Г. Тукай шигырьләрендә боерык фигыльләр icon

Г. Тукай шигырьләрендә боерык фигыльләр



НазваниеГ. Тукай шигырьләрендә боерык фигыльләр
Дата конвертации08.10.2013
Размер31.84 Kb.
ТипДокументы
источник

Г. Тукай шигырьләрендә боерык фигыльләр.

(6 нчы сыйныфта татар теле дәресе).

Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче Имәнкискә урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Габдуллина Гөлнур Рөстәм кызы.

Тема: Боерык фигыль.

Максат: Боерык фигыль турында гомуми төшенчә бирү, укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү, Г.Тукай иҗатына мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: интерактив такта, слайдлар, компьютер.

Дәрес тибы: яңа теманы аңлату дәресе.Формасы: төркемнәрдә эш.

Дәрес барышы:

I. Ориентлашу- мотивлаштыру этабы.

1. Уңай психологик халәт тудыру.

1. Өй эшләрен,иҗади эшләрне тикшерү.

2. Актуальләштерү:

- Нинди сүз төркеме фигыль дип атала? Фигыльләр нәрсә белән төрләнә?

- Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләрне атагыз?

Үзбәя кую.

II. УМ кую һәм чишү.

1. Без бүген, укучылар, Г. Тукай шигырьләренә тукталырбыз.

( Г. Тукай турында кечкенә генә әңгәмә оештырыла, ^ 1 слайдта Тукайның портреты).

- Бик яхшы, хәзер аның шигырләреннән өзекләрен гөҗләп укып чыгабыз.

2 слайд.

1. “Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;

Барчасы юк сүз- аларның булганы юктыр гомер...

...Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын;

Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын.”

2. Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна;

“ Әйдә чап, кучер, Казанга! Атларың ку: на! на-на!”

3. “Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!

Рәхмәте бик киң аның, һәрдам таян син Аллага!”

4. “ Яшь балалар! Аларны сез яратыгыз,

Җылы сүзләр әйтеп, сөеп юатыгыз!

- Хәзер парларда бер-беребезгә укыйбыз.

- Укучылар, өзекләр Тукайның кайсы шигырьләреннән алынган? Ул безгә нинди үгет бирә?

- Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә аңлатма бирик? Алар нинди сүз төркеме? Нинди сорауга җавап булып килә? Мәгънәләре?(җаваплар тыңлана)

- Димәк,без бүген нинди УМ өстендә эшлибез?

- Боерык фигыль турында сөйләшәчәкбез. Үзбәя кую.

^ УМ ны адымлап чишү.

1. Модельләштерү:

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр.Эшләп бетергәч,төркемнәрдән бер укучы аңлатып, тактада эшләп бирә.

Модель буенча бер-берләренә сөйлиләр, үз-үзләренә әйтәләр.


Боерык фигыль


мәгънәсе соравы төрләнеше җөмләдә

эш кушуны нишлә? зат-сан белән хәбәр

боеруны нишләмә? төрләнә

өндәүне

үтенү, ялвару

-Дәреслектәге 96 нчы күнегүдәге бирелгән өзекләрдән боерык фигыльләрне табыйк, аңлатма бирик.

- Г. Тукайның нинди шигырьләреннән алынган? Хәзер шуларны зат-сан белән төрләндереп, дәфтәрләребезгә язып куйыйк.

3 слайд. Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

берлек

күплек

I бар-ыйм

I бар-ыйк

II бар

II бар-ыгыз

III бар-сын

III бар-сыннар

- Бирелгән шигырь юлларын дәфтәргә әйтеп яздыру, хаталарны парларда тикшергәннән соң, боерык фигыльләрне үрнәктәгечә тикшерү.

Шул турыдан аз гына, биш-алты сүз сөйлим әле,

Гадәтемчә аз гына җырлыйм әле, көйлим әле.

Үрнәк :укы- боерык фигыль, затланышлы, 2 зат берлектә, барлыкта, төп юнәлештә, хәбәр.

^ III. Рефлексия, бәяләү:

1. Бүген дәрестә нинди УМ өстендә эшләдек? Ничек эшләдек?

Нинди нәтиҗәгә килдек?

( бер-берсенә әйтәләр, үз-үзләренә әйтәләр)

^ 4 слайдта бәяләү критерийлары

“5” – дәресне модельгә таянмыйча, үз-үзенә, иптәшенә сөйли ала;

“4” – дәресне өлешчә генә модельгә таянып, иптәшенә сөйли ала;

“3” – дәресне модельгә таянып сөйли.

Белемнәрне тигезләүгә тест.

1.Боерык фигыль:

А) затланышлы Б) затланышсыз

2. Боерык фигыль:

А) заман белән төрләнә Б) заман белән төрләнми

3. Милләтем мине “ милли” ит... Нинди фигыль кулланылган?

А) хәл фигыль Б) хикәя фигыль В) боерык фигыль

5 слайд. Дөрес җаваплар: 1.А) 2. Б) 3. В)

Үзбәя кую.

2. Өй эше.

1. Боерык фигыль турында модельгә карамыйча да сөйләргә өйрәнергә.

2. Г.Тукайның шигырьләреннән боерык фигыль кергән 3 строфа язарга, боерык фигыльләргә телдән аңлатма бирергә.

3.* Г. Тукай китапларын ничек укырга кирәклеген әйтеп, иптәшегезгә хикәя формасында киңәшләр язып килергә.




Похожие:

Г. Тукай шигырьләрендә боерык фигыльләр iconТема: Тукайның тормыш мизгелләре. Максат
Габдулла Тукай туган көн. Безнең мәктәптә дә бу атна Тукай атналыгы, Тукай көннәре буларак билгеләп үтелә
Г. Тукай шигырьләрендә боерык фигыльләр iconОсновные положения
Тукай безнең күңелләрдә” – “Тукай в наших сердцах”, посвященном 125-летию со дня рождения великого
Г. Тукай шигырьләрендә боерык фигыльләр iconТема: Сынлы сәнгатьтә Г. Тукай образы” Г. Тукай “Кәҗә белән сарык” әкиятендәге иллюстрацияләрне күчереп ясау ысулларын өйрәнү Максат
Г. Тукай “Кәҗә белән сарык” әкиятендәге иллюстрацияләрне күчереп ясау ысулларын өйрәнү
Г. Тукай шигырьләрендә боерык фигыльләр iconТамчы шоу " Без- тукайлы халык!"
Тукай турында фикереңне бер–ике җөмлә белән генә әйтеп бетерү мөмкин түгел. Шунысы куандыра, Тукай безнең бәхеткә Ходай тарафыннан...
Г. Тукай шигырьләрендә боерык фигыльләр iconБиография Тукай происходил из семьи простого муллы. Когда ему исполнилось четыре месяца, он лишился отца, а в возрасте четырёх лет стал круглым сиротой.
Габдулла Тукай, Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев, عبدالله توقاي‎) (14 апреля (26 апреля) 1886, деревня Кушлауч Казанской губернии...
Г. Тукай шигырьләрендә боерык фигыльләр iconДокументи
1. /Тукай тарихы- шигырь.Г.Ямалетдинов.doc
Г. Тукай шигырьләрендә боерык фигыльләр iconТукай – шигъри чишмәбез
Г. Тукайның туган көненә туры китереп, Шигырь бәйрәме үткәрү матур бер традициягә әйләнде
Г. Тукай шигырьләрендә боерык фигыльләр iconО подготовке и проведении городского конкурса фестиваля
Согласно плану мку «Отдел образования» и маудо «имц» 22 марта 2013 года на базе мбоу «сош №14» пройдет городской конкурс – фестиваль...
Г. Тукай шигырьләрендә боерык фигыльләр iconДәрес төре: иҗади-эзләнүле Дәресне җиһазлау, материал
Татар теле” 4 сыйныф, 2-кисәк, 100 бит, эш дәфтәре,13-14 битләр, “Риторика”, 96 бит; таблица “Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнүе”,...
Г. Тукай шигырьләрендә боерык фигыльләр iconӘдәби – музыкаль кичә Төзүчеләр: Әхтәмҗанова Л. Г., Вәлиева Л.Ә., Лутфуллина Р. Н. – татар теле һәм әдәбияты укытучылары
Магнитофон язмасында З. Яруллинның “Тукай маршы” яңгырый. Бәйрәмчә киенгән балалар залга үтәләр, кулларында чәчәкләр
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©lib2.podelise.ru 2000-2013
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы