Министерство образования республики башкортостан разработка мероприятия, посвященного 90 -летию открытия начальной и семилетней школы и 30 -летию открытия средней школы в деревне
Министерство образования республики башкортостан разработка мероприятия, посвященного 90 -летию открытия начальной и семилетней школы и 30 -летию открытия средней школы в деревне icon

Министерство образования республики башкортостан разработка мероприятия, посвященного 90 -летию открытия начальной и семилетней школы и 30 -летию открытия средней школы в деревне



НазваниеМинистерство образования республики башкортостан разработка мероприятия, посвященного 90 -летию открытия начальной и семилетней школы и 30 -летию открытия средней школы в деревне
Дата конвертации27.10.2012
Размер93.91 Kb.
ТипДокументы
источник

МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ РЕСПУБЛИКИ БАШКОРТОСТАН





Разработка мероприятия, посвященного 90 -летию открытия начальной и семилетней школы и 30 -летию открытия средней школы в деревне.


с.. Ябалаково

11 апреля 2009 года


Хор .Исполнение песен: 1 Надежда 2. Юкка түгел, юкка түгелдер.

Алып баручылар Миннеханова И.Р

Ибрагимова Р.Г.

Техник яктан бизэу- Гузаерова В.А

Сагынып килдегезме сабакташлар

Ямьле Ябалаклы якларын

Искә алырга дип гомеркәйнең

Бер кайгысыз үткән чакларын


Сезне Ябалаклы авылы биләмәсендә каршы алуыбызга, күрешүебезгә шатбыз.

Ябалак урта мәктәбенең Шәҗәрә бәйрәмен ачык дип игълан итәргә рөхсәт итегез.


Эй мәктәбем тарих битләрендә

Синең исемеңне күргәндә

Хыялларым сәяхәткә китә

Еракларга, узган көннәргә

Мин чак кына тарих битен ачам,

Һәрбер бите дөрес, хак аның

Бала күңеленә орлык чәчкән

Ябалакның данлы мәктәбе!




Мәктә, мәктәп синдә укып үскәч

Барасы юл ачык күренә Синнән башланган тормыш юллары

Балкып үтә гомер түрендә.

Әй мәктәбем, белем учагы

Син гомернең иң гүзәл чагы.


Беренче сентябрь, мәктәп. Укытучы . кемнең генә йөрәгенә уелмады икән ул кыңгыраулы мәктәп еллары!?. Кем генә булмасын кеше.. савымчымы әллә очучымы, укытучымы әллә колхоз рәисе, инңенермы әллә, төзүче, галимме әллә тегүче-бөтенесе дә үзенең тормыш юлын шушу мәктәп бусагасыннан башлый. Тырышып тырмашып хәрефләр язарга, укырга сөйләшергә өйрәтеп, 11 ел буена тәрбияләп үстереп, ныгындырып карлугач кебек ел да канатлар бүләк итүче нинди изге йорт ул мәктәп!


Вакыт ул тарих. Ә тарихка күз ташласаң ул шундый гади кебек...


Ә хәзер архив битләреннән алынган мәгълүмәтләр буенча мәктәп тарихына күз салыйк. (Слайд)

1919 ел 26 декабрь В.И. Ленин тарафыннан кабул ителгән наданлыкны бетерү декреты безнең авыл халкы өчен куанычлы вакыйга булган шушы декретка нигезләнеп Ябалак авылында 1923 елда 1 нче мәктәп- ликбез ачып җибәрелә. (Слайд)

1 нче укытучы ^ Кадыров Габдулла була. (Слайд)

Башта ул башлангыч мәктәп булып Якуп мулла йортында ачыла.

Ликбез мәктәбен бетерүчеләргә гәрәп телендә язылган таныклык бирелә. 1935-1936 нчы уку елын тәмамлау турында табылган таныклык шуның дәлиле булып тора. 83 нче номер белән ул таныклык Ибрагимов А.И. нең әнисе Акмалова Әсмәбикәгә бирелгән була. (Слайд)

1928 елда колхоз төзелә. Мәчет бетерелү сәбәпле укулар Борханов Илхамнар һәм Мусин Сәлмәннәр йортында дәвам итә.1930-1932 елларда Ябалак башлангыч мәктәбендә мөдир булып Гафуров Фатих эшли. (Слайд) Аның кул астында Бикмәтов Габит ( Дюртюли районы Каеш авылы кешесе), Медведева Настя русс теленнән һәм башка фәннәрдән укытканнар. (Слайд) Аларның укучысы Гаффаров Гаффан 1949-1956 елларда Башкортостан гәзитенең баш мөхәрире булып эшләгән, чөнки ул елларда ук балаларга төрле яклап белем бирүне максат итеп куйганнар. (Слайд)

Сугыш алды елларында мэктэптэ укытучылар еш алышынып тора.1933-34 елларда укытучы булып Илясов Исмагыйл,1935 елдан ^ Сарваров Мирзәмөхәммәт мөдир итеп билгеләнә. (Слайд) Ә 1938 елдан совет мәктәбе формалашып бу башлангыч мәктәп Әсләм бабай йортында 7 еллык булып эшен башлый. Бөек Ватан сугышы елларында да белем учагының ишеге ябылмаган, укулар 2 смена да алып барылган.


1938 елдан 1950 елга кадәр мәктәп директоры булып Сарваров Мирзәмөхәммәт эшли.Нэк мэнә шушы елларда мәктәпне тәмамлау турында свидетельство бирелә башлый. (Слайд)

1950-54 нче еллар.Шушы елларда Камалетдинов Фәузи Камалетдин улы директор булып эшли башлый.Бугенге кэндә улИлеш районы Этәй авылында гомер кичерә хэм безгә узенен сәламнәрен тапшырып кала. (Слайд)

Безнен арада буген кунакта 1952 елда мәктәпне тәмамлаган, күп еллар район Маяк газетасында редактор булып эшләгән

^ Кагиров Эрнест абый кунакта,аны сәхнәгә чакырабыз.


  • Эрнест абый ,сез узегезнең яшьлек хатирәләрегез белән уртаклашсагыз иде.



Шушы елларда балаларга белем һәм тәрбия бирудә көчен салган Ахметова Рәшидә(яна Аю авылыннан),Мутиков Гомәр,Фазлыева Бәхиҗә,Назмиев Хәнәфи,Салманова Согдә,Басыров Риф хэм Монзилә ,Назмиев Тимерхан, Галиуллин Ким,Коровкин абыйларнын исемнәрен тирән хормәт белән искә алабыз. (Слайд)


Оныкларыгыз буген сезгә баш ияләр,эшегезне сундермәскә ант итәләр,буген сезнен алда узләренен шат биюе белән чыгыш ясаячаклар.

^ Бию- Борлегән, балалар бакчасы


1954нче ел.Боре укытучылар институтын тәмамлап Ябалак 7еллык мәктәбенә Назмиев Хәнәфи (Слайд) кайта һәм физика –математика укытучысы ,директор итеп билгеләнә.1956 елда Татыш мәктәбенә эшкә күчерелә.

Назмиев Хәнәфи директор буллган елларда мәктәпне Амирова Зифа,Борханов Наил,Кагиров Алтаф, Мусин Рафис, Салихов Фагим, Гафуров Тавис, Гарипов Равил, Гарипов Сагит, Хатмуллин Флур, Ганиева Салима, Павлов Александр, Гумеров Фарит, Насртдинова Газимәләр алар арасында хезмәтләре белән исемнәрен данга күмгән кешеләр дә байтак. (Слайд)

Сәхнәгә Хатмуллин Флур абыйны чакырабыз.

^ Сезне сәләмли Хурматуллина Эльвина.

  • Флур абый сез укыган еллардан бик күп гомерләр узган , әммә хәтирәләр йөрәк түрендә уелып калган. Дусларыгыз, классташларыгыз турында хәтирәләрне яңартып алыйк әле.



1956 ел тирә-як авылларда эшләп килүче мәктәпләрне берләштерү башланган авыр еллар һәм Ябалак мәктәбе 1978 елга кадәр башлангыч белем бирү мәктәбе булып кала. Шушы еллар эчендә кемнәр генә мәктәп белән җитәкчелек итми. Сарваров Мирзәмөхәммәт, Фазлыева Бәхиҗә, Гусманова Җәмилә, Мутикова Клараларның исеме тарих битләренә язылган. Бу чорда башлангыч мәктәптә белем алган балалар бүгенге көндә республикага киң билгеле булган абруйлы хезмәт ияләре. Сәхнәгә Илеш равйон администрациясенең мәгәриф бүлеген җитәкләгән Башкортостан Республикасы мәктәпләренең атказанган укытучысы Ямалов Рамза Хамит улын чакырабыз. Сезне Ябалак урта мәктәбенең 7 класс укучысы Григорева Алина сәләмли.

  • Рамза Хамитович мәктәптә үткән балалык елларыгыз кайсы яклап хәтерегезгә уелып калган.

1973 елдан 1978 елга кадәр мәктәп белән ^ Клара Глюм кызы җитәкчелек итә, мәгариф өлкәсендәге зур уңышлары өчен Русия Федерациясенең алдынгы мәгариф хезмәткәре исеменә лаек була. Балалары Голшат, Голназ, Әмир укытучы һөнәрен сайлаганнар. Алар бүген безнең арада кунакта. Хөрмәтле Голшат, Голназ, Әмир сезне гайләләрегез белән сәхнәгә чакырабыз. Әти-әниегезгә охшап сез музыка җанлы кешеләр, әйтер сүзләрегезне сез, бәлки музыкаль сәләмнәр аша җиткерерсез.


^ Григорьевлар гайләсе (ансамбль)


Авылдашларыбызның күпләре югары уку йортларында дәвам иттерәселәре килсә дә, күпләрнең теләкләре тормышка ашмый, чөнки 60-70 нче елларда районыбызда урта мәктәпләр саны санаулы гына була. Төнге ачы бураннарда күрше авылларга мәктәпкә йөргән колхозчыларның балаларын күреп йөргән Т. Сафуан улы авылыбызда урта мәктәп салдыруга ирешә һәм нихаять көткән көн- беренче сентябрь 1978 елда мәктәп 164 укучыны кабул итә. Һәрбер уку елы үзенең укучылары, җанлы мәктәп тормышы белән күңелләрдә хатирәләр булып уелып калды. Еллар бер-бер артлы үтә торды укытучылар коллективы беренче эш көннәреннән үк укучыларның сәләтен һәм аңын үстерүне танып белү күнекмәләрен формалаштыруны тормышка әзерләүне үз максатлары итеп куйдылар. Тырышлык бушка китмәде. (Слайд)


30 ел дәвамында 359 укучы зур томышка путевка алды, белемгә омтылышы булган 91 укучы югары уку йортларында 78 укучы техникум һәм колледжларда уку бәхетенә иреште. Ә калган укучыларыбыз тормышта үз урыннарын табып бәхетле гомер кичерәләр. Тормышка, фәннәргә кызыксыну уята алган белемле, тәҗрибәле укытучыларның үрнәкле педагогик эшчәнлеген оештыру аркасында 64 укучыбыз укытучы һөнәрен сайлады, хәзер үзләре дә төрле мәктәпләрдә яшь буынга белем һәм тәрбия бирәләр. (Слайд)


(Слайд) Мәктәп укытучысы иң изге, халык тарафыннан ихтирам ителә торган профессияларның берсе, шуның өчен яшҗ буынга белем һәм тәрбия бирүдә ил тарафыннан югары бәягә лаек булдылар – Русия мәктәпләренең мәгариф алдынгылары: Ахметова З.Ш., Гилемянов Р.М., Гилемянова З.Ф., Мутикова К.Г., Трофимова Ф.М.; Русия мәктәпләренең мактаулы хезмәткәре Гузаерова В.А.; Башкортостан республикасының мактаулы хезмәткәрләре Гузаеров А.Х., Григорьев А.Б., Галиуллин К.К; Русия федерациясенең һәм Башкортостан республикасының мактау грамотасына лаек булучылар Латыпова Х.Ш., Хабирова З.Г., Гаянова Р.М. Ә Галиуллин К.К. ка Башкортостан республикасының атказанган укытучысы исеме бирелде. Сезне сәләмли Ябалак авылы мәдәният йортының художество җитәкчесе Шарафуллин Хамис.


Без урта буын укытучылары үз тәҗрибәләрен энҗе бөртекләредәй серләрен яшь укытучылар һәм хезмәттәшләре белән уртаклашкан, кирәк чакта акыллы киңәләр биргән ветеран укытучыларыбыз Шарипова Г.Т., Гусманова Я.Х., Газиев Х. Ш., Шагалиева Т.Ш., Галиуллин К.Г., Ахметова З.Ш., Мутикова К.Г.ларны хөрмәт белән искә алабыз. Хәзер сезне сәхнәгә чакырабыз. (Слайд)



  • Зайтуна Шариповна ! сез эшләгән дәвердә мәктәп коллектитвы кайсы ягы белән хәтерегездә калды. Сүз сезгә.

^ Концерт номеры татар биюе.


Яшьләргә укыту һәм тәрбияләү процессын оештыру өчен тирән белемле, эшенә бирелгән компетентлы профессиональ әзерлекле кешеләр кирәк. Мәктәп коллективын туклауда, укыту практикасында педагогика казанышларын кертүдә, укытучыларның иҗади көчләрен, сәләтләрен үстерүдә мәктәп системасын эшләтүдә 1979-1983 елларда директор булып эшләгән Гарипов Зуфар Җәннәт улының өлеше зур. 1983-84 уку елында мәктәпне Ибрагимова Р.Г. җитәкли. 1979-1984 елларда мәктәпне бетергән укучыларны беренче алтын медаль алучы Акрамов Ф.М., Гарифуллин З.Р. Гарипов З.Я. гайләсе белән сәхнәгә чакырабыз сезне сәләмли Ябалак урта мәктәбе укытучылар вокале. (Слайд)

  • Зульфат Раифович! сезнең хәтерегездә укытучыларыгыз, директорыгыз, классташларыгыз ничек булып истә калганнар.

  • ^ Садриева Лилия Ахатовна! Сезнен беренче эш башлаган мэктэп сезнен очен нинди эз калдырды?



1984-1990 еллар. Бу елларда Ябалак урта мәктәбе белә Галиуллин К.Г. улы җитәкли ул елларда аның тырышлыгы нәтиҗәсендә мәктәпнең материаль- техник базасы ныгыды. Күп кенә яхшы традициялар барлыкка килде, мәктәптә хезмәт һәм дан музее ачылды. Сәхнәгә 1984-1990 елларда мәктәпне тәмамлаучылар һәм К.Г. чакырыла. (Слайд)

^ Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр сәләмли.



  • Ким Галиахметович! сез бүген дә сафта яшь буынга әйтер сүзләрегез бардыр.

  • Валькаева Разифа! Шушы елларны Илешкэ килеп Ябалак авылына элэгермен дип, тормыш иптэшемне табармын дип уйламагансыздыр да бэлки. Искэ тошереп утик эле.

1990 -1993 елар. Илдә үзгәртеп кору чоры. Авыр чорга карамастан укучылар югары белемгә омтылышларын югалтмадылар. Җор телле җитәкче, оештыру сәләтенә ия булган физика – математика укытучысы Гилимьянов Р.М. улы үрнәгендә күп укучылар физика – математика факультетына укырга керделәр. 1990-93 елларда Ябалак мәктәбендә директор булып эшләгән бүгенге көндә Президент Грантына ия булган Русия федерациясенең мәгариф алдынгысы Р.М. Гилемьянов улын гайләсе белән һәм шушы еларда мәктәпне тәмамлаган укучыларны сәхнәгә чакырабыз. (Слайд)


^ Сезне сәләмли Ябалак урта мәктәбе укучыларының кызлар вокале.



  • Рафит Магфурьянович! Ябалак авылында яшәгән чор профессиональ укытучы буларак , беренче хезмәт чирканчыгы алган Ябалак мәктәбе хәтерегезгә тирән уелгандыр, тик шул хәтирәләр арасында иң-иңе нинди булды икән.

  • Галиуллин Камиль Кимович? Сез ни очен укытучы хонэрен уз иттегез.Бу сайлауда бэлки укытучыгыз этэргеч булгандыр?

  • Игорь Владимирович! Сезне нинди хэтирэлэр билэп алды?



1993 елдан бүгенге көнгә кадәр Ябалак урта мәктәбен энергияле, белемле көчле рухлы ^ Гузаеров А.Х улы җитәкли. Мәктәпнең яулаган казанышларында укучыларның, укытучыларның җиңүләрендә аның өлеше зур. Мәктәп коллективы укучыларга төпле белем бирү өчен үзенең күп көчен сала. Шуның нәтиҗәсе булып мәктәпне төрле уку елларында көмеш медальга тәмамлаган укучылар тора. (Слайд)

1994 Махиянова Эльвира(Слайд)

1996 Ибрагимова А., Мирзаянова Р.

1998 Садртдинова Г.

1999 Иванов Д, Загитова А.

2001 Садртдинова З.

2004 Курятенко О.

2005 Сайфуллина А

2008 Курятенко Д

Бу укучыларның күпләре югары уку йортларын тәмамлап, үзләре сайлаган һөнәр буенча эшлиләр. Мәктәптә тәрбия эше дә үз югарылыгында моңа дәлил булып укучыларның төрле конкурсларда, олимпиадаларда, бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар яулавы мактау грамоталары белән бүләкләнүе тора.

Сәхнәгә А.Х. улын һәм 1994 елдан башлап мәктәпне тәмамлаган укучыларны чакырабыз.

^ Сезне сәләмли егетлэр вокале.

Бала күңелендә эстетик зәвык мәктәп бусагасыннан башлана. Мәктәпнең чисталыгы балалар сәләмәтлеге техник хезмәткәр эше белән тыгыз бәйләнгән. Күп еллар үтсә дә, без сезне яхшы хәтирәләр, җылы хисләр белә искә алабыз “ Техничка апалар” менә алар Хабибуллина Ифада, Авзалова Фируза, Гарипова Фаузия, Галимова Дамира, Кагирова Глюза, Гафурова Адиба, Сулейманова Мусфира, камалова Алмидат, Сафуанова Рамзия, Имамова Глюса, Загитова Наҗия, Хасанова Зубарҗат. Бүгенге көндә чисталыкны саклаучы җыештыручыларыбыз Яппарова Ф, Фаезова А, Загитова Д. Аларның эшен дәвам итә. Мәктәптә эшләгән барлык укытучыларны хезмәткәрләрне хөрмәт итеп алар алдында баш иябез.

^ Сезнең өчен Валькаев Салават җырлый.

Матур хыял, алдагы максат кешенең гомерлек юлдашы икән.Тормыш кечкенә һәм ул зур хыяллардан алмашынып, яңарып килгән шатлыклардан тора.

Әй мәктәбем!

Син бар, син яшисең!

Тормышыбыз синнән башлана

Бабайлардан килгән изге сүзләр

Туган телдә сөеп ятлана.


Бәхилләшмик , бары саубуллашик

Аерылышып киткән чагында

Бу изге йорт, туган нигез кебек

Очраштырыр безне тагын да.

Шәҗәрә бәйрәме тәмам.


Чэй эчу тантанасы.

Музейга экскурсия.




Похожие:

Министерство образования республики башкортостан разработка мероприятия, посвященного 90 -летию открытия начальной и семилетней школы и 30 -летию открытия средней школы в деревне iconКонспект по Сектоведению По благословению Преосвященнейшего Иова, Епископа Херсонского и Таврического
...
Министерство образования республики башкортостан разработка мероприятия, посвященного 90 -летию открытия начальной и семилетней школы и 30 -летию открытия средней школы в деревне iconКонспект по Сектоведению По благословению Преосвященнейшего Иова, Епископа Херсонского и Таврического
...
Министерство образования республики башкортостан разработка мероприятия, посвященного 90 -летию открытия начальной и семилетней школы и 30 -летию открытия средней школы в деревне iconМуниципальный район
Классные часы, встречи, конкурсные мероприятия «Память жива!», посвященные 70-летию победы в Сталинградской битве, 70-летию битвы...
Министерство образования республики башкортостан разработка мероприятия, посвященного 90 -летию открытия начальной и семилетней школы и 30 -летию открытия средней школы в деревне iconПлан работы моу камышлинской средней общеобразовательной школы на I четверть 2010-2011 учебный год
Участие в областном конкурсе рисунков, посвященного 50-летию полета в космос Ю. А. Гагарина. 2-11 кл
Министерство образования республики башкортостан разработка мероприятия, посвященного 90 -летию открытия начальной и семилетней школы и 30 -летию открытия средней школы в деревне iconГазета моу «пелымская средняя общеобразовательная школа»
Поэтому подготовку к 100-летию открытия школы в с. Пелым начали заранее, аж за полгода был составлен план подготовки к юбилею. Ученики...
Министерство образования республики башкортостан разработка мероприятия, посвященного 90 -летию открытия начальной и семилетней школы и 30 -летию открытия средней школы в деревне iconПоложение о районном конкурсе на лучшую методическую разработку, посвященную 80-летию народного поэта Республики Башкортостан Рами Гарипова
Районный конкурс на лучшую методическую разработку, посвященную 80-летию народного поэта Республики Башкортостан Рами Гарипова, проводится...
Министерство образования республики башкортостан разработка мероприятия, посвященного 90 -летию открытия начальной и семилетней школы и 30 -летию открытия средней школы в деревне iconМинистерства образования Республики Башкортостан
Республиканского конкурса «Учитель года Башкортостана – 2012» (далее Конкурс) являются Министерство образования Республики Башкортостан,...
Министерство образования республики башкортостан разработка мероприятия, посвященного 90 -летию открытия начальной и семилетней школы и 30 -летию открытия средней школы в деревне iconПлан мероприятий Месячника оборонно массовой и спортивной работы, посвящённого 70-летию Курганской области, 70-летию Сталинградской битвы и 100-летию трижды героя Советского Союза А. И. Покрышкина 2013 год
Месячника оборонно – массовой и спортивной работы, посвящённого 70-летию Курганской области, 70-летию Сталинградской битвы и 100-летию...
Министерство образования республики башкортостан разработка мероприятия, посвященного 90 -летию открытия начальной и семилетней школы и 30 -летию открытия средней школы в деревне iconР. К. Сакаев Положение о районном конкурс
Районный конкурс на лучшую методическую разработку, посвященную 105-летию народного писателя Республики Башкортостан Зайнаб Биишевой,...
Министерство образования республики башкортостан разработка мероприятия, посвященного 90 -летию открытия начальной и семилетней школы и 30 -летию открытия средней школы в деревне iconПоложение о районном конкурсе на лучшую методическую разработку, посвященную 75-летию народного поэта Республики Башкортостан Равиля Тухватовича Бикбаева
Районный конкурс на лучшую методическую разработку, посвященную 75-летию народного поэта Республики Башкортостан Равиля Тухватовича...
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©lib2.podelise.ru 2000-2013
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы