995 елда Бөек Җиңүнең 50 еллыгына багышланган район балалар “ Шатлык” фестивалендә мәктәп коллективының драма коллективы I урынны яулады. 1996 елда үткәрелгән сәхнәләшерелгән “ Каракның бүреге яна2 дигән әкияте сәхнәләндереп безнең мәктәп район мәктәпләре арасында I урынны алып, дипломга лаек булды.

Мәктәпнең спорт җыелма командасы волейбол. Шахмат. Баскетбол ярышлары буенча район мәктәпләре арасында уңышлы чыгыш ясый. 1996, 1997. 1999 елларда диплом һәм почет грамоталары белән бүләкләнде.




Похожие:

Мәктәп, мәктәп синдә укып ускәч iconФәнни берләшмәләрнең 2010-2011 нче уку елына эш планы
Мәктәптә оештырыла торган фәнни берләшмәләр турындагы положениены укып өйрәнү. Аның белән мәктәп коллективын таныштыру
Мәктәп, мәктәп синдә укып ускәч iconМәктәп һәм без” (Белем айлыгы)

Мәктәп, мәктәп синдә укып ускәч iconМәктәп эчендәге тикшерүнең комплекслы план-графигы

Мәктәп, мәктәп синдә укып ускәч iconЯхъя Шәйхетдиновны Тойгелде халкы ике мәктәп төзегән тынгысыз җитәкче буларак хөрмәт итә

Мәктәп, мәктәп синдә укып ускәч iconТема Җаваплы
Дәүләт программасын, “Безнең яңа мәктәп” милли укыту башлангычын тормышка ашыру буенча педагогик коллектив эшчәнлегенең юнәлешләре,...
Мәктәп, мәктәп синдә укып ускәч iconСәләтле укучылар белән эшләү планы
Мәктәп буенча сәләтле укучыларны барлау. Фән укытучылары, класс җитәкчеләре белән киңәшләшеп аларның исемлекләрен булдыру
Мәктәп, мәктәп синдә укып ускәч iconЯңа информацион технологияләрне практикага кертү буенча эш планы
Укытучы эшчәнлегенә кагылган документацияләрне электрон вариантка күчерү өстендә эшләү, мәктәп буенча документлар банкы булдыру (эш...
Мәктәп, мәктәп синдә укып ускәч iconТөрле – төрле диктантлар
Аларның тематикасы нигездә табигать, Туган ил, туганнар, мәктәп, балалар тормышын чагылдыра. Бала күңелендә мәрхәмәтлелек, чын дуслык,...
Мәктәп, мәктәп синдә укып ускәч iconМәктәп туры өчен I вариант а кайсы сүзтезмә күчерелмә мәгънәдә бирелгән?
Рус гомуми белем бирү мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучы 8 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән олимпиада биремнәре
Мәктәп, мәктәп синдә укып ускәч iconБары тик эш дәвамлы булганда гына нәтиҗәсе була. Риза Фәхретдин. Дуслык Февраль, 2010 ел
Укытучы елы” итеп игълан ителү уңаеннан, без үзебезнең мәктәп директоры Ленар Салихович Ахмятзяновка берничә сорау белән мөрәҗәгать...
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©lib2.podelise.ru 2000-2013
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы